Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Казан университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанда татарлар белән концерт куйды

Казан (Идел буе) федераль университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә гастрольдә булды. Халыкара, бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган студентлар коллективының «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерты Бакуның Халыкара Мугам үзәгендә (Beynəlxalq Muğam Mərkəzi) оештырылды. Концертның икенче өлешендә җирле татарлар да катнашты.

«Татар халык хорына быел 57 ел була. Коллективта шәһәрнең төрле югары уку йортларыннан студентлар, аспирантлар һәм югары уку йортын тәмамлаучылар җырлый. 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстан Республикасының күп кенә шәһәр-авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Улан-Удэ, Владикавказ, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. Быел, ниһаять, Бакуга барырга насыйп булды», - диде «Татар-информ»га хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин.

Азәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге — Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров Азәрбайҗанның мәдәният министрлыгы һәм Мугам үзәгенә Татар Халык хоры концертын оештыруда рәхмәт әйтте.

«Бу кичә минем өчен күңелемә якын, чөнки Татар Халык хоры - Россиядән, туган ягым - Татарстаннан, өченчедән, Казан федераль университетын мин 2012 елда тәмамладым. Концертта татарлар гына түгел, азәрбайҗан һәм рус халкы да бар. Алар да сезнең чыгышларыгызны яратып кабул итте. Шәхсән миңа концертыгыз бик тә ошады», - диде ул, коллективны котлап.

 

 

Ирек Зиннуров Казан (Идел буе) федераль университетының ректоры Линар Сафинга, Азәрбайҗандагы «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗановка, «Яшьлек» ансамбле җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗановага һәм Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга Рәхмәт хатларын тапшырды. Диас Әхмәтҗанов Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге рәисе урынбасары Исмаил Акмеев исеменнән Казан федераль университеты җитәкчелегенә Рәхмәт хатын бирде.

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты, Татар Халык хорының концерт оештыручысы Фәнзилә Җәүһәрова милләттәшләребезне Бакуда сәламләүгә, алар өчен концерт куя алу мөмкинлегенә шат булуын әйтте.

«Татар халкында: «Бәйрәм ашы - кара-каршы», - дигән гыйбарә бар. Үз чиратында, концерттагы тамашачыларны Казанга кунакка чакырдык. Концерт Казан федераль университетының 224 еллыгына да багышланды, чөнки хорга нәкъ менә әлеге уку йортында нигез салынган, аның концертлары 1968 елдан бирле университетның император залында уза. Казан университеты - патша заманыннан бөтен дөньяга галимнәре, фәнни ачышлары, казанышлары, уникаль ядкярләре белән дан казанган, бүгенге көндә дә Россиядә алдынгы белем бирү учагы булган уку йорты», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертның алып баручысы Илдар Кыямов Татар халык хорының һәвәскәр коллектив булуын әйтте. «Шуңа да карамастан, безнең артистлар татар җырына, милли моңнарыбызга гашыйк һәм тугры. Кая гына барсалар да, үзләре белән милли моңга мәхәббәт уяталар. Татар теленнән тыш, Татар халык хоры дөнья халыкларының җиде телендә җырлый: инглизчә, французча, азәрбайҗанча, латинча, итальянча, грузинча. Хор халык җырларын, романслар, ансамбльләр, дуэтлар, операдан өзекләр һәм классик юнәлештәге әсәрләр башкара», - диде ул.

 

«Һәрберебез кечкенә чакта әти-әниләребезне сөендерергә тырышабыз. Үсеп җиткәч, бөтен хыял да чынга ашып бетми, ә ашса - ул мизгелдә синнән дә бәхетле кеше булмый, чөнки яраткан кешеләреңне бәхетле итә алу - үзе зур бәхет! Хорчыбыз Булат Җәүһәров әти-әнисен бәхетле итү теләге белән генә канәгатьләнмичә, хордаш дусларын, ә иң мөһиме маэстробыз Ирнис абыйны, Венера апаны да олыгайган көннәрендә яшәртә торган гастрольләрдә йөртә, дөнья күрсәтә, татар моңнарын яңгыратырга мөмкинлекләр бирә. Бу чыннан да зур бәхет!» – диде Татар халык хоры солисты Рузилә Исламова.

Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин коллективның Бакуда беренче тапкыр чыгыш ясавын, концертны җирле халык җылы кабул иткәнен әйтте. «Безнең чыгышлар һәрвакыт яхшы уза, чөнки Татар халык хоры чын күңелдән җырлый, һәр җырның эчтәлеген аңлап, тоеп башкара. Концертта Азәрбайҗан тамашачысына бүләк тә ясадык – «Cücələrim» («Чебиләрем») һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан (солист – Зилә Мөбәрәкшина) «Baharlı Yurdum» («Язлы туган ягым») җырын азәрбайҗан телендә җырладык. Безгә карап сокландылар, чыгышларны ошаттылар», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев