Урал татарлары: Магнитогорск
Магниторск каласы һәм металлургия комбинаты калкып чыгачак Урал ярындагы далага 30 мең татарны китереп тутыралар.
Әлеге калада булганым юк иде. Уралга сәяхәт турында сүз кузгалуга ук, маршрутка Магнитогорскины да кертүләрен үзем тәкъдим иттем. Андагы иң куәтле металлургия комбинатын да, шәһәр нигезен дә безнең кыерсытылган, рәнҗетелгән, сират күпередәй газапларны кичкән татар «кулаклары» төзеп бирүен яттан белә идем, шулар салган таш каланы күрәсе, алар каны белән алар тире тамган туфрак алдында баш иясе килде...
Урал елгасы ярларының шушы урынында металлургия комбинатын төзү беренче бишьеллык планга ук кертелә. Ярар, план туды-тууын, ләкин бит әле эчке көчләр эзләп табасы бар. Менә шул чагында ил буенча урта хәлле һәм таза тормышлы крестьяннарны кулакка чыгарып читкә куу нияте дә туа. Советлар Союзы дигән аҗдаһадай илгә бушка җигә алырдай эшче куллар, күндәм коллар кирәк. «Кулакны сыйныф буларак юкка чыгарабыз!» – дигән тилемсә шигарь астында аларның байлыкларын тулысынча талау, ә үзләрен ярым-ялангач көенчә читкә сөрү башлана. Безнең татар – хуҗалар тәлинкәсен ялауда алыштыргысыз куштан, иң тугры кол. Татарстан буйлап акыл ышанмастай бәйге кузгала. Без бүген талантлы шагыйрьләр дип белгән Гамил Афзал, Басыйр Рәфыйков, сөрелгән җирдә туган рәссам Рафаил Бакировның әти-әнисен хәтта бүген дә сокланырлык өйләреннән куып, ат арбаларына чыгарып утырталар. Шолохов Щукарена тиң колхоз әктифләре – җыен әтрәк-әләм «сабыйга тимәсләр әле» дигән өмет белән 9 яшьлек Гамил астына яшерелгән яңа фуфайка белән яңа оекбашны да тартып ала. Күз яшьләренә чумып, авылдашларын каргый-каргый чит җиргә юл алган колонналар белән барча пристань һәм вокзаллар тула. Татарстан, үзендәге һәрбер район, һәр авылдан «кулак»ларны куып, алар санын 45 меңгә җиткерә һәм Бөтенсоюз «ярыш»ында Белоруссия, Казахстан, Азәрбайҗаннарны да узып, өченче урын яулый. Үз туганнарына карата милләт кылган мондый вәхшилекне чал кешелек тарихы әлегәчә белми...
Магниторск каласы һәм металлургия комбинаты калкып чыгачак Урал ярындагы далага 30 мең татарны китереп тутыралар. Чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратылган 6 лагерь әзер, этләр, солдатлар бар, ә ни рәвешле урнашу, ни белән туклану, ничек исән калу турында коллар үзләре баш ватсын. Бер чарасыз халык һәр лагерьда әүвәл 75 әр чамасы землянка казып керә. Татар эшкә уңган бит, тиз арада кызыл балчыкка мал тизәге, үлән-салам өстәп һәм аны бала-чага, йөкле хатыннарга, «кулак»лар белән бергә сөрелгән әби-бабайларга кадәр күмәк таптап, сәмән «кирпеч»ләр ясыйлар. Бераздан лагерьлар эчендә сәмән бараклар пәйда була, аларны кызыл ләм белән буяп чыгалар, акшарлыйлар, түбәләре кояш астында кызып, стеналардан сасы исләр таралмасын өчен, такталар өстенә камыш сабаклары да җәяргә онытмыйлар. Монысы – үзләре һәм балалары өчен, ә иң мөһим һәм мәҗбүри булганы – комбинат төзелешен кызулату кирәк. Мылтыклы солдатлар һәр иртәдә ирләрне сафларга тезеп, төзелешкә куа. Анда исә КамАЗ төзелешендәге шикелле экскаватор вә бульдозерлар көтеп тормый, силос базыдай иң тирән котлованнарга тикле тимер көрәк белән актаралар. 1932 елда комбинатның тәүге корпуслары әзер була, чуен эретердәй мичләр сафка баса. Тик мылтыклы солдатлар эт өере кебек ябырылып торса да, землянка һәм бараклар эчендә әтиләренә ияртеп куылган сабыйлар бар бит әле. Алар өчен мәктәп төзү башлана, мөгаллимнәрен «кулак» хатыннары арасыннан эзләп әзерлиләр. Эшчеләрне азык белән тәэмин итү коточкыч хәлдә булгач, «кулак»ларга тавык-каз, кәҗә бәтиләре, хәтта сыер сатып алырга да рөхсәт бирәләр. Аларны әби-бабай, бала-чага карый, болыннарга йөртә. Чәнечкеле чыбык артына чыгып, бәрәңге һәм яшелчә дә үстерә башлыйлар. Инде йөзәрләгән сабый белән картлар төрле чирдән вафат булганнан һәм Татар зираты барлыкка килгәннән соң, шулай итеп, туклану да читкә сөрелгәннәрнең үз җилкәсенә калдырыла. Комбинатны тулысынча аякка бастыргач, беренче чиратта, шул ук кичәге «кулак»лар һәм аларның җитлегә башлаган уллары мартеннар һәм станоклар артына эшкә баса.
Ул вакытта татарлар милли йөзен саклый, урыслаштыруга да һич бирешми әле. Татарстанның һәрбер районыннан 500 гә якын мулла да, кулакка чыгарылып, «бөек төзелеш»кә сөрелгән була бит. Аларның байтагы муллалыгыннан баш тартса да, калганнары вафат булганнарга яшереп кенә җеназа да кыла, яңа туган сабыйларга исем куша, башлы-күзле булучыларга никахын да укый. Нәкъ шулар тәэсирендәдер, катнаш мәктәпләрдә әүвәл татар сыйныфлары ачтыралар, аннары инде шәһәрдә дүрт татар мәктәбе дә эшли башлый. Калада Татар бистәсе, татар театры, татар базары, җыр һәм бию түгәрәкләре хасил була...
Чиләбе каласыннан Магнитогорск вокзалына поезд белән килеп төшкәндә үк, безне шәһәрнең «Татар рухы» исемле җирле автономия рәисе Кадиминур Таһиров белән Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының әлеге каладагы филиал башлыгы Салават Әхмәтҗанов «Соңгы татарлар» дип язылган үзе шомлы, үзе шаян плакат тотып каршы алган иде (икесе дә әтиләренең чыгышлары буенча Аксубай районыннан). Берничә минутлык әңгәмәдән соң ук металлургия комбинатының Урал елгасы аръягында ятуын ачыкладык. Димәк, безнең рәнҗетелгән татар «кулак»лары да шул ук сул ярдагы лагерьларда газап чиккән, тәүге бараклар да шул урында калыккан бит инде. Шәһәр буенча сәяхәт кора башлагач та, без Салават әфәндедән безне «бабаларыбыз»ның тәүге нигезләре белән таныштыруын үтендек һәм Л.Лерон, Р.Галиуллин белән бергә Урал елгасының аръягына күчтек. Тәүге татар мәктәбе дә биредә эшли башлаган, тәүге зират та шунда. Ни кызганыч, зиратны кыргый агач үсентеләре каплап киткән, аннары утызынчы елларда безнең халыкка кабер ташлары бастырып куярга да ирек бирмәгәннәр. Яшереп кенә җеназа укыган, тәүге мәчет ролен үтәгән урыннарны да яңа производство цехлары, тимер юллар каплап алган инде...
Авыр сугышлардан соң, 1948 ел җиткәч кенә, ниһаять, читкә сөрелгән гөнаһсыз татарларга паспорт өләшә башлаганнар, ләкин якташлары тарафыннан нахакка рәнҗетелгәннәрнең берсе дә туган-үскән ягына кайтырга теләмәгән. Гамил абый Афзал, мәсәлән, туган авылы Такталачыкка сыңар тапкыр да кайтып күренмәде. Әти-әниләре Мамадыштан куылган Басыйр Рәфыйков та туган төбәген янә үз итмәде. Аларның һәркайсында бөтенләй башка бизмән; гаепләп тә булмый, чөнки аларны куганнарның берсе дә, читкә сөрелгәннәр кебек, мылтык түтәләрен дә, этләр талавын, юеш землянкаларны, каторгадай эш газабын, мал көтүедәй шыплап тутырылган сәмән баракларны кичереп яшәмәгән. Алар читкә тибелгән, әмма горурлыкларын гомерлеккә саклый белә торган кавемнән. Аларны читкә сөргән авыл Щукарьлары түгел, болар сокланырлык...
Сугыштан соң Уралның уң ярында яңа кала төзү башлангач, янә шунда камытка җигелгәннәр. Шәһәрнең күпчелек урамнары Сталин чорында төзелгән, биек түшәмле кирпеч йортлардан һәм Хрущев заманында Ленинград проекты белән аякка бастырылган, бишәр катлы панель «бараклар»дан хасил. Мондагы татарлар шушы яңа каланы һәм илдәге иң зур металл кою комбинатын төзүдә катнашулары, дәүләт көчләренең аларны сындыра, тезләндерә алмавы белән горур. Бәлки шуңадыр да, ел ярым элек җанисәп уздырган чагында да биредәге татарлар, Бөтенрәсәй күләмендә бердәнбер төбәк булып, үз сафларын 8,3 процентка арттыруга ирешкән. Магнитогорскида бүген рәсми рәвештә 28 меңгә якын татар яши, ә чын саны 45 мең чамасы тәшкил итә. Янә бердәнбер кала булып, алар 12 томлы репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»н да нәшер иткән, «Халыклар дуслыгы» йортының да эшчәнлеген бүген татар вәкилләре тартып бара. «Татар рухы» атлы шәхси үзәкләре, телевидение пункты, үз газеталары бар. Хәзер инде яңа җәмигъ мәчете төзү нияте белән яналар, җир алып куелган, матди мая туплау ягын гына кайгыртасы калган. Шәһәр уртасында үзәк татар мәчете булган-булуын да, ләкин милләтне гасырлар буе эзәрлекләгән һәм коллыкка төшергән таркаулык вә хөсетлек чире кара сакал кебек арттан калмый бит ул. Татарның бер томана, сөрген газапларын кичермәгән сәүдәгәре куштан татар, башкорт, үзбәк-таҗиклардан хасил мөселман җәмгыяте төзеп куйган да, үзәк мәчетне үз тырнагына эләктергән. Аннары ул шушы ук мәчеткә таҗик, үзбәк муллаларын керткән. Әлеге хилаф гамәлләрнең һәммәсен дә Уфа мөфтияте башлыгы Тәлгат Таҗетдин раслаган. Хәзер инде җәйләрен мәчет ихатасында базар ачып та акча сугалар. Мөфтият белән хакимият күз «йома», ә «Татар рухы» төзегән янә бер җәмгыять яңа мәчет булдыру өчен җан-фәрман көрәшә...
Шәһәр китапханәләрен дә айкап чыктык. Милли бүлекләрнең күпчелек киштәләрен Уфадан агылган 7 томлы «Башкорт энциклопедиясе», 16 томлы «Башкорт авыллары тарихы» һәм аңа өстәп Ә.Әсфәндияров тарафыннан чыгарылган өч томлы «История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий», 5 томлы «Башкорт халкы тарихы», 8 томлы «Башкорт теленең академик сүзлеге», 16 томлы «Башкорт халык иҗаты», дүртәр томлы «Башкорт халык сәнгате», «Башкорт халкының музыка сәнгате», өстәвенә әле «Башкорт хәрби энциклопедиясе», бихисап әдәби китаплар биләп алган. Магнитогорскидан Учалыга 40-50 чакрым гына ара, иртәгә ошбу төбәккә дә алар килеп мөһер салмагае. Магнитогорск татарлары алдында без бурычлы, ерак бабайлар калдырган гөнаһны да юа белү лазем.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев