Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифкать Закиров: Яшен булып сукмам беркайчан да Һәм яумам да җиргә таш булып!..

Рифкать Закиров 1938 елның 16 июнендә Актаныш районы Усы авылында дөньяга килә. Әтисе Ватан сугышында һәлак булганлыктан, Рифкатькә дөньяның бар ачысын бик яшьли татып үсәргә туры килә. Сигез яшеннән көтү көтә, аннан колхоз эшенә җигелә. Шагыйрьнең байтак гомере читтә уза: ул Ерак Көнчыгышта, Урал якларында төзүче, шахтер булып эшли, авыр физик эш арасында иҗат итәргә дә форсат таба.

Шагыйрь Рифкать Закировның тууына 80 ел


Татарстан китап нәшриятында Р.Закировның  “Шахтер моңы”, “Ай сөярмен, ел сөярмен”, “Йөрәк уты”, “Җан җылысы” дигән китаплары дөнья  күрә.

Ул 2007 елда вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.


ИРТӘНГЕ ШИГЫРЬ

Томан тирбәлә таулар астында, 
Уйный күләгә таллар артында. 
Тын күл йөзенә алсу төс иңә, 
Саф нур бөркелә чишмә күзенә.

Ерак офыкта оеган болыт 
Тоела нурдан коелган булып. 
Илаһи тынлык әллә нишләтә: 
Әллә юата, әллә кисәтә...

Ниндидер садә бер моң җирсетә, 
Нинди өр-яңа хисләр исертә? – 
Артамы таңда җаннарның гаме, 
Саркамы җанга таңнарның яме?..

Җил уянмаган, дөнья тын әле, 
Җир бер тынычлап тын алсын әле... 
Тиздән эш кайнар тагын бар төштә: 
Белмәссең йокы-ялны бар дип тә!..

Таң ашкындыра, йокың качыра, 
Ашың калдыра, – кая чакыра?! 
Көнем яктыра, юл ашыктыра, 
Балкып кояш та чыгарга тора!..


ДӘРВИШ

Дәрвиш булып йөри җил куып дип, 
Тик юләрләр генә уйларлар... 
Йөрмәс идем: башны идерерлек, 
Яшьне койдырырлык уйлар бар!..

Табигатьтә күк-гарештан иңгән 
Сихри нурлар, серле ымнар бар; 
Бик тирәннән, бик ерактан килгән 
Ыңгырашкан аваз-өннәр бар.

Очраса да якын танышларым: 
Кара каен, кара аккошлар, 
Тыңласам да кәккүк тавышларын, 
Арта гына бара сагышлар!

Сәхрәләрдә гизәм, әрәмәдә... 
Мәҗнүн микән, мәхлук микән мин: 
Аңлаталмыйм һаман адәмнәргә 
Сак-Сокларның... кәккүк икәнен!

Тибрәнәдер дисәм талда былбыл, 
Шырык-шырык көлә саескан; 
Юкка чыккан былтыр үскән бер гөл, 
Шул сагыштан чишмә саеккан.

Аңсыз адәм кылган кансызлыктан  
Шомланалар сыман аланнар: 
Кемдер соңгы тамчы канын сыккан, – 
Сызланалар сынган баланнар.

Язлар саен яшәрсә дә хәят, 
Картайталар аны хаиннәр: 
Йә бер яра, йә бер җөй-җәрәхәт 
Җирдә һәрбер адым саен бар!

Лаф орса да кеше: «Мин – Кеше!» – дип,
Табигатьнең теле-теше юк. 
Ә көче күп!.. Тик ул тора түзеп, 
Чыкмасын дип юкка кешелек...

Кырылмасын, диеп, киек-кошлар, 
Корымасын, диеп, яшь каен, – 
Сез аңларсыз микән мине, дуслар, –
Гаҗиз булды газиз башкаем!

Кайда йөрсәм, шунда мин чит илдә 
Йөрим гүя упкын читендә; 
Сөйләнәбез әле дә без чит телдә, 
Чиләнәбез тормыш төбендә...

Ниләр күрдем дә мин, ни күрәмен: 
Бөтен ямен җуйган тирә-юнь. 
Тоеп Җир-әнкәнең үксегәнен, 
Сулык-сулык елый йөрәгем!

Көтеп ярдәм багам мин күкләргә, 
Күтәреләм үрдән үрләргә; 
Күтәрелгән саен мин үрләргә, 
Төшәм сыман гүрдән гүрләргә...

Кайда да шул: телләр, сүзләр белән 
Әйтеп булмый торган ымнар бар; 
Тетрәндергән, үзәкләрне өзгән, 
Мөлдер-мөлдер аһәң-моңнар бар.

...Күпләр, карап Әҗәл күзләренә, 
Килә торыр, китә торырлар... 
Җырым шыткан җылы эзләремә 
Сандугачлар оя корырлар!..


СҮЗСЕЗ ДОГА

Кагынамы үрдә ут, 
Чагыламы дәрья-су, 
Тора җир-күк тирбәлеп, 
Рәшәме, нәрсә бу?
             У-һу, Аллаһу, я-һу...

Карап торсаң, яман бу, 
Миңа читен, ямансу... 
Нинди төтен, томан бу? 
Кыямәт көн сыман бу... 
              У-һу, Аллаһу, я-һу...
Булганны да югалту, 
Чуалту да болгату, 
Сүз куерту, күз буу 
Белән тулган дөнья бу! 
               У-һу, Аллаһу, я-һу...

Илем өчен оялу, 
Телем өчен хурлану, 
Шомлану да гел яну – 
Азмы әллә миңа бу?!
                У-һу, Аллаһу, я-һу...

Тик яхшыга тартылу, 
Гел яктыга омтылу –
Үземдәге иман бу; 
Телемдәге догам бу:
               У-һу, Аллаһу, я-һу...


КИЧКЕ МОҢ

Батамын мин уйга зәңгәр таңда, 
Ятам моңга чумып, кич җитсә. 
Гәрчә кеше булып яралсам да, 
Төштә генә яшәү кешечә.

Уйга түгел, суга чумар идем, 
Булсам җофар яки сусар мин. 
Моң-дәрьядан йөзеп чыгар идем, 
Төнбоектай шиңеп сулармын...

Ут белән су арасында яшим, 
Йотып яшем, назга сусап мин. 
Күзем карасында уйный яшен: 
Куе кара төндә – учак мин!

Керер идем кеше арасына, 
Тарсыналар кермәс борын ук. 
Утырмагач һичкем арбасына, 
Беркайда да миңа урын юк.

Тай типмәгән юкса башыма да, 
Әмма уйлап куям юк-юкта: 
Әллә кулны селтәп барсына да, 
Кайтып китим микән «төп йорт»ка?

Гомергә дә уйдан чыгасым юк, 
Тыным бетеп, сулыш буылып: 
Тар бүлмәдә ятам уйга чумып, 
Ком-таш түгел, тоташ моң булып...


АК БОЛЫТ

Бу язмышка ник мин юлыктым да 
Көлү, елмаюны оныттым? 
Юлдашлары була болытның да, 
Буш офыкта ялгыз болыт мин.

Тик шулай да куям шөкер итеп, 
Булганыма сөт күк ак болыт: 
Кояш нуры минем аша үтеп, 
Торам җиргә сирпеп яктылык,

Хакны әйтсә телем – якты йөзем, 
Эчемдә ни барын яшермим: 
Күкрәгемдә утлы яшен минем, 
Күңелләрем тулы яшь минем.

Шул яшьләрем белән мин һаман да 
Яшим тыеп яшен ташларын: 
Асты өскә килгән бу заманда 
Әйләнгәндә түнеп башларым!

Мин моң булып, коеп еш яусам да 
Йә тамсам да эреп, яшь булып: 
Яшен булып сукмам беркайчан да 
Һәм яумам да җиргә таш булып!


КҮКЕ КҮЗЕ

Сәрдә эзләп йөреп арыганда, 
Ачыкканда үзәк өзелеп, 
Әйтә иде әнкәй хәл алганда: 
«Җыеп аша күке күзе», – дип.

Күке күзе дигән чәчәкләрнең 
Ашап кына нечкә сабагын, 
Онытканга күптән икмәк тәмен, 
Туймый иде һич тә тамагым!

Шул чагында нәрсә кичергәнмен, 
Кырык елда ниләр күргәнмен –
Сөйләр сезгә шуның иң кирәген 
Күзләремә сеңгән тирән моң...

...Тын урманда бүген шул үләннең 
Шәмәхәсен өздем, күкселен... 
Нишләгәндер, белмим, күңелләрем: 
Үзем өздем, 
үзем үкседем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев