Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Сукыр оптимист

Үз хезмәтләрем белән һәр җәмгыятьтәге дөм сукырларның яки күзләре начар күрүчеләрнең яхшы музыкантлар, массажистлар гына түгел, ә яхшы керамика осталары булып китә алуларын раслыйсым килә!

Илгизәр Хәмидуллин әтисе дә, әнисе дә сукыр булган гаиләдә туган. 1967 елның җәендә дөньяга килгән ир балага гына Ходай әүвәл мәрхәмәтлелек күрсәткән. «Әнием Кәүсәрия белән әтием Илдус сукырлар җәмгыяте әгъзалары булса да, мин тумыштан яхшы күрә идем. Күрү сәләтем тора-бара сүрелде, – дип сөйли ул. – 3 яшемә кадәр дәү әнием Хәбибә һәм аның кыз туганнары – Җәүһәрия, Фәния апаларым тәрбиясендә, авылда үстем. 

Совет власте чорында сукырлар оешмасы көчле һәм бар сукырлар да эш белән тәэмин ителә иде. Минем әнием дә эшләде. Аны Чистай сәгать заводына, эшкә юллаган булганнар, ул шунда әтием белән танышкан. Тик аларның гаиләсе таркалгач, әнием Казанга кайткан һәм мине дәү әнием тәрбиясенә калдырып, янә эшкә чыккан. Аннары әнием мине балалар бакчасына бирде, тик күз табибы гына әниемне улыгызга күзлек кияргә туры киләчәк дип кисәткән. Мин тора-бара күзләрем болай начар күрә башлар дип уйлап та карамадым. Тик гадәти мәктәптә укымадым, беренче сыйныфтан алып Лаештагы сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен ачылган махсус мәктәп-интернатта тәрбияләндем».

Илгизәр сүзләренчә, Лаеш интернатында укытучылар Зөя утравыннан күчеп килүчеләр булган. «Алар кайчандыр үз калаларыннан сөрелгән зыялылар иде, шуңа күрә безгә дә бик көчле тәрбия, гыйлем бирделәр, – дип искә ала ул. – Беренче укытучым Елена Анатольевна Данилова, мин класска аяк басуга ук, кочаклап, үбеп алды. Биредәге укытучыларның көчле булуына тиз ышандым. 180 бала арасында төрле холыктагылары бар иде. Әмма барыбызга да бер төсле караш булды, укытучылар таләпчәнлек күрсәтеп, безне шушы тормышта яшәргә өйрәтте. Әйтик, укытучыбыз бер малайга идән юарга куша, ә ул, гомере буе мич башыннан төшмәгәндәй, «мин бит күрмим, мин идән юа белмим», дип шыңшый. Әмма идән юуның да кирәкле гамәл булуына тиз өйрәндек, интернат тормышына да ияләштек. Баштарак укытучыларыбыз турында: «Әй, мыскыл итеп тә торалар соң!» – дия идек. Хәзер булса, рәхмәт дип кенә торыр идек тә бит, тик ул чакта кечкенә балалар идек шул әле. Безне анда чыннан да шушы тормышка өйрәттеләр. Гимнастика да ясаттылар, киемнәрне дә юдык, үтүкләдек тә, чөгендергә, бәрәңгегә дә йөрдек, хәтта урмандагы гөмбәләрне дә танырга өйрәндек. Балыклар тотып карадык. 

Класста баян да бар иде. Һәр малай шул баянны кулга алып, 1-2 көйне сукалап чыга иде. Чөнки баянда бер көй дә шыңгырдата алмаса, ул егет кеше түгел иде, безнеңчә. Бергә укыганнарның кайберләре соңыннан югары дәрәҗәдә уйный алган музыкантлар да булып китте. Тарих, әдәбият та укыттылар безгә. Билгеле, әдәбият буенча китапларны укытучылар үзләре яисә начар булса да, башкаларга караганда яхшырак күрүче укучы бала укый иде. Хезмәт дәресләрендә эш коралларын кулланырга, хәтта электр тогын үткәрергә дә өйрәттеләр. Мин, күзләрем күргән чакта, электр челтәрен дә үзем үткәрә идем. Анда үз-үзебезне кайгыртырга да өйрәндек. Хәзер шул укытучыларыма көн дә рәхмәт укыйм. Безгә кылган әллә никадәр яхшылыклары истә!»

 Илгизәр җәйге каникуллар тәмамланып, интернатка кайтуын ашкынып көтә торган булган. «Мин бу хакта кемгәдер әйтергә кыенсына идем. Бактың исә, минем кебек балалар шактый булган икән, – дип сөйли ул. – Без үз иркебездә булдык. Территория зур, бина урман янында булгач, сукмак буйлап урманга хәтле элдертә идек. Сукырлар җәмгыятеннән бүләкләр алып киләләр, безнең өчен концертлар да куялар иде. Ә иң мөһиме: без мәктәпне тәмамлап чыгуга, эш урыннары әзер була иде». 

Билгеле, югары уку йортларына арадан азлары гына кергән, әмма калганнар да сынатмаган. Күп очракта сукырлар төрле предприятиеләр җитештергән әйберләрне ясауда вак-төяк арадаш эшләр башкара. Илгизәр дә, мәсәлән, монотон эштә хезмәт куйган: мөһим болтларны тоташтырып торган. «1990 еллар җимереклек алып килде. Электр очкынлы газ кабызу җайланмаларын җыя идем, эш бетте. Берара сәүдә итеп алырга да туры килде. Хезмәт хакы түләнмәде... Ә минем гаиләм бар, Альбина белән улыбызны үстерә идек инде. Улым 1986 елда туды. Ул вакытта мин әле улымны күрә идем. Тик күз күреме әкренләп сүрелә барды, ишарәли генә башладым... Бу нәсел чире белән дә бәйле иде һәм стресс­лар зыяны да тигәндер инде... Әмма тора-бара дәүләт сукырларны да искә ала башлады». Шулай итеп, Илгизәр Илдус улы һәм аның җәмәгате беренчеләрдән булып Казан медицина училищесында массажист белгечлегенә укып чыккан. Әлеге ун сукыр кешеле төркемне иң яхшы укытучылар укыткан. Илгизәр талантлы укытучысы, табибә Розалия Әхмәдиеваны әле дә искә ала. «Ул безгә һөнәр бирде, кулларыбызны дөрес итеп куйды. Авыруларга энергиягезне кызганмыйча бирегез, көч-энергиягез калмас дип курыкмагыз!» – диде. Билгеле, көч чыкмыйча, көч керми, диләр. Мин дә моны истә тотып, тырышып эшләдем. Шәһәр сырхауханәсендә 5 ел буе массажист булдым. Авыруларга ихласлык белән массаж ясагач: «Савыгып киттек», – дип рәхмәт әйтәләр иде». 

Илгизәр Хәмидуллин берничә ел Казанның сукырлар җәмгыятендә дә хезмәт куйган. Ул бик оста оратор. Сөйләгәндә, ялгышып китеп, бер рус сүзе кулланмавы белән үк сокландыра! «Татарстан хәбәрчесе» дип аталган русча аудиожурнал чыккан ул елларда. Әңгәмәдәшем дә, республикадагы татар теле үсеше программасына кушылып, шушы аудиожурнал өчен татарча тапшырулар эшли башлаган. «Сезгә 15 минут бирелә, диделәр. Ә мин ул кадәр талантлы түгел, дия-дия, 15 минут урынына 90 минутлык татарча тапшырулар әзерли идем. Безнең җәмгыятькә нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла килеп, кирәкле текстларны, китапларны укып бирә иде. Җәмгыятебезнең махсус китапханәсе бай, анда 1950 еллардан ук җыелып килгән аудиокитапларыбыз да бар!»

 Илгизәр хәзер иҗат кешесе дә, ул керамика сәнгате белән бәйле юлын болай бәян итә:

 – Бер көнне шәһәрнең мәгариф үзәге белән бәйле грант программасы хакында белдем, сукырлар җәмгыятенең мәдәният йортында керамика сәнгате буенча беренче осталык дәресе дә узды. Анда безнең оешманың 20 кешесе катнашты. Дәресне керамика остасы Снежана Хәйруллина алып барды. Әмма башка дәресләр Ульянов-Ленин урамындагы бинада үтте, шунысы кыенга туры килде. Ара ерак, без белмәгән җирләр, җитмәсә, тау менәсе... Уңайлы мохит дигәннең «у» хәрефе дә юк... Тик шулай да күпләр тырышып карады, имтиханнардан соң яхшы укучылар гына кала барды, күрмәүчеләр арасыннан без улым белән икәү генә калдык. Аннары улым да бу укудан төшеп калды, мин ахыргача тырыштым. Без шимбә-якшәмбе көннәрендә шөгыльләнә идек. Пандемия дигән зәхмәт килеп җитте. Иҗади биремнәрне өйдә тәмамларга туры килде... 

Илгизәр Снежана Рөстәм кызы җитәкләгән «Ишморат» керамика студиясендә бер ел шөгыльләнгән, белем туплаган. «Студиядә Рөстәм Риза улы Ишморатов белән дә таныштым. Ул мине мактый: «Менә бу егет үз үҗәтлеге белән алга бара», – дия иде. Билгеле, Снежана да булышты. Мин, күрмәү сәбәпле, берәр савытны ахыргача җиренә җиткереп бетермәгән булсам, ул җитешсез урыннарны төзәтә иде», – ди тыйнак әңгәмәдәшем. Хәзер ул шөгылен өйдә дәвам итә. Билгеле, хобби чыгымнар таләп итә. Илгизәр Хәмидуллин әле быел, Риштанга ук барып, андагы керамика осталарыннан 25 көн осталык дәресләре алган!

 «Башта интернет аша Үзбәкстанның дөньяви танылган, бик абруйлы керамика остасы Алишер Назировка үтенеч хаты белән мөрәҗәгать иттем. Җавапта: «Мөмкинлегегез булгач та килегез, керамикага өйрәтербез, кулыгызны куербыз», – дип язылган иде, – дип искә ала ул быелгы шатлыклы вакыйгасын. – Алишер Назировның дәресләрен дә тыңладым. Аның тыныч тавышын, мәгъ­нәле сөйләмен бик ошаттым. Риштан үзле балчыгы белән бәйле һөнәрчелек тә гасырлар эчендә чәчәк тә аткан, онытылып та торган, хәзер ул янә югарылыкта. Япониядәге стажировкадан кайтканнан бирле Алишер Назиров япон керамикачылары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә, анда аның күргәзмәләре дә ачылып тора икән. «Их, шушы остада укыйсым килә!» дип уйлана башладым. Шуннан һаман җөрьәт итә алмый йөргән көннәрнең берсендә Альбина: «Үзбәкстанга бар инде!» – диде. Без аның белән бер мәктәп-интернатта укыган идек, ул – минем терәгем, үзе дә шушы хәлдә булгач, барысын да яхшы аңлый. Күңелемә дә хәбәр килгәндәй булды, Аллаһ Тәгаләгә ышанасың, тәвәкәллә, бар, диделәр кебек. Җиңел булып китте. Аннары телефоннан Алишер Назировның үзе белән озак кына сөйләштем. Аның әсәрләре Мәскәүнең Шәрык халкы сәнгате музеенда, Санкт-Петербург этнография музеенда, Япониянең Асакура-сан керамика музеенда һәм Европа музейларында да саклана. Мин сөйләшкәндә, ул Мәскәүдә иде. Янә укырга килергә чакырды. Үзбәкстанга мин Хәбибрахман белән бергә чыгып киттем. Аңа: «Барып җиткәч, күзләренә карарсың, әгәр дә мине аларга ышанып калдырырга мөмкин дип тапсаң, калдырырсың», – дидем. 

Риштан – керамика сәнгате үзәге. Риштанга килеп төшкәч, А.Назиров остаханәсен таптык. Алишер әфәнде бик яхшы күңелле оста булып чыкты, чүлмәкче станогын тагын да яхшырак тоярга өйрәтте. Төрле чүлмәкләр, милли формадагы савытлар ясап карадым, аларны бизәү өчен кулланыла торган глазурьның таулы җирләрдәге үсемлекләр көле кушылып, табигый матдәләрдән генә ясалуына да төшендем. Сый-хөрмәттә булдым, кайнар ризыклар гына ашадым, иртән кошлар сайравын тыңладым, хәтта тау күгәрченнәре гөрләвен дә ишеттем. Аның укучылары, яшүсмер балалар минем янга кош кебек очып килеп, нәрсә белән булышлык итик дип кенә торды. Ул ир балалар үзләре дә осталар! Алишер Назировның шәкертләре! Алар да миңа үз киңәшләрен бирде. Гомумән, үзбәк халкы – ягымлы, ярдәмчел. Кайтып китәр алдыннан, остадан: «Мин сезгә күпме тиеш?» – дип сорадым. Ә ул: «Юк, миңа акча кирәкми, миңа савап булсын», – ди. Миңа үзбәк милли киемнәрен бүләк итте, чемоданыма бик күп күчтәнәчләр салды. Минем әле әнием исән-сау, «аны сыйларсың» дип тә бирде. Аннары мин, кыенсынып булса да, аның үз куллары белән ясаган савыт-сабаларын сорап алдым. Аларны да кызганмады. Ул бүләк савытларны, күз карасыдай, үрнәк өчен саклап тотам! 

 – Үзбәкстанда Алишердан тыш осталар, башка династия вәкилләре дә җитәрлек бит, дип бүлдерәм.

 – Ә мине Алишер әфәнденең: «Укучыларымның күзләрен тыгыз тукымадан тегелгән яулык белән бәйләтәм, алар чүлмәкләрне күзләрен йомып та ясарга өйрәнергә тиеш», – дигән сүзләре җәлеп итте. Миңа нәкъ шундый оста кирәк, дип уйладым. Үз башына төшмәгән кеше мондый халәтемне аңламый, билгеле. Ә Алишер Назиров минем кебекләрнең җан халәтенә дә керә белә икән. 

 – Сез сентябрь аенда Казанда узган «Абилимпикс» бәйгесендә катнаштыгыз бит әле.

 – Сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча узучы «Абилимпикс»та беренче тапкыр гына катнашуым түгел. 2021 елда II урынга лаек булган идем. Быелгы биремне Казанның Халык сәнгате һөнәрчелеге училищесында башкардым. Әвәләгән сөт чүлмәгем үземә дә ошады. Әлеге уку йорты мөгаллиме Ландыш Садертдинова әйтүенчә, биремне бик яхшы башкарганмын. Мин ясаган чүлмәкне, агач пүләнен ярган кебек, ике өлешкә ярып, аның калынлыгын, тигезлеген дә үлчәделәр... Бөтенроссия күләмендәге «Абилимпикс»та катнашып, бирем буенча цилиндр һәм ике шәмдәл әвәләдем. Татарстанга I урын белән кайтуыма бик шатмын! Бүләкләгәндә күз яшьләремне дә тыя алмадым.

2021 елның язында Зөядә яшәүче оста Евгений Иванов янына барып, аның остаханәсендә бер атна осталык дәресләре алганым да булды, тәҗрибәм бар.

Илгизәр әңгәмәбезне мондый сүзләр белән йомгаклады:

 – Үз хезмәтләрем белән һәр җәмгыятьтәге дөм сукырларның яки күзләре начар күрүчеләрнең яхшы музыкантлар, массажистлар гына түгел, ә яхшы керамика осталары булып китә алуларын раслыйсым килә! Алар да оста чүлмәкчеләр була ала. Өстәвенә, моның матурлык белән бәйле, матди һәм рухи яктан да зур канәгатьлеккә ирештерүче сәнгать төре икәненә башкалар да төшенсен иде. «Абилимпикс»та катнашу максатым да шуның белән генә бәйле. Әйе, чүлмәкләрне ясавы читен, әмма моңа өйрәтеп тә, мондый бәйгеләрне башкалар өчен оештырып та була. Мин җаным-тәнем белән шушы җәмгыять өчен файдалы булырга омтылам. Чөнки сукырлар мәнфәгатен яхшырак аңлыйм. Аннары, җәмгыятебездә сукыр балалар һәрчак булган һәм бар, тик менә бүгенге көннәрдәге андый балаларга ата-аналары бер адым атларга да ирек бирми кебек. Аңлатып үтим: без, сукырлар – авыр категорияле авырулар. Әйе, безнең аяк-кулларыбыз да сау, әмма без баусыз бәйләп куелган шикелле. Хәзерге ата-аналар шушындый балаларны мөстәкыйльлектән мәхрүм итә, димәк, аларга дөрес тәрбия бирми. Бу нисбәттән, без бәхетлерәк икәнбез. Чөнки без тулысынча мөстәкыйль булырга өйрәндек. Менә хәзер инвалид дигән сүзне кулланудан туктадылар. Аның урынына, шомартып дигәндәй, сәләмәтлекләре чикле кешеләр дип сөйлиләр. Ә мине инвалид дигән сүз бер дә кимсетми. Бу халәтне нинди генә ажур-челтәр бөркәп, башкача итеп әйтсәләр дә, мөһим түгел. Минем өчен безгә, авыруларга карата яхшы мөнәсәбәт мөһим. Аннары аталыш үзгәреше генә безнең хәлләрне җиңеләйт­ми. Без җәмгыятьтән матур сүз, шома юмалау түгел, ә матур гамәлләр көтәбез.  

Мөнирә ӘБҮБӘКЕРОВА.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев