Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Безгә мөрәҗәгать итүче һәркемгә ярдәм кулы сузабыз»: «Ярдәм» үзәге сукырлар һәм ишетү сәләте бозылган кешеләр тормышына яңа сулыш өрә

KZN.RU Россиядән һәм чит илләрдән ел саен сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле йөзләгән кешене кабул итә торган уникаль урын турында сөйли.

 

Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда бөтен Россиядән күрү сәләтен югалткан 40 ка якын кеше Казанның «Ярдәм» үзәгендә реабилитация узган. Алар Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, компьютер грамоталылыгына, җирлектә ориентлашырга өйрәнгәннәр, йорт эшләре буенча дәресләргә йөргәннәр, шулай ук ураза да тотканнар. Бүгенге көндә «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды каршындагы реабилитация үзәге аша сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 21 меңнән артык кеше узган. Алар арасында сукырлар, чукрак-телсезләр, коляскада йөрүчеләр, Даун синдромы белән авыручылар, ДЦП диагнозы белән яшәүчеләр бар. Россиядә генә түгел, чит илләр масштабында да эшләүче уникаль Казан үзәге, шулай ук сукырларның рухландыручы тарихлары турында KZN.RU порталына «Ярдәм» укыту-реабилитация үзәгенә нигез салучы, аның директоры Мәликә Гыйльметдинова сөйләде.

 

«Инвалидларга ярдәм итү максатыннан мин аларны укыту өчен программа һәм методика эшләдем»

Россиядә сукыр кешеләр өчен беренче курслар 2007 елда Казанның Левченко поселогындагы «Сөләймән» мәчете каршында ачылган. Дәресләр Брайль системасы буенча укырга һәм язарга гына түгел, ә ислам нигезләрен дә өйрәнергә теләгән шәһәр халкы үтенече буенча оештырылган.

Атнага берничә тапкыр бөтен Казаннан сукырларны арендаланган автобуста поселок мәчетенә дәресләргә алып килә торган булганнар. Аларны бушлай Брайль системасы буенча укырга һәм язарга өйрәткәннәр, ашатканнар һәм дәресләрдән соң өйләренә озатканнар. Тиздән реабилитация үзәге турындагы хәбәр ил буйлап тарала. «Безнең курсларга эләгергә теләүчеләр бик күп иде. Шуңа да чит шәһәрләрдән килеп укучылар өчен тулай торак ачарга булдык», – дип искә ала Мәликә Гыйльметдинова.

Үзәк директоры – инвалидларны реабилитацияләү буенча күп кенә методик кулланмалар авторы, тәрбиягә 13 бала алып үстергән ханым. «Инвалидларга ярдәм итәр өчен миңа иң элек үземә сурдотәрҗемәгә, Брайль шрифты буенча укырга һәм язарга өйрәнергә, тифлопедагогика һәм психология буенча белемнәремне арттырырга, ә аннан соң аларны укыту өчен гадиләштерелгән методика эшләргә туры килде», – ди Мәликә Рәфкать кызы.

 

 

2008 елда «Сөләймән» мәчетенә Казан мэры Илсур Метшин килә. Ул, биредә алып барылган зур социаль эш белән танышып, шәһәрнең Мәскәү районында мәчет һәм реабилитация үзәгеннән торган комплекс төзү кирәклеге турында хәбәр итә. «Без мэр Илсур Рәис улына күрсәткән ярдәме өчен бик рәхмәтле. 2013 елда «Ярдәм» мәчетенә күчендек. География киңәя, хәзер безгә анда да тыгыз», – дип елмая Мәликә Рәфкать кызы.

Реабилитация үзәгендә актлар залы белән китапханә, медицина кабинеты, сыйныф бүлмәсе, йорт эшләре һәм гамәли сәнгать белән шөгыльләнү өчен бүлмәләр, ашханә һәм, әлбәттә, тулай торак бар.

Үзәк бинасы уңайлы мохит принцибы буенча төзелгән: анда пандуслар, култыксалар, тактиль элмә такталар һәм тавышлы мәгълүмат җиткерү җайланмалары урнаштырылган. «Биредә аларның үз көчләренә ышаныч арта, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачалар, коммуникатив күнекмәләр алалар, талантларын һәм иҗади активлыкларын камилләштерәләр. Дәресләрдән соң өйләренә канатланып кайтып китәләр», – дип сөйли үзәк директоры.

 

 

«Үзәкне җиһазландыру өчен акча кайдан алдыгыз?» дигән сорауга Мәликә ханым: «Игелекле эшләр өчен акча һәрвакыт табыла», – дип җавап бирде. Меценатлар һәм спонсорлар тарафыннан күрсәтелә торган матди ярдәмнән тыш, хәйрия фонды карамагындагы банкет залы, типография, реклама агентлыгы һ.б. эшчәнлегеннән даими рәвештә өстәмә акча керә икән.

Үзәкнең эшчәнлек чорында сукырлар өчен 5 меңнән артык Коръән комплекты нәшер ителгән

Курсларда катнашучыларның географиясе бик киң. Һәр ай саен «Ярдәм» реабилитация үзәге Россиянең төрле почмакларыннан һәм төрле илләрдән, әйтик, Кыргызстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Кабардино-Балкария, Пермь крае, Ростов өлкәсеннән һ.б. җирләрдән 40 ка якын кеше кабул итә. Бер урынга 16 кеше дәгъва кыла, ә исемлеккә эләгә алмаганнар чакыруны өч айга якын – икенче курслар башланганчы көтә.

Инвалидлар өчен реабилитация үзәге тарафыннан оештырыла торган төп проектлар арасында түбәндәгеләрне атап үтәргә мөмкин: «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» (сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен); «Сөйли торган куллар» (ишетү буенча инвалидлар өчен); «Бер-беребезгә ярдәм итәбез» (коляскадагы инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар һәм ДЦП диагнозы куелган авырулар өчен); «Сукыр-чукраклар» (сукыр-чукрак-телсезләр өчен). 2018 елда сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль адаптацияләү проекты Президент грантлары фондының иң яхшы 100 проекты исемлегенә кергән.

Үзәкнең һәр реабилитанты өчен индивидуаль программалар эшләнгән, алар нигезендә ул Брайль методикасы буенча укырга һәм язарга, компьютер грамоталылыгына, җирлектә ориентлашырга өйрәнә, йорт эшләре буенча курслар уза. Моннан тыш, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр «Дан» спорткомплексында дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнәләр, мәдәни программада катнашалар: театрларга һәм музейларга йөриләр.

 

 

«Курс ахырында без аларга китап комплектлары бүләк итәбез. Биредә алган белемнәре аларга үз илләрендә инвалидларны минем методика буенча өйрәтергә ярдәм итәчәк. Мин тәҗрибә уртаклашу максатыннан төрле илләрдә булам. Безнең кебек үзәк беркайда юк», – дип ассызыклады Мәликә Рәфкать кызы.

Үзәк эшләгән елларда 27 мең 600 дән артык китап нәшер ителгән. Аларның 15 меңнән артыгы Брайль шрифты белән бастырылган, шул исәптән 5,2 мең басма – сукыр кешеләр өчен Коръән комплектлары, 7,4 меңнән артыгы – дәреслек һәм методик кулланма.

Планнарда – үзәкне киңәйтү һәм 18 яшькә кадәрге инвалидларны реабилитацияләү

Үзәкнең тәрбияләнүчеләре иртә белән табиблар тарафыннан профилактик тикшерү уза һәм «Дан» инклюзив спорт комплексы тренерлары белән зарядка ясый. Шуннан соң иртәнге ашка баралар, алар өчен дүрт тапкыр туклану оештырылган, һәркайсы өчен менюны индивидуаль рәвештә төзиләр. Реабилитация программасында гамәли сәнгать буенча төрле мастер-классларда катнашу каралган: камыр әвәләү, сәйләннәрдән үрү, тегү, бәйләү, ризыклар әзерләү һ.б.

«Без бер урында гына таптанмыйбыз, замана белән бергә атлыйбыз. Һәр курс ахырында реабилитантлардан тагын нәрсә өйрәнергә теләүләре белән кызыксынабыз. Кемдер чит телләр үзләштерергә яки тренинглар үтәргә, башкалар чәчтараш осталыгына өйрәнергә тели», – ди Мәликә Рәфкать кызы.

Үзәктә тумыштан сукырлар белән дә, күрү сәләтен төрле яшьтә югалтучылар белән дә эшлиләр. Икенчеләре дөньяны төрле төсләрдә күрә алмауны аеруча авыр кабул итә. «Авторлык программалары һәм проектлар ярдәмендә без аларга тормышта икенче мөмкинлек бирергә тырышабыз, һәм алар, барлык авырлыкларга карамастан, үзсүзлелек, ихтыяр көче, оптимизм күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, гаилә коралар, балалар үстерәләр, җәмәгать тормышында катнашалар, спорт белән шөгыльләнәләр, югары уку йортларында укыйлар, һөнәри белем алалар, эшкә урнашалар, музыка коралларында уйныйлар, иҗат белән шөгыльләнәләр, башкалар кебек үк тулы тормыш белән яшиләр, башкаларга да аякка басарга ярдәм итәләр», – дип сөйли үзәк директоры.

 

 

Реабилитацияне 18 яшькә җиткән, диненә һәм милләтенә карамастан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үтә ала. «Безгә мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм кулы сузабыз. Барлык чыгымнарны үз өстебезгә алабыз. Безнең бурыч – аларның тормыш сыйфатын яхшырту, шатланырга өйрәтү. Бер кешегә генә булыша алсак та, ихластан сөенәбез, чөнки бу безнең эшебезнең төп максаты булып тора», – дип саный Мәликә ханым.

Рамазан ае реабилитация үзәгендә аеруча да матур уза, «Казан әниләре», «Кайгырту» республика берләшмәләре әгъзалары, Даун синдромы һәм ДЦП белән авыручы ветераннар һәм балалар белән бәйрәм очрашулары оештырылган. Мәликә Гыйльметдинова билгеләп үткәнчә, киләчәктә яңа социаль проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шулай ук 18 яшькә кадәрге инвалидлардан курслар узуга гаризалар килә икән. Мәйданнарны киңәйтү ярдәмендә үзәк төрле яшьтәге кешеләрне реабилитациягә кабул итә алачак.

Реабилитанттан укытучы яки волонтерга кадәр ничек «үсәргә»

Бүгенге көндә реабилитация үзәгендә 20 ләп кеше эшли. Алар арасында 14 сукыр педагог бар, алар кайчандыр үзләре дә реабилитация үткәннәр. «Элеккеге реабилитантлар – иң яхшы педагоглар, алар сукыр кешеләрнең барлык авырлыкларын белә», – дип уртаклашты Мәликә Рәфкать кызы.

Күрү буенча инвалид булган Фәнис Мингәрәев кайчандыр үзәккә реабилитациягә килгән, ә 2007 елдан тәрбияләнүчеләргә компьютер грамоталылыгы буенча дәресләре бирә башлый. Сукыр кеше компьютерда NVDA системасы аша тулы күләмдә эшли ала, ул барлык билгеләрне яңгырата. Тагын бер җайланма – Брайль дисплее – сукырларга гына түгел, саңгырау-телсезләргә дә ярдәм итә. Әлеге җайланма компьютердан мәгълүматны тактиль дисплейга чыгара, бу очракта клавиатура да, компьютер тычканы да кирәкми.

«Бер ай дәвамында сукырлар клавиатурадагы билгеләрнең урнашуын өйрәнәләр, аннары түбәндәге операцияләрне башкаралар: файлларны ачу, сүндерү һәм текст җыю. Компьютерлар камилләшә, шуңа күрә һәрвакыт үзеңне өйрәнергә һәм башкаларга белем бирергә кирәк», – ди Фәнис Мингәрәев. Бер айдан соң реабилитантлар текстны бастырып кына калмый, ә дәүләт хезмәтләре порталыннан да файдалана ала. Кайберәүләр тагы да камилләшә һәм программалаштыруны өйрәнәләр.

 

 

 

Күрү буенча инвалид Александр Крысин Ростов өлкәсеннән реабилитация үзәгенә икенче тапкыр килә, ләкин инде сукырларны ориентирлау буенча инструктор ярдәмчесе буларак. Беренче тапкыр ул «Ярдәм»гә 2021 елда иптәшенең тәкъдиме буенча килә. «Башта мин «рус Брайле»на йөрдем, хәзер гарәп телен өйрәнәм. Ислам динен кабул иттем, үзем Коръәнне өйрәнә башладым, намазга бастым, ураза тотам, сүрәләрне ятлыйм», – дип уртаклашты волонтер.

Беренче тапкыр реабилитация курсларына Дауд Йосыпхаҗиев, инде олы яшьтә күрү сәләтен югалтып, Чечен Республикасыннан 2008 елда килә. Ул искә төшергәнчә, шушы вакыттан аның тормышы яхшы якка үзгәргән.

«1995 елда мин җәрәхәтләндем һәм сукырайдым. Сукырларны кайдадыр Коръәнгә өйрәтергә тиешләр дип уйладым. 2008 елда мин «Сөләйман» мәчетенә килдем, беренче остазым Мәликә Гыйльметдинова булды. Барысын да өйрәнә алырмынмы дип шикләндем, ләкин ул даими ярдәм итте һәм барысына да өйрәтте. Бервакыт Мәликә Рәфкать кызы миңа шалтыратты һәм башкаларга да белем бирергә чакырды. Мин ризалаштым. Шундый остазым булу белән бик горурланам», – дип сөйләде ул. 2013 елдан Дауд Йосыпхаҗиев реабилитантларны ислам фәннәренә һәм Брайль телендә Коръән укырга өйрәтә.

«Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды игелекле гамәлләр кылуын алга таба да дәвам итәчәк. Фондның эшчәнлек чорында 31 меңнән артык аз керемле кешегә һәм 20 меңгә якын инвалидка адреслы ярдәм күрсәтелгән. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле тагын 51 кешегә хаҗга юллама алынган. Рамазан аенда оештырылган хәйрия ашларында 336 меңнән артык ураза тотучы ашатылган.

 

Диләрә Гафурова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев