Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гөлнара Мусина: «Без Казан тарихын муниципаль архивта сакларга телибез»

Шәһәрдә яшәүчеләр фондлар формалаштыруда катнаша һәм танылган туганнарының документларын һәм фотосурәтләрен китерә ала.

Казанда яшәүчеләр муниципаль архивка үзләренең сугышларда катнашкан, танылган рәссамнар, язучылар яки җәмәгать эшлеклеләре булган туганнары һәм якыннары турында төрле документлар, фотолар һәм башка материаллар тапшыра ала. Тапшырылган материаллардан шәхси фондлар төзеләчәк. Муниципаль архивта нинди саклау шартлары тудырылуы һәм халык нинди хезмәтләрдән файдалана алуы турында журналистларга шәһәр Башкарма комитетының Муниципаль архив идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина сөйләде.

«Без Казан тарихын саклап калырга телибез, шуңа күрә халыкка танылган туганнары һәм якыннарының документларын, фотосурәтләрен, хатларын алып килергә тәкъдим итәбез. Әгәр без моның өстендә эшләмәсәк, буыннарны тарихсыз калдыра алабыз», - дип ассызыклады Гөлнара Мусина. Быел Советлар Союзы Герое, очучы, Казанның мактаулы гражданины Михаил Девятаевның, шулай ук Дан орденының тулы кавалеры Анатолий Тякинның шәхси фондлары булдырылды. Документларын архивка тапшырган кешеләр белән түләүсез саклау килешүе төзелә.

 

 

Агымдагы елның гыйнварында Казанның муниципаль архивы 8 нче Март урамы, 5а адресы буенча махсус җиһазландырылган бинага күчте. Хәзер шәһәр архивы 7 мең кв.м мәйданны били, ә документларны саклау өчен 4609 кв.м бүлеп бирелгән. «Күченгәннән соң архив мәйданы 6 мәртәбә артты, ә саклагыч резервлары 30-50 елга исәпләнгән», – дип уртаклашты Гөлнара Мусина.

Архивта шәһәрлеләргә хезмәт күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган: халыкны кабул итү зонасы һәм заманча уку залы җиһазландырылган. Учреждениенең уникальлеге шунда: биредә муниципаль һәм шул ук вакытта республика архивларында эшләүчеләр хезмәт күрсәтә. Ел башыннан учреждение белгечләре 9,1 меңнән артык хезмәт күрсәткән, шуларның яртысыннан артыгы – муниципаль. Муниципаль архив идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, халык еш кына стаж һәм хезмәт хакы турында белешмәләр, документларның күчермәсен алу өчен, архив документларының урнашу урыннары буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә.

Архивның уку залы шулай ук шәһәр халкы арасында популяр. Көн саен анда 40 лап кеше йөри. Ел башыннан документларны өйрәнергә бирегә 3,5 меңгә якын кеше килгән, шуларның 77% ы – физик затлар. Шәһәрлеләр уку залында гаилә шәҗәрәсен, предприятие һәм оешма тарихын, шулай ук шәхси фондларны өйрәнәләр. Халыкка ТР Бердәм архив мәгълүмат системасына кертелгән цифрлаштырылган документлар ачык, әмма кирәк булган очракта, килүчеләр документның төп нөсхәсен өйрәнү өчен ала ала. Моның өчен системада өч көн эчендә каралачак гариза калдырырга кирәк.

 

 

Муниципаль архив эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе – илебездә җитештерелгән планетар сканер ярдәмендә уздырыла торган даими саклау документларын цифрлаштыру. Җайланма китап бишеге белән җиһазландырылган – бу документларны сүтмичә цифрлаштырырга мөмкинлек бирә, нигездә, тузган яки иске документларны шулай сканерлыйлар. «Бүгенге көндә 840 саклау берәмлеге яки 190 мең бит цифрлаштырылган», - дип хәбәр итте Г.Мусина. Цифрлаштыруның сыйфатын ике этапта тикшерәләр, шуннан соң мәгълүматны ТР Бердәм архив мәгълүмат системасына кертәләр.

Архив бинасы 7 катны били, шуларның 2 се җир асты корылмалары. Материалларны саклау өчен 5 кат бүлеп бирелгән, анда 48 архив саклагыч урнаштырылган, ул 4 км озынлыктагы стеллажлар белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә шәһәр архивында 143 мең 557 саклау берәмлеге булган 1615 фонд бар. Нигездә, бу идарә документациясе, шәхси состав яки шәхси чыгыш буенча документлар.

Барлык саклагычлар да газ аркасында килеп чыгарга мөмкин булган янгынга каршы система, видеокамералар, температураны +17 дән +19 градуска кадәр һәм һаваны 50-55% дымлылыкта тоту өчен кондиционерлар белән җиһазландырылган. Шулай ук саклагычларда яктылык һәм санитария-гигиена режимнары саклана. Мондый шартлар документларны саклау вакытын арттыра. Моннан тыш, документларны саклагычка җибәргәнче, аларны, яңа саклау шартларына ияләшсен өчен, махсус бүлмәгә кертәләр – акклиматизация уздыралар. Шунда ук документларны тузансуыргыч ярдәмендә чистарталар һәм тышка утыртып төплиләр.

 

 

Архивта аеруча кыйммәтле документлар да саклана, алар арасында 1890 елда Александр II һәйкәл кую өчен әзерләнгән Казан планыннан күчермә дә бар. Хәзер архив хезмәткәрләре бу документны «Аеруча кыйммәтле документ» статусын алу өчен әзерлиләр. Архивта шулай ук 1917-1931 елларда Казан шәһәр коммуналь хуҗалыгы бүлеге документлары, фронттан 1942 елның июнендә латиницада шигъри юллар белән язылган хат һәм башкалар саклана.

Хәзер муниципаль архив ведомство архивларын булдыру өстендә эшли. Бүгенге көндә сынау проектында шәһәрнең мәгариф учреждениеләре катнаша, аларның биналарыннан 40 тонна бухгалтерия документлары чыгарылган яки 70 мең эш. «Бу мәктәп һәм балалар бакчалары биналарында 236 кв. метрны бушатырга мөмкинлек бирде», – дип уртаклашты Муниципаль архив идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, соңрак документлар цифрлаштырылачак, һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре аларны читтән торып өйрәнә алачак. Пилот проектка шәһәр районнарының бер администрациясе дә кушылды, проектта Башкарма комитет учреждениеләре катнашыр дип планлаштырыла.

Шулай ук архив бинасында конференц-зал бар, анда Яшь архивчы мәктәбенең тематик дәресләре яки архивны комплектлау чыганаклары булган һәм саклауга документлар тапшыра торган оешмалар белән очрашулар уза. Бүгенгә муниципаль архив 88 оешма белән хезмәттәшлек итә, шуларның 21е белән быел архив килешү төзегән.

Архивның шәхси фондына документлар тапшыру турындагы мәгълүматны +7(843)223-26-00 телефоны аша, шулай ук учреждениегә шәхсән килеп тә ачыкларга мөмкин. Эш графигы белән сылтама буенча танышырга була. 

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев