Мурманск – төньяк башкаласы
Мурманск үзәгендәге бер биек сопка түбәсенә куелган Алёша һәйкәле янына баргач, тәмам хәйран калдык. Һәйкәлнең биеклеге 45 метр!
Әле шимбә кичендә генә, биш көн йөреп, Оренбург төбәгеннән кайтып җиткән идек, якшәмбедә, инде төн кергәндә, Мурманск өлкәсенә чыгып китәргә туры килде. «Юл газабы – гүр газабы», дисәләр дә, япа-ялгыз көе Мурманск, Североморск кебек ябык, «яшерен» калаларга барып эләгү мөмкин гамәл түгел, ыңгырчак-дилбегәләр киеп, тагын сәфәр чыктык.
Мурманск Төньяк боз океанының бер өлеше булган Баренц диңгезенә терәлеп, аның коры җиргә кергән бухтасын тирәләп урнашкан. Аэропорт Кола дип аталган бистәдә урнашкан, анысы 4-5 гасыр элек үк нигезләнгән икән. Ә Коладан 45 чакрымдагы Мурманск каласына 1915 елда гына нигез сала башлаганнар. Шуннан бер ел элек Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Германия, Франция, Англия кебек дошман илләр Кара диңгезне дә, Балтыйк диңгезен дә үз тырнакларына эләктереп, Россиянең ул тарафтагы барча портларын бикләп куйган. Дустанәрәк булып кыланган илләр белән сәүдә итү, анысыннан да бигрәк корал алышу өчен, патша хөкүмәтенә ашыгыч рәвештә шушы Баренц диңгезендә яңа порт ачарга туры килгән. Океандагы су тәүлек яки атна дәвамында йә килеп, йә китеп торганга күрә, Баренц диңгезе беркайчан да катмый, ул ел әйләнәсендә товар озата йә чит ил корабларын кабул итә ала. Патша хөкүмәте бик нык ашыкса да, Мурманск портын тиешенчә төзеп бетерергә барыбер җитешми, ул Россиядә патша заманында сафка бастырылган иң соңгы шәһәр булып, тарихка кереп кала. Ә ул арада Швейцария кунакханәләрендә качып яткан большевик әйдәманнары Германия аша ябык вагоннарда кайтып җитә дә, Петербург каласында Германия акчасына террористик түнтәреш ясап ташлый. Гражданнар сугышы вакытында шушы Мурманск һәм Архангельск портлары аша Россиягә Америка һәм Англия гаскәре бәреп керә. Инде илне барча дошманнардан чистарткач кына, яңа совет хөкүмәте Мурманскины да искә төшерә. Яр буендагы таш кыялар өстен беркадәр кирпеч, ә күбесенчә агач йортлар сырып ала. Бөек Ватан сугышы чорында Мурманск лендлиз программасы буенча Америка һәм Англиядән килгән техника һәм азык-төлекне кабул итеп торган төп портка әверелә. Гитлер Мурманск каласының стратегик әһәмиятен белеп торса да, тәүге елларда әле аңа тими, аны үз кулына эләктереп, Германия файдасына куллану турында хыяллана. Ә инде сугышта оттырачагын аңлап алуга ук, Мурманск каласы өстенә дистәләрчә эскадрилья самолетлар юллый һәм шәһәрне атналар буе бомбалар яудырып җимертә. Сугыш башланган вакытта әле ярый Төньяк флот белән генерал-майор Александр Кузнецов җитәкчелек итә. Сталин 21 июнь төнендә көнбатыш чикләрдәге барча совет гаскәрләрен сугышчан хәлгә китерү турында фәрман биргән булса, генерал Кузнецов, үз җаваплылыгына алып, инде өч тәүлек элек үк сугышка хәзерлек чараларын күрә башлый. Нәкъ шушы генерал фәрманы буенча Баренц диңгезенә керә торган бугазларда кыялар өстенә диңгез туплары урнаштырыла, ул хәтта төрмәләрдә тотылучы җинаятьчеләрне дә чыгарып һәм аларны солдат һәм матрослар белән аралаштырып, портлар сагына бастыра. Алдан күрүчәнлек нәтиҗәсендә немец гаскәрләре Баренц ярларына да, портларга да үтеп керә алмый, Мурманск барлык сугыш айлары буена совет иленә ярдәм итеп тора...
Сугыш дәһшәтләре көнбатышка таба үтеп киткәч, Мурманск каласын тиз арада сафка бастыралар. Йортларның яртысы таш һәм кирпечтән төзелсә, яртысын Себер тайгаларында үскән нарат һәм карагай брусларыннан күтәрәләр. Йортларның биеклеге ике каттан артмый. 1960 елларда гына Мурманскига да заманында «хрущевка» дип аталган, панельләрдән биш катлы йортлар калкыту технологиясе килеп җитә. Хәзер инде калада Казан яки Мәскәүдәге шикелле заманча, күпкатлы йортлардан хасил яңа микрорайоннар да үсеп чыккан. Заманча кунакханәләр, кафе һәм рестораннар, сәүдә үзәкләре дә җитәрлек. Яманы шул – нәкъ Казанда яки Ижаудагы шикелле үк, кәттә ресторан, кунакханә һәм сәүдә үзәкләренә исемнәре җиде йозак артына яшерелгән Мәскәү олигархлары һәм караклар хуҗа. Баренц диңгезе ярларында һәм Кола ярымутравында бер генә авыл да юк, тик таш кала һәм бистәләр генә тезелгән. Мондагы тоташ кыялардан йә күл вә сазлыклардан хасил җирлектә ашлык үстерү яки мал асрау гомумән мөмкин түгел. Сәнәгать объектларыннан җылылык, су, газ һәм электр челтәрләре, коммуналь хезмәт күрсәтү, автотранспорт предприятиеләре, балык эшкәртү заводлары һәм портларда кораб ремонтлау верфьләре генә бар. Поляр түгәрәк артында хезмәт хакына төньяк өстәмәләр каралса да, эш урыны юклыктан, халык саны ел саен кимүгә таба бара. Узган ел гына да өлкәдә яшәүчеләрнең 17 процентка якыны Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә күчеп киткән, бүген мондагы халык саны 667 меңнән артмый, Мурманск каласының үзендә
232 мең чамасы гына кеше яши...
Биредә яшәү шартлары да бик җиңелдән түгел. Без барган октябрь ае ахырында поляр төннәр әле башланмаган, әмма барыбер күк йөзе фәкать сәгать уннар тирәсендә генә генә яктыра, ә көндезге 15 сәгать җитүгә үк шәһәр урамнарын янә эңгер-меңгер баса. Аңлашыла булыр, заманча шәп йортлардагы кәттә фатирларга кара гавамның егәре бик җитми, шул сәбәптәндер, меңнәрчә кеше илленче еллар тирәсендә төзелгән ике катлы, шифер түбәле, бернинди уңайлыклары да булмаган иске йортларда, бер өлеше хәтта агач баракларда яши. Дөрес, кешеләр уңайлырак төбәкләргә күчеп киткәннән соң, ул ике катлы иске йортларның күбесе бушап ук калган инде...
Мурманск каласында безне губернатор урынбасары В.Евменьков кабул итте, аннан соң, бергәләп, диңгез ярында урнашкан атом бозваткычларын ремонтлау заводына киттек. Илленче елларда бу урында механик-ремонт остаханәсе генә булган, менә шунда эшли башлаган Әстерхан татары Әнвәр Ибраһим улы Тумбаров аны илкүләм дан алган «Росатоммаш» заводына әйләндергән, предприятиене 28 ел дәвамында үзе җитәкләгән. Ул хәзер бик яшерен оешма, анда 9-10 катлы йортлар биеклегендәге бозваткычлар ремонтлана. Предприятенең диварына Ә.Тумбаров исеме язылган истәлек тактасын беркетүгә үк, безне «Җиңүнең 50 еллыгы» дип аталган гаҗәеп зур кораб эченә экскурсиягә дә алып керделәр. Бөтен ваклыкларын санау ярап бетми, иллә мәгәр бозваткыч эчендәге баскычлар буйлап бишәр-алтышар катка йөгереп төшә-менә, шактый тиргә баттык. Мондый кораб Төньяк боз океанын ерып йөргән чакта тәүлегенә унөч миллион сум бәясенә төшә. Чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен пассажирлар да алалар һәм аларны Франс-Иосиф утравы тирәли сәяхәт иттереп тә кайтаралар икән. Андый 11-12 тәүлеклек сәяхәт сыңар пассажирга утыз мең долларга төшә, сөяркәсе белән юлга чыкса, икесенә 20 млн сум тирәсе агач акча чыгарып салу тиеш. Аңлыйсыздыр: мондый сәяхәтләр безнең кебек кара халыкларның төшенә дә керми...
Мурманск үзәгендәге бер биек сопка түбәсенә куелган Алёша һәйкәле янына баргач, тәмам хәйран калдык. Һәйкәлнең биеклеге 45 метр! Ул каланың һәр почмагыннан күренә. Аны бастыру өчен бернинди Мәскәү әһеленнән дә рөхсәт сорап тормаганнар. Ә без, утыз ел буе хөкүмәткә туктаусыз ялынып та, газиз башкалабыз уртасына безгә дәүләт – Казан ханлыгын төзеп биргән Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куя алмыйбыз соң?!
Сәфәребезнең икенче көне өлкә мәркәзеннән 30 чакрымдагы Североморск каласында дәвам итте.
Анда әүвәл Төньяк флот командующие адмирал, Россия Герое А.Моисеев белән очраштык, аннары Ваенга борынындагы причалда агымдагы ремонтка тукталган «Маршал Дмитрий Устинов» исемендәге ракета крейсерында кунакта булдык. Аның «күзләре» дошманны 550 чакрым ераклыктан күреп өлгерә һәм теләсә кайсы объектны 74 чакрым арадан юк итә ала икән. Крейсерның үзенә герб итеп алган билгесе дә кобра еланы – шул үзе үк аның никадәр куркыныч көчкә ия булуын мисалларсыз да аңлатып бирә сыман.
Без алдагы кичтә Мурманскиның Ленин округында урнашкан Халыклар дуслыгы йортында бу төбәктә яшәүче татар кешеләре белән очрашу оештырган идек, ә икенче көнне Сафоново бистәсендә Төньяк флот авиациясенең музей бинасында Татарстаннан китеп шушы флотта хезмәт итүче офицерлар, мичманнар һәм матрослар белән очрашу көтеп торган.
Ни гаҗәп, хәрби хезмәттәге якташлар белән күрешү искиткеч дәрәҗәдә кайнар һәм эчкерсез булып чыкты. «Кайсы районнан?» – дип сорау ташлауга ук, Азнакай, Саба, Норлат, Актаныш, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән... егетләре «чәчрәп» торды. Мин фәкыйрегез туган Актаныш районының Аеш һәм Әлем авылларыннан монда ике якташ хезмәт итә икән. «Сезне күргәч, әти-әни белән очрашкандай булдык», – дип бер дә тарсынмыйча кочаклап та алдылар. Әлем егете без әле генә күргән «Маршал Устинов» крейсерында 16 ел хезмәт итә, читтән торып бер институтны тәмамлап килә, якын арада офицер дәрәҗәсен алу турында да хыяллана. Аеш егете әле күптән түгел генә хезмәткә килгән, ләкин иген кырларын сагынудан һич туктый алмый. Берүк аларның һәркайсына исән-имин көе туган якларына әйләнеп кайту язсын...
Мурманск өлкәсендә 6 меңгә якын татар гомер итә. Яртысы диярлек туган телен оныта башласа да, Халыклар дуслыгы йортындагы очрашу вакытында Татарстанның премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Күбәләгем», «Ай, былбылым» кебек җырларны суза башлауга ук, барысы тиң аңа кушылды. Туган тел, әлбәттә, якын да, кадерле дә. «Маршал Устинов» крейсерының диварына адмирал Павел Нахимов 1850 елларда ук әйткән: «Үзең сөйләшә торган телнең, үзең яшәгән каютаның, үзең кигән мундирның кадерен бел!» – дигән сүзләрне тиктомалдан гына иң күренекле урынга элеп куймаганнар. Тел һәм милләт безгә бик кадерле. Кирза итекләр киеп, татар мәктәпләренә басып кергән чакта моны Мәскәү әһелләре дә искә тотсын иде.
Вахит ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев