Олпат әдипнең яңа романы
1933 елның 22 апрелендә дөньяга аваз салган Марат Әмирханов – һәм яше, тормыш тәҗрибәсе, һәм иҗаты белән соңгы дәвер татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе.
Мәшһүр Актаныш якларында туып, шунда һәм Казан педагогика институтында урта һәм югары белем алган, армия сафларында хезмәт иткән, Карабаш эшчеләр бистәсендә дистә елдан артык укытучы, мәктәп директоры урынбасары, «Социалистик Татарстан» газетасында 17 ел, «Азат хатын» («Сөембикә») журналында чирек гасырга якын әйдәп баручы журналист булып эшләгән бу мөхтәрәм затка күптән түгел 90 яшь тулды.
Узган йөзнең 70-80 нче еллар аралыгында әдәбиятка килеп кергән М. Әмирханов – күпләгән очерк-хикәяләр, роман-повестьлар авторы. Болар арасында «Гөлнәзирә» (1998), «Тояк эзе» (2003), «Тәкъдир» (1999), «Әлвидаг» (2011), «Бибимәмдүдә» (2016) һәм бераздан телгә алыначак кайбер башка әсәрләре аеруча мәгълүм. Аның иҗаты хезмәттәшләренең, әдип-тәнкыйтьчеләрнең дә игътибар үзәгендә. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗев «Бәрәкалла, Әмирхан!» исемле мәкаләсендә («Мәдәни җомга». – 4. 04. 1997) авторның «Дөя муены» повестен бик тә югары бәяли. «Аның күзе – прожектор, без күрмәгәннәрне күрә. Фикере – ачык, максаты бер: ул халкыбызны, һәр җан иясен коллыктан коткарырга омтыла». Без фәкыйрегезнең дә М.Әмирханов хакында язмалары бар. Мәсәлән, әдипнең тууына 85 яшь тулу уңае белән басылган «Әдәбиятыбызның әмир-ханнарыннан берсе» исемле мәкаләдә («Казан утлары». – 2018. – 4 нче сан. – 158-163 б.) язучының тормышы, иҗади эшчәнлеге турында шактый гына фикер-күзәтүләр бәян ителә. Ул язма мондый юллар белән төгәлләнә: «Марат ага Әмирханов үзенең яше (85 е), фамилия-атамасы белән генә түгел, ә кабатланмас бай иҗаты белән дә әдәбиятыбызда ханлык, әмирлек дәрәҗәсенә ирешкән олпат зат. Ул сүз сәнгатендә тирән эз калдырган адашлары Фатыйх Әмирхан, Әмирхан Еники традицияләрен уңышлы дәвам иттерә. Кылган игелекле гамәлләре өчен аңа ихласи зур рәхмәтләр юллыйбыз, исәнлек, иҗади уңышлар телибез, 90 яшенә җиткәндә дә халкыбызны куандырырлык әсәрләр тудырсын». Шөкер Ходайга: ул безнең үтенеч-теләкләрне кабул иткән. Хөрмәтле затыбыз, гәрчә аерым кайгы-мәшәкатьләргә дучар булса да (иң авыры, мөгаен, шактый еллар бергә гомер кичергән хатыны – Лалә ханымны җирләү булгандыр, 2022 ел), исән-сау килеш унынчы дистәсенә дә аяк басты, яңадан-яңа иҗат җимешләрен укучыларга җиткереп торды. Шундыйларның берсе – һәм иң күренеклесе – «Казан утлары» журналының 2023 елгы 4-5 нче саннарында басылып чыккан «Яугирә» романы. Хәзер игътибарыбызны шул әсәргә юнәлтик.
* * *
М.Әмирханов язмалары идея-тематик, жанр, стиль ягыннан төрле. Сатира-юмор да аның өчен чит түгел. Авторның әсәрләрендә төрле чор вакыйга-хәлләре, гадәти затлар һәм тарихи шәхесләр дә гәүдәләнеш таба. Әдип иҗатында, мәсәлән, Тукай тематикасына шактый урын бирелә. Шагыйрьнең әнисен үзәккә куйган «Бибимәмдүдә» бәяны киң катлам укучылар тарафыннан яратып укыла. «Мәйдан» журналының 2023 елгы июнь санында басылган «Җаекның бунтарь егете» бәяны да кызыклы гына. Анда Габдулла Кариев, Газизә (шагыйрьнең апасы) һәм кайбер башка шәхесләр белән мөнәсәбәттә Тукайның үзенчәлекле сыйфатлары, эш-гамәлләре гәүдәләндерелә. Әсәрдә Җаек тормышына кагылышлы мөһим генә факт-мәгълүматлар да бар.
М.Әмирханов иҗаты тематик һәм жанр ягыннан төрле булса да, анда халкыбызның Урта гасыр тарихын, шул чорның күренекле затларын роман жанрында яктырту өстенлек итә. Аның «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» (2009), «Әлвидаг» (2011) әсәрләренә (аларны трилогия дип тә атарга мөмкин) ялганып киткән «Ир-Мамай» (2013), «Тәхетсез патша» (ягъни Симеон Бикбулатович, 2017) романнары (үзенә күрә бер «хәмсә» (бишлек)) – шуның күркәм мисаллары. Аларда авторның тарихи, язма чыганаклардан, фольклордан (аеруча – дастан-бәетләрдән) хәбәрдар булуы нык сизелеп тора.
2023 елда дөнья күргән «Яугирә» романында М.Әмирхановның халкыбыз тарихын сәнгати гәүдәләндерү традициясе алга таба уңышлы гына дәвам иттерелә һәм үстерелә. Авторның, гомумән, тел-стиле бай. Бу романда ул исә тагын да байый, камилләшә төшә. Язучының канатлы сүз-гыйбарәләрне, мәкаль-әйтемнәрне, әдәби детальләрне оста һәм урынлы куллануына сокланырлык. Китапны укучы аларга үзе дә игътибар итәр. Шуңа күрә биредә мин берничә мисал китерү белән чикләнәм. «Орыш уен эш түгел, вакытында поса бел, поссаң торып баса бел, акылыңны җуйма» (№ 5. – 30 б.), «Ир-егеткә гашыйк булу өчен җидегә кадәр санау да җитә, диләр» (№5. – 52 б.), «Биле ныкның гына иле нык булыр...» (№ 5. – 57 б.), «Үз балаңның җылысыннан да җылырак, татлырак, сихәтлерәк җиңеллек юк ул дөньяңда...» (№5. – 76 б.), «Дошман дустан ярала...» (№ 4. – 60 б.), «Кәҗә биргән ат алыр...» (№ 4. – 61 б.) һ. б.
Гомумән, романда телебездә элек иркен кулланылган, шул чорның гореф-гадәтләрен, яшәешен чагылдырган шактый гына сүзләр, детальләр күзгә ташлана. Аларның кайберләренә аңлатмалар бирү дә соралып тора.
М.Әмирханов моңа кадәрге тарихи роман-бәяннарында, нигездә, Алтын Урда чоры һәм аннан соңгы гасырлар белән чикләнә иде. «Яугирә» әсәрендә ул халкыбыз тарихының тагын да элегрәк дәверләренә мөрәҗәгать итә. Биредәге төп вакыйга-хәлләр IX йөзнең ахырларында – Х гасырның беренче дистә елларында Урта Иделдә, төгәлрәк әйткәндә, Болгар җирләрендә бара. Багдад хәлифенең 500 кешелек делегациясе чакырылуына һәм килүенә мөнәсәбәттә бу кодрәтле мәмләкәтнең башкаласын тасвирлауга да романда билгеле бер урын бирелә. Шунысын да искә төшерик: Болгар чоры, тормышы гарәп-фарсы телле чыганакларда, аеруча Ибне Фадлан, Әл-Гарнатый һәм кайбер башка авторларның хезмәтләрендә, урыс елъязмаларында, фольклорда шактый гына гәүдәләнеш тапкан. Археологлар да бу юнәлештә нәтиҗәле генә эшлиләр. Н.Фәттахның «Итил суы ака торур» романы (1970) – Болгар дәверен сәнгати гәүдәләндерүнең матур бер үрнәге булу күпләргә мәгълүм. Бу чорның фольклорын, дастан-легендаларын махсус яктырткан фәнни хезмәтләр дә язылды, хәтта докторлык диссертациясе дә якланды (И.Закирова). Рухи мирасыбызны өйрәнүгә, халыкка җиткерүгә зур өлеш керткән Әнвәр Хәйринең туган авылы Шәрбәннең нигезләнүенә 1100 ел тулу уңае белән язылган «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» китабы да белгечләргә таныштыр дип уйлыйм. Бу төр чыганакларны, басма хезмәтләрне М. Әмирханов шактый җентекле өйрәнгән, аларны, аеруча Ибне Фадлан, Ә. Хәйри китапларын материал, буларак та мул файдаланган. Әсәрдә Болгар чорына теге яки бу дәрәҗәдә нисбәтле булган факт-мәгълүматлар, авыз иҗатыннан мисаллар, язма чыганаклардан алынган өзекләр китерү романның тарихи нигезен ныгытуга, ышандыру көчен арттыруга ярдәм итә.
Мәгълүм ки, IX-X гасырлар аралыгы, ягъни әсәрдә сурәтләнгән еллар – Болгарның дәүләт буларак оешып, шәкелләшеп килгән чор. Автор бу процессның катлаулы, каршылыклы булуын шактый тулы тасвирлый. Мәмләкәтнең тышкы мөнәсәбәтләре. шул исәптән күрше-күләннәр белән элемтә-багланышлары да игътибардан читтә калмый. Хезмәттәшлек, сәүдә итү белән бергә, юлбасарлык, үзара сугыш-бәрелешләр, фаҗигале хәлләр дә булып тора. Романның үзәк геройларыннан булган Дөрмән бәкнең, Ярмәк һәм Бану ханымның күршеләр – «кызылбашлар» белән бәрелештә бакыйлыкка китеп барулары да күп нәрсә хакында сөйли.
М.Әмирханов, башка тарихи әсәрләрендәге кебек, «Яугирә»дә дә халыкның, илнең гореф-гадәтләрен, йолаларын сурәтләүгә бик игътибарлы. Текстка гыйбрәтле мисаллар, мөһим детальләр дә кертеп җибәрә.
Табигать гомумән, аеруча элекке чорларда кеше тормышында гаять мөһим роль уйный. Шуңа нисбәтән автор вакыйга-хәлләрне, кеше образларын табигать күренешләре, җир, үсемлекләр, хайваннар дөньясы аккошлары, җил-яңгыр-карлары белән тыгыз мөнәсәбәттә бирә, адәм балаларының рухи халәтләрен яктыртуда алардан оста файдалана. Ат – элеккеге яшәешнең, татар тормышының бик тә мөһим компоненты. Әсәрдә дә ул нәкъ шулай бирелә.
Ислам безнең халыкка бу дин барлыкка килү дәвереннән үк керә башлый. Хәтта ул 737 елда әби-бабаларыбызның зур өлеше яшәгән Хәзәр мәмләкәтендә рәсми рәвештә дә кабул ителә. Болгар илендә дә ул әкренләп тамыр җибәрә һәм 922 елда аның рәсми дәүләт диненә әверелә. Романдагы төп вакыйга-хәлләр шуңа мөнәсәбәттә бирелә һәм үстерелә. Әйтергә кирәк, автор исламның асылын, «Коръән»нең төп кануни сыйфатларын яхшы үзләштергән, аларны белеп, урынлы куллана.
«Яугирә», – гәрчә тарихи факт-мәгълүматларга, чынбарлыкка тапкыр килешле вакыйга-хәлләргә гаять бай булса да, ул әдәби әсәр. Аның үзәгендә төрле язмышлы, төрле холыклы кешеләр, аларның эш-гамәлләре, күңел дөньялары. Болар арасында Силки, Алмуш, Багдад хәлифе кебек хөкемдарлар да, Ибне Фадлан шикелле каләм әхелләре дә бар. Үзәктә, әлбәттә, Бәхтияр бәкнең һәм Хәдичә бикәнең кызы Бану. Ул кыю, уңган, зирәк, төрле һөнәрләргә, шул исәптән сугыш гыйлемнәренә дә ия. Кальгә – калалар да төзетә. Бу зат романдагы төп вакыйгаларны ялгап, тоташтырып торучы шәхес. Юкка гына әсәрнең исеме дә аңа мөнәсәбәттә бирелмәгәндер. Болгарда хатын-кызларның җәмгыятьтә мөһим роль уйнаулары билгеле. Бану образы – моның күркәм бер мисалы. Аның Ярмәк белән көчле мәхәббәте, гаилә корулары укучыларны дулкынландыра. Бу батыр һәм куркусыз зат яу кырында һәлак була. Бу хакта Ибне Фадлан авызыннан мондый сүзләр дә әйтелә: «Болгарда хатын-кызлар, күкәй эчендәге сары кебек икән, абруйлылар» (№5 – 68 б.). Бану исемнәре җисемнәренә туры килешле Хөснеруй, Хөснеҗәмал, Хөсникамал исемле өч кызын Ярмәк рухында тәрбияләп үстерә. Кече кызы зирәк Хөсникамал гаскәр башлыгы, әти-әнисенең, нәсел-нәсәбенең лаеклы дәвамчысы буларак таныла.
* * *
Без бу язмабызда Марат ага Әмирхановның яңа әсәре хакында кайбер фикер-күзәтүләребезне бәян кылырга җөрьәт иттек. Безнең карашыбызча, бу роман автор иҗатында гына түгел, ә гомумән тарихи тематикага соңгы дәверләрдә иҗат ителгән әсәрләр арасында да мөһим урынны алырлык. Ул халкыбыз үткән юлларның борынгырак сәхифәләрен яктырта. Анда бүгенге буынга сабак, гыйбрәт алырлык яклар да күп. Роман кинофильмнар, спектакльләр өчен дә менә дигән материал, әсәр.
Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев