Бүлмәләрне даими җилләтү һәм датчиклар урнаштыру: казанлылар угар газыннан агулануны ничек кисәтә алалар
Ел башыннан бирле ТР башкаласында 25 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
2022 ел башыннан Казанда угар газыннан агулануның 25 очрагы теркәлгән, аларда 57 кеше зыян күргән. Бу атнада гына да 3 авария теркәлде. Еш кына углерод газы белән агулану газ приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыга, мондый очракларда саф һава агымы бозыла, дип хәбәр итте бүген журналистларга матбугат туры вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Ул нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен игътибарсыз калдырырга ярамый һәм нинди җайланмалар фаҗигане кисәтергә ярдәм итәчәклеге турында сөйләде. Тулырак – KZN.RU порталы материалында.
«Угар газдан агуланган барлык очракларда да пластик тәрәзәләрнең томалап ябылуын күрәбез»
«Угар газ белән агуланган барлык очракларда да диярлек без пластик тәрәзәләрнең томалап ябылуын күрәбез, газ колонкалары кухня гарнитуры шкафларына яшерелгән, ә вентиляция системасына һава суырту җайланмасы яисә вентилятор урнаштырылган. Боларның барысы да һава алмашу режимын боза, шуңа бәйле рәвештә газ тулысынча янмый, агулы угар газы барлыкка килә», – дип аңлатты И.Гыйниятуллин.
Угар газның исе юк, шуңа күрә ул кешегә сизелми. Агуланганда баш авырту, баш әйләнү һәм колак шаулау, мускулларның зәгыйфьлеге, буталчыклык, ачулану, координация бозылу һәм башка симптомнар барлыкка килә. Матдәнең югары концентрациясе аркасында зыян күрүче 2-3 сулыштан соң аңын югалтырга һәм 3 минут эчендә үләргә мөмкин.
Күбрәк угарлы газ белән – йоклаган кешеләр, караучысыз калган балалар һәм алкоголь яки наркотик исереклеге хәлендәге кешеләр агулана. Янгын вакытында да күңелсез хәлләр еш була.
Зыян күрүчегә булышу өчен аны шунда ук саф һавага чыгарырга һәм медикларны чакырырга кирәк. Өй эчендә тәрәзәләрне ачу һәм газ приборларын сүндерү сорала.
«Бер үк вакытта 5 кеше агуланган очрак булды, – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. – Гаилә эштән кайта, хатыны кичке аш әзерли башлый, ә баланы коендырырга булалар – газ колонкасын кабызалар, ваннага су җыя башлыйлар. Ванна бүлмәсендә монтажланган вентилятор эшли, ә кухняда – суырту вентиляциясе системасына кертелгән һава суырту җайланмасы. Шул вакыт газ колонкасыннан кухняга кире юнәлештә угар газы килә, ул саф һава агымы булмау сәбәпле барлыкка килә. Барысы да исән калалар – әти кеше, аңын югалтканга, урындыкны тәрәзәгә ташларга өлгерә, шул рәвешле аны вата һәм фатирга һава керә».
«Суны газ белән җылытудан баш тарту һәм электр бойлерлары»
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында барлыгы 2197 күпфатирлы йорт газ колонкалары белән җиһазландырылган. Мондый җайланмалар урнаштырылган соңгы йорт 2013 елда файдалануга тапшырылган һәм Гоголь урамы, 10 адресы буенча урнашкан.
Пластик тәрәзәләр урнаштырылган фатирларда һава агымын берничә ысул белән тәэмин итәргә мөмкин: тәрәзә рамнарына һава йөртү клапаннарын ясарга яки бинаны даими җилләтеп торырга.
«Без үз ягыбыздан проблеманы хәл итүнең берничә вариантын, шәһәрлеләрнең иминлеген ничек кайгыртырга икәнлеген өйрәндек. Ачык яна торган камералары булган газ колонкаларын заманча мәҗбүри һава чыгару һәм йорт газларын суырту варианты белән алыштыру мөмкинлеген карадык. Әмма бу бүгенге көндә шактый акча таләп итәчәк, ә алар бездә юк», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.
Башка ысуллар да зур чыгым таләп итәчәк, мәсәлән, фатирларда кайнар суны газ белән җылытудан баш тарту һәм үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итүгә күчү, шулай ук электр бойлерлары урнаштыру. Соңгы вариант өчен өйдәге электр челтәрләрен яңарту, трансформатор подстанцияләрен һәм тышкы кабель линияләрен реконструкцияләү кирәк.
«Мондый гади җайланма шәһәрлеләрнең гомерләрен саклап калачак»
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, фатирда сигнализатор-датчиклар кую бюджет варианты булып тора. Җайланма төрле газларны, шул исәптән углеродны ачыклый ала. Куркыныч матдә ачыклангач, махсус клапан газ белән тәэмин итүне туктата. «Вакытында реакция ясарга, тәрәзәне ачарга, бүлмәне җилләтергә кирәк, һәм кешегә куркыныч янамый. Соңгы 3 ел эчендә без капиталь ремонт программасы буенча мондый датчиклар куябыз, һәм хәзер бу эшләрне тагын да киңрәк башкарырга карар кылдык», – дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
Мондый датчикның ничек эшләвен бүген журналистларга Ярослав Гашек урамы буенча 6 нчы йорттагы бер фатирда күрсәттеләр. Куркынычсызлык максатларында табигый газ кулланылды. Белгечләр баллон ярдәмендә һавага матдә чыгардылар, шуннан соң кисәтү сигналы яңгырады. «Мондый гади җайланма шәһәрлеләрнең гомерен саклап калачак», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Мондый җайланма булмаганда, газ уты ярдәмендә углерод газы барлыкка килү куркынычын мөстәкыйль аңларга була. Газ зәңгәр ялкын белән янарга тиеш, кызгылт сары яки кызыл утлар барлыкка килүе кислород җитмәвен аңлата, һәм тиз арада тәрәзәне ачарга һәм җилләтергә кирәклеген җиткерә.
Йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләре мәсьәләләре буенча 260 тан артык мөрәҗәгать килгән
Быел вентиляция һәм төтен юлларын чыгару мәсьәләләре буенча «Ачык Казан» системасына 5833 мөрәҗәгать килгән, йорт эчендәге газ белән тәэмин итү челтәрләре буенча – 262. 2021 ел нәтиҗәләре буенча 7778 һәм 495 мөрәҗәгать теркәлгән.
Планлы-кисәтү ремонты кысаларында 2018 елдан 2021 елга кадәр 379 йортта төтен юллары һәм вентканаллар ремонтланган. Быел исә 146 объектта эшләр башкарыла.
2022 елда – 5 йортта (96 фатир), 2021 елда – 4 (76 фатир), 2020 елда 2 йортта (36 фатир) газ белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясалды.
Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белән абонент арасында төзелгән шартнамә буенча алып барыла. Бу халыкка газ җибәрү өчен мәҗбүри шарт булып тора. Техник хезмәт күрсәтү расланган график буенча елга 1 тапкыр башкарыла.
Йортның гомуми милке составына кергән фасад һәм йорт эчендәге газ челтәрләренә хезмәт күрсәтү өчен шартнамәләрне махсус оешмалар белән идарә итүче компанияләр төзи.
Күпфатирлы торак йортларда төтен юлларына һәм вентиляция каналларына вакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен идарәче компанияләр махсус оешмалар белән килешүләр төзиләр.
Диана Жиленкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев