Хыянәтен кичермәдем...
... Ирем Себергә йөреп эшли башлады. Бер ай тегендә бу, бер ай безнең янда. Ярты еллап шулай йөргәч, таныш-белеш хатыннар арасында чыш-пыш китте. Имешминекен йөри диләр. Турысын гына берәү дә әйтми.
... Ирем Себергә йөреп эшли башлады. Бер ай тегендә бу, бер ай безнең янда. Ярты еллап шулай йөргәч, таныш-белеш хатыннар арасында чыш-пыш китте. Имешминекен йөри диләр. Турысын гына берәү дә әйтми. Үзләре дә монда бит, минекен барып, чит хатын белән күргән кешеләр түгел. Ә шулай да, сүзләр йөрде. Аларның ирләре дә шунда ук эшли иде. Алар кайтып сөйләгәннәр, күрәсең. Кеше сөйләгәч, күңелгә шом керә бит ул. Сораштыргач, туры килеп бетмәгән вакыйгалар да булгалады. Мин башта иргә берни әйтмәдем. Ни дисең инде аңа? “Карале, Дамир хатыны сине йөри дип әйтә. Чынмы шул?” – дип сорый алмыйм бит инде мин ирдән. Минекен дә, Дамирныкын да барып телен кисеп кайтыр, Аллам сакласын. Вакыт шулай уза торды.
Кайтырга тиеш вакытта бер кайтмады бу, шуннан икенче тапкыр да шулай кабатлады. Һаман да бер сүз. Имеш, киләсе кеше килмәгән, авырган, минекенә чыгарга кушып торган, акчасын бирермен, дигән. Беренчесен, ярый инде, уздырып җибәрдем. Эштә үзебез дә шул бит инде. Киләсе кеше килми торса, авырып китсә, ничек тә бергәләшеп бүлешеп эшлисең. Ә менә икенче тапкыр да шулай дип әйткәч, күңел түрендәге теге шом тагын да ныгыды. “Утсыз төтен булмас. Йөридер, янында Себер хатыны бардыр”, – дип уйладым. Ирем миңа шулай дип әйтте дә, саубуллашты. Ә мин төне буе план корып чыктым. Кайда, кайсы шәһәрдә икәнен беләм бит. Каядыр бер җиргә адресын да язып куйган идем – шуны эзләп таптым. Икенче көне иртүк торып, үземнең терапевтка барып больничный алдым. Билем күптәннән газаплый иде, бүтән түзеп булмый, дидем. Бил чыннан да каты авырта иде. Әмма анысын онытып торырга туры килде. Шулай итеп, балаларга күз-колак булырга дип, бер якын туганыма гына әйттем дә, ерак юлга кузгалдым. Куркып торасы түгел икән, хатын-кызның ерып чыкмас эше юк аның. Тәүлек дигәндә очып барып төштем, сораштырып, адресын таптым. Йөрәгем белән сизеп тордым: өйдә булырга тиеш иде. Әмма шундук ишеккә шакымадым әле. Телефонына шалтыраттым да, берни булмагандай сораштыра башладым. “Эшлисеңме? Теге кешегез килмәдеме әле?” – дим. “Эшлим! Баш каткан инде монда. Туйдым, арыдым, ул килүгә кайтып китәм”, – ди. Шулай сөйләшә торабыз, мин әкрен генә болар яшәргә тиешле йортның өченче катына менәм. Үзем сөйләшәм, үзем кирәкле ишекне табып, каты гына итеп кыңгырауга басам. Ирем шундук ачмады әле. Икенче басуымда гына: “Ярый, мин сөйләшә алмыйм, эшкә дәшәләр”, – дип, телефонын сүндерде. Өйдә икәненә мин аның нәкъ менә шул чагында инандым. Шул секундта “эштә”ге ирем йөгереп килеп, ишекне ачып җибәрде. Йөзләре кыйшаеп агарды, ни дип әйтергә белмәде. Мин дә шундук ташланмадым иремә.
Башта ашыкмыйча гына кердем, чишендем, башны җүләргә сабышып сораштырган булдым, янәсе, син өйдәмени, дим. Ә ник эштә дип әйтәсең, дим. Шуннан әкрен генә юыну бүлмәсенә кереп киттем, бөтен өйне күздән кичердем. Хатын-кыз кулы шундук күзгә ташалана бит ул. Өйдә кия торган башмагы да ишек төбендә генә тора, тараклар да бар, ике-өч төрле халатлар да эленеп тора, бизәнгечләр дә ята. Ир белән беренче генә елны яшәмибез бит. Ирем күз карашыннан ук барысын да аңлады. Ул көнне мин шушы фатирда кундым. Чөнки самолетлар көнгә бер тапкыр гына, бик иртә оча. Теге хатынны да күрдем. Әмма мин аңа артык тукталып та тормадым. Ир хыянәт итә бит миңа, ул хатын түгел. Ул хатын мине шундук аңлагандыр, чыкты да китте, юк булды. Ә иремне кичерә алмадым. Төне буе талашып чыктык та, иртәнге самолетка соңга калмыйм дип, кайтып киттем. Кайткан көнне үк аерылышырга гариза яздым. Ир нык йөрде инде арттан. Теләсәң, бүтән эземне дә басмыйм Себергә, дип тә карады. Әмма мин кичерә алмадым. Себергә китмим, имеш. Әйтерсең, хыянәт итәр өчен Себергә генә китәргә кирәк. Йөргән кеше гаиләсе янында яшәп тә йөри инде ул. Йөрмәгәне әллә кая китсә дә, йөрми.
Исемемне күрсәтмим.
Интернеттан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев