ХӘЛӘЛ ИЛЕНДӘ ЮЛАМАН
Татарстанда исламның гомуми йөзе үзгәрү турында соңгы вакытта фикерләр еш ишетелә: бу очракта дин тотучыларның күпчелеге әби-бабайлар түгел, ә яшьләр булуы турында сүз бара. Җомга намазына мәчеткә килүчеләр арасында 40 яшькә кадәргеләр сан ягыннан артканнан-арта. Кесә телефоны һәм планшетлар яшьләрнең генә түгел, хәер, инде өлкәннәрнең дә аерылмас дустына әверелде. Ял...
Татарстанда исламның гомуми йөзе үзгәрү турында соңгы вакытта фикерләр еш ишетелә: бу очракта дин тотучыларның күпчелеге әби-бабайлар түгел, ә яшьләр булуы турында сүз бара. Җомга намазына мәчеткә килүчеләр арасында 40 яшькә кадәргеләр сан ягыннан артканнан-арта.
Кесә телефоны һәм планшетлар яшьләрнең генә түгел, хәер, инде өлкәннәрнең дә аерылмас дустына әверелде. Ял көннәренә һава торышын да, барасы юлны да хәзер интернеттан карарга күнегәбез.
Мөселманнар арасында да интернет, кесә телефоны мөмкинлекләреннән файдаланучылар бихисап. Ислам диненә багышланган сайтлар, төрле кушымталар хәзер меңәрләгән. Әнә шундыйлардан - мөселманнар өчен махсус эшләнгән түләүсез «Halal Guide» кушымтасы - хәләл ризыклар, хәләл кибетләр, ял урыннары һәм башка бик күп нәрсә турында мәгълүмат бирә торган бик уңайлы сервис. Бу кушымта бик күп телләрдә эшли, шул исәптән татарча варианты да бар.
«Halal Guide» кушымтасына нигез салучы Айрат Касыймов - Мәскәү татары. Әүвәл Дэвид Финчерның Facebook челтәренең ничек барлыкка килүе турында сөйләгән «Социаль челтәр» фильмын караган ул. Аннары шундый ук челтәр уйлап чыгару нияте һәм Мәскәүдә намаз уку урыны эзләү Айратны "Хәләл-гид" кебек сервис кирәклеге турында фикергә китергән. Бүген исә намаз укырга теләгән һәр кеше әлеге кушымта ярдәмендә якындагы мәчетләр исемлеген, аларның адресларын, хәтта имамнарының исем-фамилияләрен дә белә ала. Шунда ук намаз вакытлары да күрсәтелгән.
Кесә телефоннары һәм планшетлар өчен эшләнгән бу кушымта хәләл кафе-рестораннар турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә омтыла: аларда тамак ялгап чыгуның якынча бәясен, ашап утырганда интернет челтәренә керү мөмкинлеге, ризыкка заказ бирү, карта белән түләү һәм башка мөмкинлекләр турында белешергә була. Хәзер мондый мәгълүматлар Россия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Беларусьтагы меңнән артык шәһәр буенча бирелгән.
Күптән түгел Halaleda.me сервисы да эшли башлаган, шәһәрдә хәләл ризыкны өйгә китертергә теләүчеләр өчен бик уңайлы кушымта ул.
Айрат Касыймов хәбәр иткәнчә, хәләл-гидтагы мәгълүмат һәрвакыт яңартылып торачак. Анда яңа кафе-рестораннар, хастаханәләр, ял йортлары, ясану-бизәнү салоннары турында бүлекләр өстәлә. Шул ук вакытта "хәләл" сертификатының срогы чыккан булса, андый оешма исемлектән алып ташланырга мөмкин. Сертификатның гамәлдән чыгарылуы сәхифәдә хәбәр ителә. Хәләл сертификаты белән бәйле проблемалар "хәләл-гид" кушымтасын әзерләүчеләргә дә кыенлык тудырган. Кайбер төбәкләрдә әлеге сертификат бернинди тикшерүсез сатып бирелгән, ә андый сертификат алган, тик хәрәм белән эш иткән ширкәтләр аркасында шикаять белдерүчеләр табыла.
Монда рәсми рәвештә хәләл сертификаты алмаган, ләкин, әйтик, хәләл иттән генә ризык әзерли торган җәмәгать туклану урыннары да күрсәтелә. Дөрес, кайбер мөселманнар мондый кафеларны хәләл урыннар исемлегенә кертүгә катгый каршы. Имеш, хәмер сатылган, оятсыз биюләр күрсәтелгән урыннар һич тә хәләл була алмый. Аларның сүзендә дә хаклык бар, әлбәттә. Гомумән, хәләл категориясенә кертүгә кагылышлы юнәлештә әле бик күп эш башкарырга кирәклеге көн кебек ачык. Сүз уңаеннан, шуны да искәртик: гади кулланучылар кушымтаның рәсми сайтында теге яки бу кафе, мәчет һ.б. турында үз фикерен калдыра ала. Шул ук вакытта интернет аша дини эчтәлектәге төрле сораулар да юлларга мөмкин: кулланучыларның сорауларына Мәскәүнең Тарихи мәчете имам-хатыйбы Руфат хәзрәт Әхмәтҗанов җавап бирә. Сайтта динебезгә кагылган мәкаләләргә дә урын бирелә, аларны күбәйтү, эчтәлекле язмаларны арттыру хәзерге вакытта мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Әлбәттә, сайтны, кушымтаны ясаучылар чыгымнарны каплау, сервисны популярлаштыру өчен матди якны да кайгыртырга мәҗбүр. Бу исә интернет сәхифәдә реклама баннерлары урнаштыру, кафе-рестораннар өчен түләүле мөмкинлекләр (әйтик, өстәмә фотографияләр кую) булдыру хисабына башкарыла. Казанның IT-паркында теркәлгән компания якын араларда чит илләргә чыгып киңәю юнәлешендә эш алып бара. Ширкәт җитәкчелеге инде Кытай илендәге хәләл индустриясе белән танышып кайтырга да өлгергән.
Илгизәр ЗӘКИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев