Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Авыл көне һәм… борынгы каберлек

Иске Байсар үзәгендә авыл көне уза. Анда ким дигәндә бер гасыр дәвамында күрше төбәкләрдә дан алган базар-ярминкәләр уздырылган.

Гаҗәп килеп чыкты: без «Мәдәни җомга» битләрендә июль аеның дүрт санында Актаныш районының Иске Байсар авылы турындагы тарихи язманы нәшер итеп кенә тәмамлаган идек, нәкъ бер тәүлектән соң, 29 июль шимбәсендә ошбу туган нигезебезгә кунакка чакырдылар. Иске Байсар үзәгендә авыл көне уза, авылыбыз исә әүвәл Кыргыз һәм Бүләр олысларының бер түбә-аймак башы, аннары үз исемендәге волость үзәге буларак билгеле. Анда ким дигәндә бер гасыр дәвамында күрше төбәкләрдә дан алган базар-ярминкәләр уздырылган, хәтта Минзәлә каласының урыс байлары да биредә кирпеч кибетләр төзеп куйган. 

Менә шул данлыклы чорны хәтердә яңарту өчен авыл көнен борынгы базарлар рәвешендә билгеләп үтәргә булганнар. Күрше район һәм авыллардан күчмә кибетләр, сәнгать осталары, хәтта сабыйлар яратып катнаша торган резина таулар, сикерү манежлары да чакырып китергәннәр. Авыл үзәге иртәдән диярлек шаулап-гөжләп, аерым җырчы-биючеләрне яңадан-яңа сәнгать коллективлары алыштырып торды. 

Чыгышлар барышында, әлбәттә, Байсар авылының гаҗәеп бай тарихы турында да сүз кузгалды. Без 7 нче июль көнне нәшер ителгән саныбызда ук 1653 елгы тарихи документны бер ноктасына да тимичә ачып салдык. Шул елның 5 мартында Уфа провинциясе канцеляриесе Бүләр авылында гомер итүче 80 яшьлек карт Байсар Күзәш улының воевода Иван Франзбеков исеменә язган үтенечен терки. Үтенечтә Байсар-карт үзенең бу авылда 80 ел буе тиешле ясакны бер елда да өзмичә, даими рәвештә Уфага – 10 сусар, Казанга 2 сусар тиресе һәм 5 батман бал күләмендә түләп килүе турында бәян итә һәм, хәзер инде бик өлкән яшьтә булуы сәбәпле, әлеге ясак күләмен бүгенге Мөслим районының Турыш авылы крестьяны Айтуган Сабаков (Субәков) белән бүлешеп түләргә рөхсәт бирүләрен сорый. Нәкъ шушы тарихи документ безгә Бүләр-Байсар авылының чишмә башын 1573 елга илтеп бәйләргә нигез бирә. Димәк, агымдагы елда Иске Байсар халкы үз авылларының 450 еллыгын билгеләп үтәргә хокуклы. Дөрес, аңа Байсар авылыннан 1738 елның 9 сентябренда төзелгән килешү буенча 5 чакрымда барлыкка килгән Мәчти-Наратлы, 1860 еллар үрендә Сөн елгасы буйлап ике чакрым югарырак урнашкан Яңа Байсар, нәкъ шул ук елда Башкортстандагы Яңавыл районына күчеп киткән һәм анда янә Байсар исемле өр-яңа авыл корган һәм 150 ел буе гомер иткән, шулай ук 1927 елда иске авылдан аерылып, Сөн аръягында Чишмәбаш саласын нигезләгән якташларыбызның да тулы хокукы бар!

Авыл ирләре бервакытта да ил өстенә килгән яисә төбәк аша узган тарихи вакыйгалардан читтә качып калмаган. Безнең төбәк бабайлары 1695 елда Петр патша Кара диңгезгә чыгу өчен оештыр­ган Азов походында, 1757 елда патшабикә Елизавета фәрманы буенча Пруссиягә каршы походта катнашкан һәм Егерсдорф крепосте янындагы яуда тулы җиңүгә ирешкән. 1771 елда Әби патша фәрманына буйсынып, бабаларыбыз үзләре өчен тамчы да кирәксез яңа походта – азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән Польша крестьяннарының фетнәсен бастыру өчен дә юл йөргән. Шуннан кайтып җитүгә үк бар Россия империясен дер селкеткән Пугачев явына да күпләп кушылганнар, байсарлылардан 31 крестьянның исем-фамилиясе тарихи документларга кереп калган. Аннары байсарлылар да, Минзәлә өязенең зур күпчелек җайдаклары да 1812 елгы Ватан сугышы походларына кузгалган, кайберләре Парижны штурмлауда да катнашып, үзен данга күмгән. Ни үкенеч, аларның исем-атлары бернинди һәйкәлләрдә һәм тарих дәреслекләрендә дә урын алмаган шул, әлеге походлардагы иң зур данга өлкән агай вәкилләре ия... Әмма Байсар ирләре узган бәрәкәтле дә, данлыклы да юлны онытмаска тиеш, аны үсеп килгән яңа буын хәтеренә сеңдерергә кирәк, авыл үзенең 450 еллыгын бәйрәм итсә, шул вакыйга үзе үк олы сабак һәм шөһрәт тә була алыр иде... 

Аннары... без кайткан көннәрдә туган төбәгебез өр-яңа бер данга да ия булып өлгергән иде инде. Байсардан бер чакрым ераклык­та, Сөннең аръягында, икеяклы Казан-Уфа трассасын төзүчеләр Чишмәбаш авылы күршесендә генә моңа кадәр һичкемгә дә билгесез борынгы каберлек урынын ачыклаган. Бу хакта мәгълүмәт узгынчы шоферлар аша социаль челтәр битләренә таралган, гәрчә һичнинди аңлатма булмаса да, ул каберлекне әллә ничә төрле юрама һәм имеш-мимеш белән тутыра башлаганнар. Шунда кадәр кайткач, билгеле ки, без фәкыйрьләрегез дә читтә генә гамьсез кала алмадык, ул каберлек чиген кат-кат урап чыктык.

Бу каберлек урынын әле 2021 елда ук ачыклаган булганнар, ә икеяклы трасса сузу Чишмәбашка кадәр килеп җиткәч, җәй уртасында тарихи урынга археологлар бригадасы да килеп җиткән. Юл төзү эшләре белән «Волговятск­управтодор» идарәсе җитәкчелек итә, ә каберлек урынында казу үткәрүне Казан каласындагы «Центр-Эпир» оешмасы үз өстенә алган. Археологларны төрле кала энтузиастларыннан туплаганнар, башлыклары – Стәрлетамак шәһәре тарихчысы Максим Стародубцев. Каберлек тарихи казулар картасында «Чишмәбаш стоянкасы (тупланышы) –1» дигән тамга да алган инде...

Бу – элек Каравыл тавы дип аталган калкулыкка менә торган тау итәгенең нәкъ уртасы. Мәктәптә укыган елларда, теодолитлар алып килеп, Каравыл тавының Байсар үзәненнән 92 метр биеклектә урнашкан булуын ачыклаганыбыз бар иде. Каберлек ярты юлдагы бер җиңелчә калкулык сыртында урнашкан. Өске якта катнаш урман терәлеп тора. Аскы якта – Сөн елгасының элек аккан урыны. Янәшәдә генә ике көчле чишмә. Ниндидер узгынчы ыру яки нәсел берлеге тукталып гомер итү өчен бик тә кулай урын. Ауга йөрү өчен – урманы, мал көтүен туплау өчен – иркен ялан, балык тоту өчен Сөн елгасы һәм эреле-ваклы дистәләгән күлләр бар.

Тарихта «Бронза гасыры» дип билгеләнгән чорның азагында, безнең эрага кадәр 2 нче гасырда менә шушы калкулыкта борынгы бер ыру яшәргә тукталган. Димәк, әлеге тарихи каберлеккә ким дигәндә 2200 елдан артык. Монда яшәп киткән борынгы кешеләргә безнең борынгы болгар яки татар бабаларыбызның һичнинди мөнәсәбәте юк (бәлки, шуңадыр да Казан каласыннан яки андагы фәнни институтлардан бирегә сыңар тарихчы да килмәгән). Бу төбәккә иң тәүге болгар бабаларыбызның да фәкать VIII гасырда, ә татар ыруларының XIII-XIV гасырлар чигендә генә килеп урнашуы мәгълүм. Гоман корып караган очракта, 2200 ел элек биредә тупланып яшәгән кешеләрне фин-угор халыкларының бабалары, дип тәгаенләү мөмкин. Әмма асылы шулаймы, моны шушында табылган скелетлар, бизәнү җиһазлары, бронза аел һәм бронза ук очлары, эш һәм сугыш коралларының калдыклары аша антропологлар, биологлар һәм тарихчылар гына ачыклап бетерердер...

Тупланыш урыны бик кечкенә түгел. Элекке Сөн елгасының сөзәк яр буенда хуҗалык тораклары урнашкан булган, ул урыннан күбесенчә чәрдәкләнеп беткән мал сөякләренең калдыклары һәм эш коралларының кайбер кисәкләре чыга. Яшәгән шалашлары яки борынгы йортлары кайсы тирәдәрәк урнашкандыр, археологлар һаман тап булмаган. Ә каберлек – әлеге тупланышның өске ягында, Чишмәбаш авылына якынрак ягында. Тупланыш урынын, җепләр сузып, кишәрлекләргә бүлеп чыкканнар. Кайбер кишәрлекләр урыныннан хәтта өчәр кабер урыны ачыклана. Каберләр ниндидер афәт, ягъни талау яки җимерү-янгыннар күрмәгән шикелле. Борынгы кешеләр бик сай итеп, кайбер урыннарда 50-60 сантиметр тирәнлектә генә күмелгән. Күпчелегенең кул-аяк­лары, барча әгъзалары исән-сау. Бер күмәк каберлектән генә баш сөякләре булмаган биш җәсәд табылган. Гәүдәләре бик тә пөхтә итеп тезелгәнгә күрә, күпләр аларны башларын чабу ысулы белән җәзага тартылган әрвахлар, дип юрый. Асыл сәбәпләре нидер – аны кем генә ачыклый алыр икән?..

Археологлар ике-өч гектар чамасы мәйданны бүлеп алган, көн дә ким дигәндә 10-15 чамасы кабер урынын ачыклыйлар. Утыз­дан артык мәет җәсәде чыккан, тагын 30 да, 50 дә табылуы мөмкин. Каберләрнең кайберләрен агач бура сыман корылма белән дә уратып алганнар, анысы Пьянобор культурасына туры килә. Биредәге археологлар Әгерҗе районындагы элекке Пьяный Бор, Татарстан белән Башкортстан чигендәге Иске Кыргыз авылы янында да шушындый ук каберлекләрдә мондый үрнәкләргә тап булганнар. Ягъни, әллә нинди чит-ят халык түгел, биредә дә фин-угор яки аларга тугандаш берәр ыруның вакытлыча яшәү урыны булганлыгы ачыклану мөмкин...

Милләтемә яки нәселемә һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, борынгы каберлек урыны барыбер шомландыра. Мәктәп елларында без шушы каберлек өстеннән чана яки чаңгы шуа идек. Шушыннан 300-400 адым биектәрәк кенә 2-3 ел чамасы район пионер лагере, ә Сөн елгасы буйлап ике чакрым түбәндә ел саен колхозның пио­нерлар лагере эшләп торды. Шушы тау сыртына менеп, ел саен карагат, чия, бөрлегән, камырлык, юа, җир җиләге, хәтта гөмбә җыйдык. Шушы тау сырты аша узып, ел саен урманда миллек белән печән әзерләдек. Һәр адымда тарих эзләре җәйрәп ята икән, дип кем уйлаган?..

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев