Җәлилчеләргә бәйле истәлекләр
1943 елның февралендә немецлар татар-башкорт әсирләреннән оештырылган 825 нче хәрби батальонны Белоруссиянең Витебск өлкәсендә хәрәкәт итүче партизан отрядларына каршы сугышу өчен җибәрә.
Бу батальонга тупланган легионерлар арасында җәлилчеләр оештырган яшерен төркем йогынтысы бик көчле була. Витебск шәһәре тирәсенә килеп урнашуга, батальонның яшерен оешма вәкилләре партизаннар белән элемтәгә керә. 22 февральдә, немец офицерларының кайберләрен юк итеп, ул батальон сугышчылары М.Ф.Бирюлов җитәкчелегендәге партизаннар бригадасына килеп кушыла. Бу хакта 1974 елда Минскида нәшер ителгән “Витебское подполье” китабында шактый тулы мәгълүмат бар. Әлеге вакыйгага багышланган тагын да тулырак һәм күләмлерәк очерк Алма-Атада рус телендә нәшер ителгән “Простор” журналында аңа чаклы ук та басылган иде. 1974 елда шул шәһәрдә булганда казах язучылары миңа ул журналның берничә санын биреп тә җибәрде. 1966-1968 еллар аралыгында дөнья күргән ул саннарның берсендә татар-башкорт легионерлары сугышчыларының партизаннар ягына чыгу вакыйгалары бәян ителә. Калган ике санда элек Власовчылар армиясенә кергән Гиль-Родионов дивизиясенең шул ук “Железняк” исемен йөртүче партизаннар бригадасына кушылу вакыйгалары тасвирлана. Бу “Выбор оружия” дигән документаль хезмәтнең авторы Иван Титков үзен “Железняк” бригадасы командирларының берсе дип таныта.
22 февраль төнендә көнбатыш Двина бозы аша чыккан сигез йөзләп татар-башкорт легионерларын каршы алган отряд башлыгы да мин идем, дип яза Иван Титков, әлеге легионга багышлы икенче очеркында. “Легионерларның күпчелеге соңыннан дошманга каршы батырларча сугышып һәлак булды. Яу-бәрелешләр барышында без аларны, ышанып, алгы сафка куя идек”, дип яза ул. Шул батырларның дистәләгәненең исем-фамилиясен дә атап үтә. Журналның бер санында урнаштырылган биш кешелек фотода автор да бар. Фото астына: “Командование бригады “Железняк”. Слева с биноклем автор записок, рядом с автоматом Степан Манкович”, дип язылган.
Журналның 825 нче батальонга багышланган санын үземдә таба алмадым. Казан китапханәләрендә дә шул елларга караган “Простор” журналы күренмәде.
Легионерларның 825 нче батальонына багышланган вакыйгаларның шушы мәкаләгә кагылышлы дәвамы да бар. 1983 елның кышында Мәскәү янәшәсендәге иҗат йортында язучы Леонид Леонтьевич Огневский белән очраштык. Дөресрәге, Казаннан булуымны Мостай ага Кәримовтан ишетеп белгәч, ул үзе мине бүлмәсенә чакырып алды. “Сугыш елларында мин Мәскәүдә СМЕРШ штабында хезмәт иттем. Хәрби дәрәҗәмне әйтеп тормыйм, үз фамилиям Огнев минем, “ский” кушымчасын язучы буларак кына йөртәм,” диде. СМЕРШ оешмасы инде ул - шул ук КГБның хәрби адашы. Дошманга каршы да, үз гаскәриләребез арасында да шымчылык эшен оештыручы, яшерен рәвештә “ил сагында” торучы оешма.
825 нче батальон партизаннар ягына чыгу белән үк Мәскәүдән берничә офицер партизаннар бригадасына җибәрелә. Алар арасында Огнев та була. “Тикшерү документларының байтагы минем кул белән язылган. Шул исәптән сигез йөзләп фамилия теркәлгән исемлекне дә ике данәдә мин тутырдым”, - диде ул. Шул кәгазьләр белән бергә легионерлардан алынган мәгълүматны да, алар кулындагы башка төрле язмаларны һәм хатларны да алар Мәскәүгә кайтарып тапшыра. Әлбәттә, ул хатлар адресатларына җибәрелми. “Ул документлар югалмасын иде. Алар безнең штаб архивында сакланырга тиеш. Тырышып эзләсәгез, бәлки, шуларны таба алырсыз. Менә шул хакта белдерәсем килгән иде. Минем “Грозный час истории” китабымда да шуңа охшаш вакыйгалар теркәлгән. Хәзер ул китап үземдә юк. Кызыксынсагыз, китапханәдән табып, карап чыга аласыз. Дөрес, анда хәзер мин сөйләгән вакыйга теркәлмәгән”, - дигән иде Иркутск шәһәреннән килгән ул язучы.
Казанга кайткач, мин ул язучы сөйләгәннәрне кайбер иптәшләргә, шул исәптән Р.Мостафинга да хәбәр иттем. Сигез йөзләп легионер кулыннан алынган язмалар арасында Муса Җәлилгә яисә аның көрәштәшләренә мөнәсәбәтлеләренең дә булу ихтималы бар ич. Ләкин әле 1980 елларда СМЕРШ ише оешма архивларына керү мөмкинлекләре юк иде. Хәзер, бәлки, ул архив белән дә танышып буладыр. Башка төр яңалык булмаса, һичьюгы сигез йөзләп легионерның тулы исемлеген ачыклау мөмкинлеге бар. Аларның күпчелеге әле дә “хәбәрсез югалучы”лар исемлегендә йөридер. Шул язмаларны эзләп табуны кем үз өстенә ала алыр икән? Ә Иван Титковның “Простор”да чыккан язмасын эзлим. Мин ул журналны туксанынчы елларда Тел һәм әдәбият институты архивына тапшырган идем шикелле.
Муса Җәлил мирасын барлауга бәйле тагын бер фактка тукталасым килә. 1989 елның кыш ахырлары иде шикелле. Шәмси ага Хамматов, Татарстан китап нәшриятына бер килүендә, минем эш бүлмәмә дә кереп утырды. Мусаның туганнан-туган энесе Таһир ага Корбанов аңа минем Оренбург төбәге кешеләре белән элемтә тотуым, андагы архивлар белән беркадәр таныш булуым хакында әйткән булган икән. “Муса Җәлилгә бәйле материаллар туплау өчен Оренбургка барырга ниятләп торам. Анда кайда, нәрсәләр булырга мөмкин? 1935-1940 елларда анда чыккан “Коммунист” газетасы төпләмәләре кайларда саклана икән?” – дип сорашты Шәмси ага. Өлкәнең дәүләт архивында һәм өлкә карамагындагы китапханәләрдә 1920-1930 еллардагы татар матбугатының бик сирәк саннары гына сакланганлыгын сөйләдем. 1925 елларгача Оренбургта нәшер ителгән барлык татар телле матбугатның архивы Казахстан хөкүмәте тарафыннан Кызыл Урда шәһәренә күчерелгән булуын әйттем. Дәүләт архивында “Коммунист” газетасының берничә саны сакланганын миңа шул газетаның элекке хезмәткәре, шагыйрь Фатих ага Кыргызбаев сөйләгән иде. Ул архивтагы саннарның берсе В.И.Ленинга багышлап чыгарылган икән. Ул санда Муса Җәлил белән Фатих Кәримнең үз шигырьләре дә, русчадан тәрҗемәләре дә басылып чыккан, дип белдергән иде Фатих ага.
“Коммунист”ның тулырак нөсхәләре өлкәнең партия карамагындагы архивында саклану ихтималы турында да сүз булды. Минем ул архивта булганым юк иде. Мин шуларны Шәмси агага сөйләп бирдем. Берәр айдан соң Шәмси ага яңадан мин эшләгән бүлмәгә килеп керде. Элекке киңәшләрем өчен кабат рәхмәтләр әйтте. Сәфәренең уңышлы булуын, латин язуында нәшер ителгән әлеге газетаның барлык нөсхәләре белән таныша алуын белдерде. “Табышларым күп булды. Сәфәрем уңышлы узды. Инде шул табышлар турында язып чыгарга ниятлим”, - дигән иде ул. Ләкин авыруы аңа ул ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Озакламыйча, ул арабыздан бөтенләйгә китеп барды. Аның архивы, соңгы сәяхәте турында яза башлаган язмалары улы Шамил белән килене Эльмира кулында калгандыр, дип уйлыйм. Мин күреп, укып барган газета, журнал битләрендә Шәмси аганың яман чирне җиңеп кылган ул изге сәяхәте турында бернинди дә мәгълүмат булмады шикелле. Шәмси аганың ул табышлары белән дә киң җәмәгатьчелек танышырга хаклыдыр дип беләм... М.Җәлил эшчәнлегенә багышлап берничә китап язган автор да ич әле ул. Шәмси ага архивында шулай ук Мусаның 1923 елда язган, авылында мәктәп балалары белән бергә сәхнәләштергән “Кала малае” пьесасы кулъязмасы да саклана иде. Ул пьесаны аңа Таһир ага Корбанов биргән була. Без ул әсәрнең бер өлешен Таһир аганың М.Җәлилгә багышланган “Кызыл чәчәкләр” китабына да урнаштырган идек.
“Республика Татарстан” газетасының 1997 елгы 15 февраль санында Борис Перельмутер дигән журналистның истәлекләре басылып чыкты. Хәбәр итүенчә, сугышка чаклы алар М.Җәлил белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Бауман урамындагы Матбугат йорты бүлмә-коридорларында еш очрашып торганнар. Чөнки ул вакытта М.Җәлил опера театрында башкарган вазифасыннан тыш, язучылар оешмасының да җитәкчесе була бит. Аңа эш көненең бер өлешен шул матбугат йортындагы эш урынында да уздырырга туры килгән. “Безнең өйдә дә булгаладык. Әнием Хана пешергән өчпочмак Мусага бик ошый иде”, дип искә ала журналист. “Яу кырыннан Гази Кашшафка җибәргән хатларының берсендә Муса русча “Баллада о последнем патроне” шигырен язганлыгын хәбәр иткән була.“ Җәлилнең шигырьләре кабат басыла башлагач, Гази ага Кашшаф шул хатны тотып Борис Перельмутер янына килә. “Сугыш елларында шушындый әсәр сезнең газета редакциясенә килмәдеме икән?” -дип сорый. Борис: “Андый очракны хәтерләмим”, – дип әйткән идем мин аңа”, ди. Бәлки, ул шигырь Муса хезмәт иткән “Отвага” газетасында, яисә 2 нче армиянең башка газетасында басылып чыккандыр – мөгаен, әлегә чаклы аларны санын-санга актарып чыгучы булмагандыр.
Эзлисе, табасы табышлар алда әле, дигән өмет һаман сүнми.
Лирон ХӘМИДУЛЛИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев