Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Күңгәрнең оста куллы мулласы

Кулыннан гөлләр тама, дип нәкъ шундый кешегә әйтәләрдер. Мәхмүт абый Хәкимҗановның кулыннан исә гөлләр генә түгел, әллә нинди серле шүрәлеләр, хикмәтле әкият каһарманнары да «коела» икән.

Авылда туып-үскән, ихлас күңелле гап-гади татар кешесе ул. Күңелендә гомер буе иҗатка, туган як табигатенә, агачка мәхәббәт саклаган, һәр тамырда, агач ботагында камиллек күрә белгән. 

1948 елда Күәмдә туган. Әтисе сугышта яраланып кайткач, МТСта тракторчы булып эшли башлый. Өйләнеп, улы Мәхмүт тугач, ветеранны Кушлавычка колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Мәхмүт күршедәге Мөхәммәт дусты белән шахмат уйнарга ярата, шахмат исә клубта. Зуррак егетләр булса, аяк астында буталмасыннар дип, малайларны кертмиләр, ә уйныйсы килә. Шулай итеп, 4 нче сыйныфта укучы ике малай шахматны үзләре ясарга уйлый. Агачны кырып ясаган беренче әйберсе шушы була Мәхмүтнең. 

Әтнәдә ун сыйныфны тәмам иткәч, егет ветеринария институтында укый, армиядә хезмәт итеп, авылына кайта, башта колхозда, аннары Әтнә районы буенча баш ветеринар булып эшли. Намуслы хезмәте өчен әүвәл Татарстанның, аннары Россиянең атказанган ветеринария табибе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Яраткан шөгылен беркайчан да ташламый, кая барса да агачтан нәрсәдер ясарга уйлап, планлаштырып йөри. Аунап яткан агач тамыры гына күрсә дә, күңеленнән әллә ниләр ясый башлый. 

– Агачтан нидер ясавы күңелле. Нәтиҗәсе булса – куанасың. Илһам килсә, барып чыга, ә илһам килмичә тотынсаң, бармагыңны кисәсең. Пычак үткен, кискәнен сизми дә каласың, – ди оста. Эшләнмәләрен ясаганда, ул гади генә пычаклар, балта, пычкы куллана, ә нәтиҗәдә нәзакәтле сыннар килеп чыга. Мәхмүт ага Тукай иҗатына гашыйк. Бу гаҗәп тә түгел, Кушлавычта яшәгәндә шагыйрь туган йортны күргән, эченә кергән бала ул. Останың сыннары һәркайсы үз холкы, үз төс-кыяфәтенә ия. Алар мәхәббәт белән, күңел биреп, эшләнгән һәм бу сизелеп тора. 

Оста куллы Мәхмүт Гаделҗан улы хатыны Фаилә ханым белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: олы уллары эшмәкәр, уртанчылары Әтнәдә табиб, кече кызлары баш хисапчы булып эшли. Фаилә апа гомере буе мәктәптә укыткан. 

Лаеклы ялга чыккач та, Мәхмүт абый халык белән эшләүдән туктамаган: мәчеткә йөри башлаган, Казандагы 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә укырга кергән. Бүген ул Күңгәр авылы мәчетендә имам вазыйфасын башкара. Әлеге авыл муллалары турында мәгълүмат туплап, бер китап та язган, «Күңгәр мәчете нуры» дигән китап шушы арада басылып та чыгачак. Дин әһеле буларак, Мәхмүт аганың сыннар ясауга карата фикере белән дә кызыксындым. «Сыннарны иҗат итәргә була, аларны ясау­ны кәсеп итәргә дә мөмкин, тик аларга табынырга, ширек кылырга ярамый», – дип җавап бирде хәзрәт.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев