Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан поселокларында яшәүчеләргә ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре язылган белешмәләр таратыла башлады

Киләсе атна ахырына кадәр мәгълүмат кәгазьләрен су басарга мөмкин булган зоналарга эләккән поселокларда яшәүчеләр алачак.

Казанда су басуга әзерлек башланды – узган атнада Салмачы поселогында яшәүчеләргә 700 дән артык белешмәлек таратылды. Киләсе атна ахырына кадәр мәгълүмат кәгазьләрен су басу ихтималы булган башка торак массивларда да алачаклар. Бу хакта KZN.RU порталы хәбәрчесенә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов сөйләде.

Быел шәһәрдә кар катламының биеклеге урыны белән 1 метрга җитә, шәһәрнең төрле районнарында туфрактагы туң тирәнлеге 62 см дан 1 метрга кадәр үзгәрә. Су басу мартның өченче декадасында башланачак дип фаразлана. «Синоптиклар әйтүенчә, быел кискен җылыну көтелми, ләкин бу фараз гына. Казан халкының бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмасын өчен, без мөмкин кадәр әзер булырга тиеш. Су басу ихтималы булган поселокларны карап чыгу башланды инде. Без шулай ук бу участоклардагы йорт хуҗалыклары һәм яшәүчеләр санын да ачыклыйбыз», – дип билгеләп үтте Фердинант Тимурханов. 

Йортларга бару узган атнада башланды, халыкка белешмәлекне таратуны киләсе атна ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы искәрткәнчә, су басу очрагында газ һәм электр энергиясен сүндерергә, йорттагы барлык краннарны тыгыз итеп ябарга, кирәкле әйберләрне, шул исәптән документларны җыеп, куркынычсыз урынга китәргә кирәк. Мондый хәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре мәгълүмат кәгазьләрендә язылган. «Эш бик катлаулы, әмма без һәр кешегә җиткерергә тиеш», – диде Ф.Тимурханов. 

Су басу чорында шәһәрнең һәр районында оператив төркемнәр эшләячәк, алар процессларны координациялиячәк, шулай ук суны суыртачак һәм территорияләрне кардан чистартачак маневрлы төркемнәр эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, узган ел шәһәрдә 126 маневр төркеме оештырылган, 114 берәмлек техника, 117 су суырткыч насос, 9 мең ком тутырылган капчык һәм 680 трап әзерләнгән. Булган техниканы тикшерү киләсе атнада үткәреләчәк. 

Су басу очраклары турында халык тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон номеры буенча хәбәр итә ала: (843)236-41-23. Белгечләр заявканы кабул итәчәкләр һәм төркемне күрсәтелгән адрес буенча җибәрәчәкләр. 

Су басу ихтималы булган чорга халыкның төн куну һәм кайнар ризык ашау мөмкинлеге булган вакытлыча урнаштыру пунктлары әзерләнәчәк, дип хәбәр итте Ф.Тимурханов. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәр территориясендә су басарга мөмкин булган участоклар картасы һәм су басу чорында халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләре KZN.RU порталында Гражданнарны яклау идарәсе битендә бастырылган.

 

Татьяна Марюхова

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев