Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯЗМЫШ

Тәүбәгә китергән юл

Тора-бара гына Гөләндәм Дамирның нидер яшерүен сизенә һәм сәбәпләрен сораша башлаган. Ә чынлыкта Дамир гаиләле булып чыккан, калага бары тик вакытлы эшкә генә килгән икән. Ир гаиләсен ташларга, кыз белән озак юанырга теләми. Гөләндәм белән дә юллары бик тиз аерыла. Якты истәлек булып бары уртак балалары гына кала.

Кечкенәдән шук иде Данис. Әнисенә аның турында бер генә булса да мактау сүзе әйтүче булдымы икән. Башта балалар бакчасыннан зар сүзләре кайтты, соңрак мәктәптән яуды. Әле тәрәзә ваткан өчен әнисен чакыртсалар, әле класс ишеген тибеп ачкан дип язып җибәрделәр, ул да түгел укытучының урындыгына кадак тезгән өчен кызарырга туры килде. Кош оясын бәреп төшерүче дә, урам кызларына таш атучы да, класс идәнен ачып дәреслекләрен шунда тутырып калдыручы да, дәрес дәвамында тычкан ашатып, аны үзенә ияләштерүче дә менә шушы Данис иде. Сәгатькә ничә тапкыр яңгырады икән ул Данис сүзе. Әрләү, ачулануларга тәмам күнде. Әнисенең күз яшьләре дә тәэсир итмәде, укытучыларның үгет-киңәшләре дә стенага борчак бәргән кебек кенә булды. Көч-хәл белән мәктәпне тәмамлады. Кулына аттестат алган көнне үзе дә, мәктәп коллективы да җиңел сулап куйды. Ләкин Данис никтер бер дә үзгәрү ягында түгел иде. Аның кечкенә шуклыклары тора-бара усаллыкка, вәхшилеккә әверелә барды. Һөнәр алырга китү белән кала тормышы үзенә бөтереп алды. Биредә инде максатчан, планлы, алдан уйланган шуклыклар тотынды...Данис гаиләдә бердәнбер бала. Әтисен ул бөтенләй дә хәтерләми. Хәтта бер генә тапкыр да йөзен күргәне юк. Алар Данисның әнисе Гөләндәм белән бала туганчы ук аерылышканнар. Шушы вакытта аерылган юллар башка кисешмәгән. Әнисенең сүзләренчә, ул эш урыныннан бирелгән бүлмәсенә кызыгып, үзеннән ун яшькә өлкәнрәк егет белән тора башлаган. Яшь кыз ак туй күлмәге кию, никахлашу, теркәлү турында хыялланса да, Дамир бу турыда авыз ачып бер сүз дә әйтмәгән. Хәтта ялларда авылга кайтканда да ялгызы гына китү ягын караган. Шулай итеп, яңа гына өйләнешеп, бер-берсеннән башка тора алмый торган татлы мизгелләрдә дә Дамир үз ягына, Гөләндәм үз ягына ялгызы гына кайтырга мәҗбүр булган. Тора-бара гына Гөләндәм Дамирның нидер яшерүен сизенә һәм сәбәпләрен сораша башлаган. Ә чынлыкта Дамир гаиләле булып чыккан, калага бары тик вакытлы эшкә генә килгән икән. Ир гаиләсен ташларга, кыз белән озак юанырга теләми. Гөләндәм белән дә юллары бик тиз аерыла. Якты истәлек булып бары уртак балалары гына кала.Данисның әтисен сораган, аның кайдалыгы белән кызыксынган көннәре күп була. Нәкъ менә шушы әти тәрбиясе, игътибар, каты кул җитмәү аның холкында, тәртибендә чагылыш таба да бугай инде. Көнне-төнгә ялгап эшләсә дә, Гөләндәмнең үз көнен үзе күрерлек акчасы булмый. Чит шәһәрдә булышам дип ашкынып торучысы да, якын туганы да юк. Шуңа күрә, кечкенә нарасыен күтәреп, авылга, әти-әнисе янына кайтып сыена ул. Биредә дә аны тормыш иркәләп, башыннан сыйпап тормый. Колхоз эшенә чыга, аннан кайткач өй мәшәкатьләре, өлкәннәрнең дә җаена торырга кирәк. Ә бердәнбер улы, никтер, уң кулы булып үсми. Ул һаман урамга тартыла.Улын армия хезмәтеннән алып калу өчен дә бик күп акчалар җыя Гөләндәм. Ни дисәң дә, йөрәк тибеше биргән бердәнбер баласы бит ул аның. Нинди генә булса да, газизеңә авырлыклар китерәсе, кыенлыклар аша үткәрәсе килми икән. Ана баласын югалтудан куркып, качып күз яшьләрен сөртә-сөртә җитәрлек акчаны җыя. Барсын, акыл җыеп, ихтыяр көче туплап кайтсын иде дә бит... Иптәшләре солдат шулпасы эчкәндә, малай кыйммәтле мотоциклда җилдерә, эшкә барса бара, бармаса юк. Ахыр чиктә мотоциклы белән капланып та зур чыгымнар ясый. Әни йөрәге барысына да түзә. Йөрәк парәсеннән зарлануны ул хәтта булырга мөмкин дип тә санамый.Язмыш Гөләндәмне сыный алган кадәр сынарга уйлаган. Бала хәсрәте, бала кайгысы ирнекеннән бик күпкә ачырак икән ул. Башта калага киткән улы, яңа дусларына ияреп, бик озак авылга кайтмыйча йөри. Кайткан очракта да, ул тиз генә китү ягын карый. Аннан аның салгалап йөрүе турында хәбәрләр кайткалый. Соңрак урлашуда гаепләнеп, шартлы җәза ала. Моның белән әнисенең йөрәгенә зур җәрәхәт ясаса да, нәтиҗә ясый, тәүбәгә килә, акылга утыра белми, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый дигәндәй, ул да кырын юлын ташламый.Ахыр чиктә ирекле тормыш тимер рәшәткәләр белән чикләнә. Төркемнәре белән фатир басарга кергәндә, йортның хуҗабикәсе өйдә булып чыга. Ләкин алар кире чигенергә теләмичә, әбине мәсхәрәләп, үтереп чыгалар. Бу җинаятьтә иптәшләре читтәрәк кала.Төп җәза яклаучысыз, зур түрәләре булмаган, авыл малае Даниска бирелә. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу вакытта үзе артык хафаланмаса, борчылуын, үкенүен белдермәсә дә, әнисенең ничек өзгәләнүләрен белсәгез икән. Йокысыз төннәр, азык капмыйча көннәр үткәреп, тәмам сөяккә калды ул. Күпме милиция, суд юлларын таптады, адвокат яллады, бурычка җыя-җыя тиле акчалар түкте. Ә нәтиҗәсе булмады. Улына тәмле-тәмле ризыклар пешереп килеп, аны күрә алмыйча, авыз иттермичә кайтып киткән көннәрендә айга түгел, елга картайды. Үзенең ялгышларын эзләргә дә, язмышына үпкә белдерергә дә шушы авыр чакларында вакыт тапты ул. Ахыр чиктә авыруларга биреште. Гөләндәм үзе әти-әнисенә терәк буласы, аларны картаймышлы көннәрендә тәрбия кыласы урында, аяктан калып, улын исән-имин күрү өметен өзеп, якты дөньядан китеп үк барды.Үтмәс кебек тоелган вакытлар акрын гына ага торды. Данис әнисенең вакытсыз үлеме белән килешә алмаса да, язмышы белән килеште, үзен кулга алды. Әллә үкенечләр, әллә чарасызлык аны мәчет сукмагына алып килде. Дин юлына басып, тәүбәгә килер сәгатьләр белән әнә шулай төрмәдә очрашты ул. Ә уйланырга, анализ ясарга, үткәннәр буйлап сәяхәт итәргә аның вакыты чиксез иде. Ләкин ничек кенә искә төшерергә теләсә дә, аның ялан тәпиле балачагы күз алдына килми, бәбкә саклаган болыннар да хәтерендә калмаган. Әнә бит төшләрендә дә укытучы апасының такта каршысына чагарып орышуы, әнисенең елый-елый чатка бастыруы гына кереп йөдәтә. Ә читлек артында алары да якын, алары да кадерле икән. Иректәге әрләүләр дә мактауга тиң булган икән.Данис төрмәдән азмы-күпме иртәрәк чыкты. Әгәр дә юлына үзе кебек бер бәхетсез җанны очратмаган булса, ул кайда кайтыр иде, билгесез... Әтисен бөтенләй дә белми. Исәнме, юкмы икәнлеге белән дә хәбәрдар түгел. Адресын белсә дә, үзенә бер тапкыр да улым димәгән кеше янына кайта алмас иде... Әнисе инде вафат. Дәү әти белән дәү әнисе дә исәннәр рәтендә түгел. Иң якын кешеләрен күз яшьләре түгәргә мәҗбүр иткән өчен үкенеп тә, ярсып та алды Данис бу мизгелләрдә. Ике кулын йодрыклап, төрмә ишегалдындагы агач кәүсәсенә сугам дип торганда, иңнәренә кемдер кагылуын сизде ул. “Мин дә кемгәдер кирәк микәнни”, - дигән уйлар белән борылып караса да, каршында, җыерылып, ярты гәүдәгә кечкенәреп калган ир-атны күрде.- Чыгасыңмы? – диде яңа таныш. Менә шушы хатны, шушы адрес буенча, минем сөекле хатыныма илтеп тапшыр әле. Бәлки ул мине шул чагында аңлар, бәлки ул мине соңрак булса да гафу итәр, - дип кулына конверт тоттырды.Ә Данисның кайтыр нигезе, көтеп торган кешесе юк. Аңа кая барса да барыбер иде. Хатны иясенә тапшырырга вәгъдә биреп, өмет белән үзенә текәлгән ир-атның кулын кысып, ул билгесез юнәлештә атлады да, атлады. Бу ирекле дөнья аңа хәзер бөтенләй дә ят, чит һәм буш иде.Уйларыннан айнып киткәндә караңгы төшеп килә иде инде. Шулчакта гына ирне ни өчен утыртуларын, кайсы районнан булуын сорарга онытуы да кылт итеп исенә төште. Конвертны алып карагач, үз күзләренә үзе ышанмады. Республиканың иң читендә урнашкан иң кечкенә районнарның берсе иде бу. Ләкин амәнәт, амәнәт булып кала. Үзе дә шундый ук юл, шундый ук үкенү, газаплар аша кичкән кеше буларак, бармыйча булдыра алмады. Юл дәвамында шул хатын урынында әнисен күзаллады. Данис бит әнисеннән гафу сорарга да өлгерә алмады. Хәер, ул вакытта аны кирәк дип белмәде. Хәзер менә ул барысын да аңлый. Әнисенең йөрәк яралары белән китүен дә күңеле аша үткәрә. Тик соңгарак калды шул. Тәүбәгә килер өчен аңа бик авыр, буталчык, сикәлтәле, газаплы юл узарга кирәк булган икән. Авырлыклар менә шулай кемнедер сындыра, кемнедер тәүбәгә китерә, кемнедер көчле характерлы, нык ихтыярлы ясый. Данис бер абынгач, бер егылгач, аякка басарга көч тапты. Ләкин үз-үзен кая куярга белми аптырый. Ярар, хәзер хат адресы эзеннән бара. Аннан соң ул кемгә кирәк булыр? Кем аны кочак җәе каршы алыр. Күзен йомса, куркыныч, шомлы, серле караңгылык биләп ала. Менә әни киңәшләренә буйсынмау, үзеңне артык ирекле тотуның азагы ничек була икән...Язмыш беркем белән дә юкка гына очраштырмый. Хатта язылган адрес буенча йортны эзләп табып, капкасын шакыганда вакыт шактый соң иде инде. Тәне генә түгел, җаны да арганлыгын Данис шушы вакытта гына тойды. Кечкенә генә гәүдәле хатын чыгып капканы ачканда, ул кабат әнисен күзаллады. Аңарда әнисе чалымнарын эзләде. Бигрәкләр дә охшаган икән шул аның газизенә. Тик аерма шунда гына, Гөләндәм улы өчен шулай өзгәләнде, тормышның ямен, тәмен югалтты, ә Гөлшат ире өчен гарьлеген яшерә алмый.- Тыңламады бит, тыңламады. Ничә кат кисәттем, тезләнеп ялвардым, кеше күз яшьләре аша килгән акчаның бәрәкәт китермәвен аңлаттым. Тик начар гадәтен ташламады. Ахыр чиктә наркотиклар сатуда арадашчы итеп менә үзеннән котылдылар, - дип такмаклап елый ул. Авыл җирендә бит бар нәрсә дә уч төбендәге кебек. Беркайда да эшләмичә акча тапканны да, чит-ят машиналар килеп йөргәнне дә күреп, белеп, тоеп торалар. Авылдашлары, милиция дә шикләнде, юлын ябар, гаебен исбатлар сәбәпләр эзләде. Менә нәтиҗәсе... мин ялгыз, балалар әтисез..., - дип күз яшьләрен сөртүне дәвам итте хатын.Билгеле инде, Данис та иң элек үзенекен – әтисез үткән балачагын, әти кайгыртуын сагынуын искә төшерде. Шулчакта аның үзе татымаган хисләрне Гөлшатның балаларына бирәсе, үрнәк итеп яшәп күрсәтәсе, төрмәдә бушка, яшәлмичә дә үткән көннәр өчен дә яшисе килү теләге уянды. Тик бу турыда хәсрәт баскан хатынга ничек әйтергә соң? Ул аны ничек кабул итәр? Кире какса төн уртасында ир кайда барыр? Ут чәчкән, шук, шаян еллар артта калган шул. Ачы тәҗрибә бар нәрсәнең дә алдын, артын уйларга өйрәткән...Данисның уйларын укыгандай, Гөлшат, төн уртасында юлга чыгып, бу яклардан китеп булмавын белдерде, иртән-иртүк автобус киләчәген әйтте. Шул ук вакытта шүрләп тә калды. Ялгыз хатын өеннән иртә белән үк ир-ат чыгуын күргән авыл халкы нәрсә сөйләр? Авыл буйлап чәчелгән гайбәтләр иренә бары җитмәсме? Ни генә булса да, ярты төн уртасында, чәй дә эчермичә, Данисны өеннән чыгарып җибәрергә аның кыюлыгы да, батырчылыгы да җитмәде, йөрәге ирек бирмәде.Данис чыннан да иртә белән юлга кузгалды. Хатынның телефон номерын алды. Ә ярты җаны, ярты йөрәге биредә өзелеп калды.Юл дәвамында борчылып кайтты ул. Үзенең гомерендә беренче тапкыр гашыйк булуын аңлады. Бу чакта хәтта төрмәдә утыруын да, әлеге мөһернең аңа гомеренең азагына кадәр сугылуын да онытып торды.Ярты республиканы ураганда Данисның башына нинди генә уйлар килмәде. Ахыр чиктә ул авылына кайтып урнашырга, төп йортның ишеген ачарга карар кылды. Эчеп, тәртипсезләнеп йөрмәгәч, авыл халкы да үзен аңлар дип юанды. Ә буш йортка кайтып керүләре аңа җиңел булмады. Кабат хатирәләр яңарды, үкенечләр кузгалды, күңел бураннары купты...Данис азмы-күпме тынычлангач, йортын көйләгәч, Гөлшатка шалтыратып, үзенең тәкъдимен, уйларын җиткерде һәм көтелмәгән җавап алды. Ирен төрмәгә утыруы өчен кичермәгән хатын, тимер рәшәткә артыннан чыккан икенче бер ир белән язмышын бәйләргә ризалык бирде. Гашыйк булу, җаннарның тартылуы, никахның өлгерүе мөгаен менә шушыдыр инде. Биш вакыт намазын калдырмаучы, Ходайны зурлап, шәригать кушканча яшәгән ир янында аңа кыен булыр дип әйтеп булмый. Тик шулай да арада бер киртә ята. Ире бит исән. Ул бер көн нәкъ Данис кебек үк иреккә чыгар. Бу вакытта язмышлар ничек хәл ителер. Барысы да киләчәк кулында.

                                     

Ләйлә Вәлиәхмәтова   

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев