Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

ТАТАР ГИМНАЗИЯЛӘРЕ: ИСЕМНӘРЕ ҺӘМ ҖИСЕМНӘРЕ

Яңа уку елының беренче ае үтеп бара. Ана телебездә белем бирүдә алгы сафта баручы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе яңа уку елын "Милли мәгариф үзәге" буларак башлап җибәрде. Гимназиянең җисеме шул ук булып калды - 1 нче сыйныфтан башлап 11нчегә кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Белем йортының...

Яңа уку елының беренче ае үтеп бара. Ана телебездә белем бирүдә алгы сафта баручы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе яңа уку елын "Милли мәгариф үзәге" буларак башлап җибәрде. Гимназиянең җисеме шул ук булып калды - 1 нче сыйныфтан башлап 11нчегә кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Белем йортының йөз-кыяфәте тагын да күркәмләнде, бинаның эчке өлеше һәм тышкы ягы яхшылап сипләнде: спорт залы, ашханә, актлар залы яңартылды, мәктәп тирәсенә өр-яңа коймалар коелды, ишегалды тәртипкә китерелеп, спорт мәйданчыгы ясалды. Гимназиянең эче дә, тышы да ялт итеп тора. Балаларга эстетик тәрбия һәм әхлак тәрбиясе бирү өчен монда барысы да эшләнә. Укытучыларның сүзенә караганда, ашханәне затлы кафе кебек җиһазлагач, балалар үзләрен тынычрак та, әдәплерәк тә тота башлаган. Ике бинаны тоташтыручы җылы коридорда исә чып-чын картиналар күргәзмәсе урын алган: рәссам Рөстәм Хуҗин эшләреннән торган "Идел-Җаек арасы" дип аталган экспозиция һичкемне битараф калдырмый. Гимназиядә мондый күчмә күргәзмәләр даими алышынып тора.

Бу уку елында да татарча көрәш секциясе үз эшен дәвам итәчәк. Гимназия эчендә татар музыка мәктәбе эшли, балалар аеруча курайда уйнарга ярата, Әхмәт абыйлары җитәкчелегендә балаларның бик көчле курай ансамбле дә эшләп тора. Бию студиясе дә күп еллардан бирле эшли. Гимназиянең тагын бер үзенчәлеге - 5 нче сыйныфтан башлап гарәп теле укытыла.

Казанның 2 нче татар гимназиясе барлык татар мәктәпләре өчен һәм укыту дәрәҗәсе, һәм милли рух тәрбияләүче һәртөрле чаралар үткәрү җәһәтеннән үрнәк булып тора. Бу көннәрдә барлык сыйныфлар да татар халык җырлары фестиваленә әзерләнеп ята. 17 октябрьдә сайлап алу туры үтәчәк икән, игъланда "башкару осталыгы, артистлык сәләте, тышкы зәвекъ, костюмнар, җыр сүзләрен белү исәпкә алыначак" дип язып куелган.

2 нче татар гимназиясендә кунакларның өзелгәне юк. Менә тагын кунак көтәләр: шушы көннәрдә Финляндиядән балалар төркеме килеп төшәчәк. Милләттәшләребез атна-ун көн буе гимназиядә ана телебезне, милли музыка сәнгатебезне, татар биюләрен өйрәнәчәк, яшьтәшләре белән аралашачак. Директор Камәрия ханым Хәмидуллина әйтүенчә, киләчәктә дә тел өйрәнүче мондый төркемнәр килеп торачак, гимназия укучыларын да чит илләргә җибәрү перспективасы карала.

Милли уку йортларыбызның тагын берсе булган 18 нче татар гимназиясенең дә хәлләрен белештек. Кол Гали урамында урнашкан әлеге гимназиянең төп проблемасы - адәм рәтле бинасы булмау. Уку йортының бер өлеше иске балалар бакчасы бинасына урнашкан, икенче өлеше 142 нче мәктәпнең өченче катына сыенган. Әлбәттә, ике бина арасында йөреп уку замана таләпләренә җавап бирә алмый. Шундый уңайсыз шартларда эшләп тә, гимназия Русия Президентының мәгариф өлкәсендәге грантын отуга, К.Насыйри исемендәге республика бүләген яулауга ирешә. Мәктәп директоры Равил әфәнде Садыйков сүзләренә караганда, бина мәсьәләсе өлешчә хәл ителгән - балалар бакчасына янкорма төзергә карар чыгарылган. Ләкин безгә билгеле булганча, балалар бакчасы үзе үк иске бина һәм аның нигезе тузган, ничек итеп чираттагы экспертиза тузып беткән бинаны яраклы дип карар чыгара алган икән, монысы гаҗәп. Директор әфәнде: "Гимназия бинасы төзер өчен шәһәр эчендә җир юк дип әйттеләр", - диде. Сәүдә үзәкләре төзер өчен җир бар, ә татар гимназиясе өчен - юк, димәк?..

18 нче татар гимназиясенең һәм бина, һәм җисемен саклап калу мәсьәләсендә кыенлыклары бар. Билгеле, БДИны урысча бирүдән курыккан ата-аналар балаларын татарча укытырга атлыгып тормый. Ләкин бу уку-укыту эшен урысчага күчереп бетерүгә сәбәп була алмый. Аңлавымча, 18 нче гимназиядә башлангыч һәм кече сыйныфларда гына ана телендә укыталар, урта һәм югары сыйныфларда исә барлык дәреслекләр урыс телендә. Эш дәфтәрләренә күз салырга иренмәдек: бар эш урысча алып барыла. Татар гимназиясе булгач, ул ана телен өйрәтүне генә күздә тотмыйча, барлык фәннәрне ана телендә өйрәтүне тормышка ашырырга тиеш ләбаса. Шушы кыйблага үз эшчәнлекләрен турылау 18 нче гимназиядән һәм шәһәребездәге башка "татар" исемен йөрткән уку йортларыннан да таләп ителә.

Эльмира СИРАҖИ.

.Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев