Казан халыкара мөселман киносы фестивален Васил Шәйхразиев һәм Рушан Аббасов ачты
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән кинофестивальне оештыру комитеты рәисе, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде.
«Без унтугызынчы фестиваль дибез икән, безнең инде тәҗрибә бар, безгә ышаныч бар, тамашачы бар, лаеклы жюри бар. Татарстан Россиянең иң алдынгы субъектларының берсе буларак, көндәлек тормыштагы ислам һәм мөселманлыкка кагылышлы темаларны күтәрә», дип башлады чыгышын Васил Шәйхразиев.
«Безнең халыкара кинофестивальдә бөтен дөнья катнаша, Казанга бик рәхәтләнеп киләләр. Без моның белән горурланабыз. Татарстандагы бик күп проектлар Татарстан Республикасы Рәисе катнашында уза, шул исәптән, әлеге кинофестиваль дә», диде ул.
Васил Шәйхразиев фестиваль алдыннан республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән сөйләшүе һәм фестиваль барлыкка килгән вакытларны искә төшерүен әйтте. «Казанның 1000 еллыгын үткәрер алдыннан безгә мәдәни вакыйга да кирәк иде. Без кино аша керергә карар иттек», дигән Минтимер Шәймиев.
«Канн кинофестивале бар икән, нигә Казанныкы булмаска тиеш дигән ул. Шулай итеп без кинофестивальне 19 ел уздырабыз», диде Васил Шәйхразиев күпсанлы алкышлар астында.
Васил Шәйхразиев кинофестивальнең берничә яңалыгын билгеләп узды. Беренчедән, быел кинофестиваль фильмнарын Татарстанның муниципаль районнарындагы кинотеатрларда карау мөмкинлеге тудырылган. Икенчедән, тугандаш төрки халык булган азәрбәйҗанның сәяси эшлеклесе Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаенан кинофестиваль кысаларында махсус цикл әзерләнгән.
Васил Шәйхразиев киләсе елга ХХ Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 7 – 11 сентябрь көннәрендә үткәрергә тәкъдим ителгәнен хәбәр итте.
Фестиваль Президенты Равил шәех Гайнетдин исеменнән катнашучыларны һәм тамашачыны Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов сәламләде.
«2005 елда Равил Гайнетдин бу уникаль һәм дөньяда бердәнбер фестивальне үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Без, ни кызганыч, ул вакытта җәмгыятьтә Исламны аңлап җиткермәү белән очраша идек. Без Исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш идек. Безнең кинофестиваль зур миссия йөртә», диде ул.
Рушан Аббасов тормыш кыйммәтләрен күрсәткән әхлаклы, чиста кино төшерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Ул кинематографиянең миссиясе барлык традицион диннәрнең нигезенә салынган рухи-әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү икәнлеген искәртте.
Казан кинофестивале ачылу тантанасында тамашачыны танылган артистлар Светлана Тома, Равшана Куркова, Даниэль Ковачевич (Сербия) сәламләде.
Ачылу тантанасын билгеле киноактриса Ирина Лачина һәм Татарстанның атказанган артисты Әмир Әхмәдишин алып барды. Кинофестиваль ачылу тантанасында Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Илсөя Бәдретдинова һәм Якутия кунагы Валентина Романова чыгыш ясады.
Кинофестиваль Казанда 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтә. Ябылу тантанасы 9 сентябрьдә Казан Ратушасында булачак.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев