Фәнил Гыйләҗев: Бу – безнең дә гаеп, сезнеке дә, Беребез дә түгел әүлия...
Әйе, безне ипләп чистарталар, Әйе, безне җайлап сөзәләр. Ничек кенә итеп тугламыйлар: «Түзәр әле!» – диеп, изәләр...
УЕН ДӘВАМ ИТӘ
Ал тирәк, гөл тирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Уен
Яңа ел ул башланмады, ахры,
Җанда дулый февраль бураны.
Узган елны купкан туфаннарның
Мизгелгә дә юк ла тынганы.
Җаннар өзгәләнде сыкрап, әрнеп,
Урладылар бәхет-шатлыкны,
Күк йөзенең аяз садәлеген,
Гаделлекнең үзен – хаклыкны.
Бәйрәм төннәре дә – матәм төне,
Гаип булган бәхет төннәре.
Күпме күңел өзде өметләрен,
Туй үткәрде тәмуг җеннәре...
Күзләрдә яшь, бугазларда төер,
Нәфрәт, ачу вә җан ачысы.
Учлар йомарланган бәддогага,
Күктә уйный үлем камчысы...
Туфракта кан, һавасында сөрем,
Күк йөзеннән тимер таш ява.
Тынып тормый мәхшәр, дәвам итә,
Сыешалмый кеше дөньяга.
Тыныч яши алмый адәм заты,
Аңа суеш, аңа кан кирәк.
Иблис мәлгунь шатлыгыннан үкерә,
Ил белән ил уйный «Ал кирәк...»
Әсирләрне алмашалар шулай,
Һәм шашалар, язып акылдан.
Күзне камаштырып оча туплар,
Чәлпәрәмә дөнья – ватылган...
Чәлпәрәмә килгән күпме язмыш,
Күпме маңгай шешкән каралып.
Канлы уен ләкин дәвам итә,
Дөнья гүя ята таралып...
УРТАК ФАҖИГА
Хакыйкать бер – кеше җаны корбан,
Атта ни дә гаеп, тәртәдә...
Һәммәбез дә буялганбыз канга,
Һәм дә буялырбыз иртәгә...
Бу мәхшәрдә кем дә садә калмас,
«Кырый йортта яшим!» – дисә дә.
Фикер-гамәлләре, сүз сөреше
Төрләнсә дә әллә ничәгә.
Бу – безнең дә гаеп, сезнеке дә,
Беребез дә түгел әүлия.
Ут эчендә, кан эчендә берәү,
Икенчеләр бары хәл җыя.
Өченчеләр – кием-салым тегә,
Дүртенчеләр – ясый коралын.
Һәрбер деталь, һәр винт үз урнында
Алга әйди сунар корабын.
Ә ул бара курсны үзгәртмичә,
Бозваткычтай, алып буразна.
Һәр якага җитә аның кулы,
Үрелә ул һәммә бугазга.
Ул аерып тормый ак-караны,
Ул тигезли барын җир белән.
Дөнья йөзе тулган корал белән,
Ә зиратлар үле ир белән.
Без ил белән хәсрәт эчләрендә,
Без ил белән тәмуг кисәве.
Сагындыра садә, ваемсыз чак,
Сагындыра көннәр кичәге...
Чистарына җиһан кешелекнең
Вәхшәтеннән дәһшәт аркылы.
Кемдер җансыз аунаганда җирдә,
Селкенми дә кемнең җан кылы...
Кешелекнең кыргый ерткычлыгы
Җир өстенә калка, шәп-шәрә.
Кыямәткә ярты карыш адым
Калуына ачык ишарә.
Хаталардан хали түгел кем дә,
Тәртәдә дә гаеп, атта да.
Фаҗигасе уртак һәммәбезгә –
Кайгы шакый һәрбер капкага.
НИ ХАКЫНА?
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!
Г. Тукай
Кысрыкланган урыс телен яклый,
Телен тешләп, җирле халыклар,
«Урыс дөньясы» дип яуга керә –
Чыжлый камчы, җиккән камытлар...
Дирбияләр бармы, юкмы – алга!
Көнбатышка таба, сугымга...
Телсез хокуксызлар эшелоны
Рәт-рәт булып шунда сузыла.
Алда – фронт сызыгы. Юк кызыгы,
Юктыр шөһрәте дә, даны да...
Күпме гомер, күпме күз яшьләре,
Күпме хәсрәт, күпме фаҗига...
Агыла да агыла БЭТЭЭРлар,
Канлы ядкәр – мүкле танклар...
«Урыс дөньясы» дип, җанын бирә
«Дөнья» телсез иткән халыклар.
Шул ук хәлләр булган: «Фашизмны
Җиңәбез!» – дип, моннан элек тә.
«Ил бәхете!» – диеп җан атканнар
Әфган җирләренә кереп тә.
«Бердәмлек!» – дип, җанын фида кылган,
Күпме ирләр чечен җирендә.
Ичкерия – эчкерсезләр иле –
Туалмаган урыс илендә.
Һәм бүген дә эчкерлеләр сүзен
Тыңлый тугры мәхбүс халыклар.
Үлсә үлә, ләкин чыгымчылап,
Тәртәсенә типмәс – калып бар!
Шул калыптан чыкмас күндәм атлар,
Ил күрсәткән юлда – һәммәсе.
Ә тәртәгә тибәр затлар өчен
Күптән әзер дәүләт хәйләсе.
Күптән чыгарылган бар кануннар,
Күрсәтмәләр, әзер зинданнар.
Зеклар, башкисәрләр – кан коеша,
Камералар бушап калганнар...
Әмер чыккан, эш шурадан узган,
Боерылган, димәк, үтәргә!
Мәхшәр көне җитте, алда – тәмуг!
Сират күперен кирәк үтәргә!
ЧИСТАРЫНУ
«Сугыш – җәмгыятьне чистарта
торган әйбер...»
Р.С.
Әйе, безне ипләп чистарталар,
Әйе, безне җайлап сөзәләр.
Ничек кенә итеп тугламыйлар:
«Түзәр әле!» – диеп, изәләр...
Чистарындык Явыз Иван килгәч,
Казансуның аунап ярында.
Нарат урманнары белән бергә
Чапты безне Пётр тагын да.
Чукындырып чистарттылар безне,
Асып, чукынмаган өчен дә.
Чистарыну чара-кораллары
Һаман сафта, һаман көчендә...
Чистарындык влач алмаштырып,
Әйе, түнтәрелеш ясап та.
Нинди генә газап чикмәдек без,
Ясак түләр өчен азакта.
Интервентларны да илдән сөрдек,
Нимес белән дә без көрәштек....
Империя генә таркалмасын!
Без шултикле кулга иләштек...
Иләштек без корыч куллыларга,
Таш йөрәкле залимнәргә дә.
Тәре асып, кара чапан киеп,
Инҗил тоткан галимнәргә дә.
Гарәпчәләп, латинчалап яздык,
Үзләштердек кирилл имлясын.
Французча да, нимесчә дә белдек,
Һәм өйрәндек инглиз җөмләсен.
Тоттырдылар ачлык уразасын,
Кылдырдылар сөрген хаҗларын.
«Панисламист» диеп, денсез чорда
Кигерделәр дәһри таҗларын.
«Пантюркистлар», «милләтчеләр» диеп,
Диварларга терәп аттылар.
Милли зыялылар җеназасыз
Ташсыз каберләргә яттылар.
Карцерларда кыям басып кундык,
ГУЛАГларда сәҗдә кылдык без,
Сазлыкларга ятып шуыштык без,
Окопларга төшеп туңдык без.
Төрек, япун, балкан, фин сугышы,
Басмачларны барып бастыру,
Интернациональ бурыч үтәү,
Ирек мәйданында ач тору!
Ичкерия төзелмәсен өчен,
Эче черек дәүләт эчендә,
Кабат «чистарыну» үтте халык,
«Чистарыну» янә көчендә.
Әйе, илне берләштерә курку,
Берләштерә хәсрәт-кайгылар.
Чынга ашмас тормыш вәгъдә итеп,
«Чистарталар», кабат алдыйлар...
ЯШӘП ЯТЫШ...
Без ялганга ышанырга мәҗбүр,
Һичьюгында, мәҗбүр килешергә.
Яманлыкны изгелеккә тиңләп,
Утта янганда да мең өшергә.
Без дәүләтен җуйган кавемнәрнең,
Үксез милләтләрнең сыңарыдыр,
Алданырга хөкем ителүче
Туган туфрак мәхбүс-колларыдыр.
Без кичәбез гомер: «Аерылырга
Яхшы түгел» дигән парлар сыман.
Бәхетлеләр булып кыланабыз,
Җиккән аттай, тәртә арасыннан...
Ил дә безне нишләтергә белми...
Үз иреннән гарык хатын төсле:
«Чит ярларга багып исермә» дип,
Авызлыклап буып тоткан көнче.
Ә үзенең – изүләре ачык,
Кемнәр генә саумый аның «сөтен».
Тик «җилбәзәк» диеп гаепләү дә
Ярамый һич – күзгә өрә төтен...
Менә шулай яшәп ятышыбыз,
Сыгылмыйча тәкъдир сынавына.
Ватан-Ана түшләренә багып,
Баш күтәрми үкчә ызаныннан.
БУ ЧОР
Ир башына тәкә алмашынган,
Урман бүлгәләнгән заман бу.
Мүкләкләргә, күтләкләргә бер дә
Артык түгел, нәп-нәкъ таман бу.
Ил башына ил каныккан чор бу,
Ызгышкан чор туган-тумача.
Татулыкка зар-интизар булып,
Утта яна җаннар меңнәрчә...
Им табалмый, ип табалмый дөнья,
Ит тарттыра «махсус» тегермән.
Дәвереме акылыннан шашкан,
Кешелекме тәмам тилергән?!
Таш гасырга кайтып төшүме бу, –
Адәм заты адәм ашаган?!
Кешелеген җуйган кешелексез
Кешеләргә чоры тап-таман!
Кешелексез кыргый кануннарга,
Канунсызлыкларга тарган чор.
Хак вә ялган тәмам буталган чор,
Бар кешелек өчен яман чор.
Кешелеккә ләкин үтә таныш,
Кемнәргәдер хәтта үтә тансык,
Балчык белән ашланган чор,
Акка кызыл буяу манган чор...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев