Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 10 ел эчендә 19 мең бала өчен 14 мәктәп һәм 5 уку корпусы төзеделәр

Бүген мәктәпләр төзелешенә якынча 60 млрд сум кирәк, бу бөтен шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.

Татарстан башкаласы миллионлы шәһәрләр арасында мәгариф объектлары төзелеше буенча алда бара. 10 ел эчендә шәһәрдә 19 мең бала өчен 14 яңа мәктәп һәм 5 өстәмә уку корпусы төзелде. Бу хакта дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясендә Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте. Утырыш Ратушада шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.

 

И.Ризванов искәртеп узганча, шәһәр территориясендә 200 мәктәп урнашкан, шуларның 169 ы – муниципаль, 13 е – дәүләт, 3 е – югары уку йортларының структур бүлекчәләре һәм 15 е – хосусый. «Казан республика районнарыннан да, ил төбәкләреннән дә кешеләрне җәлеп итә. Яңа туган сабыйлар саны тотрыклы арта. Бу безгә билгеле бер җаваплылык өсти, әмма шуның белән бергә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар белән тәэмин итүгә бәйле күңелле мәшәкатьләр дә барлыкка китерә», – дип билгеләде ул.

Соңгы биш елда Казанда укучылар саны 33,4 мең кешегә артты – 132,8 меңнән 166,2 меңгә кадәр.

Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, Казанның төрле микрорайоннарында мәктәпләр төзүгә ихтыяҗ бик кискен. Әйтик, Солнечный городтагы 186 нчы лицейда проект куәте 1224 укучыга исәпләнгән, бүгенге көндә биредә 2 тапкырга күбрәк бала укый. «Бу уку елында без 100 баланы Идел буе районының башка мәктәпләренә бүләргә мәҗбүр булдык. Укучыларны әлеге мәгариф учреждениеләренә алып бару өчен автобус маршруты оештырылды», – дип ассызыклады спикер.

Шундый ук хәл 182 нче лицейда да булды, аның проект куәте 1224 укучыга исәпләнгән, чынлыкта 2352 бала укый. «Икенче ел Салават күпере-1 микрорайоныннан 400 дән артык бала Салават күпере-2 дә урнашкан 189 нчы гимназиядә һәм 188 нче лицейда укый, – дип билгеләп үтте И.Ризванов. – Монда шулай ук мәктәп автобус маршруты йөри».

Шулай ук Вишневка һәм Привольный поселокларыннан 476 бала йөртелә. Барлыгы шәһәр буенча көн саен 46 мәктәп автобус маршруты буенча 2,5 меңгә якын укучыны йөртәләр, дип өстәде докладчы.

«Безнең бәяләүләр буенча, бүген Казанга мәктәпләр төзелешенә якынча 60 млрд сум кирәк. Бу бөтен шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң. Бер мәктәпне төзүгә чыгымнар 2 млрд сум чамасы тәшкил итә», – дип сөйләде Мәгариф идарәсе башлыгы.

Бүген ТР башкаласында Р.Гәрәев урамындагы 1501 урынга исәпләнгән ике мәктәп һәм «Столичный» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзелә. Төзелеш «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча алып барыла. Хәзерге вакытта уку йортлары концепциясе буенча конкурс үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең эчке эчтәлеге һәм уникаль дизайны проектланачак.

Гамәлдәге мәгариф оешмаларының матди-техник шартларын яхшырту турында сөйләгәндә, Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, соңгы 10 елда Казанда 6,7 млрд сумнан артык акчага 106 мәктәп һәм 86 балалар бакчасы капиталь ремонтланган. Шулай ук 2015 елдан бирле 50 спорт залы яңартылган.

Моннан тыш, шәһәрнең мәгариф оешмаларында 144 мәктәп рестораны эшли. Реконструкциядән соң азык-төлек блокларының 78% ы заманча форматка күчерелгән. Быелгы уку елына 31 азык-төлек блогында эшләр тәмамланды. Аларда ашау заллары киңәйтелде, заманча җиһазлар урнаштырылды, шулай ук һәр учреждение өчен ата-аналар җәмгыяте һәм педагогик коллективлар таләпләре буенча заманча дизайн эшләнде.

 

Диана Жиленкова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев