Гөлара Шәрипова: Җылылык эзләмә, үзең ян, үзең көй Ярату эзләмә, өзелеп үзең сөй...
Үткәннәрем, сезне ядъкәр итеп Саклармын мин күңел түремдә.
ОФЫКТА КЫЗАРЫП ЧОР ЯНА
Куркыныч матурлык, шулаймы?
Җиһанга ут капкан...ул яна!
Кирәкми яңасы, кирәкми!
Йөрәкләр ярасы өр-яңа.
Яралы җаннарга дәва юк,
Сыкрана, сызлана, аһ әрни...
Сулышлар кысыла, ни кылыйк,
Бугазда төерме? Җибәрми...
Күкләрнең зәңгәре үз икән,
Кызылы ут төсе. Ут – хәтәр.
Офыктан күземне алмыйча,
Ник әле илерәм бу кадәр?
Сулкылдый тирәндә, дәва юк,
Йөрәкнең ярасы өр-яңа.
Кояш, дип алдандым, юк икән,
Офыкта кызарып чор яна...
ГОМЕР ДИСБЕСЕ
Гомерем минем әйтерсең лә
Җыйнак кына бер дисбе.
Тарта барам, кими бара,
Үтәсе гомер төсле.
Кими, диеп, сагышланмыйм,
Күңелдә шатлык хисе.
Күрегезче, нинди җете,
Дисбеләремнең төсе!
Һәммәсе дә бик кадерле,
Хәзинә һәрбер төше.
Еллар саны бер сапламга
Тезелгән дисбе төсле.
КОЯШЛЫ БУРАН
Үзем дә сизмәстән кинәттән
Юлыктым кояшлы буранга.
Җилбәзәк бер шаян болыттан
Уйнаклап кар ява урамда.
Кояшның нурлары үчекләп
Җил кызның шәл чугын аралый.
Шаярып йөгерә ак буран,
Беркемгә, бернигә карамый.
Кояшлы буранның сихәте
Күңелгә моң булып уралды.
Хисләргә бирелеп ун үттем
Мамыктай кар яткан урамны.
Битләрем алмадай кызарды
Кочканда шук буран билемнән.
Гаҗәеп гүзәллек, әйтерсең
Табигать ак нурдан чигелгән!
КАР ҖЫЛЫСЫ
Наратларга сарган мамык карлар
Әнкәй шәле сыман тоелды.
Назланыйм, дип, сыенуым булды,
Ак энҗеләр өскә коелды.
Чәчләремә кунды, керфегемә,
Күз сирпергә тордым кыймыйча.
Хис ташкыны ургып тышка чыкты,
Күңел киңлегемә сыймыйча.
Ылыслардан килгән татлы искә
Кар җылысы килеп кушылды.
Энҗе ява, ә мин ләззәтләнеп,
Җыя алмый торам һушымны!..
«Әнкәй шәле!» диеп, сарылдым да,
Бер илаһи назга тарыдым.
Моңа кадәр ничек белмәгәнмен
Кайнарлыгын җиһан карының.
ТИП, ЙӨРӘК!
Болытлы көннәрем булса да,
Кояшлы көннәрем күберәк!
Мин әле яшәүдән туймадым,
Туктама! Туктама! Тип, йөрәк!
Мин әле яратып туймадым,
Сөелеп туймадым бигерәк!
Мәхәббәт ялкынын сүндермә,
Янудан туктама! Тип, йөрәк!
Җылылык өләшеп туймадым,
Сизәм бит, күпләргә мин кирәк!
Уйларым бүлешим, моңнарым,
Яшәүдә туктама! Тип, йөрәк!
ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫМ
Илhам чыганагым син ул, дисәм,
Юктыр, дисең, көлеп, шаяртып.
Күңелем тулы сихри бер моң минем,
Яшәгәнгә сине яратып..
Илhам качты, диеп, шаяртамын,
Игътибарың тойсам кимүен..
Йөрәгемә яшәү дәрте өсти,
Елмаюың, ихлас көлүең...
Сине яратуым көчле итә,
Хисле итә мине, бел инде!
«Яратам» да димә, мине күргәч,
Нурлар чәчеп бары көл инде!
Мин аңлармын шуннан, димәк әле
Сөенәсең күргәч үземне.
Илhам чыганагым, кояшым син,
Яз итүче сихри көземне...
СЕРЛЕ ДӨНЬЯ
Карадым да, сүзсез калдым,
Жиңде соклану хисе!
Күзләремне иркәләде
Артышларыңның төсе!
Йолдыз кунган куакларның
Тойгандай булдым исен!
Ай нурында коенамы
Артышлар шулай кичен?
Тылсым көче бар, диясең,
Мәңге яшел куакта.
Тулган ай да төшкән, күрче,
Артышлыкка кунакка!
Җем-җем килгән серле дөнья,
Синең күңелгә тиңдәш.
Мәңге шулай тирә- юньгә
Җылылык кына өләш!
ХИСЛЕ БУРАН
Буран дулый... Гаҗәп бит бу дөнья,
Кичтән генә җиһан тын иде.
Күңелнең дә буранлаган мәле,
Туктатырга аны соң инде.
Сафлык тансыклаган күңелемдә
Ак мамыктай хисләр тулыша.
Җил егете җиһан кызы белән
Бер-берләрен узып куыша...
Хисле буран, җылы буран бүген
Аваздаш ул минем җаныма.
Шулкадәрле охшаш ак өермә
Хисләремнең тузгак чагына.
Ак хыяллар – ак бураннар сыман,
Тынып кына эчтә торганнар.
Күңелемдә бик еш кабатлана
Бүгенгедәй хисле бураннар...
Ак мамыктай тузгак бураннар...
БУТАЛДЫМ...
Буталды язларым, көзләрем,
Тыялмыйм күңелем хисләрен.
Чатнама суыклар көткәндә,
Кыш булып кыш елый, нишләдем?...
Адаштым, саташтым, әллә соң
Яз көтеп ялгыштым илереп.
Чатнама суыклар көткәндә,
Урамда кыш елый тилереп...
Көзләргә күн, йөрәк, саташма,
Ташкыннар юрама языма.
Буталды көннәрем, төннәрем,
Кыш елый кушылып җаныма.
ОНЫТМА, КАДЕРЛЕМ!
Эзләмә яктылык, үзең сип нурыңны,
Ярдәмең кирәктә суза бел кулыңны.
Җылылык эзләмә, үзең ян, үзең көй,
Ярату эзләмә, өзелеп үзең сөй!
Яктылык сүнмәсен, дөрләсен җаныңда,
Иң газиз кешеләр булсыннар яныңда.
Йөрәгең җылысын тойсыннар үзеңнән,
Елмаю китмәсен беркайчан йөзеңнән.
Мәхәббәт яшәсен йөрәгең түрендә,
Дәрьялар кичсәң дә сагышка төренмә.
Һәр мизгел, һәр көннең белеп кал кадерен,
Гомер ул бер генә, онытма, кадерлем!
ЫШАНДЫР...
Ышандыр син мине,
Минем күңел самими ул,
Бик тиз ышанучан...
Ә күзләрем, тирән күл шикелле
Тиз тулыша алар, һәм дә уйчан...
Син ышандыр бары,
Беләсең бит
Һәрбер сүзең өмет чаткысы!
Яшәт мине, җанда өмет сүнсә,
Сүреләчәк көннең яктысы...
Ышандыр син,
Сызылып аткан таңнар
Алсу икәненә ышандыр...
Сүнеп барган җирдән ялкын өстәп
Уртак учак итеп бер яндыр...
Өмет учагыма өстә ялкын,
Һәрбер сүзең шифа, һәр эшең...
Син бит минем, җанга ялкын өстәп,
Җылытучы газиз бер кешем...
АВЫЛ УРАМЫ
Авыл йоклый, морҗаларда гына
Сыек булып төтен шәйләнә.
Уйлар, уйлар... ерак үткәндәге
Хатирәләр белән бәйләнә...
Бар иде бит, авылкаем минем,
Шаулап-гөрләп торган чакларың.
Никләргә соң, нигә нуры сүнде
Җанга газиз туган якларның...
Иртә таңнан чиләк-көянтәсен
Иңнәрендә чак-чак биетеп,
Яшь киленнәр суга төшәр иде,
Чишмә сукмакларын бер итеп...
Чишмә суы белән самавырда
Кайнаган чәй... аның тәмнәре!
Ап-ак шикәр, каймак, мич күмәче
Кышкы иртәләрне ямьләде...
Мич каршында чыра телеп алып
Утын тулы мичкә ягасың...
Ә соңыннан утлы күмеренә
Бәрәңгеңне тезеп саласың...
Күмерләнеп, кара янып пешкән
Бәрәңгенең тәме тәм иде!
Дүрт почмаклы агач өйләрнең дә
Эчләрендә күпме ямь иде!
Тар булып та тоелмады никтер,
Күңел иркен булган, күрәмсең...
Сагындырып, туып-үскән йортым,
Төшләремә бик еш керәсең...
Үткәннәрем, сезне ядъкәр итеп
Саклармын мин күңел түремдә.
Тәүге баскычларын барлый-барлый
Менеп киләм гомер үремә...
ФАСЫЛЛАРЫМ
Кышның матурлыгы ак карларда,
Җәйләрнеке – чәчкә, гөлләрдә.
Пәрәвезләр очкан чуак җитсә,
Гашыйк булам сары көзләргә.
Язларымда башларымны җуям,
Шомырт исләренә исереп.
Чәчкәләрне сөеп назлап йөрим,
Кабатланмас хисләр кичереп.
Һәр фасылы җанга шундый якын,
Кабатланмас үзгә төсмерле.
Күрче инде ак бәс сарган каен
Яшьлегемне искә төшерде...
Бер-бер артлы үтә тора көннәр,
Алышына кышлар яз белән...
Күңел генә, берүк тутыкмасын,
Тулып торсын һәрчак наз белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев