Балтач китапханәсендә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды
Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре районыбызның матур әдәбият яратучыларына татар халкының күренекле язучылары, шагыйрьләре белән даими очрашу мөмкинлеген булдыра.
Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре районыбызның матур әдәбият яратучыларына татар халкының күренекле язучылары, шагыйрьләре белән даими очрашу мөмкинлеген булдыра.
Чираттагы шушындый очрашу язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән булды. Аның белән эчкерсез сөйләшү, аралашу очрашуга килгән китап сөючеләрнең күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Балтачтан ерак булмаган Мамадыш районының Кече Кирмән авылында 1948 елның 10 декабрендә игенче гаиләсендә туган егет киләчәктә татар дөньясында билгеле зур язучы булыр, дип берәү дә күзалламагандыр. Мәктәптә белем алганда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган елларда аның күзаллау, фикерләү нигезләре формалаша. Авыл егете тырыш була шул: ул Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары мөхәррире дә булып эшли, Казан дәүләт университетының аспирантурасын тәмамларга да өлгерә, «Татарстан коммунисты» (хәзерге «Татарстан»), «Казан утлары» журналларында да хезмәт куя. Бераздан аны Татарстан китап нәшрияты директоры итеп билгелиләр, шул чорда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Әдәби иҗат эше белән Ренат ага Мөхәммәдиев мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый: шигырьләр, хикәяләр яза. Аның ул вакыттагы беренче иҗат тәҗрибәләреннән кайбер үрнәкләр көндәлек матбугат битләрендә, республика балалар газетасы "Яшь ленинчы«да (хәзерге «Сабантуй») басылып чыга. Аспирантурада уку елларыннан башлап исә ул, нигездә, төп игътибарын әдәби тәнкыйть өлкәсенә юнәлтә һәм чагыштырмача кыска вакыт эчендә рес-публика матбугатында бер-бер артлы җитди, тирән эчтәлекле тарихи-әдәби һәм рецензия характерындагы мәкаләләрен бастыра.
Очрашуда Балтач урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Зилә Әскарованың 1979 елда язучы тарафыннан нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче җыентыгыннан хикәяне яттан сәнгатьле итеп сөйләве Ренат агада зур тәэсир калдырды, аңа үзенең кулы белән язып, китабын бүләк итте. Татар авылы тормышыннан, нигездә, яшь буын кешеләре һәм өлкәннәр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт коллизияләрен һәм кичерешләрен әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Беренче умырзая» хикәясеннән өзек укыган Гадения Зәкиеваның чыгышы язучыда, очрашуда катнашучыларда зур канәгатьләнү хисе калдырды, Гадения ханым да язучының култамгасы куелган китапка лаек булды. Очрашу барышында Дорга авылыннан Алексеевлар тарафыннан башкарылган җырлар һәркемнең күңелендә хисләр өермәсен уяткандыр.
Ренат ага Мөхәммәдиев үзенең җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе, 1990-1993 елларда Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты буларак, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкарганда күренекле җитәкчеләр белән аралаша, аларның куйган хезмәтләренә дә бәя биреп узды. Россия Президенты Борис Ельцин белән бәйле вакыйгалар да зур кызыксыну уятты.
Ренат ага Мөхәммәдиев әдәбият өлкәсендә зур үрләр яулаган язучы. 1993 елда ул «Сират күпере» романы өчен Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 2002 елда М. Шолохов исемендәге Халыкара премиягә ия була.
Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Ул шулай ук Халыкара Язучылар, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә аның романнарына нигезләнеп Төркиядә күпсерияле нәфис фильм төшерелә, язучы үзе Төркия университетларында татар тарихы, әдәбияты буенча курсларда лекцияләр укый.
Менә шундый күпкырлы иҗат кешесе белән якыннан таныштырган, очраштырган өчен районыбызның үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләренә тагын бер кат рәхмәт хисләрен җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев