Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Аяз Гыйләҗевнең якыннары Зәй якларын сагынып кайтты

Бу көннәрдә Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, балалары, оныклары, туганнары килде. Алар нәсел тамырлары тоташкан Бигеш һәм Урта Баграж авылларында булдылар.

Урта Багражда мөхтәрәм кунакларны  дәртле керәшен җырлары белән каршы алдылар. 

Аяз Гыйләҗевнең  әти-әнисе укытучылар булган, аларны элек бер авылдан – икенчесенә, бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Урта Баграждагы  йорт – аларның беренче үз нигезләре. Хәзер әлеге йорт музей буларак эшли.
Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылын халкына – керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың.

- Сагынып, ашкынып кайттык Урта Багражга. 1955 елда - Аяз төрмәдән кайтканда, әти белән әни биредә мәктәп ихатасындагы йортта яши иде. Ул әтисе белән әнисенә үз йортларын булдырырга ярдәм итүне үзенә максат итеп куйды.1960 елда без - барлык балалары шушы йортны тергездек. Аның өчен әти белән әнинең куануларына чик-чама булмады, моңа кадәр шәхсән үз йортлары булмаган кешеләргә бу төп нигез булды. Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде. Аяз гел әйтә иде керәшен халкы - изге халык, алар кешелекле булулары белән аерылып тора дип. Кешеләрен, тарихын зурлаган төбәкнең киләчәге дә якты, - диде Нәкыя ханым.

Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре истәлегенә ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында очрашу да узды.

 

Клара Ермолаева

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев