Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Теле барның иле бар

МӘРҖАНИ ВАРИСЛАРЫН ҖЫЯ

21 февраль - Халыкара туган тел көне Халыкара туган тел көне уңаеннан Әтнә районында төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар, китапханә һәм музейларда әдәби кичәләр, шигырь конкурслары... Иң зур чара ул - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция - 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан,...

21 февраль - Халыкара туган тел көне


Халыкара туган тел көне уңаеннан Әтнә районында төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар, китапханә һәм музейларда әдәби кичәләр, шигырь конкурслары... Иң зур чара ул - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция - 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне уңаеннан, галим исемен йөрткән мәктәптә узды.

Беренче тапкыр бу конференция 2008 елда район күләмендә старт ала, ә 2009 елдан республикакүләм дип санала башлый. Ул күренекле галим, мәгърифәтче, педагог, тарихчы Ш.Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау максатын куя, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм республикада башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруга хезмәт итә. Үз алдына укучыларны Ш.Мәрҗанинең иҗаты белән таныштыру; телгә, милли гореф-гадәтләргә, рухи байлыкка мәхәббәт тәрбияләү; татар халкының мәдәни-тарихи мирасын, туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм башка бурычларны куя. Биредә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары, татар теле укытучылары катнаша. Аларның чыгышларын Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре бәяли. Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр, нәтиҗәле чыгыш ясаучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.

Елдан-ел конференция үзгәрешләр кичерә, эчтәлеге тулылана. 2012 елда аның географиясе башка елларга караганда күпкә киңәйгән. Биредә быел Әтнә, Саба, Арча, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач, Лаеш, Бөгелмә, Әгерҗе, Актаныш, Лениногорски төбәкләреннән һәм Казан шәһәреннән килүчеләр чыгыш ясады. Укытучыларга «Милләт өчен тугры хезмәт итәм» дигән темага фәнни эш, ә укучыларга 4 төрле юнәлештәге эзләнү эшләре тәкъдим ителгән: «Сибгат Хәким үзе бер тау. Шигъриятнең зур тавы», «Төбәкләрдәге музейлар - тарихыбыз чагылышы», «Туган як географиясе, экологиясе», «Фольклор, халык педагогикасы»... Барлыгы 78 фәнни эш каралды.

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция туган телгә мәхәббәт уятуга, аны саклауга һәм яклауга үзенең зур өлешен кертә. Ул төрле төбәкләрдән татар телен үз иткән укучыларны, укытучыларны җыя, аларга үзара аралашырга, танышырга мөмкинлек тудыра.

Диләрә БАТЫРШИНА,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев