Сәхнә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Абсурд драмасы абсурд булып чыкмады
«Нәүрүз» фестивалендә спектакльләр еш кына төрле сәхнәләрдә бер үк вакытта уйнала. Быел, мәсәлән, Астана шәһәреннән килгән Казах музыкаль драма театрының А. Чехов әсәре буенча куелган «Чия» спектакле Якутск шәһәреннән Саха (Якут) академия театрының Софья Баранова-Сергучева әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Уяну» абсурд драмасы бер үк вакытка билгеләнгән. Икесен дә талантлы режиссер Сергей...
-
“Нәүрүз” фестивале тойук белән ачылды
Быел төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивале Саха (Якут) Республикасы театрларына багышланган. Беренчеләрдән булып Г.Камал сәхнәсендә Олонхо театры "Сугышчы - Джырыбына" спектаклен күрсәтте. Олонхо театрын моннан 9 ел элек ул чактагы Мәдәният һәм рухи үсеш министры, танылган актер һәм режиссер Андрей Борисов һәм аның хатыны - якутларның милли җыры - тойук...
-
Түләк һәм Су-Сылуның бәхетле балкышы
С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең «Түләк» операсы премьерасы булды. Консерваториябездә опера студиясе 1993 елдан бирле эшли. Төрле елларда анда Лилия Гобәйдуллина, Альбина Шаһимуратова, Артур Исламов, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Рүзил Гатин, Гөлнора Гатина, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина һ.б. күренекле җырчыларыбыз...
-
«Ак калфагым төшердем кулдан»
Татарда «Ак калфак» дигән җыр бар. Бүген без аны дөнья буйлап сибелгән татарларның сагыну җыры буларак беләбез. Әмма беренче вакытларда аңа бүтәнрәк мәгънә салынган була. Күренекле музыка белгече Геннадий Макаровның әйтүенә караганда, борынгырак чорларда ак калфакны кияүгә чыкмаган кызлар кия. Һәм кияүгә чыккач аны гомере буе кадерле ядкәр итеп сандыкларында...
-
Күңел назын чиртүче
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия конкурсы лауреаты Харис Нигъмәтҗанов - югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог. Халык музыка уен кораллары ансамблен оештыручы һәм аны дистәләгән еллар буена җитәкләүче олуг шәхесебезгә апрель аенда 70 яшь тула. Ансамбль чыгышын телевидение аша караганнан соң, татар халык иҗатын тирәнтен аңлаган коллективның киләчәк буын өчен...
-
“Ай тотылган төндә”
Чаллы дәүләт татар драма театры, Мостай Кәрим тууның 100 еллыгы уңаеннан, аның "Ай тотылган төндә" дип аталган драмасын сәхнәгә куярга тәвәккәлләгән. Утыз ел чамасы элегрәк Мостай ага Чаллыбызга килде, "Камаз" мәдәният сараенда аның белән очрашу үткәрделәр, икенче көнне дә халык белән күзгә-күз әңгәмәләр узды. Союздагы төрки милләтләр арасында Ленин премиясенә,...
-
Талантка лаек онык
Композитор Мәсгут Имашев сәхнәгә күтәрелгәч, тамашачылар көйче үзе язган берәр җырны сузып җибәрер дип өметләнгән иде. Чөнки Пермь краеннан Татарстанга килеп танылган милләттәш яңа әсәрләрен олыгайган көнендә дә бүләк итеп кенә тора. Җырларының гомуми саны ике йөзгә җыела. Аларның байтагы күренекле артистларыбыз тарафыннан башкарыла. Тик шулай да, сәләте күзгә бәрелеп...
-
Камал театрына мавыктыргыч сәяхәт (ВИДЕО)
Бүген Камал театрында "Дәрсе гыйбрәттер театр..." дип аталган гаҗәеп тамаша тәкъдим ителде. Театр, аның 110 еллык данлы тарихы буенча искиткеч, мавыктыргыч, тетрәндергеч сәяхәт булды бу! Идея авторлары - Фәрит Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов, текст авторы - Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссеры - Илгиз Зәйниев. Яңа форматта, заманча, татар театрында моңарчы күрелмәгәнчә тамаша...
-
БУЙДАМЫНИ ХИКМӘТ?!
Танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты, олы йөрәкле кечкенә Шамил Галиевкә 50 яшь тулды. Бик җайлы кеше ул, энергетикасы белән үзенә тартып тора. Бераз усал булса да, күңелендә кер юк. Күпләрне аның буе һәм авырлыгы кызыксындыра. Буе 132 сантиметр булса, авырлыгы 36 кило. Мондый үзенчәлек аңа тормышта яшәр өчен уңайсызлыклар тудырмый,...
-
“Тәфтиләү” белән ачылган ишекләр
Кечкенә Мирсәет әтисе - балта остасы Миншәһитнең өй төзегәндә, арба һәм чана ясаганда сызгыруын шаккатып тыңлый. Һөнәрченең көннәр буе төрле көйләрне кошлар сайраган шикелле кабатлавына таң калып йөри. Спас төбәгенең Яңа Рәҗәбеннән, хәзерге Чәчәкледән Әлки районының Татар Борнае авылына килен булып төшкән әнисе Миңлегөлнең аш-су хәзерләгәндә моңлануы да хисчән малайның...
-
«Легионер» гына җитмәде
Туймазы Татар дәүләт драма театры "Легионер" спектаклен алып килә икән, дигән хәбәр Казанның зыялы катламын яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Бу спектакльне тикмәгә генә театраль роман дип исемләмәгәннәр. Ул зур вакыт аралыгын колачлый. Бу спектакльдә Бөек Ватан сугышы корбаннары, аерым алганда, татар легионында катнашкан милләттәшләребезнең хәле дә, Идел, Куйбышев ГЭСларын төзегәндә...
-
ГАЗИЗ СӘХНӘБЕЗНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ
ТАТАР ТЕАТРЫНА 110 ЕЛ Санаулы көннәрдән соң халкыбыз үз театрының 110 еллык юбилеен тантана итәчәк. Тарих төпкеленә чумсаң, безнең театр сәнгатебез хасил булуга, әлбәттә, 110 ел гына түгел инде. Татар халкының Сабан туе, җыен бәйрәмнәре, каз өмәсе, кыз урлау, килен төшерү, кода-кодагыйларны каршылау, яңа гына туган сабыйларга исем кушу, беренче...
-
80 елдан соң ачылган “Каракүз”
Минзәлә Татар драма театры Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган "Каракүз" әсәрен сәхнәгә чыгарды. Атаклы драматургның әлеге пьесасы сәхнәгә менү - үзе үк зур вакыйга. Язучы Рабит Батуллага бу әсәрнең кулъязмасы Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринадан кала. НКВДчылар драматургны кулга алырга килгәч, Заһидә ханым әдипнең кәгазьләре салынган чемоданны аягы белән...
-
Артист, диләр, җиңел генә…
Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманованың юбилей кичәсендә әдәбият, нәфис сүз, шигърият үрнәкләре бик күп яңгырады. Чөнки нәкъ менә шигърияткә мәхәббәт аны Казан театр училищесының курчак бүлегенә укырга алып килә. Кыз баланы какмый-сукмый, сөеп кенә үстерергә кирәк, диләр. Остазлары режиссер Илдус Зиннуров та шулай, киләчәктә шәкертләре өстенә нинди йөк ятасын белгәнгә...
-
Әчкелтем дә, төчкелтем дә...
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры узган атнада яңа премьерасын тәкъдим итте. Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» әсәрен театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов сәхнәләштерде. Кариев театрының бик мактаулы эш юнәлеше «Театр Ватанны саклаучыларга!» проекты бар: артистлар Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрдә һәм шул төбәк авыл-районнарында яшәүче...