Җәберләнгән татар мәгарифе
1926 елда бер төркем зыялылар, «Яңа китап» нәшрияты төзеп, татар классикларының әсәрләрен нәшер итүне җайга салмакчы була, бигрәк тә Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд әсәрләрен, Коръәнне нәшер итү теләге белән йөри. Нәшрият төзергә хакимияттән ризалык алынган булса да, 1930 елда наширларның барысы да кулга алына.
Татар җәмгыяте, күп гасырлар буе үзенең асылын, тамырларын саклап калу өчен көрәшеп, алга таба үсү мөмкинлекләрен эзләп яшәде. Татар зыялылары халыкның мәгарифкә, югары мәдәнияткә, әхлакка ия булса гына дөньяның алга киткән илләрендәге кебек, заман таләпләренә җавап бирә алырлык, югарылыкта сакланачагын аңлап эш иткән. Шул максатта татарның игелекле байлары мәгарифкә ярдәмнәрен кызганмыйча, белемгә омтылган яшьләргә теләктәш булган. «Татарда уңганлык белән тырышлык бар, диләр. Менә шулар өстенә югары белем, югары культура, югары әхлак та булырга тиештер инде, – дип язган иде аксакал әдибебез Әмирхан ага Еники. – Шул сыйфатларга ия булган чакта гына ул үзен дөнья мәйданында таныта алачак... Әмма моның өчен ике нәрсә – байлык белән мәгърифәт кирәк. Шушы ике нәрсә безне революциягә кадәр көтелмәгән югарылыкка күтәргән дә инде... Россиядәге төркиләр арасында без бик хаклы рәвештә иң алга киткән халыктан санала да башлаган идек» (Мәдәни җомга. 2004. 17 декабрь).
Инде халыкны шундый югарылыкка күтәргән мәгарифне һәм андагы шәхесләрнең революциядән соңгы язмышларына күз салыйк. Ни кызганыч, Октябрь инкыйлабыннан соң ук большевиклар хакимияте зыялыларга карата репрессияләрне башлап җибәрә. Дәлилләү өчен 162 галимне (философларны), пароходка утыртып, илдән куып җибәрүләрен генә искә алыйк. Куылганнар арасында Казан университеты галимнәре – ректор Овчинников (1874–1936), психиатр Г.Трошин (1874–1937), профессор И.Стратонов (1881–1942) та булган. 1922 елның көзендә тагын 200 кеше (бу юлы галимнәр генә түгел, ә инженерлар, әдәбиятчылар, агрономнар, табибләр һ.б.) куыла. Болар гына аз тоелгандыр, күрәсең, илнең баш чекисты Ф.Дзержинский шушы вәзгыятьтә үзенең ярдәмчесе И.Уншлихтка: «На каждого интеллигента должно быть дело», дигән күрсәтмә бирә (Знамя. 1992. №3. С.133). Бу күрсәтмәнең ничек тормышка ашырылганын олуг әдибебез Ф.Әмирхан бик ачык итеп язып калдырган. «Турысын әйтергә кирәк, – ди ул. – ЧК – пожалуй, бөтен Совет аппараты эчендә иң кызу, иң тизлек белән һәм үзенчә иң мөсаһәләсез эшли торган бер аппараттыр. Әгәр төзү, гыймарәт (төзелеш), эшләп чыгару, халыкның тормышын җиңеләйтү юлында эшли торган аппаратларның берсенә шушы ЧКга бирелгән кадәр әһәмият бирелсә, бәлки РСФСРда шактый нәрсә төзелер, халыкның тереклеге дә шактый җиңеләер иде» (Ф.Әмирхан. Әсәрләр: Дүрт томда. IV том. – ТКН, 1986. Б.191.).
Мәгълүм булганча, татар халкына җиңеллек килмәгән шул. 1917–1925 еллардагы Татарстан тарихына күз салсак, халык өстенә төшкән бәла-казалар санап бетерерлек түгел: гражданнар сугышы, тиф эпидемиясе һәм безнең җиребездә аеруча киң җәелгән 1920–1921 еллардагы коточкыч ачлык. Республика мәгарифе бу чорда бюджетта каралып бирелергә тиешле булган ярдәмне дә ала алмаган.
1918 елның 21 гыйнварында Совет хөкүмәте диннең – мәктәптән, ә мәктәпнең диннән аерылуы турында декрет кабул итә. Бу декрет гомер буе милли мәгарифне, халыкның яшәеш тәртибен саклап килгән дин әһелләрен төрлечә мыскыллауга, түбәнсетүләргә юл ача, законлаштыра. 1918 елның июнь аенда чыккан декретта болай диелә: «Кызыл Армиядә хезмәт итүдән азат булган 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге барлык гражданнар тыл ополчениеләренә чакырыла». Бу законга барлык дин әһелләре эләгә. Алардан юл салу һәм ремонтлау, утын әзерләү, төяү һәм бушату өчен хезмәт батальоннары төзиләр. Күп җирдә мәчетләр эшләүдән туктарга мәҗбүр ителә.
Тоталитар режимның репрессияләре дә халыкның иҗат эше белән шөгыльләнгән өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм милли-мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган хөр карашлы катлавына юнәлә. Милли хәрәкәтнең иң күренекле вәкилләре Г.Исхакый, С.Максуди, Ф.Туктаров һ.б. илдән китәргә мәҗбүр була. Чит илгә китәргә үгетләүләргә дә карамастан, «Советларга минем зыяным тимәде», дип, үзен ышандырырга тырышкан «Иттифак» фиркасен оештыручыларның берсе, аның Үзәк Комитеты әгъзасы, «Азат» газетасы мөхәррире (1905), Печән базары мәчете мулласы, үз акчасына мәдрәсә ачкан Габдулла Габделкәрим улы Апанаев 1919 елның 28 июнендә үк кулга алына һәм 25 сентябрьдә атып үтерелә. Шундый олуг зат, халык тормышында мәртәбәле урын тоткан абруйлы галимне хаксызга гаепләп юк иткән залимнәрнең җәзасыз калуы алдагы репрессияләргә, нахак хөкем карары белән меңнәрчә зыялыларның гомерләре киселүгә, концлагерьларга озатылуга, Себер тайгаларында, кырыс табигатьле төньяк өлкәләрендә авыр кол хезмәтенә тартылуга, кыйнау-рәнҗетелүләргә юл ачып җибәрә. Татар халкы биргән бу корбаннарның төгәл санын хәзер ачыклап бетереп тә булмый. Ә бит аларның күбесе калебләре, ягъни эчке рух камиллеге белән Совет хөкүмәтен бөтенләй кабул итә алмаса да, революция вәгъдә иткән якты киләчәк һәм милли үсеш хакына иҗади эшләрен дәвам иттерергә тырышкан, аңа карата лояль мөнәсәбәт саклаган зыялы кешеләр була. 20 нче елларда ук аларның иҗат мөмкинлекләре чикләнә башлый. Гарәп хәрефен латин әлифбасына күчерү мәсьәләсендә (1925–1926 еллар) бу чикләүләр бөтен кискенлеге белән алга чыга. Гарәп шрифтын яклап чыгучылар, мәгариф, мәдәният тарихы язмышы күзлегеннән чыгып түгел, «татар буржуасының сыйнфый интересы белән» бәйләнгән сәяси вакыйга итеп бәяләнә. Гарәп әлифбасын яклап матбугатка мөрәҗәгать белән чыккан татар зыялылары (барысы 82 имза) «пролетариат диктатурасына, марксизм идеологиясенә каршылар, бу хәрәкәтне үзләренең контрреволюция оешмалары өчен файдаланырга тырышучылар» дип бәяләнә. Кул куючылар арасында 28 мәгариф хезмәткәре дә бар. Аларның киләчәк язмышлары ни белән беткәне инде ачык.
1926 елда бер төркем зыялылар, «Яңа китап» нәшрияты төзеп, татар классикларының әсәрләрен нәшер итүне җайга салмакчы була, бигрәк тә Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд әсәрләрен, Коръәнне нәшер итү теләге белән йөри. Нәшрият төзергә хакимияттән ризалык алынган булса да, 1930 елда наширларның барысы да кулга алына. Алар арасында Әхмәтгәрәй Хәсәни (революциягә кадәр чыккан әдәби-иҗтимагый «Аң» журналы мөхәррире), Шиһаб Әхмәрев («Мәктәп» журналы мөхәррире), Ибраһим Бикколов (Идел-Урал төбәгендә генә түгел, хәтта Урта Азиядә танылган әдәбиятчы, укытучы, милли хәрәкәттә актив катнашучы), Галимҗан Шәрәф (тарихчы-галим, педагог), Хәбибрахман Зәбири (укучылар өчен дәреслекләр авторы, «Сабах», «Өмет» нәшриятлары хуҗаларыннан берсе) һәм атаклы мәгърифәтче Фатиха Аитованың улы, Мәскәү коммерция институтын тәмамлап, нәшриятны оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе Ибраһим Аитов һ.б. кулга алына. «Мәктәп» журналының кулга алынган редакторы Шиһаб ага Әхмәрев төрмәдә үзләренең нинди газапларга дучар булганлыгын язып калдырган. Архивта саклана.
1930 еллар башында ук мәдрәсәләрдә укыту белән бергә, фәнни хезмәтләре белән дә дан казанган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Әхмәтҗан Мостафин, Уфадагы «Галия», «Әнәсия» мәдрәсәләре мөдәррисе, фәлсәфи хезмәтләр авторы Зыя Камали (Парвазетдин Камалетдинов), «Хөсәения» мәдрәсәсе мөдире, Мәрҗани мәчете имамы, ачлык елларында Төркиягә барып Татарстан халкына ярдәм җыйган Таһир Ильяси (1933 елда сөргендә ачтан үлә), Казандагы 6 нчы таш мәчет имамы, ачлар хакына шул ук 1921 елда Төркестанга барып ярдәм җыйган, оста каллиграф, рәссам Садыйк әл-Иманколый, Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсе мөдәррисе, «Ислам мәҗәлләсе» журналы мөхәррире, Диния нәзарәтенең ачларга һәм ятим балаларга ярдәм итү комиссиясе (ул Мәскәүдә урнашкан була) рәисе Кашшафетдин Тәрҗемани, Оренбургтагы атаклы кызлар мәдрәсәсе җитәкчесе Багбөстан Мөэминова һ.б. бик күпләр кулга алына, төрмәләргә ябыла, үтерелә.
Шушы хәвефле 1930 елларның мәгариф өлкәсендәге хаксызга рәнҗетелгән корбаннарын саный китсәк, исемлек коточкыч озын килеп чыгар иде. Татарстан мәгариф халык комиссарлары – Микъдәт Борындыков (1922–1924 еллардагы), Нәсыйх Мөхетдинов (1924–1928), Исхак Рәхмәтуллин (1928–1931), Галиәсгар Биктаһиров (1932–1934) исемнәрен әйтеп үтәм. Аларның тормыш юлы бераз өйрәнелде кебек. Нинди талантлы, затлы зыялы шәхесләр булганнар! Алар язган фәнни хезмәтләрне укыганда фикер тирәнлегенә сокланмый калып булмый. Исән булсалар, татар мәгарифе, фәне никадәр алга китәр иде. Алар язган хезмәтләрне укучылар да башкачарак, фикерләү сәләтләре дә күпкә югарырак булыр иде. Аларның фаҗигасе – безнең фаҗига, татар халкы фаҗигасе.
Шушы ук фикерләрне Казан педагогика институты галимнәре хакында да әйтәм. Безнең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының мәгариф тарихы һәм теориясе бүлеге хезмәткәрләре, «Татар педагогик фикер антологиясе» өстендә эшләп, күп кенә педагогларыбызның тормыш юлын, педагогик хезмәтләрен өйрәнде. Нинди генә талантлы педагогларыбыз булган һәм юк ителгән икән! Алар, бүгенге кайберәүләр кебек, кеше хезмәтләреннән, компьютердан күчереп, фәнгә ямау салмаган, үзләре язган, үз сәләтләрен, үз талантларын эшкә биргән. Менә ирле-хатынлы Илһамия апа белән Якуб абый Богдановичлар. Якуб абыйның татар һәм башкорт балаларына рус телен өйрәтү буенча язган методик хезмәтләре бүген дә үз кыйммәтен югалтмаган. Ә Илһамия апа – 1927 елларда ук «Мәктәптән тыш тәрбия» темасына фәнни мәкаләләр язган талант иясе. 1937 елда икесе дә кулга алына. Якуб абыйның төп гаебе – Петербург университетын тәмамлауда, җитмәсә, чыгышы белән дворян булуда, ул шунда ук атып үтерелә. Илһамия апа 17 ел төрле төрмә, концлагерьларда тилмерә. Аның хакында «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабымда яздым. 1921 елда Богдановичларны Симферопольдән Мәскәүгә, РСФСР Мәгариф комиссариатында эшләргә А.Луначарский үзе чакыртып кайтара. Бу – аларның хезмәтенә бирелгән зур бәя. 1927 елда алар Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча Казанга кайта һәм мәгариф системасын төзүгә искиткеч зур өлеш кертә.
Казан финанс институтында укыткан, бер үк вакытта Казан мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институты ректоры (1925–1935) булып эшләгән Зәйнулла Нигъмәтуллин 1934 елда ук югары уку йортлары өчен «Аналитик геометрия» дәреслеген язган. Тәрҗемә итеп түгел, татар балалары өчен махсус язган, аның әлеге хезмәте галимнәр арасында иң югары бәяне алган. 1937, 1949 елларда бу талант иясе ике тапкыр кулга алынган. Кайчан гомере өзелгәне билгеле түгел.
Арон Әхмәтовның да тормыш юлы ахыргача өйрәнелмәгән. Казан педагогика техникумы укытучысы булган ул. 1921 елгы ачлыкта Татарстан балалары чит өлкәләргә озатыла башлагач, Тула шәһәренә татар балаларын озата барган һәм, әлеге калада калып, балалар өчен татар мәктәбе ачкан һәм үзе үк укыткан да (!). Балаларны Казанга кире алып кайта алган олы йөрәкле сирәк кешеләрнең берсе булган бу изге зат. Кайткач, укытучылар институтында укыткан, татар мәктәпләрендә сүзлекләр белән эшләү хакында фәнни мәкаләләр язган. Хәзерге Яшел Үзән районы Күгеш авылында туган бу шәхеснең безгә билгеле булган тормышы 1936 елда өзелә. Бәлки, бүген дә аның хакында белүчеләр бардыр әле.
Совет хөкүмәте юлламасы белән Германиягә барып, Берлин университетында укыган (1923–1925), кире әйләнеп кайтканнан соң, Мәскәү педагогика институтын тәмамлаган, Казан педагогика институтында укыта башлаган, диссертациясен төгәлләү алдына җиткән Мәрьям Мозаффарова 1938 елда кулга алына. 1941 елның 11 сентябрендә Орел төрмәсеннән чыгарылып, урманда атылган 161 тоткын арасында татарның бу талантлы кызы да була. Үлгәнче Казан, Ярославль, Владимир, Орел төрмәләрендә бары бер сүз әйткән бичара: «Мин гаепле түгел!» Аны еш кына сулы карцерларга утырталар, үлем күлмәге кидертеп җәзалыйлар. Сулы карцерда кычкыргач, резин карцерга тыгалар. Туберкулез белән авырый башлагач та, бернинди дә ярдәм күрсәтмиләр.
Мондый язмышлар томнарга язсаң да бетәрлек түгел. Укыганда йөрәк кенә чыдасын! Хәер, хәзер архивлар ябык инде, тарихыбызда алтын багана булырлык шәхесләребез язмышының юкка да чыгуы бик мөмкин. Мәгарифебезнең бүгенге хәле белән чагыштырганда милли җанлы мондый шәхесләребезне югалту фаҗигасе тагын да тирәнәя төшә. Бүген татар мәктәпләренең ябылуын, укучы балаларның юлларда күргән михнәтләрен ничек аклап булыр икән? Шул бер сәясәтнең дәвамы бит инде бу.
2011 елда Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында репрессияләнгән татар мөгаллимнәре язмышына багышлап фәнни конференция үткәрелгән иде. Олы дәрәҗәле галимнәр катнашында үткәрелгән әлеге чара тарихыбызда беренче мәртәбә булды. Чыгыш ясаучыларның да, журналистларыбызның да теләкләре бер төрле яңгырады: татарның бер генә мәгърифәтчесе дә онытылмасын, илдә 30 нчы еллар фаҗигасе бүтән кабатланмасын иде!
Педагогика институтының репресияләнгән татар галимнәрен исемнәрен хөрмәт белән искә алыйк әле, рухлары шатлансын:
Җамал Вәлиди (1887-1932)
Газиз Гобәйдуллин (1887-1937)
Сәлах Атнагулов (1893-1937)
Әхәт Әхмәтов (1898-1938)
Нури Йосыпов (1888-1937)
Газыйм Касыймов (1891-1937)
Гаяс Максудов (1891-1942)
Зыя Насыйров (1889-1937)
Галимҗан Нигъмәти (1897-1941)
Мирсәет Сафин (1893-1937)
Фатих-Сәйфи Казанлы (1888-1937)
Нигъмәт Хәким (1889-1937)
Тәэминә БИКТИМИРОВА, тарих фәннәре кандидаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев