Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

ХАТАЛАРНЫ БЕТЕРИК!

Казан шәһәре мең елдан артык тарихы дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Төрле сугышлар, инкыйлаблар, тарихи һәм мәдәни үзгәрешләр шәһәрне һәм казанлыларны читләтеп үтми. Шуңадыр да Казан шәһәренең урам атамалары гаять чуар. Ләкин аларның күпчелеге тупас хаталар белән төшерелгән. Нигездә бездә урам исемнәре өч телдә: русча, татарча һәм инглизчә языла. Әмма бу...

Казан шәһәре мең елдан артык тарихы дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Төрле сугышлар, инкыйлаблар, тарихи һәм мәдәни үзгәрешләр шәһәрне һәм казанлыларны читләтеп үтми. Шуңадыр да Казан шәһәренең урам атамалары гаять чуар. Ләкин аларның күпчелеге тупас хаталар белән төшерелгән.
Нигездә бездә урам исемнәре өч телдә: русча, татарча һәм инглизчә языла. Әмма бу элмә такталарны язган чакта, рус теленә таянып, татар һәм инглиз телләренә шырдый-быр­дый итеп кенә тәрҗемә ителү очраклары буа буарлык. Мәсәлән, Галактионов урамы бер элмә тактада болай язылган: татарча - Галактионова урамы, рус телендә - улица Галактионова (Галактионов урамы), инглиз телендә Galaktionova street. Мескен инкыйлабчы Алексей Галактионов татар һәм инглизләр өчен хатын-кыз җенесенә күчкән бит! Дөрес, Галактионов фамилиясе ХХ йөз башында бик популяр була. Википедия материалларын караганда гына да бу фамилияне йөрткән берничә күренекле шәхесне табарга мөмкин. Алар арасында: инкыйлабчы Алексей Петрович, фәлсәфә фәннәре докторы Анатолий Андрианович, тарихчылар: Иван Васильевич, Иван Дмитриевич, Юрий Владимирович, генерал-майорлар: Михаил Романович, Сергей Гаврилович, биолог Станислав Геннадьевич, Россия художество академиясе профессоры Степан Филиппович. Шулай ук бүгенге көндә дә актив иҗат итүче Галактионова Вера Григорьевна исемле рус язучысы да булуы билгеле. Урынлы сорау туа: әлеге шәхесләрнең кайсына багышлап, Казандагы урамга Галактионов исеме бирелгән соң? Моның өчен элмә тактага фамилия языр алдыннан бераз тарихи китапларны актарып карау мотлак. "Казанских улиц имена" исемле китапта шәһәрнең һәр урамының ни өчен шулай аталу тарихы тәфсилләп язылган. Безне кызыксындырган сорауга да җавапны моннан табарга мөмкин. Анда кара белән актан түбәндәге сүзләр язылган: "1923 елда бу урамга Малая Галактионовская исеме бирелә. 1949 елдан башлап Большая Галактионовская урамы Горький урамы дип, ә Малая Галактионовская урамы - Галактионов урамы дип атала башлый. Ул профессиональ инкыйлабчы, Татар республикасының обком партиясе сәркатибе Алексей Петрович Галактионовга багыш­лап исемләнгән". Димәк, элмә тактага татар телендә Галактионова, инглиз телендә Galaktionova street дип язып, безнең башны бутыйлар икән. Урам исемнәрен тәрҗемә итүчеләр гап-гади генә булган тарихны да, рус телендәге килеш төрләнешен дә белмәүләре гаҗәп!
Казан урамнары исемнәрен язганда җибәрелгән шаккатыргыч хаталар моның белән генә тәмамланмый әле. Инглиз теленә тәрҗемә ителгән элмә такталарның күпчелегендә урам сүзе беренче урынга, ә урамның исеме икенче урынга куела. Дөрес, рус телендә улица Декабристов дип сөйләшәләр, әмма инглиз һәм татар телләрендә мондый төзелеш дөрес түгел! Декабристлар урамы, Decabristov street дип әйтергә һәм язарга кирәк. Шунысын да искәртү урынлы: никтер инглизчәгә тәрҗемә ителгәндә, урамның русча исеме кулланыла. Decabristlar street дип язылса, Казан өчен никадәр матур күренеш булыр иде. Җиңү проспекты исемендәге русчада, татарчада мәгънәви тәрҗемә белән башкарыла, тик инглизчәгә күчерелгәндә, Prospekt Pobedy дигән нәрсә килеп чыга.
Бертуган Касыймовлар урамында урнашкан бер йортның элмә тактасында Касим Абылар урамы дип язганны күргәч, бөтенләй телсез калдым. Касыйм да түгел, абыйлар да түгел ичмасам! Шыр наданлык!
Сара Садыйкова урамының исеме инглиз теленә шулай ук дөрес тәрҗемә ителмәгән. Нибары бер хәреф төшеп калуы аркасында танылган җырчыбыз мистерга (Mr.Sara Sadykova) әйләнгән!
Тукталыш сүзе алдан, урам исеме аннары соң язылган элмә такталарны да еш очратырга мөмкин. Тукталыш Мавлютова урамы дигән сүзтезмә татарча яңгырамый, рус теленнән калькалаштырылган булуы аңлашыла. Беренчедән, татар телендә фамилия Мәүлетов дип языла, икенчедән, Хөсәен Мәүлетов урамы тукталышы дип язу мәслихәт.
Бу мисалларны алга таба да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Урам атамаларындагы тузга язмаган хаталарны санап бетергесез! Югары белемле филологларыбыз җитәрлек, әмма шәһәрнең йөзе булган урам исемен язганда һаман да хата җибәрәләр. Бәлки, элмә тактаны чыгарып кадаклар алдыннан бу өлкәдәге белгечләрдән киңәш сорарга кирәктер? Күп киңәшкән - аз ялгышкан, ди халык. Үз-үзебезнең тарихи, орфографик, грамматик яктан наданлыкны күрсәтмәс өчен генә булса да, мондый хаталарны бетерсәк иде!
Светлана ГЫЙЛӘҖЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев