Фәнил Гыйләҗев: Әдәби шаржлар
Гармунчы да, язучы да, шагыйрь дә ул, җырчы да...
Рәдиф Гаташка
«Бөегебез!» – дигән булып,
килеп керә ишектән.
Ул сәхнәгә чыкса, гүя,
Левитанны ишетәм.
Кычкырып шигырь сөйли ул.
Шигырен сөйләп, гүя
Шагыйрьләргә һәйкәл куя,
яки яза мәдхия.
Ул безгә Марстан килгән
ике шагыйрьнең бере.
Аңа илһам биргәндер, шәт,
«җирский» мәхәббәт сере.
«Былбыл балалары», – диеп
атый ул кыз-кыркынны.
Шагыйрәләрне мактый ул:
«Алдың, диеп, ушымны!»
Шәкертләре шигырьләрен
эчә ул судай яттан,
Үзе хәлфә, үзе әдип,
чичән, гүя Левитан.
Ринат Мөхәммәдиевкә
Аның кайчан кайдалыгын
белә алмый шайтан да.
Ул әле яши Мәскәүдә,
әле тора Казанда.
Әле оча Төркиягә,
йә кайта Мамадышка.
Яңа әсәргә түл җыя,
вакыт уздырмый бушка.
«Кыргый атау»ларга бара,
татар барлый аннан да.
«Татар дөньясы» гәҗитен
чыгара киң мәйданга.
Кол Гали үк булмаса да,
ул – колгадан ким түгел.
Ни уй белән, ни буй белән
күпләр аңа тиң түгел.
Ул – дөньяга очыртучы
«Кенәри – читлек кошы»н,
«Ак кәгазьне саргайтучы»,
каләм карасын кушып.
Язучы-мазар вагайды,
ул гына – эре сөяк.
Заманында йөргән, имеш,
Ельцинга нотык сөйләп.
«Утлы таба» өсләрендә
биергә дә базган ул.
«Сират күпер»ләрен кичкән
Мирсәетне язган ул.
Кол Гали үк булмаса да,
колгадан һич ким түгел.
Аңа тиң язучы сирәк:
ул – озын буй, киң күңел.
Тәлгат Галиуллинга
Салмак кына йөрсә дә, ул
җиде бабаңа җитә.
Әдипләр арасында да
ректорлык дәвам итә.
Ул «отчислять» итмәсенгә,
шәкертләште барысы да,
Кычытканлап тәнкыйтьләсә –
һәммәсеннән пар чыга.
«Ана корт»ы гел янәшә,
сәркатип торсын читтә.
«Әзиегезгә кирәк» дип,
барсын әлчи биетә.
Алмаз Хәмзинга
Сәхнә тота ул берүзе,
хәлдән таеп, мәш килеп.
«Сүз сөйләргә ашыкмый тор,
син бит әле яшь!» – диеп,
Сине читкә этәрә дә,
авыз читен чалшайтып,
Тыны кабып, кабаланып,
төкрекләрен тартып,
Сәхнәгә чыгып, сәгатьләп,
ул – җырлый, сөйли, көлә...
Мондый талант бар чагында
башкалар кирәк нигә?
Гармунчы да, язучы да,
шагыйрь дә ул, җырчы да...
Ул белгән бар һөнәрләрнең
чыгып булмый очына.
Ничек бу тиклем талантны
сыйдырган аның башы?
Шуңа микән шомарган ул –
әйтерсең йөзек кашы!
Юк, Алмаз гына түгелдер,
сәхнәдә ул бриллиант та,
Әйткән һәр «Хәмзә»ле сүзе
юмор хисен уята!
Юлга чыксак, ул – шофёр да,
юлдаш та ул, иптәш тә,
Көйязар да, журналист та,
иң атаклы пеләш тә!
Камил Кәримовка
Теле телгә йокмый аның,
ни генә сөйләсә дә.
«Аппагым!» – ди һәммәсенә,
сөйсә дә, сөймәсә дә...
Һәркемне чагып алырдай
сүзе бар кесә тулы.
Ул булган җирдә күңел көр,
табын мул, касә тулы.
Моңлы җырдан күңеле эреп,
басса тәрәз каршына,
Янда торсын су фильтрың,
ул – көмештәй яшь сыга.
Яшь сыга, искә төшереп
яшьлеген, җүләрлеген.
Сөйгән, сөешкән ярларның
буй-сынын, чибәрлеген...
Хикәялек хикмәт чыкса
гыйшыгы мизгеленнән –
Романнар яза миләшләр
чәчәге исе белән.
Магаданга кадәр барган,
ул – мәхәббәт бурлагы.
Романы озын булса да,
буена чак юрганы.
Мәхәббәтнең корбаны ул,
сөюдән шашкан исәр.
Сусавын басарга теләп,
ничаклы кое тишәр?..
Касә бушый – күңеле тула...
җыр көйли, уйный курай.
Ул гел роман каһарманы
булып көн күрә бугай...
Үз романында яши ул,
яши хатирәсендә.
Сүзләре – язучылар, йә
хатын-кыз тирәсендә.
Үткәннәрен искә ала,
юана үткән белән.
Үпми калганга үкенми,
мактана – үпкән белән.
Факил Сафинга
Сонет пегасын иярли,
проза йөген дә сөйри.
Буялган мыек астыннан
«сымак» дип нидер сөйли.
Прожектор ук булмаса да,
балкып янар өмет ул.
Фәннур Сафин булмас өчен
Әмәк булган җегет ул.
Рәдиф Сәгъдигә
Алып батыр булмаса да
төп кебек, буыны ныклы.
Сәнәкләргә элеп кенә
каба ул кабымлыкны.
Сөйләгән һәрбер сүзендә
мафия төркемнәре,
Боксёр булып маймыллана,
этенә, төртенгәли.
Артистлыктан азау ярган
әдипләрнең бере ул,
Ситуация тудырып,
олпатланып йөри ул.
Бәйге, мачтер-классларга
барып, сата акылын:
«Укымыйча гына әдип
булып булмый, акыллым!» –
Шулай ди ул сабыйларга
җитди, таләпчән карап.
«Мин – язам, сез – төзәтегез!» -
Дип, куя безгә таләп.
Зөлфәт Хәкимгә
Сәер зат ул, иҗаты да өнле.
Шул өненнән чыкмый иҗат итә.
Үтә киңкырлы һәм сирәк талант –
колачы бар жанрларга җитә.
«Язмыш йөген сөйрәр мосафир» ул,
«берьялгызы яшәү хакын» эзли.
Һәрнәрсәгә шикле караш ташлап,
«Күңел кошы»н һаман ирексезли.
Гитарасын тотып моңланадыр
төн үткәреп «Кишер басуы»нда.
«Татар иле» диеп оран сала,
җырга кушып йөрәк ярсуын да.
Мансур Гыйләҗевка
Муенына шарф тага,
шәһәрчә, «модный» үзе.
Кадимилекне сөя ул,
шул хакта һәрбер сүзе.
Бер бичара «Бичура» ул,
шәһәргә ярашмаган,
Көне дә юк, төне дә юк
«авыл» дип саташмаган.
Ул авылдан чыкмаса да,
авыл аннан чыкмаган.
Сакал бөртегеннән тиклем
авыл сөрткән чык тама.
«Синнән өйрәнәмен!» – ди ул,
«Яхшы яшисең!» – дисәң.
Икебез дә Гыйләҗев без,
шөкер, яшибез, исән!
Зиннур Хөсниярга
Шкаф кадәр гәүдәм бар, дип,
мактый ул үзен-үзе.
Ул – «Сәйяр» атлы фестиваль
һәм дә «Сәхнә»нең йөзе.
Йөзек кашы, дияр идем,
андый карат булмыйдыр.
Үтә күпкырлы ул, жанр
кысасына сыймыйдыр.
Яза төрле юнәлештә,
җәелеп вә таралып.
Ул җәйгәнне җыя-җыя,
корректураң каралып,
Йә кызарып бетә кайчак –
эзлисең йомгак очын,
Кем кемнең кеме булганын,
кем кемнең чыбык очы...
Ата-анасын табарга
кирәк ия-хәбәрнең.
Тапмыйча да һич җаең юк:
«мин, – ди, – шкаф кадәрмен».
Равил Сабырга
«Абаганың алмалары ачы...»
икәнлегенә ул төшенгән.
Ул атлаган җирдә – җир убылган,
шартлап сынып, идән ишелгән.
Күргән-белгән әйтә торгандыр, шәт:
«Бирсен Хода, – диеп, – сабырлык,
Шундый да дәү ирне туйдырырга
хатынына Равил Сабырның!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев