Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бауман урамындагы сәгатьтә циферблат яктысы барлыкка килде

Корылманы 25 ел эчендә беренче тапкыр төзәткәннән соң элеккеге урынына кайтарганнар.

  •  
  •  

Бауман һәм Пушкин урамнары киселешендәге бронза сәгатьтә механизм яңартылды. Әсбапны җыю, тикшерү, сынау һәм көйләүне керткән ремонт эшләре өч атнага якын вакытны алган. Бүген сәгать элеккеге урынына кайтты.

Корылмага яңа функцияләр өстәгәннәр – циферблатны яктырту, резерв туклану һәм электрны сүндерү турында хәбәр итүче. Капиталь ремонт Чистайда «Восток» фәнни-техник үзәгендә үткәрелде.

«Микроконтроллер идарәле адымлы йөрткеч нигезендә яңа привод кулланылды. Сәгать механизмының тешле тәгәрмәч тапшырулары яңадан саналды, резерв ике дәрәҗәле туклану һәм циферблат яктырту тоташтырылды, электр энергиясен кинәт яки кризислы сүндерү турында хәбәр итәчәк тапшыру схемасы кертелде», – дип сөйләде проектның техник җитәкчесе Станислав Гришин.

Исегезгә төшерәбез, Бауман урамында сәгать 1999 елда барлыкка килде. Бу вакыт эчендә ул тузган, бу детальләрне тулысынча алыштыруга сәбәп булган.

Сәгатьне Казан архитекторы Игорь Башмаков төзегән. Корылманың өске өлешендә Тукайның «Кечкенә музыкант», «Фатыйма һәм Сандугач», «Пар ат» шигырьләре геройлары: кулына курай тоткан малай, читлектән кошны чыгаручы кыз һәм ике ат урнаштырылган. Астарак төрле якка караган сәгать циферблатлары урнашкан.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев