«Җилкәнсезләр», яки Курчак милләтенең курчак уеннары
К.Тинчурин театрының сәхнәсе агач диварлар белән әйләндереп алынган. Ярым караңгылык. Пыскып кына янган утлар күңелгә шом сала. Икешәр рәт түгәрәкләп утырган тамашачы сагаеп, тынып калган. Урыннар күп түгел, шулай да нәни зал тулмаган, урыннар арасындагы караңгы бушлыклары белән тамашачылар урнашкан урын куркыныч дию пәриенең тешсез авызын хәтерләтә. Вакыйгалар шунда ук сәхнәдә уйнала. Режиссер Туфан Имаметдинов танылган драматургыбыз Кәрим Тинчуринның әсәре буенча куйган «Җилкәнсезләр» спектакле әнә шулай башланып китте.
«Җилкәнсезләр» – бөек драматургның вакыт сынавын үткән иң киң колачлы әсәре. Әдәбият галиме Гомәр Гали, мәсәлән, моңа кадәр гап-гади көнкүреш шартларында татар буржуазиясенең вакчыллыгын, культурасызлыгын фаш иткән язучының «Җилкәнсезләр»дә беренче тапкыр аны илдә барган иҗтимагый үзгәрешләр, сыйнфый көрәш, революция вакыйгалары фонында күрсәтүен искәрткән. Режиссерларның әледән-әле бу әсәргә әйләнеп кайтулары да анда сурәтләнгән вакыйгаларның гадәти көнкүрештән өстенрәк булып, ил, милләт язмышы өчен гаять әһәмиятле булуын раслый. Театр белгече Халит Кумысников 1926-1927 елларда күрсәтелгән спектакльнең кичке сигездән иртәнге икегә кадәр барганы турында язган, шуңа да карамастан тамашачы спектакльне карарга ябырылып йөргән, дип дәвам иткән галим. Арада иң уңышлы куелыш буларак Халит ага 1958 елда режиссер Ширияздан Сарымсаков сәхнәләштергән «Җилкәнсезләр»не телгә алган. Чираттагы бу спектакль шулай ук тамашачының мәхәббәтен яулаган, газета-журнал битләрендә аның турында күпләгән рецензияләр басылып чыккан. Режиссер Ш.Сарымсаков, рәссам Ә.Тумашев, артистлар Х.Әбҗәлилов, Ф.Колбарисов, А.Хәйруллина республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булган.
Билгеле ки, «Җилкәнсезләр» пьесасында 1910-1925 елларда татар буржуазиясе һәм зыялыларыбыз тормышы турында бәян ителә. 1926 елда сатирик комедия жанрында язылган булуына карамастан, бүген әсәр милләт язмышы турында уйландырып, фаҗигаи яңгыраш алды. Спектакльдә сәүдәгәр Нуретдин һәм аның гаиләсе үрнәгендә татар җәмгыятенең гасырлардан килгән элеккеге тормыш рәвеше җимерелгәне, инкыйлабтан соң милләт байларының тир түгеп җыйган малларыннан колак кагып хәерчегә әйләнүләре тасвирлана. Шулай да игътибар үзәгендә Нуретдин үзе түгел, аның байлыгына һәм әле бөкре кызы Рокыяга мәхәббәт хатлары язучы, әле кыйланчык кызы Дилбәргә өмет итүче Батырхан. Купшы сүзләр сөйләп тормышта үзенә файда гына эзләгән, әле «аклар», әле «кызыллар» ягына алмашучы, бер сәхнәдә төрек-татар, дип лаф орган, икенчесендә Россия патриотына әйләнгән аумакай Батырхан образы – әсәрнең тоткасы. Чын зыялылар юк ителгән заманда Батырхан кебек кыйбласыз сатлыкҗаннарның өскә калкуы милләт утырган корабның батуын тизләтә, чөнки кыйбласыз, җилкәнсез бер кораб та иксез-чиксез тормыш диңгезендә котылып кала алмый. Батырхан образы әсәрнең исеменә сәбәпче булырлык дәрәҗәдә зур булса да, башкаларының да җентекләп сурәтләнүе соклану уята. Батырханның купшы сүзләренә алданып, аны Думага төртүче, кияве итәргә әзер сәүдәгәр Нуретдин да, күлмәклек тукыма өчен атасының малын әрәм-шәрәм итүче җилбәзәк Дилбәр туташ та, гариплеге аркасында бөтен дөньяны сөймәүче Рокыя да, НЭПман Зәйнетдин дә, байлар арасында бердәнбер аек акыллы, буш бугаз Батырханга адым саен акча бирүдән аяк терәп баш тарткан Мисбах Хаҗи дә, милләт файдасына сәдакаларын кызганучы Хәзрәт тә мул буяулар белән сурәтләнгәнгә күрә, артистлар Зөфәр Харисов, Ирек Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Харис Хөснетдинов, Артем Пискунов, Илнур Байназаров, Әдилә Хәсәнова, Венера Низамова һ.б. кинәнеп уйнарга мөмкинлек зур иде. Әй рәхәтләнделәр! Тамашачы да аларны карап ләззәт чиккәндер. Шушындый йолдызларыбыз булганда «Ал яулык, зәңгәр шәл» дигән исеме үк шикле булыр-булмас опералар куеп маташасымы соң? Бу артистлар белән классикларны гына куясы! Дөресен генә әйткәндә, театрда инде байтак вакыт иҗат итсә дә, әлеге спектакль режиссер Туфан Имаметдиновның чын ир-егетләрчә башкарылган һәм күзгә күренерлек, телгә алып сөйләрлек беренче эше. Соңгысы булмас дип ышанасы килә.
Фаҗигаи төс бирсә дә, режиссер тамашаның жанрын «интерактив спектакль» дип билгеләп, геройларга үзенең мөнәсәббәтен белдерүдән тыелган, дигән тәэсир калды. Аның татар байларын сатирик рухта сурәтләве авторга иярүеме, әллә үзенең мөнәсәбәтенең чагылышымы икәне бик үк аңлашылып җитмәде. Тиеннәрен милләт файдасына кызганган Хәзрәттән көлүе дә бәгырьне тырнады. Моннан бер гасыр элек байлар, муллаларыбыздан көлүнең сәбәбе аңлашылса да, хәзер шул ук җырны җырлау безгә килешми. Казанда гына да, мәсәлән, игътибарга лаек күпчелек тарихи биналарның татар сәүдәгәрләре акчасына салынганы билгеле. Казанда Апанаевлар, бертуган Юнысовлар, Оренбургта бертуган Хөсәеновлар, алтын чыгаручы Рәмиевләр, Уфада Габделлатыйф Хәкимов һ.б.ның милләт файдасына акчаларын кызганмавын, мәчетләр салдыруын, мәдрәсәләр ачуын да күптән беләбез. Татар дин эшлеклеләренең гасырлар буе милләтебезнең рухи әйдаманнары сыйфатында өммәтне дә укымышлы, зыялы, киң карашлы булырга өндәүләре бүген берәүгә дә сер түгел. Бу урында мәгърифәтче галим, күренекле дин эшлеклесе, этнограф, археограф, шәрыкны өйрәнүче, мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрен мисал итеп китерү дә җитә. Фаҗигаи бу спектакльдә режиссерның сатирага киң урын бирүе бер яктан тамашаны бербөтен итеп күзалдына китерергә комачауласа, шул ук вакытта узган гасыр башында яшәгән, иҗтиһат иткән милли лидерларыбызга режиссерның карашы анык булмау берникадәр сагаерга да мәҗбүр итә.
Гомумән алганда исә әсәрдәге вакыйгаларның бүгенге көнгә ни дәрәҗәдә аваздаш булганын күреп шаккатасың. Үзган гасыр башында революцион үзгәрешләрдән соң милләт, чуртан, кысла, аккош төрле якка өстерәгән чанага утыргандай, аптырашлы бер хәлдә калса, бүген дә милләттәшләр арасында да, тулаем җәмгыяттә дә һаман бердәмлек юк. Сәбәбе исә һаман бер үк – ирекле җил сыман, җилкәннәрне тутырырдай чын зыялыларның булмавы, яки юк дәрәҗәсендә аз булуы. Алар урынына килгәннәрнең исә милли идеяне акчага алмаштырулары. Туфан Имаметдиновның бөкре Рокыяны бөкресеннән «арындырып» телсез итүе дә тикмәгә генә түгел. Аз сандагы зыялыларның авазы шулкадәр көчсез ки, аны хәтта ишетеп тә булмый. К.Тинчуринның әсәрендә Рокыя дөреслекне шәрран ярып әйтүче бердәнбер кыю герой булса, Т.Имаметдинов аны, батырлыгыннан мәхрүм итмәсә дә, телсез итеп, милләтнең хәлен тагын да аянычлырак итеп сурәтләүгә ирешкән һәм «Җилкәнсез»ләргә заман сулышы өргән.
Спектакльдә һәр деталь мәгънәгә ия. Ап-ак өстәл япмасының соңгы пәрдәләрдә соры төскә керүе дә хәтта элеккеге таза, нык тормышның җимерелеп, затсызланып калуын, ил-көннән аклык, затлылык, бәрәкәт китүен аңлата. Дилбәр туташның башыннан салып милләт файдасына фида иткән энҗеле калфагы үзе символ түгелмени? Ак калфакның баштан төшүе белән татар хатын-кызының элеккеге хөрмәтле урынын, милләт анасы дәрәҗәсен югалтып, большевик итеге астында изеләчәген сәүдәгәр атасының иркә кызы Дилбәр ул чакта күзалдына да китермәгәндер. Спектакль буе сәхнәдә арлы-бирле чемодан ташыйлар. Биредә ул мөһаҗир милләт билгесе булып аңлашыла. Узган гасыр башындагы канлы вакыйгалар аркасында тагын күпме татар зыялысы туган-үскән җирен гомерлеккә ташлап китте. Калфакның сүтелгән энҗеләре сыман чәчелде, җыеп бетерә торган түгел.
Шул рәвешле утызлап тамашачы җыелышып театрда «Җилкәнсезләр»не карау көненә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Әйе, «Җилкәнсезләр»гә аннан да күбрәк тамашачыны җыеп булмый, чөнки милли тормыш өчен бәгыре телгән зыялы кавем ел кимисен, көн кими. Сәхнәдәге җыйнак түгәрәк конструкция уенчыкны хәтерләтә. Курчак милләт булып калуыбызмы бу? Татар рухлы бөтен чаралар да шулай кечерәеп калмадымыни? «Печән базары» фестивале, әле яңа гына шунда ук Кабан күле буенда булып узган «Корбан-фест» кайчандыр шәһәрләр тоткан халыкның бер урам башына сыярлык кысылып, кечерәеп калуын күрсәтмимени? Кайчандыр милли һөнәрчеләребезнең читек, кәвешләре миллионлап җитештерелсә, Париж-Берлинда халыкара күргәзмәләргә куелса, хәзер милли ярминкәләрдәге сатучыларның калфак-кәләпүшләре спектакльдәге кебек чемоданнарга сыеп бетмимени? Бөтенесе курчак милләтнең курчак уеннары гына... Җилкәнсезләр...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев