Чит телләрне тиз өйрәнү әсбаплары авторы Дмитрий Петров татар телен 3 айда үзләштергән
Дмитрий Петров фикеренчә, теләсә кайсы яңа телне фигыльләрдән өйрәнә башларга кирәк.
«Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы, күп телләр белүче Дмитрий Петров татар телен 3 айда үзләштергән.
«Мин заманында татар телен тиз өйрәнү әсбабы яздым. Ул чикле тираж белән генә чыкты һәм тиз таралып бетте. Аның электрон варианты миндә саклана. Бу китапны язуга тотынганчы, өч ай дәвамында татар телен өйрәндем һәм шактый әйбәт үзләштердем. Көн саен кабатлап тормагач, хәзер элеккечә дәрәҗәдә беләм, дип әйтә алмыйм», – диде Дмитрий Петров Казан мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, методистлар алдында ясаган чыгышында.
Бүген Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе укытучылар, тәрбиячеләр һәм методистлар өчен «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дигән семинар оештырды. Семинарга лектор буларак Мәскәүдән Дмитрий Петров чакырылган иде. Лекция рус телендә барды. Ул татар телен чит тел буларак өйрәтүдә үз тәҗрибәсендә кулланган алымнар белән уртаклашты. Семинарның сорауларга җавап бирү өлешендә кайбер мөрәҗәгатьләр татар телендә яңгырады. Дмитрий Петров аларны төгәл аңлады һәм рус телендә җавап бирде.
Дмитрий Петров фикеренчә, теләсә кайсы яңа телне фигыльләрдән өйрәнә башларга кирәк. «Һәр телдә иң еш кулланыла торган 120-180 фигыль була. Гадәттә, алар көндәлек сөйләмдә фигыльләрнең 90 процентын тәэмин итә. Аннары телнең җөмлә төзелеше, сүз ясалышы алгоритмнарына төшенергә кирәк. Алар күп түгел. Шуңа өстәп, еш кулланышта булган берничә йөз сүз өйрәнеп, сөйләшә башларга мөмкин. Өйрәнгән сүзләр белән төрле комбинацияләр ясарга була. Төп әйберләрне өйрәнгәч, калган белемнәр кечкенә йомарламга кар ябышкан кебек, өстәлеп бара», – диде ул.
Тел белгече сүзләренчә, татар телен өйрәнүнең уңайлыгы алгоритмнарның аңлаешлы һәм гади булуында. Шулай ук «предлог»лар һәм «приставка»лар булмавы да өйрәнүче өчен өстенлек икән. «Рус теленнән аермалы буларак, кушымчалар белән хәл катлаулырак, ләкин аларның алгоритмы аңлаешлы», – диде Дмитрий Петров.
«Укытучы укучының мотивациясен төшерергә тиеш түгел. Теле ачылып килгән баланың беренче сүзләренә ата-ана куанып, яңа сүзләр әйттерергә этәргеч ясый. Яңа тел өйрәнүче бөтен кеше дә шул телдә сөйләшүчеләр өчен сабый халәтендә була», – диде Дмитрий Петров.
Рифат Каюмов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев