“Тәфтиләү” белән ачылган ишекләр
Кечкенә Мирсәет әтисе - балта остасы Миншәһитнең өй төзегәндә, арба һәм чана ясаганда сызгыруын шаккатып тыңлый. Һөнәрченең көннәр буе төрле көйләрне кошлар сайраган шикелле кабатлавына таң калып йөри. Спас төбәгенең Яңа Рәҗәбеннән, хәзерге Чәчәкледән Әлки районының Татар Борнае авылына килен булып төшкән әнисе Миңлегөлнең аш-су хәзерләгәндә моңлануы да хисчән малайның...
Кечкенә Мирсәет әтисе - балта остасы Миншәһитнең өй төзегәндә, арба һәм чана ясаганда сызгыруын шаккатып тыңлый. Һөнәрченең көннәр буе төрле көйләрне кошлар сайраган шикелле кабатлавына таң калып йөри.
Үзенчәлекле тавыш, халык сынавын узган затлы җырлар сигезенче сыйныфны тәмамлаган Мирсәет Сөнгатуллинга Казан музыка училищесы ишеген дә тәүге омтылышта ук ачтыра. Тик уку йортының тулай торагы булмый. Фатир эзләргә, йорт хуҗасына ай саен ун сум акча чыгарып салырга туры килә. Алты балалы гаиләдән шәһәргә килгән 1953 елгы егетне чит кешедәге мондый яшәү шартлары канәгатьләндерми. Ул бер якташының: "Дәрвишләр бистәсендәге 33 нче училищеда - хөррият! Бушлай ашаталар-эчертәләр, киендерәләр, йокларга урын бирәләр", - дигән сүзләренә мөкиббән китә. Бер елдан өченче разрядлы ташчы таныклыгы ала, Чехословакиягә хәрби хезмәткә киткәнче, 9 нчы төзелеш-монтаж идарәсендә кирпеч сала. Прагада исә, "Тәфтиләү" җырын кабат искә төшереп, татар солдаты хәрби үзешчәннәр фестивалендә катнаша.
- Автомеханиклар күп бездә, ә җырчылар аз. Табигать биргән сәләтне үстерергә кирәк!
Җитәкләп киләчәккә алып барган "Тәфтиләү"не искә төшергәч, Мирсәет консерватория студентына (1977-1984) әйләнә. Ике еллык әзерлек курсын үтеп, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты И.Ишбүләков (1926-1998) кул астына килеп керә. Гомумән, берара әлеге остазның шәкертләре байтак була. Әмма хатыны Зөләйха Хисмәтуллина белән аерылышкач, укытучыга карата салкынлык күрсәтелә. Укучыларның күпчелеге башка мөгаллимнәрдән белем ала башлый. Мирсәеткә дә: "Син дә күч!" - диләр. Әмма студент коткыга бирелми. Осталыкка баш иеп, урынсызга кыерсытылган, кирәкмәгәнгә кимсетелгән остазы ягында кала. Үзбәкстанның Карши шәһәрендә туган, Н.Җиһановның "Җәлил" операсында төп партияне башкарып "Мактау Билгесе" ордены белән бүләкләнгән, Мәскәүнең Зур театрында чыгыш ясап данланган Идеал Дәүләт улының әйткәннәрен үтәп, җиде ел дәвамында тавышын шомарта. Атнага алты тапкыр гына түгел, өстәмә дәресләрдә дә шөгыльләнеп, консерваториянең сольный җыр кафедрасы өлкән укытучысыннан халык көйләрен, романсларны, арияләрне башкару серенә өйрәнә. Опера театрында эшләргә әзерләнә. Әмма остазы тирәсендә барган ыгы-зыгы аркасында, каршы як тарафыннан читкә этәрелә. Аның урынына башка җырчы кабул ителә. Хезмәт юлы Татар дәүләт филармониясендә башлана.
Милләттәшләр яшәгән төрле төбәкләрдә җырлап йөри башлагач, 1985 ел азагында гаилә дә тернәкләнә. Мирсәет Казанга Мәскәүдә тегүче булып эшләгән Кадрияне алып кайта. Тик буйдаклар торагында парлашучыларга аерым бүлмә бирелми. Филармония җитәкчелеге дә яшьләрне фатир белән тәэмин итү турында кайгыртмый. Иргә һәм хатынга ике төбәктә яртышар-яртышар яшәргә кала. Ахыр чиктә, әрле-бирле йөреп алҗыгач, җырчы 1987 елда Мәскәүгә күченә. Монда вокаль-инструменталь ансамбль оештыру турында хыяллана. Заманында Ринат Ибраһимов төркемендә эшләгән музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән күрешә. Саксофонда, барабаннарда, курайда, авыз гармунында, гитарада, синтезаторда уйнаучы киң кырлы иҗатчы Мирсәетнең теләктәшенә әйләнә. Уртак тырышлык белән концерт әзерләнә. Аның беренчесе Мәскәү өлкәсе филармониясендә сәнгать советына күрсәтелә. Җырчы Мирсәет Сөнгатуллин, соңрак Равил Харисов һәм Рифкать Сәйфетдинов җитәкчелегендәге алты кешелек музыкантлар төркеме - баянчы, гобойчы, барабанчы, синтезаторчы, ике гитарачы бернинди каршылыксыз эшкә кабул ителә. "Бәйрәм" ансамбленең СССР буйлап гастрольләре башлана. Әлбәттә, Татарстан башкаласы Казан да читтә калмый. Яшьләр үзәге концерт залында ун көн тамаша күрсәтелә.
Лирик баритон тавышлы Татарстанның халык артисты (1998), Россиянең атказанган артисты (2009) Мирсәет Сөнгатуллин үткәндәге хатирәләрне яңарткач: "Татар җырчылары исәбе 2000 гә җитүне әйтәләр, - дип куя. - Компьютер ярдәмендә фонограмма яздырып, телевидениедән күренүчеләр, ыбыр-чыбыр җырларны әйләндерүчеләр ишәйде шул. Әмма башкаручыларның концертта авыз ачып тору шаукымы озакка бармас. Йөрәктән чыккан халык җырлары, китапта гына калмыйча, яңадан тамашачыларга әйләнеп кайтыр". Мирсәет моңа җирлек тә әзерләшә. Еллар дәвамында бүленә-бүленә 14 сәгать моңланып, бөек татар халкының 205 җырын, шул исәптән күп ишекләрне ачтырган "Тәфтиләү"не дә аудиодискка яздырып, чит илләрдәге милләттәшләргә, Татарстандагы мәктәпләргә, клубларга, мәдәният йортларына, китапханәләргә тарата. Әмма бу соңгы чик түгел. Туплаган хәзинәсендә тагын 50 ләп халык җыры шәйләнә. Татар композиторлары иҗат иткән эстрада җырлары да 200 дән артып китә. М.Сөнгатуллин: "Көнчелеккә каршы тору өчен, үзеңнең иҗатыңны булдырырга кирәк", - дип, аларны да халыкка кайтарырга җыена.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев