Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында уртача хезмәт хакы күләме буенча өченче урынны алды
Эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакы 89 мең сум тәшкил итә.
Тугыз ай эчендә Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, хезмәт хакы 21% ка арткан һәм 89 мең сумнан артып киткән. Шул ук вакытта хезмәт өчен түләү инфляцияне исәпкә алып 12% ка арткан. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы башкаласы Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында уртача хезмәт хакы күләме буенча өченче урынны алып тора, 2023 елда дүртенче позициядә иде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Икътисадта әйләнеш үсеше хезмәт хаклары артуга турыдан-туры йогынты ясый. Озак еллар без турнир таблицасының уртасында идек. Бүген без, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урынга чыктык. Бу бик мөһим һәм уңай фактор. Безнең шәһәр икътисады ышанычлы һәм тотрыклы рәвештә алга бара, без республика рәисе һәм хөкүмәт хезмәттәшләре җитәкчелегендә бөтен көчебезне куярбыз һәм шәһәрне үстерү программаларын дәвам итәрбез дип ышанам», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр буенча уртача күрсәткечтән югарырак хезмәт хакы финанс тармагында (121 мең 574 сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә (121 мең 235 сум), фәнни эшчәнлектә (121 мең 184 сум), шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү өлкәсендә (103 мең 182 сум) хезмәт ияләрендә күзәтелә.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласы, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, теркәлгән эшсезлекнең тарихи минимумнарында тора – 0,2%. 1 нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Казанның мәшгульлек үзәкләрендә рәсми теркәлгән эшсез гражданнар саны 1,3 мең кеше тәшкил итә. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 26% ка түбәнрәк.
Буш эш урыннары җыелмасы шәһәрнең 1336 оешмасыннан төзелгән. Алар хезмәт хакы югары булган 15 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә. Иң күп эш урыннары икътисадның сәнәгать (3,5 мең), транспорт һәм логистика (1,4 мең), төзелеш (2,2 мең) һәм мәгариф (1,4 мең) тармакларында тәкъдим ителгән.
«Төзелеш һөнәрләре, «завод» белгечлекләре эшчеләренә, транспортчыларга, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур», — дип өстәде Илдар Шакиров. Буш эш урыннары структурасында 62% тан артыгын эшче белгечлекләре тәшкил итә, калганнары – хезмәткәрләр белгечлеге.
Ел башына Казанда халык саны 1 млн 318 мең 604 кеше тәшкил иткән. Тугыз ай эчендә шәһәрдә 14 мең 420 кеше дөньяга килгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 0,4% ка югарырак. Миллионлы шәһәрләр рейтингында Татарстан башкаласы 1 мең кешегә исәпләгәндә халыкның табигый үсеше буенча икенче урында тора.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев