Илсур Һадиуллин: Яңа программаларның кайбер вариантына туган тел дәресләре кермәгән
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, программаның туган телне укытып була торган вариантын сайлауны мәктәп директоры хәл итәчәк.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлар (ФДББС) нигезендә эшләнгән укыту программаларның кайбер вариантына туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләре кермәвенә борчылуын белдерде.
«2022 елның 1 сентябреннән яңа ФДББС керәчәк. Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты тарафыннан укытуның үрнәк программалары проекты әзерләнде. Алар буенча фикер алышу оештырылган. Яңа стандартларда туган телләр укыту планының мәҗбүри өлешендә булса да, программаларның кайбер вариантына туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләре кермәгән», — диде Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
Министр сүзләренчә, башлангыч мәктәп өчен укыту программасының алты варианты әзерләнгән. Шуларның икесендә туган телләрне өйрәнү атнасына 1-2 сәг, милли мәктәпләргә 3 сәг каралган. Калган өч вариантына туган тел һәм туган тел әдәбиятын укыту кермәгән. Илсур Һадиуллин Татарстан Президенты исеменнән Россия мәгърифәт министрына барлык вариантларга да туган телләрне кертү тәкъдиме белән чыкканын әйтте.
«Без, күп милләтле республика буларак, бу мәсьәләдән читтә кала алмыйбыз. Кирәк булса, Татарстан Дәүләт Советына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез», — диде Илсур Һадиуллин. Министр 21 мартта Федераль укыту-методик берләшмә утырышында укыту программаларының бөтен вариантлары каралачагын әйтте. Әлеге берләшмә укыту программаларына карата югары инстанциягә үз тәкъдимен җиткерәчәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов яңа стандартлар кабул ителгәч, татар теле дәресләре саны кыскаруга борчылуын белдерде.
«Безнең Бондаренко урамындагы корпуста, гадәттә, татар җанлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар укый. Без аларга атнага бишәр сәгать татар теле укытабыз. Яңа федераль стандартлар кабул ителгәч, безнең сәгатьләр саны кимиячәк. Бу безне борчый», — диде Айдар Шәмсетдинов
Мәктәп директоры яңа буын татар балалары арасында туган телдән читләшкәннәре күп булуын әйтте. Моңарчы «Адымнар» мәктәбендә андый укучыларга татар телен киләчәктә тирәнтен өйрәтү өчен, җиденче сыйныфка кадәр аны чит тел кебек укытканнар. «Адымнар» мәктәбе Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә үз укучылары өчен махсус әсбаплар әзерли башлаган булган.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин укыту программаларына карата вакытында реакция белдереп калырга чакырды. «Бу эшкә Россия мәгариф академиясе керешкәч, димәк, болар моңа бик җитди тотынганнар. Әгәр вакытында реакция белдермәсәк, кертелгәч соң булачак», — диде ул.
Комитет утырышында каралган мәсьәлә буенча йомгаклау сүзен Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтте. «Укыту программаларының өчесендә туган телләргә урын бар икән, димәк, татар телен укытып булачак. Программаны мәктәп җитәкчесе сайлый. Әгәр ул милли җанлы булмаса, ул үзенә җиңелрәк — татар теле кермәгән вариантка өстенлек бирәчәк. Әти-әниләр битараф булган очракта, моңа беркем каршы килми. Татарстаныбызда милли мәгарифне саклап калырга телибез икән, милли җанлы җитәкчеләрне кую турында уйларга кирәк», — диде ул.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары туган телләрне, шул исәптән башка милли телләрне, укыта торган укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру турында да уйларга чакырды. «Атнасына 4 сәг укытып та, аннан тоз тәме килми торган итеп эшләргә була, шул ук вакытта 2 сәг белән дә телгә мәхәббәт уятырга мөмкин. Сәләтле укытучыларны күбрәк табып, аларның тәҗрибәсен киңрәк җәелдерергә кирәк. Шушы юнәлештә эзлекле рәвештә эшләсәк иде», — диде Марат Әхмәтов.
Рифат Каюмов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев