Мохтаҗларга ярдәм – хисапсыз савап
Авыр хәлгә тарыганнарга чын ярдәм күрсәтү, мохтаҗларга бушлай ризык тарату эшчәнлеген алып баручы «Приют человека» пунктларында теләгән һәркем җылы ризык ашап чыга ала.
Бу мәрхәмәтлек белән бәйле социаль проектны башкалада оештырып җибәргән иманлы шәхесләрнең берсе – Казанның «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.
– Йосыф хәзрәт, бездә муллалар, хәзрәтләр бихисап булса да, төп вазыйфаларыннан тыш колачлы игелек эшчәнлеген дә тартып баручылар сирәк... Менә сез бу эшкә ничек алындыгыз?
– Бу эш кешелек тарихында үтә дә хәвефле ел булып истә калган 2020 елда башланды. Шул елның рамазан аенда, мәчетләр ябык булу сәбәпле, ифтар ашларын үткәрә алмадык. Шуңа күрә дә ризыкларны үтә мохтаҗларга ничек тә таратырга теләүчеләр табылды. «Приют человека» социаль реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры, дустым Азат Гайнетдинов яныма килеп, игелекле ният белән булышырга тәкъдим итте.
Колхоз базары янындагы Б.Шаһиди урамында сукбайларны ашату өчен махсус вагон бар иде, ризыкны шунда таратырга булдык. Без рамазан ае буе аның беренче көннәрендә – 300 өлеш, аннары 700 өлеш ифтар ризыгын тараттык. Рамазан үтте, әмма әлеге башлангыч дәвам итте. Мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүне туктатмадык. Шәһәр буйлап хәләл кафе хуҗаларына бардым, үзебезнең эш турында сөйләдем. Алар әкренләп бер көнне, ике көнне үз өсләренә ала башлады. Әүвәл, көненә 150 кеше ашатсак, аннары 350-400 кешене ашатуга күчтек. Татар күрми ышанмый, ди. Башта үзем өстәл артына утырып, ул мохтаҗлар белән таныша башладым. Баксаң, аларның 80%ы бик тә аз пенсия алучы әби-бабайлар, янгын чыгып кайгыга таручылар, аз керемлеләр, ялгыз калып өч-дүрт бала үстерүчеләр, гарип-горабалар... Аларның айлык түләүләрдән соң калган акчалары йә ашауга, йә кирәкле дарулар алуга гына җитә. Кайберләре: «Безнең ит алып пешерергә мөмкинлегебез юк. Ичмасам монда итле аш ашыйк, дип киләбез. Бер телем ипи белән аш, чәй – бик җитеп тора. Шулай тукланып көнебез үтеп китә! Акчабыз да янга кала, барыбер экономия бит бу...» – дип сөйлиләр.
Кызганыч, безнең халыкта балалардан да артык күп игелек өмет итеп булмый шул. Берәүнеке кредитын түли алмый, икенчесенеке өендә аракы эчеп, җан көеге булып ята... Шунысын да өстәп әйтәсем килә, мин үзем элек мондый урыннарда күбрәк беркайда да эшләмәүче, ялкау сәрхүшләрне генә ашатып яталар дип уйлый идем.
Сөйләшә-аралаша торгач, әби-бабайларның кайсы Мәскәү районының иң ахыргы йортларыннан, кайсы Азинодан ук килеп ашап китүләре хакында белдем. Бер тәлинкә шулпа ашау өчен килгән әбиләр трамвайга утырып, яңадан өйләренә кайтып җиткәнче әле күпме вакыт үтә бит... Шуннан оештыручылар Азат Гайнетдинов, Инсаф Вәлиев белән өчебез тагын киңәшләшеп алдык һәм «Приют человека» филиалларын, шушындый пунктларны Казанның башка районнарында да ачарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.
– Бүген Казанда барлыгы алты пункт эшли. Аларны ачуда кыенлыклар тудымы?
– Әйе, аларның адресларын әйтеп үтим: Б.Шаһиди урамы, 26; Авангард урамы, 58; Ю.Фучик урамы, 52; Симонов урамы, 3; Гудованцев урамы, 6 һәм Липатов урамы, 6Б. Ризыкны якшәмбе көннән кала һәр көн 11.00-14.00 сәгатьләрдә таратабыз. Рәхим итегез!
Аларны ачу өчен, без шәһәрдә кибетләр, кафелар тотучы егетләргә чыктык. Чөнки алар мохтаҗларны яхшырак та белә. Кайда аз керемле пенсионерлар күп яши, кайда иске йортлар, олы яшьтәге халык кайда күбрәк булуын чамалыйлар. Әкренләп, 2021-2022 ел эчендә, шушы 6 ноктаны ачтык. Әлбәттә, андый чыгымлы эшләрне кафелардан ризык җыеп кына башкарып булмый. Күктән иңгән вакыт җитүе булгандыр, «Нәфис-косметикс» ширкәтенең вәкилләре әлеге эштә катнашырга теләвен җиткерде. РФнең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да электән үк шундый игелекле эшләр башкарган икән. Ул – безнең проект үсешенә зур өлеш керткән, мәрхәмәтлек проектыбызга бөтенләй башка тизлек биргән төп меценатларның берсе. Ил эшкуарлары өчен чын үрнәк. Алар белән берлектә без тиз арада павильоннар төзеп, аларны кирәкле җиһаз, корылмалар белән җайлап куйдык. Рәхмәт яусын, алар бу эшнең 70% ын күтәрде. Моннан кала һәр көн колхоз базары янындагы үзәк пунктка 400 порция ризык әзерләтү дә – алар өстендә.
– Калган пунктларыгыз кайсы мөселманнар булышлыгында?
– Үзәк ноктабыз «Нәфис»тә булса, Аванград урамындагы пунктны «Азу» һәм «Ханума» кафелары кайнар ризык белән тәэмин итә. Ю.Фучик урамындагы, «Хөзәйфә» мәчете янәшәсендәге пунктта да көненә 150 кеше туклана, бу мәрхәмәтлек эшен үз өстенә «Сөембикә» кафесы алды. Һәр пәнҗешәмбе анда «Әл-Бухари» кафесы әби-бабайларны тәмле пылау белән сыйлый, «Рәхмәтулла» мәчете (Симонов урамында) янәшәсендәге пунктка килүче мохтаҗларны «Ханский дом» төзелеш компаниясе ашата. Компания шушы мәчетне төзүдә дә генераль подрядчы һәм иганәче иде. Гудованцев урамындагы ноктабыз чыгымнарын хоккейчы Альберт Яруллин энесе Эмиль белән бергәләп каплый. Сөбханаллаһ, бер гаилә хисабына көн саен 130 лап кешене ашатабыз. Липатов урамындагы пунктны кайнар ризык белән тәэмин итүне исә «Medina Food» кафесы үз өстенә алды.
– Йосыф хәзрәт, мондый игелекле эшчәнлек шулай ук Татарстанның берничә районында да ике еллап дәвам итә бит...
– Әйе. Әле яңа гына Яшел Үзәндәге җәмигъ мәчете һәм колхоз базары янәшәсендәге Татарстан, 15а адресы буенча «Приют человека»ның яңа пунктын ачтык. Анда 150 ләп кеше ризыклана. Аның чыгымнарын Руслан Хәйретдинов җитәкчелегендәге «Итле Китчен» ризык пешереп тарату фабрикасы үз өстенә алды. Раббым эшләрендә бәрәкәт бирсен.
Башка пунктлардан: мондый нокта Бөгелмәдә ике ел буе тулы куәткә эшли, аның җитәкчесе – Рафаэль Яруллин; Норлаттагы пункт та шулай ук 2 ел тирәсе имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелхановның тырышлыгы белән эшләп килә. Анда көненә 80 кеше туклана. Әгерҗедә мондый мәрхәмәтлек эшен мәшһүр фермер, иганәче булган Илшат Сәхиповның (урыны оҗмахта булсын!) уллары оештырып җибәрде. Алар 70 кешене ашата. Гадәттә, эш башлаганда: «Егетләр, без дә сезгә ярдәм итәчәкбез», – дип, башлыйбыз, ә бераз вакыт үтүгә, алар арбаны үзләре тарта башлый. Дусларыбыз Яр Чаллыда да, Түбән Камада да эшли. Алабуга каласында да һәр көнне 100 кешене ашаталар. Бүгенге көндә андагы егетләребез инде икенче ноктаны ачарга уйлый. Бу гамәлләрнең иң зур максаты – игелекле кешеләрне изге эштә берләштерү. Аллаһ Тәгалә: «Изгелек һәм тәкъвалыкта берләшегез, ярдәмләшегез», – дигән.
– Мондый хәйрия эше аена уртача нинди суммага чыга? Мохтаҗлар белән эшләү ничек оештырылган?
– Бер пункт эшчәнлеге кеше санына карап айга 180-270 мең сумга чыга. Мәсәлән, Казанда көн саен 1000 мохтаҗ кешене ашатсак, бу 80 мең сум тирәсенә төшә. Республика буйлап санасак, көненә 100 мең сум тирәсе буладыр. Әле ризыкланучылар саны кышын күбәя, билгеле, урамда йөрүчеләрнең тизрәк кайнар ризык ашыйсы килә. Салкында кайнар чәй күп китә.
– Ризыкланучылар арасында чын сукбайлар, сәрхүшләр дә байтактыр... Андыйларны социаль тормышка кайтару эше алып барыламы?
– Андыйларга Б.Шаһиди урамында төн кунсын өчен уннан артык җылы вагоннар хәстәрләдек. Базар җитәкчелеге дә ярдәм итә, анда сату-алу итүче халык та азык-төлек, төрле ризык, җылы киемнәр китерә. Әйе, халык арасыннан да ярма, үсемлек маен җәлләмәүчеләр, корбан итен китерүчеләр күп. Аларның һәммәсенә дә рәхмәт яусын!
Бар пунктларыбызда да видеокамералар эшли, тынычлык саклау буенча Росгвардия белән килешүләр төзелгән. Ризыкланырга сәрхүшләр килә, билгеле. Тик безнең дә катгый таләп бар: аларны аек чакта гына ашатабыз. Аек булмасалар, алар тавыш күтәрә, бәхәсләшә, тарткалаша. Аңлату эшен алып барабыз. Кайберләрен әбиләребез әниләрчә сүгеп тә җибәрә. Тегеләре бераз оялып, китеп бара. Һәрхәлдә, социаль хезмәткәрләребез булган биналар хәвеф кнопкасы белән дә тәэмин ителгән. Шөкер, тәртип бозу очраклары сирәк. Ашыйсы килсә, эчүеннән дә тыелып тора беләләр.
Безнең эшчәнлек өчен бер иганәче «Ларгус» автомобилен бүләк итте. Хезмәткәрләребез көн саен шуңа утырып, башкала урамнарыннан сукбайларны җыярга чыгып китә. Аларны йә үзләре күреп ала, йә алар хакында безгә җирле халык үзе шалтыратып хәбәр итә. Казаннан һәм башкалага якын районнардан килгән хәбәрләрне телефон аша төнлә дә кабул итәбез. Бу нисбәттән тәүлек буенча эшли торган телефоныбыз:
(843) 225-10-65.
Халык сукбайлардан чиркана да, курка да. Чөнки аларның кыяфәтләре дә куркыныч, йөзләре дә бик таушалган була. Сасы ис тә аңкып тора. Әмма алар бездән тагын да күбрәк шөлли кебек тоела. Чөнки кемдер аларга нидер ыргытып, кемдер тибеп, төкереп китә... Күбесенең рәсми документлары, медицина полислары юк, паспорт турында әйтеп тә тормыйм. Әмма мондый документ, рәсми кәгазьләрнең дә безгә кирәге юк. Бу мәрхәмәтлек эшен дәвам итүче хезмәткәрләребез арасында кайчандыр нәкъ шушындый хәлдә булганнар да бар. Сукбайларга – аерым караш, алар белән сөйләшү өчен шуларның берсен үзебез белән алып барабыз. Чөнки алар янына өстенә ап-ак күлмәк, аягына затлы аяк киеме кигән бәндә килеп сөйләшә башласа, алар аны җитди кабул итми. Алар андыйларның сүзләренә ышанмый да... Үзләренә булышлыкка каршы килмәүчеләрне: «Әйдә, безгә кил. Туйганчы ашарсың, мунчада юынып чыгасың. Чип-чиста киемнәр бирербез, чәчләреңне кыскартырбыз. Ә аннары, калырга теләмәсәң, кире урамга кайтып китәрсең», – дип юмалыйбыз. Безгә ияргәннәр чиста киемнәрне сөенеп кия. Форсаттан файдаланып, шул хакта да әйтим, әгәр дә кемнәрнеңдер үзләренә кирәкмәгән кием-салымнары бар икән, рәхим итеп, аларны Б.Шаһиди, 26 адресына китерә ала. Әмма, зинһар өчен, киемнәрне башка пунктларыбызга китермәгез. Анда ул киемнәрне кабул итәргә шартлар юк.
Сукбайлардан соңрак кына: «Рәсми документларың, туганнарың бармы?» – дип сорыйбыз. Әкренләп паспортларын торгызабыз. Юристларыбыз бар. Күбесен дәүләт карамагындагы картлар йортларына илтәбез. Ә чирләре көчәйгәннәрен хастаханәләргә салабыз, чиста киемле сукбайларны табиблар да җирәнмичә карый, булыша. Берничә хастаханәнең баш табиблары белән дуслыгыбыз, хезмәттәшлегебез бар. Урамда яшәп, таш өстендә йоклап, вакытында ашамаганнарның иммунитетлары бик тә зәгыйфь, кайсысының инде гангрена башланып, кулы чери башлаган була, кайберсе бүсер чыгудан берничә ел буе газап чигә... Мәрхәмәтлек кылырга теләүче табиблар белән аңлашып эшлибез, алар операцияләр дә ясыйлар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте белән дә килешүләребез бар. Һәммәсенә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте яусын!
Вакытлыча яшәү урынында бүгенге көндә утыздан артык кеше яши, шуларның, әйтик, алтысы – хатын-кыз, унысы – чын сукбай... Кышын анда иллеләп кеше кабул итәбез.
– Алар арасында эшлисе килүчеләр бармы соң?
– Дөресен әйткәндә, күп еллар буе урамнарда сукбай булып йөрүчеләр – алар хәлсез кешеләр. Аларның иртәдән кичкә кадәр эшләргә хәлләре юк, организмнары нык таушалган, сәламәтлекләре беткән.
Вакытлыча яшәү урынында хәле калмаган сукбайларның кайберсе аңына килгәнче карантин бүмәсендә атна буе диярлек йокларга да мөмкин. Әмма без аларны эш белән тәэмин итәбез. Кулларына көрәк бирәбез, кышын тирә-юньне үзләре кардан көри, кайсылары шундагы махсус мунчаны яга, андыйларга әле бераз сәдакасын да бирәбез. Күңелләре була. Моннан кала, әле «Трудяги.рф» дигән оешмабыз бар. Диспетчерларыбыз эш бирүче оешмаларга шалтыратып, аларга эшчеләр тәкъдим итә, оешмалар белән килешүләр төзибез, без – шушы сукбайлар хезмәте өчен бер гарант, оешма хезмәт хакын безгә күчергәч, эшчеләребезнең кулларына таратып чыгабыз. Башкача мөмкин түгел, чөнки андый халыкны эшләтеп, бик күпләр хезмәт хакы түләми. Әкренләп аякка баскач, бераз акча күрә башлагач, кем – үз гаиләсен, кем үз туганнарын барлый башлый... Бездә чакта алар коммуна булып яши, аларны эчертмибез, исерткеч эчемлекләрдән тыябыз. Әйтергә кирәк, «Трудяги.рф» сайты аша һәркөн уртача 300-400 кешегә эш бирәбез. Чөнки безнең шефлык астында әле Казанның «1 нче төзәтү үзәге»ндә утыручы кешеләр дә бар.
– «Чишмә» проектыгыз белән дә таныштырып үтегез әле...
– «Приют человека» – ул бит дәүләт оешмасы түгел. Шуңа күрә без бергәләп утырып киңәшләшәбез дә, тагын саваплы эшләргә алынабыз. Менә «Чишмә» проектыбыз да шундыйлардан. Суның күләме яки сыйфаты белән авырлыклар булган урыннарда артезиан коеларын казый башладык. Бүгенге көндә 6-7 коены сафка бастырдык инде. Моның өчен белгечләр су булган урынны билгели, җир бораулана, фильтр системасы көйләнә, кирпечтән чишмә корылмасы төзелә. Бер чишмәне хәстәрләп ачу 1,5-2 млн сумга төшә. Сәдака бирүчегә бар хисап-отчетларыбызны күрсәтәбез, кем безгә ышана, кем мондый саваплы гамәлләр кылуга битараф түгел, сәдакасын бирә. Үрнәк итеп күрсәтердәй һәм халыкта иң популяр булган коебыз Усад мәчете ишегалдында урнашкан. Анда һәрчак чират тезелгән.
– Йосыф хәзрәт, мохтаҗларны кайнар ризык белән сыйлауга әйләнеп кайтсак, сез бу нисбәттән яңа хәбәр дә яздырдыгыз бит әле. Шул хакта да берничә сүз әйтеп, бу әңгәмәбезне тәмам кылыйк!
– Әйе, шушы арада Ирек Богуславскийның әнкәсе Гайфулла кызы Зәйнәб әбиебез ахирәткә күчте һәм аның рухыннан дип, Татарстандагы бар пунктларга килүче мохтаҗларны ашаттык. Әлхәмдүлиллаһ, ике атна буе 10 пункт аша 16 610 порция кайнар ризык өләшенде. Күпме халык, татары да урысы да аның рухына дога кылды. Бу – бик изге эш һәм яхшы ният. Чөнки, безнең халыкта вафат булган әти-әниләр рухына багышлап изге эшләр кылу аз әле. Бу хакта видеоязма эшләгәч, тагын ике-өч гаилә безнең белән элемтәгә чыкты. Алар да мәрхүм әти-әниләре рухларына савап булып барсын дип, мохтаҗларны ризыкландырырга булды. Әйткәнебезчә, Казанда 1000 кешене бер көн тукландыру да уртача 70-80 мең сумга төшә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев