Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Тынгысыз остаз һәм әйдәман

Түбән Кама шәһәрендә техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендәге фәнни-технологик үзәкнең беренче директоры, җәмәгать эшлеклесе Азат Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары үткәрелде.

Әүвәл 38 нче лицейда «А.Зыятдинов һәм Түбән Камада сәнәгать фәненең үсеше» дигән фәнни-гамәли конференция булып узды, төштән соң галим яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды. Кичен Халык иҗаты йортында шәһәр җәмәгатьчелеге һәм кунаклар игътибарына «Хатирәләр кичәсе» дигән концерт программасы тәкъдим ителде. 

Гыйльми җыелышта, истәлек тактасын ачканда, Халык иҗаты йортында аның белән аралашкан бик күпләр – хезмәттәшләре, шәкертләре, якыннары күңел түрендә сакланган хатирәләре белән уртаклашты. Галим турында моңарчы белмәгән кешеләр дә бу чараларда катнашкан сурәттә, Азат ага олы җанлы, киң карашлы, зур шәхес булган икән, дип нәтиҗә ясар иде. 

Азат Зыятдинов 2012 елны, Татарстан Фәннәр Академиясе вице-президенты булып эшләгән чагында, бер төркем галимнәрне җыеп, Түбән Камага, төзелеше тәмамланып килүче «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте белән таныштырырга алып барган иде. Шунда яңа гигантның мөмкинлекләре турында галимнең шәкерте, җәмгыятьнең бүлек башлыгы Илшат Сәлахов сөйләгән, җитештерү җайланмалары буенча экскурсия уздырган иде. Гыйльми җыелышны да шул белгеч, хәзер инде «ТАНЕКО» генераль директоры И.Сәлахов башлады («Татнефть» берләшмәсенең «ИНКО-ТЭК» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте юнәлеше җитәкчесе Ринат Гыйльмуллин белән алар икесе бу чараларның төп оештыручылары, химая­чылары булды).  

– Азат Шәймулла улы гаять  киң карашлы кеше иде. Үзара эшлекле, җылы мөгамәлә урнаштыруга һәрвакыт зур игътибар бирде. Бер тәкъдимне дә читкә какмыйча, уртак фикергә килә белү осталыгы зур иде анда. Һәрвакыт укырга, өйрәнергә, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәскә чакырды, – дип И.Сәлахов  галимнең кешелеклелек сыйфатларын барлады, завод фәне белән җитештерүне берләштерүен, технологик бәйсезлеккә омтылуын туган ягыбызга  мәхәббәте белән аңлатты. 

Фәнни-технологик үзәктәге физик анализлау лабораториясе мөдире булып хезмәт куйган, хәзерге вакытта Казандагы технология университетының Түбән Камадагы бүлеге доценты булып эшләүче Наил Махиянов та остазын сагынып искә алды.

– Ул – зур шәхес. Фән кешеләре арасында мондый галимнәр сирәк очрый. Азат Шәймулла улы нәкъ менә шундый шәхес иде. Шактый катлаулы заманда химкомбинат башлыкларының аны берләшмәнең фәнни-технологик үзәгенә җитәкче итеп куюлары бик урынлы булды, – дип ул галимнең  кеше хәленә керә белүенә, ярдәмчеллегенә тукталды. – Университетның физика факультетын тәмамлап, комбинатка эшкә керергә дип килгәч, гаризамны алып генераль директор янына үзе керде. Аның бик күп киңәшләрен мин хәзер дә искә төшерәм, чынбарлык аның киңәшләренең урынлы булуын раслый. Без, шәкертләре, аны сагынабыз, нәсыйхәтләрен искә төшерәбез. 

Фәнни-гамәли җыелыш барышында сагайткан фикерләр дә ишетелде. Әлеге институтның янә бер доценты Лариса Сосновская чыгышыннан аңлашылганча, фәнни-технологик үзәк барча куәтенә эшләп торганда, 1990-2020 елларда берләшмә уйлап табуларга 500дән артык патент алган, тик менә 2021-2024 елларда нибары 6 гына патент алуга ирешкән. Тәнәфестә галимнәр моның серен аңлатты. Азат ага фәнни-технологик үзәк җитәкчесе булып эшләгәндә, анда хезмәт куючылар саны 470 кә җиткән. Бүген бу күрсәткеч дүрт мәртәбә диярлек кимегән. Бу елларда фәнни эшчәнлек белән 120-140 белгеч кенә шөгыльләнә. Технологик үзәк сакланып калса да, кайбер лабораторияләр тулысынча ябылган, күпләрендә белгечләр кыскартылган. Фән белән кызыксынуның болай кискен кимүен хәзерге җитәкчеләр фәнни эш бүген-иртәгә үк табыш китерер­гә тиеш, дип аңлата. Чынбарлыкта тирән, фундаменталь фән 20-30, 40-50 елдан соң гына табыш китерә башлый. Ни кызганыч, күп кенә фәнни оешмаларда моны аңлап бетермиләр. Бизнес өлкәсендә дә «озын акча», «кыска акча» дигән төшенчәләр бар. Кайбер тармакта бүген акча керттең, иртәгә табыш аласың. Кайбер тармакта табышны  ун-егерме ел көтәргә туры килә. Ләкин тотрыклы рәвештә табыш булачак. Фән өлкәсендә дә шулай. Гомумән, патент алу белән кызыксынуның кинәт кимүенең башка сәбәпләре дә бар. Совет заманында патент алучыларга өстәмә түләгәннәр. Совет заманы беткәч, өстәмә түләү, кызыксындыру да юкка чыккан. СССР вакытында предприятиеләргә, табышның фәлән өлеше (4-7 проценты) фәнгә җибәрелергә тиеш, дигән мәҗбүри таләп куелган. Хәзер бу мәҗбүрият онытылды. Ни кызганыч, элек булган байтак казанышлардан шулай баш тартабыз, начар гадәтләрен ияртәбез. Мәгълүм булганча, 2021 елдан «Нефтехим» берләшмәсе «СИБУР» ширкәте  карамагында, хосусый кулларда.  

Чыгышлар барышында шәкертләре остазның иң зур хыялын – космонавт булырга теләвен, бу уңайдан Мәскәүгә хат язса да галәм гизүчеләрне әзерләүче үзәктән бернинди җавап та килмәвен, «Татар химия журналы»н чыгарырга хыял­лануын, Такташ, Тукай шигырьләрен яттан сөйләргә яратуын искә төшерде. «ТАНЕКО» җәмгыяте үзәк лабораториясе башлыгы урынбасары Эльвира Хәсәнова исә үз чыгышын галимгә 75 яшь тулу уңаеннан язган шигырь белән тәмамлады. «Без барыбыз – Сез кабызган утлар, без барыбыз – галим-голәмә, хезмәтебез бүген файда итә җәмгыятькә, илгә, галәмгә; Сезнең безгә биргән фатихагыз ачкыч булды фәнни дөньяга; без өйрәндек Сездән эшнең тәмен белеп, зур максатлар белән янарга», – диелә анда.  

Ул көнне Азат Зыятдиновның, Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәге, «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчеләреннән берсе буларак, шәһәргә милли рух кертергә җан атып йөрүен, Габдулла Тукайга, Муса Җәлилгә һәйкәл куйдыру, Бакый Урманче исемендәге татар гимназиясе булдыру өчен бик күп көч түгүен дә искә төшерделәр. Ул елларда каладагы бик күп милли-мәдәни чаралар аның абруе, аның үҗәтлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырылган. Бер караганда бүген бу эшләр, бу тырышлыклар татар җире, Татарстан Республикасы өчен бик табигый тоела.  Шул ук вакытта  Муса Җәлил  һәйкәлен ясату, аны остаханәдән чыгарып мәйданга бастыру өчен  дистә еллар сарыф ителгәнен, әллә ничә бюрок­ратик киртә аша узарга туры килгәнен азлар белә.   

Азат агага багышлап истәлек тактасы ачылгач, шәһәр хакиме Рамил Муллинга, бу гына аз, шәһәрнең берәр урамына шушы мәшһүр шәхесебезнең исемен бирәсе иде, дип тәкъдим иттек без. «Аның исемен кечкенә урамга бирү дөрес булмас. Бездә зур урамнар аз шул», – дип җаваплады ул.

Сер түгел, республикабызның күп кенә шәһәрләрендә мәчетләр үзәктән читтәрәк урнашкан. Башкалабыз Казанда, үзәктә – Бауман урамында мәчет барлыкка килде, дип мактана алмый әле. Югыйсә, соңгы елларда Казан үзәгендә әллә ничә сәүдә үзәге сафка басты. Ә менә Түбән Каманың кыл уртасында мәһабәт мәчет балкып утыра. Халык иҗаты йортында сәхнә түреннән бу хакта ул елларда шәһәр үзәк мәчетенең имам-хатыйбы булып хезмәт куйган Рамил хәзрәт Юнысов сөйләде. 

– 2002 елда Түбән Камага имам-хатыйб булып килүемнең төп сәбәпчесе Азат ага булды. Ул вакытта шәһәрнең дини хәятында катлаулылыклар бар иде. Шушы яңа калага килгәч, ул минем икенче әтием, остазым булды. Чөнки мондагы вәзгыятьне аңлап бетермим. Без аның белән бу катлаулы хәлне бергәләп чиштек. Түбән Кама шәһәренең уртасында, ике проспект кисешкән төштә мәчет төзелүнең сәбәпчесе дә – Азат ага. Моңа ирешүе – олы кыйсса. Ул Алланың рәхмәтен алып, шуның нурын якташлары белән уртаклашып, иман белән яшәде, – дип хәзрәт аның рухына багышлап дога кылды. 

Кичәгә җыелганнар галимнең улы Нариманның чыгышын да җылы кабул итте. «Мәскәүдә укыганда әтием белән бик еш хат алыштык. Ул хатлар гел киңәшләрдән тора иде. Укып бетереп эшли башлагач, без ата белән бала түгел, ике дус, ике хезмәттәш булдык. Ул минем белән барча серләрен, кайгыларын уртаклашты. Мин аның иң якын кешесе идем. Ул күңелемдә халкыбызга, кешеләргә хезмәт итүне алга куйган шәхес булып саклана. Әтием арабыздан китсә дә, хезмәтләре, киңәшләре белән гел янәшә. Калдырган мирасын кулланганда, һәрчак исән булачак», – дип ул халыкка  яңа гына табадан төшкән «Азат Зыятдинов. Тынгысыз җан. Еллар. Юллар. Уйлар» дигән җыентык тәкъдим итте. 

Татар конгрессы бинасында Кытайдан килеп Казан вузларында укучы егетләр, кызлар белән очрашу вакытында Азат аганың, яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Зинһар, зур гөнаһлар эшләүдән сакланыгыз! Кечкенә гөнаһлар була инде. Гомер буе онытылмаслык, бәгырьне телеп торган  яралар  булмасын,» – дип кисәтүе, нәсыйхәт бирүе истә калган. 

Рәшит МИНҺАҖ.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев