Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Кабан күлендә Татарстанда беренче орнитология маршруты ачылачак

Кичә экскурсиягә шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Сбербанкның топ-менеджеры Александр Ведяхин килде.

Кичә Кабан күлендә Татарстанда беренче орнитология маршрутына старт бирделәр. Ул алты төр ноктаны үз эченә алачак, биредә җәмәгать бинокле, кошларның сайрау тавышлары китапханәсе белән аудиогидлар, азык аппараты һәм мәгълүмати навигация урнаштырылачак. Маршрут буенча беренче булып шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин узды, аларны орнитолог һәм Россия кошларны саклау берлеге әгъзасы София Хохлачева, шулай ук шәһәр балалар экология-биология үзәгеннән укучылар озата йөрде.

 

Кунакларны шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова каршы алды. Ул Сбербанкка инициативаны хуплаганы һәм шәһәр халкы сораган проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Латыйпова ассызыклаганча, мондый маршрутлар илнең махсус саклана торган табигый зоналары территорияләрендә бар, ә шәһәр мохитендә – ул беренче.

Казан Мэры сүзләренчә, шәһәрне төзекләндерү программасында яшел экологик каркас оештыруга зур игътибар бирелә.

 

 

«Кабан күле яшел каркасның катлаулы элементларының берсе булып тора, чөнки аның тирәсендә торак, транспорт, сәнәгать предприятиеләре  кебек техноген йөкләнешләр бар. Монда без яр буен төзекләндерү белән генә чикләнмәдек, экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирдек – моның өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт әйтәсем килә. Сбербанк – шәһәр һәм республиканың күптәнге партнерлары. Казанлыларны, бигрәк тә балаларны һәм яшьләрне экологик тәрбияләү бик мөһим», – дип ассызыклады Метшин.

Ведяхин Казанны Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе дип атады һәм шәһәр яр буен төзекләндерүгә соклануын белдерде.

«Әлбәттә, әлеге экологик проектны без бергәләп эшлибез, биредә мәктәп укучылары һәм олылар тирә-юньдәге кошларның нинди булуын күрә ала. Бу бик яхшы, без кешеләргә әлеге матурлыкны күрергә булыша алабыз. Ә гомумән, Татарстанда 20 ләп маршрут һәм сукмак ясалачак, аларны без 2Гис партнерыбыз белән эшлибез – алар картага төшереләчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Хохлачева Кабан күле яр буенда күп төрле кошлар яшәвен сөйләде: сазлык көтүчесе, су тавыгы, күктүш, зур колаклы ябалак, ысылдавык аккош, кыр үрдәге, соры челән – барлыгы 20 төр.

 

 

«Оештыру идеясе очраклы гына барлыкка килмәде – монда үз вакытларын үткәрергә һәм җәяү йөрергә яратучы казанлылардан һәм кунакларыннан шундый сорау килде безгә. Кешеләргә кем аларны чолгап алганын, нинди кошлар очрый икәнен белү кызык. Без кошларны системалы күзәтү аша өйрәндек, бу вакытта төр составы, кошлар саны, аларның статусы (оя коручылар яки монда җәен генә яши торган күчмә кошлар) өйрәнелде», – дип хәбәр итте ул.

Маршрут буенча урнашкан стендларда кошларның фотолары, шулай ук аларның үз-үзләрен тотышы һәм үзенчәлекләре турында мәгълүматлар бар.

«Әлеге карточкаларда кошларга сак карарга кирәклеге язылган, чөнки маршрут оя участоклары аша да үтә. Кешеләр кошларны куркытырга һәм ояларыннан җибәрергә мөмкин, шуңа күрә кеше кошларга зыян китермәс өчен чаралар күрә ала. Маршрут апрельдән октябрьгә кадәр аеруча кызыклы булачак», –дип төгәлләде Хохлачева.

 

 

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, проект шәһәр балалар экология-биология үзәгеннән килгән укучылар белән бергә гамәлгә ашырылачак. Бүген Метшин алар белән аралашты һәм аларның сәфәрдән алган тәэсирләре турында белде. Яшь орнитолог Артур Дегтярев шәһәр башлыгына маршрутта алар бүген кыр үрдәге, зур чомга, елга акчарлагы, күл акчарлагы белән очрашканнарын һәм сазлык көтүчесен ишеткәннәрен сөйләде. Мэр балаларга бу эш белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлар теләде.

Кабан күле яр буен төзегәндә гамәлдәге флора һәм фаунага сакчыл мөнәсәбәткә зур игътибар бирелә. Ярларны бетонлаудан баш тартырга карар кылынган, ә җәяүлеләр юллары су өстеннән салына. Күл буена 12,5 мең үсемлек утыртылган, алар арасында куаклар һәм агачлар – тал, камыш, алма агачы һәм башка төрләр бар. Күлне ике тапкыр чистарту өчен үсемлекләр һәм ташлар ярдәмендә 17 каскад ясаганнар, бу күлгә үз-үзен чистартырга мөмкинлек бирә.

 

Татьяна Марюхова

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев