Теле барның иле бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чувашия татарлары лидеры Хәйдәр Сафиуллин төбәктә татарлар саны артуын әйтте
Татарлар күпләп яши торган Комсомол һәм Батыр районнары халык саны арту күрсәткече буенча алга чыккан.
-
"Сиңа дәшәм кабат, Каюм баба...": Каюм Насыйриның туган авылында якташларын зурладылар
Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган.
-
Туган телнең мөһимлеге нидә?
Татарстанда Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык тәмамланып килә. Дөрес, быел республикада Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы игълан ителгәнлектән, ана теленә, төрле милләт вәкилләренә багышланган проектлар күп булачак анысы. Мәдәни юнәлештә генә дә шундый 148 чара уздырырга планлаштырыла. Мәгариф өлкәсе дә читтә калмаячак.
-
Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу атналыгы башлана
Хәтер көнендә Җәлилнең кызы — Люция Җәлил һәм оныгы Лилиан Наврозашвилиның чыгышлары көтелә.
-
Тарихчы Илнар Гарифуллин: Болгарчылык идеясе татарлар өчен куркыныч түгел
Тарих фәннәре кандидаты фикеренчә, җанисәп алдыннан болгарчылык мәсьәләсен күтәрү махсус проект булырга мөмкин.
-
Васил Шәйхразыев Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Пермь краена өч көнлек эшлекле сәфәре Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары активы катнашындагы очрашу белән тәмамланды.
-
Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында рәсми очрашуларны дәвам итә. Бу минутларда Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы Н.П.Котова белән очрашты.
-
Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган
Язучы сүзләренчә, Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнашучы яшь иҗатчылар тормыш тәҗрибәсен кулланып язган.
-
Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.
-
Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә
Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.
-
Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин
Онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган.
-
Васил Шәйхразиев Уфада Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак
Милли шура рәисе Башкортстан башкаласының милли автономия һәм үзәк җитәкчеләре белән очрашачак.
-
Без бергә, бердәм һәм мәңгелек
Яшьләргә зур ышаныч, беренче тапкыр электрон формат... Җанисәпкә кагылышлы яңалыклар хакында Милли Шураның чираттан тыш киңәйтелгән утырышында сөйләштеләр. Бөтендөнья татар конгрессы җанисәп уңаеннан мөрәҗәгать белән дә чыкты. Халык санын алуга әзерлекнең, бу процессның татарлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә дә басым ясалды.
-
«Очрашу урыны-Казан» тапшыруында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин (ВИДЕО)
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Вәлиуллин Россиянең төньяк башкаласындагы татар тормышы турында сөйли.
-
Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар
«Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.