Алмас Әдһәмов үрнәге
Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби эшлекле, генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмовның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды.
Татарстанның Аксубай районы җирлегендә урнашкан һәм кайчандыр республиканың иң зур 10 авылының берсе булган Яңа Ибрай (Чәтрән) халкыбызга күп кенә күренекле шәхесләр – дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, галимнәр, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен биргән. Алар арасында Әүлия Хәмид Чәтрәни, мәгърифәтче, язучы Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, ТАССР Югары Совет Президиумы рәисе булып эшләгән Гали Динмөхәммәтов, философия фәннәре докторы, профессор, КФУда философиягә нигез салучы Мансур Абдрахманов, ТАССР һәм РСФСРның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, күп санлы дәреслекләр, укытучылар өчен методик кулланмалар, программалар авторы Гөлчәчәк Әдһәмова, хәрби эшлекле, генерал-майор Алмас Әдһәмов һ.б. бар.
Әлбәттә, район, авыл күләмендә аларның һәркайсын хөрмәтләгән төрле кичәләр, тантаналар, бәйрәмнәр уздырылып тора. Шушы көннәрдә Яңа Ибрай авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби эшлекле, генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмовның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Аны оештыруда Яңа Ибрай урта мәктәбенең ветеран-укытучысы, мәктәп музеена нигез салучы, җирле ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров һ.б. башлап йөрде.
Кунакларны – Алмас Әдһәмовның улларын, оныкларын, туганнарын һәм авылның төрле оешмаларда хезмәт куючы дәрәҗәле шәхесләрне – Мансур Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбендә директор Ринат Мотыйгуллин җитәкчелегендә тантаналы төстә каршы алганнан соң, алар өчен мәктәпнең ике бүлмәсен биләгән Туган якны өйрәнү музеенда экскурсия башланды. Шәүкәт ага Кәбиров башлангычы белән оештырылган һәм аның тырышлыгы белән 33 ел дәвамында тупланган музейда авыл тарихы да, төрле вакыйгаларны хәтерләтә торган ядкәрләр дә, шушы якта туып үскән күренекле кешеләр турында сөйли торган стендлар да, аларның истәлекләре дә урын алган. Аннары кунаклар авыл зиратына юл алды. Биредә Алмас Әдһәмовның әтисе, озак еллар дәвамында авыл мәктәбендә балалар укыткан Мәхмүт Мотыйгулла улы Әдһәмов җирләнгән. Мәрасимдә катнашучылар, Мәхмүт Мотыйгулла улы рухына багышлап догалар кылганнан һәм кабергә чәчәкләр куйганнан соң, авылның үзәк паркына атлады. Биредә генерал-майор Алмас Әдһәмовның исеме алты ел элек бронза бюст куелып мәңгеләштерелгән. Аксубай район башлыгы Камил Гыйльманов җитәкчелегендәге делегация, кичә кунаклары һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Төп тантана Мәдәният йортында үтте. Ул Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровның Алмас Мәхмүт улы рухына Коръән сурәләре укып багышлавы белән ачылды. Район башлыгы К.Гыйльманов чыгышында А.Әдһәмовның, авыр вакытлар булуга карамастан, үз тырышлыгы белән белем алуын, Жуков белән очрашуын искә алды, аның чәтрәнлеләрнең генә түгел, районның, республиканың, илнең горурлыгы булуын искәртте. «Аксубайлыларга Ватанга тугрылыклы булу үрнәген китаплардан да, кинолардан да эзләргә кирәкми, А.Әдһәмовның тормышы һәм хәрби хезмәте һәркайсыбыз өчен өлге. Бүген яшьләребез арасында Әдһәмов кебек кешеләр күбрәк булса, неофашизмны тизрәк җиңгән булыр идек. Безгә Бөек Ватан сугышы елларындагы патриотизм җитеп бетми», – дип белдерде район башлыгы. Бүген Аксубай районыннан Украинада сугышта 12 ир-егет катнаша. «Алар үз бурычларын лаеклы үти. Дүртесен без инде югалттык», – диде К.Гыйльманов.
Яңа Ибрай авыл советы җитәкчесе Фәһим Кәбиров Яңа Ибрайда елдан-ел кешеләрнең кими, буш йортларның арта баруына борчылу да белдерде.
Туган якны өйрәнүче Ш.Кәбиров Чәтрән (авылның элеккеге исеме) сүзне ерактан – Әдһәмовларның борынгы бабалары Мотыйгулла хәзрәттән башлады. Чистай өязе Чаллы Баш авылында туып үскән егетне, мәдрәсә тәмамлагач, Яңа Ибрай авылына мулла итеп җибәрәләр.Ул авылның икенче мәхәлләсе мәчетендә гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1909) имамлык итә.
Шушы авылда ул муллалар нәселеннән булган Гөзелниса белән гаилә кора. Бу никахтан Мәхмүт, Мирзазаһит, Йосыф исемле уллары дөньяга килә. Мәхмүт Әдһәмов башлангыч белемне авылда ала һәм алга таба укуын Чистайда «Камалия» мәдрәсәсендә дәвам итә. Егет 1907 елда туган авылына укытучы булып кайта һәм 45 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлый. Мәхмүт аганың хезмәтләре «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены һәм күп кенә медальләр белән бәяләнгән.
Алмас Әдһәмов әтисе Мәхмүтнең икенче никахыннан туган бала була. Әмма бәләкәй Алмаска ана назы бик аз эләгә, малайның әнисе Нәсимә ханым авырып китә. Укытучы хезмәтендә булган Мәхмүткә авыру тәрбияләү мөмкин булмый. Нәсимә ханымны Мамадыш ягындагы туганнары тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Әнисе улы Алмас хәтерендә томанлы хатирәләр белән генә сакланган.
Кечкенә Алмасның балачагы Чәтрәндә уза. Ул балачактан күңеленә нык уелып калган туган авылы мизгелләрен, матур табигатен – елга-күлләрен, урман-болыннарын, кизләү-коеларын, үзенең дуслары белән бергәләп су керүләрен, балык тотуларны, балачак уеннарын гомер буе татлы мизгелләр итеп хәтерендә саклый, якташлары белән күрешкәндә искә ала торган була.
Алмас туган авылы башлангыч мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлый.
Ул елларда укытучыларны төрле мәктәпләргә күчереп йөртәләр. Мәхмүт Әдһәмовка да Беренче Май районының Кармыш, Лашман, Шөгер районының Сугышлы, Тельман районының Колбай-Мораса, Яңа Чишмә районының Татар Волчые авыл мәктәпләрендә мөдир һәм директор булып эшләргә туры килә. Ә гаиләсе аның белән күчеп йөри. Алмасның Аксубайдагы рус мәктәбендә сигез сыйныфны алты елда укып тәмамлавы да аның тырышлыгы турында сөйли.
А.Әдһәмов гаиләнең педагоглык династиясен дәвам итү нияте белән Чистай педагогика рабфагына укырга керә. Аның көндез укып, кичен дәресләрдән соң һәм каникул вакытларында аз гына булса да акча табу нияте белән пристаньдә эшләгән чаклары да була. Аннары егет белем алуын Свердловскидагы Урал индустрия институтында дәвам итә. Сугыш алды елларында ни сәбәпледер югары уку йортларында стипендия бирү туктатыла. Ә Алмаска, ничек булса да, белем һәм һөнәр алу кирәк. Ул курсантлары дәүләт тәэминатында булган хәрби училищега укырга керергә карар кыла һәм теләгенә дә ирешә. 1941 елда
А. Әдһәмов – Свердловск җәяүле гаскәрләр училищесы курсанты. Әмма сугыш язмышларга үз төзәтмәсен кертә, Алмас укыган курс училищены тизләтелгән программа белән 1941 елның августында ашыгыч рәвештә тәмамлый. Яшь лейтенант – пехотачы Әдһәмовны яңа формалашкан 357 нче укчылар дивизиясенә билгелиләр. Бу – сугышның иң кызган чаклары. Фашистлар барлык көчләрен Мәскәүне алуга юнәлтә.
Алмас 1941 елның декаберендә сугышка керә һәм Калинин шәһәре янында беренче чирканчыкны ала, аннары Калинин фронты составында Ржев, Сычев өчен канкойгыч сугышларда катнаша. Алмас Әдһәмов алга таба взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары вазыйфаларында сугыша. 1942 елның февралендә яшь офицер беренче тапкыр яралана. Бу авыр сугышларның берсендә –Ржев өчен барган бәрелешләрдә була. Аны гадәттә тәмуг белән тиңлиләр. Фашистлар яхшы коралланган, бу елларда совет сугышчыларының кулларында, гадәттә, винтовка гына. Кул сугышларына барып җиткән чаклар да була. Ә А. Әдһәмовның кулында – пистолет кына. 1942 елның гыйнварында шушы пистолетын тоткан килеш өч немец белән очраша һәм яралана. Вакыйга болайрак була. Дошманның разведчиклары елганың теге ягыннан бара. Ә егет суның бу ягында. Алмас аларга төзи, күпме пуля бар, барысын да атам, башка юл юк, дип уйлый ул. Генерал-майор соңрак: «1941-1942 еллардагы сугыш – ул тоташ күз яшьләреннән, каннан торды», – дип әйтә торган була. 1943 елдан гына совет гаскәрләрендә корал яхшыра, самолетлар пәйда була, яу кырына танклар килеп керә.
Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң, А.Әдһәмов кабат Калинин фронтына әйләнеп кайта. Ул 1944 елдан Балтыйк буе фронты составында дошманга каршы көрәшә, тагын берничә тапкыр яралана. Алмас Әдһәмов сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмамлый, батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә Парад уздырыла. Анда Алмас Әдһәмов та җиңүчеләр сафында атлый. Ә 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы, 2000 елда 55 еллыгы уңаеннан уздырылган парадларда да ул сугыш ветераннары коллоннасы башында бара. Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә АКШта җиңүче союздаш илләр ветераннары белән очрашуда катнаша.
Алмас Мәхмүт улы Җиңү көнен каршылагач та хәрби хезмәтен дәвам итә. Ул 1948-1955 елларда М.Фрунзе исемендәге Хәрби Академиягә укырга керә һәм бер үк вакытта Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә «Выстрел» курсларында укыта. СССРның югары чиндагы хәрбиләре катнашында үткәрелгән киңәшмәләрнең берсендә Оборона Министры, маршал Г.Жуковка «Сугыш коралларының яңа төрләре» турында доклад ясый. Академияне тәмамлаганнан соң, Мәскәү хәрби округында, 1961 елдан 1966 елга кадәр Германия Демократик Республикасында мотоукчылар полкы командиры дәрәҗәсендә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Бу елларда ул алман телен дә әйбәт өйрәнгән була.
1971-1973 елларда А.Әдһәмов – Оборона министрлыгының «Военный вестник» журналының баш редакторы; басманың 50 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, журнал РСФСР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнә.
1973-1987 елларда Алмас Мәхмүт улы СССР оборона министрлыгының Баш инспекциясендә өлкән инспектор булып хезмәт итә. 1978 елда А.Әдһәмовка генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. Бу чорда аңа, тәҗрибәле хәрби инспектор буларак, округларда булып, хәрби көчләрнең барлык төрләре һәм техникалары буенча да эш итәргә туры килә. Ул бу хезмәтендә кадрлар белән эшләүгә аеруча әһәмият бирә. Үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеге эшендәге иң кирәкле сыйфат була.
А.Әдһәмовның гомуми хәрби стажы 48 ел тәшкил итә. Ул Кызыл Байрак, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, 2 Кызыл Йолдыз,
3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
А. Әдһәмов, отставкага киткәннән соң да, Ватанга хезмәтен дәвам итә. Ул озак еллар Мәскәүнең Олимпия авылы районы Ветераннар Советы әгъзасы, Мәскәү шәһәренең Татарлар җәмгыятендә иң актив милләттәшләребезнең берсе була. Аның Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә дә һәрвакыт көтелгән кунак булуын әйтәләр.
Алмас Әдһәмов җәмәгате белән ике ул – Сергей һәм Александр исемле егетләр тәрбияләп үстерә. Алар әтиләрнең эшен дәвам итә. Бүген аларның берсе – полковник, икенчесе – подполковник дәрәҗәсендәге хәрбиләр. Сергей Әдһәмов күңелендә әтисенең иң матур тәэсирләр калдыруы турында сөйләде. «Ул үз тырышлыгы белән күтәрелгән кеше, хәрби училищега кергән, сугышларда үлем белән күзгә-күз очрашкан. Әти барлык авырлыкларны җиңеп барып, туган иле, ватаны өчен озак еллар хезмәт куйды, һәм иң мөһиме – гомере буе үз халкына тугрылыгын саклады. Ул шулай ук үзенең якыннарына, балаларына, туган ягына, иленә һәрвакыт ярдәмле булды. Ул зур сабырлыкка ия һәм бик зирәк акыллы кеше иде. Тормышта төрле хәлләр, уңышсызлыклар була. Ул андый хәлләрдән дә зур сабырлык белән бик акыллы белән чыга иде. Әти һәркайсыбызны яратты һәм безне бик саклады. Ул безнең укуыбызга да, тәртибебезгә дә зур игътибар бирде. Аның яшәү рәвеше, яңалыкка омтылышы – безгә үрнәк булды», – дип сөйләде ул. Алмас ага 100 яшенә якынлашып килгәндә дә, соңгы көннәренә кадәр заман белән бергә атларга, интернет белән дуслашырга, һәр яңалыкка игътибарлы булырга тырыша.
Туганыннан туганы, Финанслар министрлыгы белгече Роза Әдһәмова да Алмас абыйсын әтисе урынына калган кеше, дип атады. «Ул бик туган җанлы булды, әтине – Насыйх абыйсын, әни Мөнҗияне бик ярата иде. Мәскәүгә баргалап тордык. Безне һәрвакыт бик яхшы каршы алдылар, үзләре каядыр киткәндә, квартираны безгә калдыра иделәр», – диде ул.
А.Әдһәмовның Түбән Камада яшәүче дүртенче буын туганы Рифкать Хәйруллин аның 1970 нче елларда көзге пычрак көндә хәрби вертолет белән зират янына кайтып төшүен бүген дә күңелле бер вакыйга итеп хәтерендә саклый. Бөтен бала-чага өчен бәйрәмгә тиң вакыйга була ул. Генерал әтисе, туганнарының хәлләрен белеп, бергәләп чәй эчкәч, тагын очып китә. Алмас Мәхмүт улы хәрби инспектор булган чагында, Казанга, Идел буе хәрби округына, Оренбургка юлы төшкәндә, берничә тапкыр шулай вертолетта кайткан.
Яшьрәк чагында генерал Казанга, Чистайга, Аксубайга, Чәтрәнгә еш кайта торган була. «Әтисе Мәхмүт аганың 75, 80, 90 яшьлек юбилейларын зурлап үткәрде. Яңа Ибрай мәктәбенең 100 еллыгы, Мансур Абдрахмановның тууына 90 ел тулу тантаналарында рәсми кунак буларак катнашты», – дип искә ала Шәүкәт ага Кәбиров. А.Әдһәмов шулай ук Яңа Ибрай мәктәбенә, мәчетләренә дә матди ярдәм күрсәтә, гает көннәрендә авылда корбаннар чалдыра.
Яңа Ибрай авылы, район җитәкчеләре үзләре дә дәрәҗәле якташларын онытмый, Ш.Кәбиров 2-3 ел элек, дәрәҗәле авылдашына багышлап, «Безнең генерал» дигән затлы китап та язып чыгарган, аны Мәскәүгә барып генералның үз кулына тапшырып та кайткан.
Генерал-майор Алмас Әдһәмов 2021 елның ноябрендә вафат була. Ул Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләнгән.
Яңа Ибрайда туып-үскән кешеләр арасында, кайда гына эшләсәләр дә, Алмас Әдһәмов үрнәгендә, авылын ташламаган, якташларына ярдәм итеп яшәгән кешеләр бар. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарә җитәкчесе, полковник Рафаэль Мотыйгуллин, Россиянең атказанган энергетигы Сәгыйть Вәлиуллин – шундыйлардан. Авылдашлары бәйрәмнәр үткәргәндә дә, танылган авылдашларына багышлап китаплар чыгарганда да, нәкъ менә шундый якташларына таяна. Алар Алмас Әдһәмовка багышланган тантанага да кайтты, чыгыш ясады. Кичәдә шулай ук Россия оборона министрлыгы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молостов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, РФ Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге ветераннар советы рәисе, майор Шамил Сәхәбетдинов һ.б. катнашты.
Сөембикә КАШАПОВА. Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев