Туймазыда Актаныш авылы
Мәтәүтамакны Актанышның Әнәк авылыннан күченгән татарлар нигезләгән бит.
Туймазы каласына, анда Фәнир Галимов төзегән атаклы «Бабай утары»на сәяхәт кылуыбыз турында хәбәр иткән идек. Шул ук сәфәр барышында Туймазы районындагы безнең колак өчен бик үк таныш булмаган Мәтәүтамак авылын да күреп кайтуыбызны дәшмичәрәк тордык, чөнки әлеге төбәк аерым язма таләп итә иде.
Башкортстанның безнең белән чиктә урнашкан Октябрьск каласында Әдибә исемле ханым гомер итә. Тумышы белән Мәтәүтамакның үзеннән. Ул Татарстанның Биектау районындагы Кече Битаман авылы егете Әмир Вафин белән кавышса да, туган авылындагы мәктәптә хезмәт иткән. Барча гомерен диярлек авылда уздыргач һәм ирен дә җирләгәч, Октябрьск каласында яшәүче улы Мөслим янына күченгән. Минем аны күргәнем юк иде, мәгәр берничә ай буе туктаусыз шалтыратты.
– Мәтәүтамакны Актанышның Әнәк авылыннан күченгән татарлар нигезләгән бит. Сез юлдашларыгыз белән ярты Башкортстанны урап чыктыгыз, безнең күршедәге Ярмәкәйгә генә түгел, Свердловск чигендәге Мәчетле районына да барып җиттегез. Апаем, мин каладагы 25 ләп татарны «Мәдәни җомга» газетасына язылырга күндердем бит инде, ә син кайчан безнең Мәтәүтамакка килеп чыгарга вакыт табарсың соң?..
Ниһаять, җае килеп чыкты, «Бабай утары»на барып төшүгә үк, бер машина ялларга күндереп, Фәнир дустыбызның үзәгенә үттем. Ул шушы Мәтәүтамак авылында туган, ә соңыннан бар төбәкнең атаклы табибына әверелгән Шамил Миннегазыймовка эндәшкән. Өч тәүлек буе ял итүгә күнеккән бәндә түгел, икенче көндә без юлга да чыктык.
Мәтәүтамак Туймазы белән Бәләбәй районнары чигендә урнашкан. Җырчы Ришат Төхфәтуллин туып-үскән Карамалы-Гобәй авылында булганыбыз бар иде, ул хәзер Бәләбәй районына керә, ә элегрәк Мәтәүтамак шушы авыл советына буйсынып та гомер иткән икән. Карамалыга йөреп урта мәктәп тәмамлаучылар да булган һәм Ришатның әнисе дә – Мәтәүтамак кызы.
Авыл «капкасы» янында безне Мәтәүтамактагы фермерлык хуҗалыгы башлыгы Мөнир Гарифуллин, Марат атлы ир-егет һәм Октябрьск каласыннан килеп җиткән Әдибә апа, сеңлесе Әлфия һәм улы Мөслим каршы алды. Мин – «якташлары» һәм өстәвенә, кунак та бит әле, бүләккә дип әзерләгән чәкчәкләрен авыл капкасы янында ук кулга тоттырдылар. Сүз дә юк, шушында ук күмәк фотога да төштек.
Ә хәзер, әйдә, тарихыбыз казанына чумыйк. Иң элек, 1730 елда Казанда губернатор булып торган кенәз А.Волынскийның Сенатка язган хатыннан өзек китерү урынлы: «1700 елга кадәр Уфа провинциясендә гомер итүчеләрнең саны 30-35, иң күп куйганда да 40 меңнән артмаган булса, Алдар-Күчем фетнәсе барышында һәм аннан соң Казан, Сембер һәм Темников өязләреннән күчеп утырган татарлар хисабына ул 100 мең чиген дә үтеп китте». Тарих фәннәре докторы Дөрия Рамазанова да әле 1993 елда ук «Идел» журналында Уфа провинциясе мәйданында 1700 еллар үрендә барлыкка килгән татар авыллары арасыннан 373 сенең 1970 елларда мәҗбүри рәвештә «башкортныкына» әверелүе турында язып чыккан иде. Ягъни, татарлар әле 1700-1730 елларда ук Уфа провинциясендә иң зур күпчелекне тәшкил иткән, бүген «Башкортстанда миллионъярым татар һәм ярты миллион чамасы башкорт яши», дип сөйләшүебездә һичбер хата юктыр.
Ләкин бүгенге Башкортстан җиренә Казан губернасындагы татарлар күчеп утыру ташкыны 1730 елда да тукталмаган бит әле. 1735-1737 елларда Уфа-Казан-Оренбург-Екатеринбург-Пермь арасында дөрләгән Акай-Килмәк явы бастырылган соң да, патша юллаган җәза полкларының үч алуыннан шүрләп, янә меңәрләгән татар гаиләләре бүгенге Башкортстан җиренә барып сыенуны хәвефсезрәк күргән. Казан тирәсендәге бәрелешләрдә яу йөргән татар ирләре, аеруча Казан өязенең Җөри юлында гомер итүчеләр әүвәл 1708-1722 елларда бүгенге Актаныш районы территориясендә урнашкан Бүләр волосте авылларында сыену тапса, 1735-1736 елларда Акай гаскәрендә төп көчне тәшкил иткән Актаныш-Мөслим-Сарман-
Әгерҗе яугирләре ут күршеләре булган Яңавыл, Илеш, Бүздәк, Краснокама, Калтасы, Чакмагыш, Бакалы җирләренә генә түгел, ә бүгенге Ярмәкәй, Нуриман, Кырмыскалы районнарына да күчеп киткән. Без элек тә яздык: тәүге тапкыр тарихи документларда 1683 елда телгә алынган Кызылъяр (Нуриманов районы үзәге), Байкилде, Байморза, Шиде; Әлшәй районындагы Торынтаеш, хәзер Благовещенск районына керүче Торбаслы авылларына 1740 еллар үрендә үк бүгенге Актаныш районындагы Җизмыек, Җияш авылларының «башкорт» катламына язылган ирләре күчеп утырган. Оренбург өлкәсенең Абдул районы җирләренә терәлеп торган Ярмәкәй районындагы Исламбакты авылын да элек Бүләр волосте составына кергән Әтрәкле авылыннан күчеп китүче морзалар 1742 елда нигезләгән. Башкортстанның Ырыстамак, Оренбургтагы Абдул авылларын нигезләүчеләр дә – һаман шул ук безнең якташлар. Актаныштагы кайбер авыллардан күченеп китүчеләр саны тәмам шаккатырлык. 1742 елда гына да Бикчәнтәйдән 7 гаилә бүгенге Ютазы районындагы Әбсәлам авылына, Кормаштан – 4, Әмәкәйдән – 1, Исәнсефтән – 3, Качкыннан – 4, Сөякәйдән – 3, Илтимердән 3 гаилә Кыр-Елан волосте җирләренә күчеп китә.
1760 елда бүгенге Әлшәй районындагы Торынтаеш авылына Әнәк авылыннан Бүләр волостендагы ясаклы татарлар старшинасы булып торган Мәксут Морзакаев белән бергә 6 гаилә, Пучыдан – 4, Чәчердән – 4, Муханнан – 1, Тат. Бүләрдән – 3, Тузганабикә авылыннан – 3, Мәткәвеш-Тамактан – 3, Бикбаудан – 1, Туердан старшина Уразмәт Йосыпов кул астында – 3, Песәйдән – 1 гаилә күченә. 1762 елда шушы ук Торынтаеш җирлегенә Бүләр волостеннан старшина Минәй Бикбауов кул астындагы – 46 ир-ат, Уразмәт Йосыповка буйсынучы – 17, Сөендек Туктаев кул астындагы – 8, Нияз Ибраев командасындагы – 7, Ураз Дисәтовка буйсынучы 5 ир-ат күчеп китә. 1764 елда Пучы авылы да 32 ирен шул ук Торынтаешка озата. 1764 елда Әнәктән Торынтаешка күченгән ясаклы татар ирләренең саны 19 га җитә.
Төгәл бер гасыр узганнан соң күчеш хәрәкәте тагын да көчлерәк төс ала, чөнки 1855 елда «Башкорт гаскәрен бетерү» турында фәрман чыкканнан соң Актаныш төбәгендә йөзәрләгән гаилә башлыклары «башкорт» дәрәҗәсен һәм аларга тиешле 40 дисәтинәле имана җирен югалтмас өчен, ашыгыч рәвештә 25 нче кантон территориясенә юл ала. 1859 елда Аештан – 159, Шәбездән – 421 кеше, Илтимердән – 8, Пучыдан – 3, Түкедән – 9 гаилә – Кызылъярга, янә шул ук Түкедән 88 гаилә Кырмыскалы районындагы Сарт-Чишмә авылына күчеп утыра. 1860 елда Әнәктән – 4 гаилә, Исәнсефтән 129 ир-ат һәм 109 хатын-кыз Кызылъяр авылына күченә. Илтимердән – 7, Качкыннан 7 гаилә бүгенге Кырмыскалыдагы Сарт-Нәүрүзгә китә. Чәчердән 76 ир белән 77 хатын-кыз Иглин-Благовещенск районындагы Торбаслыга күчә. Качкыннан 36 кеше – Сарт-Нәүрүз, Усыдан 7 гаилә – Сарт-Чишмә, 7 гаилә Кызылъярга килеп төпләнә. Карач авылыннан 36 ир һәм 25 хатын-кыз янә Кызылъярны үз итә. Бу саннарга туган авылым Байсардан 50-60 лап гаиләнең Яңавыл районындагы Биз елгасы буена күченүен һәм анда да шул ук исемдәге авыл нигезләвен өстәп кую – һич тә артык түгел...
Әлеге исемлекне Туймазы төбәгенә якынайта төшик. Массакүләм күчеш башланган 1740 елларда бүгенге Мөслим районының Әмәкәй авылыннан берничә гаилә (бер күчмәннең аты – Уразмәт Токушев) Кыр-Елан дип аталган волостьның Нарыш авылына күчеп китә (Октябрьск каласын үстерү башлангач, ул шәһәр эчендә йотыла). Актанышта тәүге Президентыбыз М.Шәймиевны бүләк иткән Әнәк авылыннан бер төркем гаилә дә 1741 елда менә без атаган Мәтәүтамак авылына нигез кора. (Биредә нигезләнгәннәр арасыннан берничәсе бераздан күршедәге Кәлшәле һәм бүген Бәләбәй районына керүче Тозлыкуш авылларына да күчеп утыра).
Мөгаен, бик күп укучылар «Ул заманда ничек бик тә җайлы гына чит-ят җиргә күчеп утыра алганнар, аларга кем рөхсәт биргән соң?» – дип аптырар. Бер серен әйттек: алар фетнәләрдә катнашкан өчен патша карательләре үч алудан качкан. Икенчесе – моңа кадәр яшәгән төбәкләрендә коточкыч дәрәҗәдә чәчүлек җир җитмәү. Өченчесе, әлбәттә ки, патша хакимиятенең мәкерле сәясәте: умарта күчедәй укмашып утырган һәм бердәмлеге белән хәвеф тудырган татарларны көпшәкләтү, таркату һәм ахыр чиктә муеннарына тавык тәпие тагу. Менә шул сәбәпле, Акай-Килмәк фетнәсен бастырып бетерүгә үк Казан, Уфа провинцияләрендә Оренбург (җәза) экспедициясе башлыгының һәм Казан губернаторының урынбасары генерал-лейтенант Леонтей Соймоновның 1740 елның 24 мартында кул куйган фәрманы игълан ителә. Аның нигезендә, чәчүлек җир җитмәүдән интегүче гаиләләргә Уфа провинциясендәге «ташландык яки буш» җирләргә күчеп китү хокукы бирелә. Сүз дә юк, теләк белдерүче гаиләләр күчәргә ниятләгән төбәк вотчинниклары, «асаба башкортлар» белән килешү төзеп куярга тиеш була.
1741 елда Әнәктән күченгән гаиләләрнең исемлеген дә, вотчинниклар белән типтәрләр ике арада төзегән килешүләрен дә эзләп табу бәхете эләкмәде. Ләкин кулыбызга 1762 елда Мәтәүтамак авылында үткәрелгән тәүге җанисәп кәгазьләре килеп керде. Архивларда каллиграфик осталык белән язылган документ кәгазьләренә тап булып күп сокланган идек, ни кызганыч, Мәтәүтамакта җанисәп үткәргән сәркатип наданлыктан яңа арынгандыр, хәрефләреннән иҗек җыю гаять тә ки читен. Шулай да, аныграк язылган йорт ияләрен һәм аларның улларын игълан итеп узыйк.
Габдулла Надыйров – 42 яшьтә, улы Хәбибуллага 2 яшь, аңа кадәр туган улы 1753 елда вафат булган.
Гомәр Надыйров – 27 яшьтә, улы Фәйзуллага – 6, Рәхмәтулласына 1 яшь.
Күршеләрендә ... Габдрахманов атлы ир дә яшәгән, ул 1755 елда дөнья куйган. Әлеге өйдә Монасыйп атлы 7 яшьлек ятим бала исәпкә алынган.
Исемлектә «Мәтәүтамак татарлары» дип, ике гаилә аерып телгә алына. Исеме Әсәнгә охшаган карт 74 яшендә. Аның өлкән улы Мәүлет булган, ахры, анысы 1754 елда китеп барган. Икенче улы әллә Салих, әллә Шамил исемле, язу өслебен һич аерып булмый, аңа 53 яшь. Төпчек улы Әлмөхәммәт 21 яшьтә. Икенче улы Шамил-Салихның 32 яшьлек Шәрип, 29 яшьлек Мөхәммәтсәлим, 20 яшьлек Әбүшәех атлы угыллары да булган.
Арслан Исмәгыйлов атлы ир дә нилектәндер 1752 елда вафат булган. 1762 елда исән-сау яшәп ятучы улы Ямашка – 12, Мәүлетенә 10 яшь тулган.
Боларның күршесе Мерәс Батыров та 1756 елда гүргә кергән. Уллары Әбүшәехка – 10, Әбүбәкеренә 6 яшь.
Күршедәге гаилә башлыгының исеме әллә Әбдел, әллә Гадел дип тәмамлана. Аңа – 50 яшь.
Күрше йортларда 21 яшьлек Мерәс Бикмәтов һәм 47 яшьлек Хәлил Әбдел исәпкә алынган. Хәлилнең Якуп атлы улы 1759 елда вафат булган. Мәгәр аннан 2 яшьлек Яныш атлы угыл калган.
Алга таба Әбүшәех Мәмәткулов атлы 67 яшьлек карт бик тә абруйлыдыр. Аның 33 яшьлек Мөхәммәт һәм 29 яшьлек Ишмөхәммәт атлы уллары исән-сау. Болардан тыш та Әлмөхәммәт атлы туганнары бар. Әбделрәхим Мәмәткулов атлы 52 яшьлек ир, мөгаен дә, Әбүшәехнең энеседер. Кызганычка, Әбделрәхимнең Габделҗәлил атлы улы вафат булган, ә Б... (Булат-?) атлысына 11 тулган.
Җанисәп исемлегендә Мәмәткулов фамилияле Бәшир дә бар, 30 яшьтә. Уллары Ишморзага – 7, Хәйбулласына – 5, Мәүлитенә 4 яшь.
Аерып әйтмичә булмый: Актаныш районының Әнәк авылында калган ирләр арасында, шулай ук Бәҗәнә елгасы буендагы авылларда да Бикмәтов, Аднашев, Мәмәткуловлар фамилиясе киң таралган.
Исемлекне алга таба барласак, анда исемен уку читен булган Тимерҗан, аңа 49 яшь, улы Мәхмүт 7 яшьтә.
Авылда Иштирәк Ишмәтов-Бикмәтов атлы ир дә яшәгән, 1751 елда вафат булган.
Әбдел Гаделев атлы иргә 42 яшь. Уллары Рәхимкулга – 10, Раббаниена 2 яшь.
Ахияр Аднашев 22 яшьтә, улы Ибраһимга 1 яшь.
Аднагул Ибраев дип укылган ир 55 яшьтә, улы Вәзыйхка 20 яшь.
Сәфәр Туктамышев 40 яшьтә, улы Шәмгуньга – 7.
Таһир Надыйров атлы ир гаиләсе аерылыбрак утыргандыр, ахры, аңа 64 яшь. Аның уллары арасыннан Габделваһабка – 23, Габделмәҗиткә – 20, Әбдессәламга – 18, Сәгыйтькә – 11, Баязитка – 8, Яхъяга 6 яшь тулган.
Алга күчсәк, Акбулат Байтирәков гаиләсе, хужага 68 яшь. Улларыннан Әмирханга – 11, Гыйбадуллага – 8, Сәхиуллага – 6 тулган, Нигъмәтулласына ярты яшь кенә. Тагын бер угыл булган, анысы 1751 елда вафат.
Ирләрнең кайберләре Әнәктән тыш, шул ук Актаныштагы Бәҗәнә елгасы буена урнашкан Болын (Тияшево-Җияшево тож) атлы авылдан да күчеп килгән булган. Алар йөзбашы Кадермәт Ягъфәров командасында исәпләнгән. Әгәр ул бераздан ясаклы татарлар старшинасына әверелгән булса, Кадермәтне әсирлеккә төшкәч, 1774 елның гыйнварында карательләр Минзәлә янындагы басуда дар агачына асып үтергәннәр...
Җанисәп алганда тутырылган кәгазьләр менә шундый гына мәгълүматлар тезә. Фән докторы Дөрия Рамазанова төзегән таблицада «Мәтәүтамакка Казан өязендәге Биктимер авылыннан да татарлар күчеп килгән», дигән өстәмә бар. Элек Апас районында гына Биктимер исемле авыл булган, күптән юкка чыккан. «Башка авыллар Бәҗәнә буенда бит, ул Биктимер дигәне Актаныш җирлегендәге Илтимер булмадымы икән?» – дигән сорау калыкмыйча калмый. Иллә мәгәр 20 еллар чамасы элек Илтимер авылы да юкка чыкты инде...
Читтән килгән гаиләләр башта ук авыл нәкъ бүген урнашкан тигезлеккә килеп утырмаган. Әүвәл алар Мәтәү елгасы буйлап чакрымъярым чамасы югарырак җиргә, ике тау уртасында һәм ерымнары да булган, ышык урынга төпләнгән. Әмма берничә ел гомер итүгә үк, салкын кыш уртасында, күрше авыл мәдрәсәсенә йөрүче балалар юлда туңып үлгән, шул кайгыдан котылу өчен, гаиләләр бүгенге урынга күченеп килгән, диләр, ә авылның элекке урынына Иске йорт дип исем биргәннәр. Бүгенге урын шактый биек тау астында, җил-давылдан ышыграк тигезлектә урнашкан. Мәгәр якындагы тау барыбер байтак еллар буе авыл хуҗалыгы эшләрен алып баруда комачаулык тудырып торган, ярсудан, аңа «Зобани тавы» дигән исем дә кушып өлгергәннәр. Ә шул тау түбәсенә менеп бастың исә, 3-4 чакрымдагы Кәлшәле, 7-8 чакрымдагы Мәтәүбаш һәм Карамалы-Гобәй, хәтта Тозлыкуш авыллары күренеп тора. Ләкин тау башыннан күзәткән чакта Мәтәүтамак җирләренең бик үк зур булмавы да шәйләнә. Мәтәүбаш ягында җирләрне Землемер тавы чикли. Карамалы-Гобәй белән ике арада янә таулар. Фәкать Кәлшәле ягында гына ачыклык бар. Гәрчә сөенергә ярамаса да, кәлшәлеләр фермер хуҗалыгы яки җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзүне хупламаган, шуннан файдаланып, мәтәүтамаклылар аларның җирен дә сатып алган. Хәзер якташлар иген игә, терлекчелек фермалары тота, чөгендер үстерә. Мәтәү елгасы Өсәнгә килеп кушылган урында бик шәп итеп күпер дә төзеткәннәр.
Ә элекме? Аллага шөкер, тарихлары тирән. Мәтәүтамакта төпләнгән типтәрләр әүвәл Канлы (Каңгылы) волостена кергән. Тире иләү, итек-читек тегү, киез итек басу, калайдан җиһазлар ясау кебек кул эшләренә маһир булгангадыр, әнәклеләрне әүвәл «мещан» кушаматы белән дә «олылап» йөрткәннәр. 1865 елда Уфа губернасы барлыкка килгәннән соң, Мәтәүтамакны Чокадытамак волосте карамагына күчергәннәр. 1919 елның 3 мартында колчакчылар яулап алгач, шулар волость комиссары Сибгат Вәлиуллин белән халыктан ашлык талап йөрүче ЧОН отряды башлыгы Ислам Нәфыйковны авыл янәшәсендәге Мәтәү елгасы буенда әүвәл атып, аннары кылычлар белән тураклап үтергәннәр. Мәгәр ике ай узуга ук, 1919 елның 13 маенда Мәтәүтамак янына 25 нче Чапаев дивизиясенең Е.Пугачев һәм С.Разин исемнәрендәге полклары килеп җитә. Ни галәмәт, Пугачев полкын – колчаклылар, ә аларны тыштан разинчылар уратып ала һәм беркая да ычкындырмый тота. Колчакчылар кавалерияне һөҗүмгә ташлар иде дә, аларга канат җилпеп җәелергә киңлек-мәйдан җитми.
Икенче көнне, 14 майда мәтәүтамаклылар каппельчыларның җенләнә-җенләнә психик һөҗүмгә күчүен дә, ярдәмгә килеп җиткән чапаевчыларның аларны Акбасар белән ике арадагы кырда тар-мар итеп, күрше-тирәдәге авылларны азат итүен дә күрә. Мәгәр кич белән Мәтәүтамактагы штабка килеп кергән Пугачев полкы командиры Пляскуновның йөзе, барыбер, әче балан капкан төсле сытык була шул. Бактың исә, яу барышында штабның бер ачык-авыз сәркатибе Пугачев полкының мөһерен югалткан, ә кызу канлы Чапаевның мондый хата өчен атып үтерүе дә мөмкин икән. Югалган мөһер турында һичкемгә әйтмәскә, ә кирәк чакта Разин полкының мөһерен кулланып торырга сүз куешалар. Пляскунов югалган мөһер турында Чапаевка Уфада, каланы аклардан чистарту хөрмәтенә оештырылган тантанада гына әйтергә батырчылык итә. Ә Чапаевның авыз колакта бит, ул яңа мөһер коярга боера. Пугачев полкының югалган мөһерен ярты гасыр узганнан соң, Мәтәүтамак авылы укучысы Разита Галиева бәрәңге казыганда эзләп таба. Революцион реликвия бүген Уфаның төбәкне өйрәнү музеенда саклана...
Мәтәүтамакның йөрәкне әйнетердәй вакыйгаларын да искә алу мөһим. Авыл революциягә кадәр өч мәхәлләдән хасил булган, заманында анда 1300 дән артык кеше гомер иткән. Муллалары да алышынып торган. 1895 еллар тирәсендә бирегә Уфадагы мөфтият кушуы буенча, Ютазы районының Акбаш авылында яшәүче Мөхәммәтзариф хәзрәтне бер мәчеткә имам итеп күчереп китергәннәр. Монда килгәнче үк абруе зур булган, үз ягындагы Бәйрәкә авылы мәдрәсәсендә дә белем биргән. Бирегә тирән белемле мулла килү көндәшләренә ярамаган, ахры, 1912 еллар тирәсендә аны агулы ногыт борчагы биреп үтергәннәр. Уллары Ибраһим – күршедәге Акбасар авылына, Нух исемлесе Чиләбегә күчеп китәргә мәҗбүр булган. Идрис исемлесен дә сугыш вакытында заводта эшләргә дип Чиләбедәге танклар заводына эшкә җибәргәннәр, анысы шунда ачлыктан аяк сузган. Кызы Шәмсияне урамда эт көтүе талап үтергән. Шәмсара, Хөсния, Фатыйма исемле кызлары да күптән вафат инде. Хәзрәт оныкларының күпчелеге читтә – Чакмагышта, Туймазыда, Чаллы һәм Себердә яшәп гомер сөргән. Мәтәүтамакта Идриснең улы Рәис белән кызы Әминә генә гомер кичергән дә, Шәмсараның кызы Маһия белән улы Мәхмүт кенә гомер иткән. Дөрес, хәзрәтнең Фатыйма атлы кызы Мәтәүтамактагы тире эшкәртү остасы Габделгазизгә кияүгә чыккан булса да, революциядән соң аларның амбарларын вә йортларын талап, үзләрен Себергә сөргәннәр. Шулай да, еллар узгач, җирсүгә түзмичә, алар Туймазы каласына кайтып төпләнгән. «Бәхетсезнең чалкан егылса да борыны каный», дигән шикелле, Газизне 1959 елда машина таптап киткән, икенче елда ук Фатыйма да җан биргән...
Мөхәммәтзариф хәзрәтнең язмышы бик аяныч, ә нәселе күп тармаклы. Бу кадәресен безгә хәзрәткә турун тиешле Әдибә апабыз бәян итте. Авылның михнәткә тарыган башка кешеләрен искә алу да яралы. Мәтәүтамакның Шәйсолтан Шәмсетдинов, Бәдертдин Шәрәфетдинов, Шакир Ризванов, Гомәр Фәттахов, Сибгат Хәлиуллин атлы муллаларын да «дәүләткә каршы сәясәт алып бара» дигән яла ягып, Себергә озатканнар. Габбас Миңлегазыймовның тире иләп, мастерскойлар тотуы властька ярамаган, төрмәгә бикләгәннәр. Габдулла Әхмәтшин кечкенә кибет ачып, вак-төяк тауар сату белән кәсеп иткән, аны спекулянтлыкта гаепләп, рәшәткә артына япканнар. Хәйретдин Шәрәфетдинов 7 баласы булса да йорт түбәсен калай белән тышлаткан, аны «кеше хезмәте куллана», дип еракка сөргәннәр. Харис Хәлиуллин атлы крестьян халыктан мал җыеп, итен дәүләткә озатып торган; Хәбибулла Хәлиуллин кырык-тартмачы булган – икесен дә «халыкны талап байый» мөһере белән кулак итеп куганнар. Шәрәфи Шәрәфетдинов өй түбәсен такта белән япкан һәм 9 баласына да икмәк ашаткан өчен байлар сыйныфы вәкиле булып танылган һәм Себергә юл алган. Рәфыйк Яхин атлы крестьян иген кибәнен кыш кергәндә сугып, саламы белән өй түбәсен япканда, «артык икмәген яшерә» дигән нахак гаепкә түзмичә, асылынып үлгән... Йә Ходаем, булдыклы нәсел вәкилләренә өч йөз чакрымдагы Әнәк яки Җияштән күченсә дә, бәхетле һәм кайгысыз тормыш барыбер эләкми икән!..
Әле шушы авыл да Бөек Ватан сугышына 232 кешесен озаткан, аларның яртысы кабат әйләнеп кайта да алмыйча хушлашкан бит. Ә авылда калганнар арасыннан 1871 елда туган Садретдин Гаязов һәм Идиятулла Зәйнуллин кебек 70 яшьлек картлар 0,25 урынына 0,75 яисә берәр гектар печән яки иген чабып, хезмәт нормаларын 300-400 әр процентка үтәп барган...
Муллалары Себергә сөрелгән өч мәчетнең бураларын сүтеп, 1962 елда сигезьеллык мәктәп өчен бина булдырганнар. Хәзер мәктәп ике катлы таш бинада урнашкан да бит, укучылары бик аз. Мәктәптәге чыгарылыш сыйныфларының санына күз салсаң, 1960-1985 елларда аларны ел саен ким дигәндә 15-17, кайбер елларда хәтта 27 шәр бала да тәмамлаган әле. Ләкин 1990 елларда ук һәр сыйныфтагы укучылар саны 5-7 гә калган, авыл корый, авыл көпшәкләнә. Дөрес, шул сигезьеллык мәктәп тә Башкортстанга тирече Габбасның улы Мәгъсүм Миннегазыймов кебек техник фәннәр докторы, Наил һәм Солтан Миннегазыймов, Миргалим Әбделманов, Раил Габделхаков шикелле медицина һәм биология фәннәре кандидатларын үстереп биргән. Шул ук тирече Габбасның Камил атлы улы, Эдуард Рәхмәтов атлы хәрбиләр Совет армиясе сафында полковник дәрәҗәсенә ирешкән...
Зобани тавы өстеннән караган чакта Мәтәүтамакның матурлыгы белән сокланудан туеп булмый. Төп-төз, киңлеге белән 60-70 метрга җиткән урамнар. Асфальт юллар, йорт аллары саен яшел чирәм. Ак сайдинг белән тышланган Аллаһ йорты, ике катлы мәктәп, ындыр табагы, кулинария йорты, фермер хуҗалыгының машиналары өчен җылытылган гараж, авылның ике очында ике бетон күпер, терлекчелек фермасы корылмалары... Авылда хәзер 140 лап йортта 400 гә якын кеше гомер итә. Мәтәүтамак кешеләре сукранмый-зарланмый. Бер урам әле хәзер дә Әнәк исемен йөртә. Шунысы бик кызганыч: ике тугандаш авыл халкы, күзләре яулык белән бәйләнгән шикелле, бер-берсен табышмыйча, туганлык җепләрен яңартмыйча гомер итә бирә. Тагын да аянычы: сыңар гына да «чиста» башкорт авылы булмаган районда 34 процент халык бүген «башкортныкы» булып исәпләнә...
Файдаланылган әдәбият:
Каримов Т. Булярская волость. 1-й том. Казань, 2023.
Туган авылым Мәтәүтамак. (Белешмә – җаваплы редакторы Н.Терегулов). Туймазы, 1996.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев