Каләм! Кальбеңдә ни сер бар? рубрикасы буенча яңалыклар
-
Себер белән Казан арасы...
Себер белән Казан арасы, Ике арада – Татар даласы, Карурманнар, Урал таулары, Тарих сагындагы ханнары, Дөньяны тетрәткән даннары – Себер белән Казан арасы...
-
Шагыйрь җаны – нечкә кыл!
Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.-Х. Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 1 августта 70 яшь тула. Бу шәхес турында фикерләр күп язылды, иҗаты төрле яклап бәяләнде. Хакыйкатькә хилафлык кылмый әйтик: ул тиешле дәрәҗәдә, төрле даирәләрдә югары бәясен алды.
-
Шагыйрьләр династиясеннән ул
Рәшит Гатауллин... Мөселман дөньясын шаулатмаса да, биниһая үрләр яуламаса да, ул үзеннән соң иҗат мәйданында якты эз калдырган үткен каләмле журналист, иң тәүдә шагыйрь-гражданин иде.
-
Тормыш язган хикәяләр
Сабакташым Роза Мулланурова белән без әдәбиятка балалар язучылары булып кердек. 17 яшебездә Җәвад ага Тәрҗеманов редакцияләвендә “Тылсымлы таяк” исемле уртак китабыбыз дөнья күрде. Соңрак дөнья күргән китапларыбыз да сабыйлар өчен булды. Аннары Роза белән безнең юллар аерылды, мин аның иҗатын читтән генә күзәтеп яшәдем.
-
Зәйдулла чатырлары
Ркаил Зәйдулланың “Янды сөю чатырлары” дигән шигырьләр китабы нәшер ителде (ТКН, 2018). Соңгы елларда прозада, драматургиядә сизелерлек уңышка ирешкән әлеге авторның шигырьләре матбугатта еш күренми. Шигырьләре тупланган соңгы җыентыгы “Мәгарә”нең (ТКН, 2005) басылуына да унөч ел үткән икән инде.
-
Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт (ахыры)
Безгә тын алырга ирек бирүче юк, Түгәрәк тау дип аталган тезмә эченнән, тау битендәге юллардан боҗра ясый-ясый, Валла дип аталган каньонны манзара кылырга алып киттеләр. Тәрәзәдән күз алмый күзәтәбез; тау биткәе саен бер авыл сыенган. Йортлары бер чамадарак – барысы да калынлыгы сыңар кирпеч бина. Эчтән-тыштан штукатурлаганнар. Түбә – һәммә җирдә чирәп.
-
Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт
Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, ерак Төркиягә сәяхәткә бардык. Әдәби матбага редакторларының чираттагы корылтаен төрки телле әдәби берлекләр конгрессы форматында уздырырга ният иткәннәр дә, ярты ел чамасы алдарак кубып, Татарстаннан да вәкилләр чакырганнар.
-
Фәнир Галимов: “Милләтне авыл саклый”
Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эшләре белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе.
-
Таңдай нурлы, кылдай нечкә күңел
Хатын-кыз шигърияте, ир-ат шигърияте, дип бүлеп карауны өнәмим мин. Гадәттә, елак, беркатлырак мәхәббәт шигырьләренә «хатын-кыз шигърияте» дип мөһер сугалар. Әмма дөньяны ир-атларга караганда тулырак бизәкле, тирәнрәк гамьле итеп кабул итә белгән хатын-кыз җанының бөтен нәзакәтен бирә алган - көчле һәм хисле шигърият тә бар. Халисә Мөдәррисованың иҗаты әнә шундый. Мин...
-
Төркиядә очрашулар
Чыңгыз Айтматовның бөеклеге өстәмә шәрехләүгә мохтаҗ түгел, ул дөньякүләм мәшһүр әдип. Әсәрләренең укылышы, таралышы ягыннан ул Шекспир һәм Толстойдан гына калыша. Ч.Айтматов, нигездә, урыс телендә иҗат итсә дә, җиһан укучысына кыргыз язучысы буларак билгеле. Казах әдибе Мохтар Ауэзов үзенең "Абай" эпопеясе белән казах халкын бөтен дөньяга танытты. Шуның кебек, Ч....
-
“Карабәк”тә – безнең ачы тарих
Без, балачактан башлап, рус һәм чит ил халыкларының тарихын нык өйрәндек, үзебез үткән олы юлны һәм тамырларыбызны гына һич белмибез. Шуңа милли үзаң түбән, горурлык тойгысы да үсми. Татар аңында кимсенү хисе тамыр җәя, үзкыйммәт түбәнәя. Милләт буларак үзебезне югалтмау өчен, яшь буынга халкыбызның шанлы тарихын, бөек дәүләтчелеген, дөньяларны тетрәтеп...
-
Такташ, Җәлил фатихасы белән…
Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә Уфа губернасы, Бөре өязе (хәзерге Дүртөйле районы) Каеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. "Әтигә - 7, энесе Кадригә 1 яшь тулганда, әтисе Мөхәммәтҗан Мәхмүтҗанов вафат булган. Әнисе Хафса ярлылыктан, тормыш авырлыгыннан йончыгач, өч баласын да ташлап, Бадрак авылы кешесенә кияүгә...
-
Әманәт китап
(Флёра Гыйззәтуллинаның "Йөрәгемдә шаулый карурман" китабы турында) Шагыйрь - халыкның җаны, шигырьләре - аның җан авазы, дияр идем. Хатын-кызлар шигъриятенең дилбегәсе поэма жанрын иярли алган Флёра Гыйззәтуллина кебекләр кулында. Аның шигырь мәйданы вакыт-вакыт - коррида уенын, ә автор тореадорны хәтерләтә. Ут-су кичкән шигъри язмышын әманәт итеп халкына тапшырырга алынган шагыйрә:...
-
АЛТЫН УРДАНЫ САГЫНДЫРГАН РОМАН (Вахит Имамовның «Карабәк” әсәренә бәяләмә)
"Карабәк" романының темасы Вахит Имамов иҗаты белән табигый бәйләнгән. Язучы аңа тәүге әсәрләреннән бирле әкренләп, саклык белән генә якынлашкан. Автор яңа романын бүгенге заман укучысын агарту ниятеннән дә язган. Каләм әһеле 1236-1438 елларның тарихи хезмәтләрдә дә, нәфис әдәбиятта да татар тарихының иң аз яктыртылган чоры булуына көенә һәм үзен борчыган...
-
Безнең тарих - сурәтләрдә
Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр Троицкида гомер иткән татарның атаклы сәүдәгәрләре Яушевларга карый. Үз нәүбәтендә Яуш морзаның 1552 елда Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәреннән саклаучылар арасында булуы билгеле. Яушның токымы Гайсә Йосыф улы Троицк каласына Татарстанның хәзерге Әтнә районы Иске Мәнгәр авылыннан килеп урнашкан. Гайсә Яушев та, аның балалары Әхмәтҗан, Закирҗан,...