Төркиядәге татарлар берләшә
Гөлназ Җиһангирова бишенче ел инде Төркиянең Ак диңгез районында, Антальяда яши.
Берәүләр бер җирдә – авылда яки шәһәрдә туа, гомере буе шунда яши. Ил гизү түгел, диңгез буена яисә таулар артына барып, ял итеп кайту турында да уйлап карамый. Икенче берәүләр нидер эзләнә, ел да сәяхәткә бара. Яшәгән мохитен, тирәлеген үзгәртмәкче була, кайнап торган дәрт-дәрманын кая куярга белми. Ерак бабаларыбыздан килгән күчмәннәр каны уянамы: озын-озак җыенмыйча, чит шәһәргә түгел, чит илгә үк күчеп куя.
Музыкант Гөлназ Җиһангирова икенче төркемгә карый. Ул бишенче ел инде Төркиянең Ак диңгез районында, Антальяда яши. Казанда, БТК башкарма комитеты бинасында очрашкач: «Диңгез буе – күпләрнең яраткан ял итү урыны. Анда эш табу да кыендыр? Ничек күчеп китәргә булдың? Үзеңне эзләп баруың булдымы?» – дип сораштырдым.
– Мин элек-электән, гаиләм, әнием белән барган саен Төркияне, диңгез буен ярата идем. Телләребезнең бик охшаш, диннәребезнең бер үк булуы, кешеләрнең бер-берсенә яхшы мөгамәләсе дә тәэсир итте. Төркиягә күчеп китәсе елның җәендә, 2019 елны, дачада ял иткәндә бер төрек сериалын карау насыйп булды. Аны берничә ел элек «ТНВ»да, урысчага тәрҗемә итеп, субтитрлар аша күрсәтә башлаганнар иде. Кайсыдыр серияга җиткәч, тәрҗемә итү бетте. Йә урысча карыйсың, йә төрекчә. Артистларның тавышларына күнеккәч, төрекчә карыйм әле, дип, сүзлекләр алып, ныклап төрек телен өйрәнергә керештем. Шулай итеп, интернеттан сериалны табып, карап бетергәндә, төрек телен үзара сөйләшеп аңлашырлык дәрәҗәдә өйрәнгәнемә төшендем. Ул елны ноябрь бәйрәмендә рәттән дүрт көн ял итү мөмкинлеге чыкты. Моңарчы Төркиядә ялгызым гына ял иткәнем юк иде. Шунда, диңгез буенда дәртемә – дәрман, рухыма гайрәт-көч җыйдым. Шул мохиттә яшисе килү теләге дә туды. Казанга кайткач, ниятемне улым белән уртаклаштым. Башта ул көлемсерәп кенә карады. Көйләнгән тормышыбызны ташлап китәбез мени, ди. Ул вакытта мин Казан музыка көллиятендә укытам, улым инглиз мәктәбендә яхшы гына укып йөри. Яраткан эшем бар, барысыннан да канәгать кебек. Әмма шушы уй-теләк, хыял тынгы бирми, интернеттан Анталья шәһәрен өйрәнә башладым. Тагын сүз кузгаттым. Улыма «күченеп китсәк, Антальяда кайда укыр идең», дигәч, ул шәһәрдә туризм академиясе булуын ачыклады. Анда төрекчә һәм инглизчә укып була. Барып, укытучылары белән сөйләшеп кайттык та, күчендек. Инглизчәсе әйбәт булгач, бу мохиткә ул чагыштырмача тиз ияләште.
– Элек Антальяда фатир сатып алган сурәттә автомат рәвештә Төркия гражданлыгын да алып була иде. Хәзер ничек?
– Элек тә, хәзер дә фатир сатып алган очракта гражданлык алырга мөмкин. Тик хәзер ул фатирның бәясе, ялгышмасам, 350 мең доллардан ким булмаска тиеш. Билгеле, андый мөмкинлегебез юк. Димәк, гражданлыгыбыз да юк. Мин эшемнән бер елга академик ял алдым. Кем белә, бәлкем ияләшеп китә алмассың? Бер ел яшәп, эшләп, укып карау ниятебездән кире кайтармады. Дөрес, килеп урнашуга ук диярлек пандемияга юлыктык. Дүрт айлап өйдә ябылып утырырга туры килде. Анда таләпләр кырыс, нык күзәтеп тордылар.
Шуны да әйтим: диңгез буенда атна-унбиш көн, бер ай ял итеп ятарга була. Әмма җирле халык белән бергә, бер мохиттә яши башлагач, әлеге романтика юкка чыга. Менә әле анда җәй дәвам итә. Диңгездә ике атна элек су кердем. Анда да кереп кенә чыктым диярлек. Вакыт җитми. Шуңа күрә ватандашларыма, Төркияне, диңгез буйларын бер романтик җир, яшәр өчен уңайлы урын, дип күченеп китәргә уйласагыз, ял итүче, турист түгел, гади кеше буларак башта берничә ай яшәп карагыз, дип киңәш итәсем килә. Кунакханәдә яшәп кенә көйле яки көйсез якларны белеп булмый.
– Антальяда эш урыны табу кыен булмадымы?
– Улыма уку йорты эзләгәндә үземә бер эш белешеп куйган идем – бер урыс мәктәбендә музыка дәресләре бирү. Фортепиано дәресләре алырга теләүчеләр булуын да күрдем. Анда әйбәт кенә эшләп киттем. Югары категорияле мөгаллимә килүгә алар да сөенде. Коллектив белән кызыклы гына концерт программалары да ясадык. Пандемия булу сәбәпле, ул эш тә тукталып торды. Анда музыкаль академия дигән музыка мәктәбе дә бар. Гомумән, Төркиядә музыка белеме бирү системасы, программалары бездән шактый нык аерыла. Анда сольфеджио, фортепиано дәресләрен төрекчә укытам. Илдә яшәп калгач, төрек телен тагын да камилләштердем. Теория, гармония дәреслекләрен сатып алып, терминнарын, укыту тәртибен – барысын өйрәндем.
Бераз яшәгәч, эшләгәндә кирәге чыгар дип, төрек теле буенча сертификат алырга булдым. Ак диңгез университетында бер еллык тел өйрәтү курслары бар. Анда укырга кердем. Телне нинди дәрәҗәдә белүеңне ачыклау, укытучылар сиңа ниндидер программа тәкъдим итү өчен биредә имтихан бирәсе бар. Сынау биргәч, үземнең Б2 дәрәҗәсендә булуымны ачыкладым. Моңа хәтле А1, А2, Б1 дәрәҗәләре бар. Б2дән соң ике генә дәрәҗә кала. Шунда яхшы гына укып, югары дәрәҗәле сертификат алдым. Төрек телен өйрәнүдә дусларым, күршеләрем дә ярдәм итте. Төрекләрнең үзләренә генә хас мәзәкләре бар, әйтемнәрне күп кулланалар. Шуларны өйрәнеп киләм.
– Ә татар милли тормышы ничек анда? Антальяда татар җәмәгате зурмы?
– Әлбәттә, күченгән илеңдә милләттәшләребезне туплап торучы ниндидер бер тотрыклы милли оешма, җәмгыять эшләсә, яңа килүчеләргә җиңелрәк булыр иде. Ниндидер ярдәм кулы сузарлар, үзеңне ялгыз хис итмәс идең. Шуңа күрә шактый вакыт ялгызлык хисе кичерергә туры килде. Мин берничә ватсап төркемендә булсам да, андый җәмгыять юк иде. Анда да гадәти игъланнар, көнкүреш ихтыяҗларына бәйле белдерүләр. Кемдер фатир сата, ниндидер адрес сорый. Милли чаралар турында хәбәрләр күрмәдем.
– Сабантуйлар уздырыла иде шикелле.
– Мин килгәнче ике Сабантуй уздырган булганнар. Әмма мин ялгыз идем. Дөрес, ялга килгән, үзебезчә сөйләшкән милләттәшләрне күргәндә барып аралаша, җирле татарларны таный, барлый башладым. Инде адвокат Фәнис Зыялыга килгәндә, аның барлыгын белә идем, тик очрашып сөйләшкәнебез булмады. Антальяда беренче күргән бәйрәмем – Нәүрүз булды. Анда кыргыз, уйгур, казахлар, кырым татарлары белән танышсам да, милләттәшләремне күрергә туры килмәде. Татар милли киеменнән, калфак кигән булсам да, беркем килеп эндәшмәде. Милли киемебездән булган башка кеше күренмәде. Шушындый төрки халыклар җыеннарына бара башлагач, акрынлап Антальядагы мәдәни тормышка, сәнгатькә бәйле чараларга кушылып киттем. Кырым татары Зәрә ханым оештырган Сабантуйга баргач, байтак кына милләттәшем белән таныштым. Ул анда, халыкара хор төркеме оештыручы буларак та, яхшы мәгълүм шәхес. Шул Сабантуйда кайчандыр Казандагы музыка көллиятендә кадрлар бүлеген җитәкләгән Наилә ханым Барабанова белән очраштым. Әле аның Антальяга күчкәнен белми идем. Без, әлбәттә, бер-беребезне танып алдык. Наилә ханым, мин дә үзебезнең моңлы җырларны җырладык. Халыкны биеттек, күңелен ачтык. Мәйданда бик матур биегәне Арчада туып үскән үзебезнең Фәнис Зыялы булып чыкты. Кыскасы, бер-беребезне электән ишетеп белгән булып чыктык. Шул көннән башлап без фикердәшләр, бер ватсап төркемендә торучылар. Хәтта йөктәшләр дип тә әйтеп була. Чөнки бер йөкне тартабыз. Кыйблабыз бер: милләттәшләребезне туплап, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык иҗатын танытып яшәү.
– Татар конгрессына ни өчен килүеңне дә сөйлә инде.
– 2022 елда Антальяда беренче мәртәбә «Йөрек-Төрекмән» халыкара төрки фестиваль уздырылды. Йөрек – күчмән дигән мәгънәдә. Әлеге фестивальгә мине шушы фольклор коллективлары белән эшләүче бер төрек ватандашы чакырды. Казах, кыргыз, уйгур... иҗат коллективларын, милли оешмалары үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Тик безнең республикабыздан бер коллектив та катнашмады. Оештыручыларга Татарстанның, татарның зур мәдәни мирасы барлыгын аңлатканнан соң, ике арада координатор булу вазыйфасын миңа тапшырдылар. Казанга кайткач, Милли Шура рәисе В.Шәйхразиев белән очраштым. Нәтиҗәдә узган ел Казаннан бер делегация килеп, фестивальдә бик күркәм чыгыш ясады. Быел өченчесе үткәрелә. БТК башкарма комитеты җитәкчесе Д.Шакиров, тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Л.Кутеева белән бергәләп бу юлы тагын да ишлерәк, саллырак делегация тупладык. Быел шундый яңалык көтелә: каланың иң күркәм урынында – Иске шәһәр паркындагы тарихи китапханәдә Татар конгрессы ярдәмендә татар китабы бүлеге ачылачак.
– Ишетүемчә, ниһаять, милли оешма буларак, рәсми теркәлгәнсез.
– Заманында Фәнис Зыялы туплаган, «Анталья татарлары» дигән ватсап төркеме бар. Без гадәттә нинди чара уздырсак та, бөтен игъланнарны шунда урнаштырабыз. Әлеге төркемдә ике йөзләп кеше бар (гомумән, бу тарафта биш меңләп татар яши, диләр). Алар арасында активлары бармак белән генә санарлык. Хәер, чараларыбызга кунак булып килгән кешеләргә дә рәхмәт! Алар килмәсә, бу чараларны оештыруның мәгънәсе дә булмас иде. Венера Нәҗмиева, Айгөл Садыйкова, Амания Гыйльманова – һәрберсе алыштыргысыз. Саксофончы Ринатны, курайда, кубызда уйнаучы Фәнисне әйтмим дә инде.
Җәй башында оешмабызны «Татарстан култур дәрнәге» (Татарстан мәдәният җәмгыяте) дип рәсми рәвештә теркәдек. Формаль эш булса да, бу да мөһим. Безне инде бер җәмгыять-оешма буларак беләләр. Хәер, бер нәрсә үзгәрмәде: барча чараларны үз башлангычыбыз белән, үз акчабызга, үз көчебезне түгеп уздырабыз. Инде театраль студиябез - «Илһам» сәнгать төркеме, ансамблебез бар. «Беренче театр» спектаклен куярга җыенабыз.
Әңгәмәдәш – Рәшит МИНҺАҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев