Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Портфельле аферист

«Аферист» спектакльдә вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән.

Казанда аферист йөри. Шома егеткәйне кулындагы портфеленнән танып була. Шул портфеленнән өркеп, бөтен халык аферист тирәсендә бии. Сүз К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасына нигезләнеп Илфак Хафизов язган инсценировка буенча Илнур Гарифуллин куйган «Аферист» исемле премьера турында бара.

Язучы, галим Нәкый Исәнбәтнең исеме көннән-көн ныграк сокландыра. Ул фәнни эшчәнлеге белән генә түгел, төрледән-төрле жанрда иҗат ителгән әдәби әсәрләре белән дә мәдәния­тебез тарихына керде. Н.Исәнбәтнең беренче сәхнә әсәрен 13 яшендә язуы мәгълүм. Гражданнар сугышы елларында, сәхнәгә куяр өчен яңа әсәрләр кирәк булгач, авылдашлары, язу сәләтен белеп, Нәкыйга килә. Аларның гозерен үти-үти, язучы шундый остара ки, 1930 елларда аның искене җимереп, өр-яңа мәдәният булдырырга хыялланучы пролеткультчылардан көлеп иҗат ителгән «Культур Шәңгәрәй», нэпманнарны фаш иткән «Пикүләй Шәрәфи»е, ришвәтчелек, казна малын туздыру, әшнәлек, куштанлык темаларын күтәргән «Портфель» пьесалары зур сәхнәләргә менә. Алар авторга сөенеч тә, бер үк вакытта көенеч тә була. Уфада, мәсәлән, «Портфель» спектак­леннән соң матбугатта зур җәнҗал куба. Шуннан китә «җидегәнчелек»тә гаепләүләр... Әмма язучы бернигә дә карамыйча, һәр чорга сәхнә әсәрләре аша үзенең карашын белдерергә көч таба. «Спартак» трагедиясен, «Болак арты республикасы»н, Бөек Ватан сугышы турында «Мәрьям» драмасын, ханнар заманына кайтып, «Түләк батыр» либреттосын, «Сәхипҗамал Волжская» пьесасын, «Мулланур Вахитов» драмасын, «Муса Җәлил» трагедиясен, «Хуҗа Насретдин» комедиясен, «Идегәй» драмасын, балалар өчен «Кырлай егете»н һ.б. иҗат итә. Бу әсәрләрнең исемнәре үк Исәнбәтнең заманга битараф булмавын күрсәтә.

«Н. Исәнбәт драма жанрларының һәртөрлесеннән күренек­ле әсәрләр бирде, – дип язган танылган актерыбыз Габдулла Шамуков. – Ул көлке, үткен комедияләр, тирән дулкынландыра торган драмалар, рухны тетрәтә торган трагедияләр тудырды. Профессиональ осталыкка ия булу ягыннан без аны татарның иң зур драматургларының берсе дисәк тә ялгышмабыз. Нәкый Исәнбәтнең һәрбер драматик әсәре дип әйтерлек үткен конфликтка корылган, һәрбер әсәрендә фикерләр, характерлар бәрелеше күрсәтелә. Бай драматургик материал нигезендә актив хәрәкәт итүче характерларның бәрелеше аша кызык­лы спектакль туа... Гомумән, Н.Исәнбәтнең драматургиясе, бигрәк тә аның үткен итеп язылган комедияләре, Татар дәүләт академия театрының ижат йөзен билгеләүдә төп рольне уйнады дияргә кирәк. Аның драматургиясе бик күп артистларыбызга үзләренең сәхнә талантларын җәелдерергә бай материал булып хезмәт итте. Бүгенге көндә халкыбыз алдында танылган зур сәхнә осталарыбыз­ның шактый өлеше, күбесенчә, Н. Исәнбәт тудырган яңадан-яңа катлау­лы характерларны сәхнәдә гәүдәләндерү аша үсте».

«Аферист» спектакльдә вакыйгалар кечкенә генә Камышлау шәһәрендә бара. Биредә барлык җитәкче вазыйфалар да кешенең сәләтенә, казанышларына карап түгел, ә туганлык һәм кода-кодагыйлык буенча бүленгән. Көтмәгәндә прокурорның килеп чыгуы шәһәр башлыгын һәм аның әшнәләрен хафага сала. Күптән түгел генә «Идегәй» спектаклендә Идегәй ролен башкарган Илнур Гарифуллинның бүген режиссер вазыйфасында көч сынавы театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән дуслыгы сәбәпле генә түгел, Нәкый аганың иҗатына мәхәббәтеннән дип уйлыйсы килә. Ул вакыйгаларны хәзерге заманга күчергән, чөнки ришвәтчелек, әшнәлек, куштанлык, казна малын туздыру темалары яңарганнан-яңара гына бара сыман. Сәхнәдә хатыннар солярийга йөри, Татарстан гимны, «Бәхеттә-шатлыкта» җыры яңгырый, радиоидарәле квадрокоптер очып йөри һ.б. Күренеш саен, кирәксә-кирәкмәсә дә, рус сүзләрен кыс­тырулары гына колакны яра, күңелне тырный. Илнур үзе Тинчуринга рус ТЮЗ­ыннан килсә дә, татар театрында үзебезнең татар артистлары катнашындагы спектакль ләбаса! Рольләрдә Илфак Хафизов, Алмаз Фәтхуллин, Зөлфәт Закиров, Альбина Гашигуллина, Зөлфия Вәлие­ва, Рөстәм Гайзуллин, Диләрә Фәттахова, Айдар Фәтрахманов, Булат Зиннәтуллин катнаша. Прокурор, табиб, полиция, ЗАГС хезмәткәрләре рольләрен Ренат Шәмсетдинов башкарып, сатирик комедиягә хас булмаганча сүлпән һәм берникадәр таркау барган спектакльгә җан кертә.
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев