Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Заманча сәнгатькә мөкиббән

Заманча техникалардагы әсәрләр теләсә кайсы мохитне дә җанландырып җибәрә. «Гомумән алганда, мин – күчермә ясарга түгел, ә техника нигезләренә өйрәтүче.

Казан каласында туып үскән, Н.И.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган рәссам ул – Аделина АКБИРОВА. Алты ел эчендә картиналар сату белән шөгыльләнә торган иҗат студиясен һәм «Акбирова-Арт» дип исемләнгән онлайн-мәктәбен дә ачырга җитешкән җитәкче дә әле.


Аделина Акбирова Казанның 4 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлап, училищеның дизайн бүлегендә белем ала. «Бер көн дус кызым мине Эрик Гайфетдинов белән таныштырды. Ә аның инде үз студиясе бар иде һәм ул мин ясаган поп-арт ысулындагы портретларны сатарга кереште. Бераздан бергәләп интерьер бизәү белән шөгыльләнә башладык. Эрик Илдар улының, күп идеяләрне тормышка ашыручы шәхес буларак, миңа булышлыгы чиксез! Ярты елдан соң без бер кызның мөрәҗәгатен кабул итеп, аның туган көне уңаеннан тәүге осталык дәресен үткәрдек. Аннары икенчесен... шулай осталык дәресләребез башланып китте. Аларны ошатучылар күбәйгәннән күбәйде. Эрик белән үз рәсем ясау мәктәбебезне булдырдык. Берничә елдан Мәскәүдә дә мәктәпнең филиалын ачуыбызны үтенделәр. Тик пандемия башланыр алдыннан башкаладагы филиал ябылды, әмма Казандагы «АртЛаб» мәктәбебез эшен дәвам итте! Соңрак без инде белемнәребезне франшиза аша тарата башладык, шулай итеп, ни шатлык, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә безнең иллегә якын парт­нерыбыз барлыкка килде, – дип искә алды яшь иҗатчы. – 2018 елда онлайн мәктәп оештырдык. бик күп курслар яздырылды, бу хезмәт хәзер дә дәвам итә. 

 Укытучы буларак мин бик таләпчән, һәрвакыт җитди, укучыларымның хаталарын да төгәл итеп турыдан әйтәм. Чөнки кыска гына вакыт эчендә аларга файда китерерлек һөнәри киңәшләремне бирергә тиешмен, бу – минем өчен зур җаваплылык», – ди әңгәмәдәшем.

 А.Акбирова Э.Гайфетдинов белән берлектә абстракт импрессионизм юнәлешендәге картиналар сату белән бәйле проект та ачып җибәргән.

 «Укытуга килгәндә, бер максатым – үз шөгыльләрен тапкан хатын-кызлар санын арттыру. Укучыларыбызның кайберләре миңа: «Биредә рәсем ясап, күңел төшенкелегеннән дә арына алдык!» – ди. Кайберләре: «Рәсем ясаган вакытта кандагы шикәр микъдары түбәнәйгән!» – дип тә сөенә. Аларга кушылып, үзем дә куанам».

 «Ә сез ни өчен заманча сәнгать алымнарын гына өйрәтергә булдыгыз соң?» – дим сәләт иясенә (Сүз уңаеннан, рәссамның берничә йөздән артык үз интерьер картиналары да Россия һәм чит дәүләт коллекционерларының шәхси тупланмаларында саклана). «Мин заманча сәнгать әсәрләрен генә өстен күрәм. Мәсәлән, Флюид Арт – төсләрнең киндер буйлап агып, бер-берсе белән кушылып, кабатланмас бизәкләр тудыруыннан гыйбарәт аерым бер абстракция төре. Резин-Арт – ул эпоксид сумала техникасындагы эшләнмәләр. Сумала эш ахырында бик нык, шома һәм ялтыравык өслек хасил итә, аның ярдәмендә үзенчәлекле таш кисемен, диңгез сюжетларын да иҗат итеп була. Алкогольле каралар белән ясау техникасы да бар, мондый картиналар күп катлы, нәфис килеп чыга... Шуңа күрә укытуым да рельефлы картиналарны, сыек акрил белән иҗат ителгән, спиртлы каралар белән ясалган, эпоксид сумалалы, алтынлау ысулындагы, текстуралы паста кулланып ясалган картиналарны ничек итеп иҗат итүгә төшендерүдән гыйбарәт... 

 Заманча техникалардагы әсәрләр теләсә кайсы мохитне дә җанландырып җибәрә. «Гомумән алганда, мин – күчермә ясарга түгел, ә техника нигезләренә өйрәтүче, – дип аңлата Аделина. – Укучыларыма: «Төсләр аша – үз күңел халәтегезне, ә детальләр аша – эчке дөньягызны ачыгыз! Буяулар – алар сүзләр кебек... Палитра аша уйларыгызның тирәнлеген күрсәтеп, сез күбрәк тә әйтә аласыз әле!», – дим. 

 Әлбәттә, рәссамлыкта иҗат кризисы да булмый калмый, мин дә бервакыт гел портретлар ясадым, нәтиҗәдә, алардан тәмам туеп, сәнгатьнең башка, заманча юнәлешләрен сайладым. Тәҗрибәләр уздыру рәсем ясау техникаларының күбрәк төрен белергә, аларны үзара берләштереп иҗат итәргә булыша, шуңа күрә дә мин кылкаләм хөрлеге яклы!» 

 А.Акбированың рәссам булып китүендә әнисенең өлеше дә бар. Аделина моны болай дип аңлатты: «Әнием үзе дә рәсемнәр ясап үскән. Тик аңа банк хезмәткәре булырга туры килде. Ул минем аша үз хыялын тормышка ашырды. Ә мин әниемә аның хыялын тормышка ашырырлык иң яхшы бүләгемне тапшырдым да кебек инде! Чөнки бер көнне әниемә үзем төзегән «Заманча рәссам» курсымны бүләк иттем!»

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев