Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда язучы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдин белән хушлаштылар

Җәмәгатьчелек язучы-сатирик, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Дамир Гыйсметдин белән хушлашты.

Хушлашу мәрасиме «Казан нуры» мәчете янында узды. Мәрасимне мәрхүмнең бертуганының улы Газиз Гыйсметдинов алып барды. «Олы абыебызга без бик рәхмәтле. Ул - Казанга килеп, казык сугып, барыбызга ярдәм иткән, юл күрсәткән кеше. Ул һөнәр сайлатты, зур юлга бастырды. Ул татар милләтен яратты», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, Дамир Гыйсметдин соңгы көненә кадәр милләт язмышы белән кызыксынып торган.

«Ул 90нчы елларда оешкан «Ватан» җәмгыятенә нигез салучыларның берсе иде. Бөтендөнья татар конгрессы оешуда аның роле зур булды. 2000нче еллар башында ул, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына эшкә урнашып, халкыбызны туплый, оештыра торган проектлар башланды. Халкыбызны туплау, оештыруда Дамир абыйның роле зур. Шагыйрьнең шигырь юллары җырга күчә икән, димәк ул халкыбыз тарафыннан җылы кабул ителгән. Аның сатирасында милләтебезнең көн кадагында торган мәсьәләләр иде», - диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал мәрхүмнең мактаулы исемнәрен санап үтте. «Ул халыкка якын, аңлаешлы тел белән яза иде, шуңа аны яратып укыдылар. Язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә булды, гел халык арасында иде. Үз вакытында ул өлкә комитетына (авт. - КПССның Татарстан өлкә комитеты) эшкә чакырылган иде. Аңлыйсыз, теләсә кемне анда чакырмыйлар», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, журналист Римзил Вәлиев Дамир Гыйсметдин белән бергә журналистика факультетында укыган булган. «Аның җырларын, сатирик әсәрләрен барыгыз да белә, ул чыннан да зур шәхес. Соңгы ике елда да милләт турында гына уйлады. Аның кебек шәхесләр, алар кылган эшләр турында сөйләргә кирәк. Ул хисле шагыйрь иде, аның әсәрләре онытылмас», - диде ул.

Галим Җәүдәт Сөләйманов мәрхүм белән якташлар, Казанга килгәч, дуслык ныгып китә. «Бәгырьнең бер җепселе өзелү хисләре сирәк була. Әйтелгән сүзләрнең барысы да йөрәккә керде. Безнең гаиләдә аның исеме хөрмәт белән яңгырый. Ул барыбызны да тормышка өйрәтүче остаз булды. Без аның гаиләсенә бик рәхмәтле. Хәтер яшәячәк», - диде ул.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев хаҗда булган вакытта да аның өчен теләкләр теләвен әйтте. «Ул – эш сөючән Батыр районының вәкиле, халыкны туплаган, дөрес юнәлеш күрсәткән кеше. Мин хаҗда булдым. Анда да аның өчен сорадым. Аның эшен дәвам итүчеләр бар», - диде ул.

Мәрхүмнең кызы Алсу әтисе белән хушлашу өчен зур юллар үтеп кайта, бу «иң моңсу сәяхәт» булган аның өчен. «Әти турында бик күп әйтеп була. Ул бездә юмор хисен тәрбияләде, авырлыкларны җиңел үткәрергә өйрәтте, әдәбиятка ярату уятты», – диде ул һәм әтисенең шигырен укыды.

«Аның киңәшләре, сүзләре һәрвакыт маяк булып тора. Әти татар мәдәнияте өчен зур хезмәт калдырды. Ул гадәти булмаган тел белән мөһим әйберләр турында әйтә белде», – диде улы Марсель.

Дамир Гыйсметдин бүген Самосырово мөселман зиратына җирләнде.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев