Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» премьерасы, «Калеб» юбилее һәм «Итил» өчен тавыш бирү – Казанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тәмамлана

ТР башкаласында 20 меңгә якын милли-мәдәни чара узган

Ел саен Казанда 20 меңгә якын милли-мәдәни чара уза. Аларның иң масштаблылары – Сабантуй һәм Масленица – агымдагы елда 200 меңгә якын тамашачыны берләштерде. 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү вакыйгаларның күптөрлелегенә сәбәпче булды. Аның нәтиҗәләре турында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанда 1 млн 308 меңнән артык кеше – 115 милләт вәкиле яши. «Мультикультурализм – ул безнең үзенчәлегебез, байлыгыбыз, иң зур казанышыбыз. Глобаль дөньяның проблемаларына һәм басымына карамастан, бу төрлелек югалмый, һәм без татулыкта, яхшы күршеләр булып яшибез. Әлеге зәгыйфь милләтара дөньяны саклау һәм арттыру алга таба да өстенлекле бурычыбыз булсын», – диде ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. 

«Итиль» «Ел фестивале» номинациясендә шәһәр тавыш бирүендә катнаша 

Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, милли мәдәниятнең өзлексезлеген сакларга чаралар, шул исәптән Казанда һәм Татарстанда яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәрен оештыру ярдәм итә. Мәсәлән, Шәһәр көнендә Кабан күле яр буенда дүртенче тапкыр «Милли кием» фестивале узды. «Духов день в Суконной слободе» шәһәр православие фестиваленең дә үз даими аудиториясе бар. Моннан тыш, һәр мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният үзәгендә һәм яшүсмерләр клубында гомумшәһәр һәм милли-мәдәни юнәлештәге үз чаралары уза. 

 

 

Мэриянең визит карточкасы булган проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә, алар арасында – Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале «Итил» (ул быел 20 меңнән артык тамашачыны җыйган), шулай ук «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию мастер-класслары сериясе. Бу инициативалар «Елның иң яхшы милли проекты» һәм «Елның иң яхшы фестивале» номинацияләрендә шәһәр тавыш бирүендә катнаша. Интернет-журналларның берсеннән сораштыру 18 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Узган ел Казанда «Древо жизни» агарту проекты старт алды, аны мари, чуваш, мордва һәм удмурт мәдәниятләренә багышладылар. 2023 елда проектны дәвам иттеләр – шәһәр халкы башкорт, рус һәм татар халыклары мәдәнияте белән таныша алды. 

Шәһәр көненә багышланган «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы да зур популярлык яулады. 

Казанда татар телен өйрәнү өчен җырлар белән видео яздырачаклар 

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, ТР башкаласында «Үз телем» конкурсы кысаларында грант проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәсәлән, «САФ әдәбият» инициативасы белән аудио форматта балалар өчен танылган әсәрләр яздырыла, ә Ләйсән Гыйрфанова «Сихри Казаным!» дигән квест-променад эшли, ул шәһәрнең тарихи урыннары буйлап колакчыннар киеп тыңлап йөрүдән гыйбарәт булачак. 

«Саумы, Казан!» дигән башка конкурс кысаларында рәссамнар Татарстан башкаласы образын үз картиналарында гәүдәләндерделәр. Бәйгенең нәтиҗәсе Казан Кремленең Гавами урыннарында оештырылган эшләр күргәзмәсе һәм катнашучыларның әсәрләре репродукцияләре белән открыткалар җыелмасын чыгару булды. 

 

 

Татар телен өйрәнү өчен видеороликлар ясау дәвам итә. Элегрәк контентны өлкәннәр аудиториясе өчен яздырганнар, ә быел оештыручылар игътибарны татар гаиләләрендә үсеп килүче яшь тамашачыларга юнәлткәннәр. Кайсы ата-ана «Зәңгәр трактор» яки Baby shark җырларын ишетмәгән? Мондый популяр контент тәҗрибәсенә нигезләнеп, без «Татармультфильм» белән берлектә, кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларның лексикасындагы минимумны исәпкә алып, яңа җырлар өстендә эшлибез», – дип аңлатты Гүзәл Сәгыйтова. Аның сүзләренчә, беренче биш ролик шәһәр бюджеты хисабына эшләнгән, ә калган 27 се татар телен һәм hеспубликада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән яздырылачак. Балалар өчен җырларны шагыйрьләр һәм композиторлар яза. 

18 нче һәм 19 нчы декабрьдә «Апуш» «Бозны эреткән йөрәк» премьерасын тәкъдим итәчәк 

Быел татар мәдәниятен алга сөрүче яшь актерларны, шагыйрьләрне, музыкантларны, рәссамнарны һәм режиссерларны берләштергән «Калеб» иҗат берләшмәсенә 10 ел тула. 19 нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Казан Мэриясе ярдәме белән бәйрәм концерты узачак, анда берләшмәдә катнашучыларның ун еллык иҗаты нәтиҗәләрен күрергә мөмкин булачак. 

«Апуш» татар балалар театр студиясе тәрбияләнүчеләре дә сәхнәгә чыгарга әзерләнә. 18 нче һәм 19 нчы декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче яшь актерлар Евгений Шварц пьесасы буенча Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңгәннән соң, балалар Россиянең халык артисты Сергей Безруковтан Мәскәүгә чакыру алдылар, анда алар Зур балалар фестивале кунаклары сыйфатында «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен уйнадылар.

 

 

Көз көне Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында «Гәүһәр» проекты старт алды, аның кысаларында педагоглар хореография, ораторлык осталыгы, вокал һәм халык музыка коралларында уйнау дәресләре үткәрә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. Мастер-классларда катнашучылар үзләренең талантларын киләсе ел башында узачак йомгаклау фестивалендә күрсәтәчәкләр. 

«Һәр елны без Татарстан халыклары ассамблеясы вәкилләре һәм активистлар белән түгәрәк өстәл үткәрү белән тәмамлыйбыз, анда аларны Казан Мэриясе проектларында актив катнашкан өчен бүләклибез һәм киләсе елга бурычлар куябыз. 26 нчы декабрьдә без проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышу һәм идеяләр белән уртаклашу өчен яңадан җыелырга планлаштырабыз», – дип белдерде спикер. Ул шулай ук 22 нче декабрьгә Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча координация советы, Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссия һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе вәкилләренең уртак утырышы планлаштырылуын өстәде. 

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

 

Юлия Летникова

KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев