Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин филне Казанга күчерү турында: «Зур хәрби операция оештырылды»

2,5 тоннадан артык авырлыктагы һәм 2,25 метр озынлыктагы алты яшьлек Филимонның зоопаркка күченүен ел ярым әзерләгәннәр

Казан зооботаника бакчасының яңа «Африка. Замбези елгасы» өлешендә Филимон филе яши башлады. Кичә аны Мәскәү зоопаркыннан ике учреждениенең хезмәткәрләре белән алып килделәр. Бүген яңа җәнлек белән ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.

 

Күченү ел ярым дәвамында әзерләнә. Казан зоологларының хайван белән танышуына һәм Филимон өчен махсус уңайлы транспорт контейнеры булдыруга күп вакыт киткән. Анда 2,5 тоннадан артык авырлыктагы һәм 2,25 метрлы фил хәрәкәт итә һәм үзен тыныч хис итә алган.

«Без әкренләп җәнлекләр санын арттырабыз. Зоопарк 2019 елда төзелгән, ә быел рекордлы санда кешеләр кабул иткән – 530 мең. Филнең килүе – зоопарк хезмәткәрләре өчен дә, балалар, аларның әти-әниләре өчен дә көтелгән вакыйга, шуңа күрә башкаланың тагын да күбрәк халкы һәм кунаклары Казан зоопаркының яңа җәнлеге Филимонны карарга килер дип өметләнәбез», – диде Илсур Метшин.

Мэр Казан һәм Мәскәү зоопарклары хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

«Филне күчерү буенча зур операция оештырыла: 60 тонналы кран җәлеп ителә, ЮХИДИ озата бара, филгә стресс булмасын өчен тукталышлар белән баралар. Күченүне ел ярым әзерләделәр», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул зоопарк хезмәткәрләреннән Филимонның сәяхәтне ничек кичерүен сорады.

«Яхшы. Чыннан да, сәфәрне озак әзерләделәр, ике команда эшләде: без дә, Казан зооботаника бакчасы да, даими киңәшмәләр уздырдык. Ике зоопаркның шундый яхшы нәтиҗәле эше менә хәзер тәмамланды дисәк тә була», – дип сөйләде Мәскәү зоопаркының имезүчеләр бүлеге җитәкчесе Михаил Брагин.

Филимонны Африка зооботаникасының яңа өлешенә – «Африка. Замбези елгасы»на урнаштырдылар, анда узган ел Мәскәү зоопаркыннан ата Квабен горилласын алып килгән иделәр. Яңа җәнлек зур филләр киңлегендә яшәячәк, анда уен һәм йөзү зоналары каралган. Кышкы яшәү урынында уңайлы йокы өчен ком бар. Ябык вольерның мәйданы 1430 кв.м тәшкил итә. Куркынычсызлык өчен мәйданчыкларда видеокүзәтү алып барыла. Илсур Метшин урам һәм ябык вольерларны карап чыкты һәм Филимонның нәрсә белән туклануы белән кызыксынды. Михаил Брагин фил җиләк-җимеш, кишер, чи һәм соклы азык ярата дип җавап бирде.

Быел май аенда Филимон үзенең алты яшьлеген билгеләп үтте. Бу яшьтә яшь ата хайваннар инде үз тормышларын башларга әзерләнә. Соңыннан алар көтүне ташлап, үз семьялыгыннан булган җәнлекләр белән дуслашыр өчен ирекле сәяхәткә чыгып китәләр. Өлкән яшьтәге филләр ялгыз яши.

 

 

Филимонны бүген Казан зооботаника бакчасына беренче килүчеләр дә күрә алды.

«Менә яңа җәнлек, аны ел ярым күченергә әзерләгәннәр. Ике зоопарк командалары бүген 60 тонналы кранны бушаттылар, безнең зоопаркта кызыклы булсын өчен юлларны яптылар. Тагын килегез», – дип мөрәҗәгать итте аларга шәһәр башлыгы.

Казан зооботаника бакчасы – Европадагы иң борынгыларның берсе. Ул 1931 елда ботаника һәм зоология бакчалары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бүгенге көндә биредә 120 төрдәге дүрт меңләп үсемлек һәм хайванны күрергә мөмкин. 160 хезмәткәр һәм кипер исәпләнә.

Казан зооботаника бакчасының гомуми мәйданы 14 гектар тәшкил итә, аларның яртысын тарихи территория биләп тора. 2019 елның декабрендә Африка хайваннары һәм кошлары төрләре яшәгән яңа «Замбези елгасы» киңлеге ачылды.

Зооботаника бакчасында шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов булдылар.

 

Диана Жиленкова

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев