Еники турында фикерләшү
Әмирхан Еники иҗаты хакында фикер алышу була, дип «Татар китабы йорты»на чакырдылар.
Бөек прозаик әдәбият тарихында һәм укучылар хәтерендә нинди шәхес, иҗатчы буларак истә калды? Бүгенге укучы аны беләме? 115 еллыгы билгеләп үтелгән елда Ә.Еники исеме тиешле игътибар аламы дигән сораулар куелган иде чакыруда.
Сөйләшүдә әдипләрдән Рабит Батулла, Марат Әмирханов, Марсель Галиев, Нәҗибә Сафина, КФУ мөгаллимәләре, әдәбият белгечләре Гөлфия Гайнуллина, Миләүшә Хәбетдинова катнашты, китап йорты директоры Айдар Шәйхин сөйләшүгә юнәлеш биреп торды. Сөйләшүдә катнашмасалар да, Гөлфия ханым алып килгән 4 курс студентлары, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы филология-журналистика бүлегендә белем эстәүче кызлар, егетләр кичә барышында яңгыраган фикерләрне «мыекларына» чорнап куйгандыр, дип өметләник.
Әмирхан ага белән ешрак аралашкан кеше буларак, әдип турындагы истәлекләре белән әүвәл Рабит Батулла уртаклашты. «Затлы, зәвыкле, пөхтә, сак кеше иде. Акчасын бәрәкәтле тотты, безнең кебек анда-монда туздырмады. Морза буларак та, язучы буларак та кыен күргән кеше иде», – дип аралашуларыннан гыйбрәтле мисаллар китерде. Гаҗәп түгел: тормышка җайлаша белгәннәр, партия кушканнарны тормышка ашырып, производство романнары язып акча «сукканда» әдәбиятка гына хезмәт иткән, гонарар хакына гына яшәгән әдипнең бүтән җирдән килере юк.
– Киеме, язуы, сүзе белән дә затлы кеше иде. Күпләр кебек, уйлаганын кычкырып әйтергә ашыкмады. Беркайчан кызып китмәде. Аның сөйләшү рәвеше турында «Еники паузасы» дигән гыйбарә бар. Кирәген генә сайлап алып әйткәнгә, килеп чыккандыр инде ул пауза. Башкалар гигант төзелешләр турында лаф органда ул «Гөләндәм туташ хатирәсе»н язып, Тукай премиясе алуын ун елга чигереп куйды. «Фронт дәфтәре»н генә алыйк. Бүтән бер фронтовик язучының да мондый истәлекләре юк. Сугыш сөреме кагылмаган гади кеше уйланулары бу, – дип көндәлеккә зур бәя бирде М.Галиев. – Хәер, гади кеше генә микән? Өйгә кайткач, Ә.Еникинең биш томлыгыннан «Фронт дәфтәре»н кабат укып чыктым. Әдип анда тарихтан яхшы хәбәрдар язучы, акыл иясе, хәтта ки күрәзәче буларак ачыла.
«...Бу сугыш беренче дөнья сугышының дәвамы, һәм хәзерге һәлакәтнең башлыча гаеплесе Англия булырга тиеш... дип уйлыйм мин (1941 ел, 10 декабрь).
...Бер генә илнең дә солдаты сугышның ни өчен кирәклеген, ни өчен сугышканын бервакытта да белмәде һәм белми... Кан коюның чын сәбәпләрен халык бервакытта да аңламый, чөнки беркемнең дә вакытсыз үләсе килми... Халыкны сугыштырган нәрсә – власть, көчләү... һәм өндәү, үгетләү белән исертү... – (1941 ел, 12 декабрь).
Бу заманда идеяләргә кытлык юк. Теләсә нинди хәрәкәтне аклар өчен кешелек базарыннан яраклы идеяны табып була (1941 ел, 23 декабрь).
...Тынычлык дәвере шактый озак булыр... Һәрхәлдә, соңгы ике зур сугыш арасындагы дәвергә караганда да озаграк дәвам итәргә тиеш. Ләкин барыбер иртәме-соңмы яңа сугыш тагын да катырак булачак... Әлбәттә, безнең белән калган илләр арасында (1942 ел, 25 ноябрь)».
Ул көнне Еники әсәрләрен нәфис фильм рәвешендә халыкка җиткерү зарурлыгы турында сүз күп булды. Әйе, киләчәк кино индустриясе кулында, клипларда. Хәзер бу галәмәт халыкка, бигрәк тә яшь буынга куәтле тәэсир итү чарасына әйләнде. Яшьләребезгә милли-мәдәни мирасыбызны, казанышларыбызны тапшыруның иң кыска, иң тәэсирле юлы бу. Ә.Еники әсәрләрендә кино материалы юк, дип белдерүче кинореҗиссерлар шушы «Фронт дәфтәре»ннән менә дигән фильм төшерә алыр иде. Җиренә җиткереп эшләнгәндә, асылы бозылмаганда мондый фильм безнең өчен генә түгел, европалыларга, шул ук немецларга да кызыклы, гыйбрәтле булачак.
Сөйләшү вакытында бу уңайдан Миләүшә Хәбетдинова, татар дөньясының асылын ача алмыйлар, беренче чыганактан китәләр, дип татар әдәбиятын сәхнәләштерергә алынучыларга, тәгаен алганда, Еники әсәрләре мотивларыннан төшерелгән «823 нче километр» фильмына, аны эшләгән Ирек Хафизов белән Әмир Галиәскәровка зур дәгъва белдерде. «Кинорежиссерлар өчен безнең әдәбият хәзинә түгел, тәҗрибә кишәрлеге генә», – дип уфтанды ул. Дөрестән дә, шулай. Бу чир Булат Мансуровтан, аның тормышка ашмый калган «Болгарның саф җилләре» киносыннан башланган иде, һаман дәвам итә. Мотивлар дигән ярлыкка качу, язучы исемен файдаланып, үз карашыңны яки кемнәрдер таккан карашны дөньяга чыгару икәнен аңларга вакыт. Ә.Еникинең 115 еллыгы уңаеннан дип, дәүләт акчасы алганнар икән, режиссерлар беренче чыганакка ябышып ятарга тиеш. Әмма алар өчен татар әдәбияты һаман икенче сортлы булып кала бирә. Үз әдәбиятыңа хөрмәт белән карамагач, нигә кино төшерүгә алынырга? Кызганыч, бу сорауны егетләрнең үзләренә биреп булмады. Мин алардан, әдипнең биш томлыгын укып чыктыгызмы, дип сорамакчы идем. Тик телефоннары җавап бирми. Әнә биштомлыккка кереш сүз язган Туфан Миңнуллин: «Кинорежиссер булып, «Шаяру»дан фильм эшлисем килә. Зәңгәр яулыкның Идел өстендәге караңгылыкка кереп югалуын сурәтләсәң генә дә гаҗәеп кадр булыр иде», – дип тәкъдим итә. Мин бу юлларны укыгач, хикәядәге тискәре герой – Диләрә образын Камал театры артисты Алсу Каюмова бик ансат ачып бирер иде, дип уйлап куйдым.
«Бер генә сәгатькә» хикәясен автор киносценарий итеп тә язган булган икән. Андый кулъязма барлыгын, хәзерге вакытта Татарстан Милли музеенда саклануын Миләүшә ханым шушы көннәрдә генә, очраклы рәвештә ачыклаган. Кызык: әлеге хикәяне дә мотив итеп алган яшьләр бу язма белән танышып чыкса, кинофильмны ничек төшерер иде?
Сөйләшүгә килгән Н.Сафина белән М.Әмирханов бүгенге әдәби процесска кагылышлы фикерләре белән уртаклашса да, Еники әсәрләренең әһәмияте, тәэсире турында хакында сүз кузгатмады. Студентлар исә өлкән язучылар алдында үз фикерләрен җиткерергә батырчылык итмәде, күрәсең. Һәрхәлдә укытучылары Гөлфия Гайнуллинаның, бу яшьләрдә булачак режиссерларны, сәхнәләштерүчеләрне күрәм, диюе – күңелле хәл. Гөлфия ханым үз чиратында КФУда эшләүче татар әдәбияты белгечләренең Еникине таныту буенча шактый эш башкаруын, аерым алганда, әдипнең «Соңгы китап» әсәрен аудиокитап итеп эшләүләрен җиткерде. «Бу хезмәтне Мәдәният министрлыгы таратырга, пропагандаларга тиеш иде, тик таратучы күренми», – дип тырышлыкларын бәяләмәүләренә ризасызлыгын сиздерде.
Укучы фикере дидек. Әдип тә укучы ич. Туфан Миңнуллин Әмирхан ага иҗатын ничек бәяләгән соң? «Еники турында язганда аның әсәрләренең эчтәлеген сөйләмәскә дип сүз куйган идем. Ләкин тыела алмыйм. «Курай»ны, «Матурлык»ны укымаганнарга шуны укып күрсәтәсем килә... Татар кешесенең холык-фигылен, яшәү рәвешен, кием-салымын, төс-кыяфәтен, осталык-маһирлыгын, уңган-үҗәтлеген Еники кебек төгәл сурәтләп биргән язучылардан кемнәр бар икән»,– дип әдипнең биштомлыгына язган кереш сүзендә Гаяз Исхакый, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевләрне мисал итеп китерә ул.
...«Рәшә»дән өзек укыган идем... Халыкның милли характеры, аның йөзе тик сезнең әсәрләрдә генә чын чагылыш таба дип уйладым мин шул чакта һәм үземдә гаҗәеп бер үзгәреш сиздем. Сезнең әсәрләрдән соң минем татарлыгым көчәя, мин үз милләтемне, халкымны, үз телемне, үз җиремне ныграк, ачыграк, яктырак, тулырак тоям икән... «Матурлык» хикәясен укып чыктым. Мин бүген сезнең алдыгызда башымны иям. Чын күңелдән олылыйм. Бәхетле кеше сез! Сез герой, шуңа күрә фарисей Фасеевлар сездән курка да», – дип яза Аяз Гыйләҗев үзе Әмирхан агага юллаган хатларында.
Әдип хакында үзгә фикергә дә юлыгырга туры килде. Миргазыян Юныс Марсель Галиевка язган хатларында («К.У.» 2023 елның 12 санында дөнья күрде) язучыны болайрак бәяли. «Бик сак иде мәрхүм. Сак булып, як-ягыңа каранып яшәү белән куркаклыкның чиген кем аера белә? Бигрәк тә язучыныкын... Ярашуны да ул ялагайламыйча, искиткеч оста, яшерен итеп эшли ала иде», – дип бәя бирә анда автор өлкән каләмдәшенә. Миңа калса, Миргазыян абый биредә каты бәрелгән. Ярашу дигәннән, бу дөньяда беркем дә тәмам азат булып, бөтенләй беркемгә, бернигә яраклашмыйча яши алмый. Аннан соң әдәби иҗатның әле башка ягы да бар. Чын сәнгать әсәрләре, каләм очыннан төшкәч, ташка басылгач, үз тормышлары белән яши башлый. Замандашлары, күреп белгәннәр ахирәткә күчкәч, иҗатчы үзе бер легендага, риваятькә әверелә.
«Башына килгән берәр өлкә турында язарга утыру белән, әйтерсең ниндидер күзгә күренмәс көч каләменең очыннан тотып ала да, язучының чын уйлары белән артык хисаплашмыйча, үзенчә йөртә башлый», дип язган булса да, Еники, уйлаганын әйтергә, кәгазьгә төшерергә курыкмаган. Курыкса, үз вакытында Гаяз Исхакыйны яклап чыкмас, Тукайны атеист итеп күрсәтергә маташучыларга каршы төшмәс; «Фронт дәфтәре»н, «Соңгы китап»ны дөньяга чыгармас иде.
«Теле бар икән, әдәби әсәр бар», дип кабатларга яраткан Еники. Татар кешесенең эчке дөньясын, психологиясен ача белү осталыгы ягыннан гына түгел, шуны матур, кыска, йөгерек теле аша укучыга җиткерүе белән дә күп язучыларыбызга үрнәк ул. Ана телебезнең матурлыгына соклану тудыра алганы өчен генә дә без аны кадерләргә тиеш. Кино индустриясе – киләчәгебез, дип никадәр генә тәкрарламасыннар, телебезнең матурлыгын тойганнар өчен китап сүзе, Дәрдмәнд, Әмирханнарның каләм очыннан тамган сүз бервакытта да кыйммәтен җуймас, иншалла.
Рәшит МИНҺАҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев