“Иртәгә үк өйләнешик”
(ЯЗМЫШ)
Тырыштым, әйбәт укыдым, русчадан гына бик булдыра алмадым. Бер укытучы абзый торып басты да, минем белән русча сөйләшергә тотынды, биш минутлап гәпләштек. Шунда комиссиядәге берәү: “Синнән булмый, ипи-тозлык кына беләсең икән”, — диде.
Бервакыт район автобусында барабыз. Берничә яшь кыз да бар. Олы яшьтәге бер апа: “Бу кызлар укырга керергә дип баралар инде, теләкләрегез кабул булсын”, — диде. Аннан үзенең дә яшь чакларын, укырга кереп йөрүләрен, кияүгә ничек чыгуын сөйләде. — Дөньялар үзгәрә тора, безнең дә дәртләнеп укырга керергә әзерләнеп йөргән чакларыбыз бар иде, — дип башлады ул сүзен. — Мин үзем кечкенәдән балалар яраттым. Иң күп курчаклар миндә иде, үзем дә күп ясадым аларны. Тезеп утыртам да, укыта башлыйм. Бөтен хыялым укытучы булу иде. Әниләр дә, тырышып укысаң, теләгеңә ирешерсең дип, дәртләндереп тордылар. Тырыштым, әйбәт укыдым, русчадан гына бик булдыра алмадым. Бер укытучы абзый торып басты да, минем белән русча сөйләшергә тотынды, биш минутлап гәпләштек. Шунда комиссиядәге берәү: “Синнән булмый, ипи-тозлык кына беләсең икән”, — диде. Шулай итеп, сабый чакта ук корган хыялыма ирешә алмадым. Икенче көнне фермага чакырдылар. Анда минем өчен 15 сыерны киртәгә бәйләп куйганнар иде. Сыер савудан курыкмыйм, сыер савып үстек, укыйсы гына бик килгән иде. Эшли башладым. Сыерың бозауласа, бозавын егерме көн сөт эчәргә өйрәтәсең, үлсә, синнән түләтәләр, тикшереп тә тормыйлар. Бер машина сөт әчеп, аны кабул итмәсәләр, аны да үзебез түлибез. Кыш көне бозаулар өен утын кисеп, ягып без җылытабыз. Өч ел эшләргә туры килде миңа бу мәхшәрдә. Май ае, көн бик матур иде. Буаз өч сыерымны яланга су буена чыгардым. Бераз торгач барсам, берсе бозаулаган, бозавы ими эзләп азаплана. Бозауны җайлап бастыргач, уңга карасам, кәкре каенга сөялеп, бер чибәр егет елмаеп тора. “Эшегез бик изге икән, Аллаһ ярдәм бирсен!” — диде ул. Аннан: “Әйдә, таныш булыйк, мин — Марсель”, — диде. Исемемне ялганлап әйтергә уйлаган идем, чибәр егетне алдарга кыюлыгым җитмәде. “Әнисә булам”, — дидем. Марсель миннән халатны салдырып алды да, бозауны төреп, өйгә кертеп тә куйды. Аннан: “Бүген сине клубта көтәм”, — дип, китте. Ни уйларга да белмичә, сихерләнгән кебек карап калдым. Клубка бардым, шундый чибәр егет чакыргач бармыйлар ди мени?! Бераз сөйләшеп утыргач, клубтан чыгыйк әле диде. Чыккач та беренче сүзе шул булды: “Без иртәгә үк өйләнешик, хәзер әтиеңнәрдән рөхсәт алабыз да, загска юл тотабыз”. Башым әйләнеп китеп, чак егылмадым. Ул үз сүзендә нык торды, әти белән әниемне шаккатырып: “Безгә рөхсәт бирсәгез, без иртәгә загска барабыз”, — диде. Әти белән әни нәрсә әйтергә дә белмәделәр. Бу төнне алар йоклый алмадылар, миңа да йокы бик әз эләкте.
Бер кызык вакыйга исемә төште. Кичке савымнан соң җыелышып чәй эчеп утырганда, усал кушаматлы Хәтимә кинәт кенә: “И-и, шушы колхоздан котылу өчен карт урыска да барыр идем”, — дип көлдергән иде. Көтүче Хәйдәр: “Сакалын сыпырып кына ятар идең”, — дип көлде. Хәтирәнең бәхете булды аның: күрше авылы егете шахтага алып китте үзен. Хәзер авылда өй салып, бик рәхәт яшиләр. Икенче көнне авыл советына барып язылыштык. Бездә туйлар ясамыйлар, никах кына укыйлар. Шуннан колхоздан машина алып, безне Марсельнең авылына илтеп кайттылар. Әтиләре килен төшәсен белеп торганнар икән. Мине мәктәпкә җыештыручы итеп алдылар. Марсель МТСта тракторда эшли. Көз җитеп килә иде, Марсель белән урманнан бүрәнә алып кайтып барганда, мәктәп директоры: “Сентябрь җитә инде, безнең башлангычларны укытырга укытучыбыз һаман юк, читтән күчеп киләселәре килми”, — дип зарланган. Шуннан ирем минем укытучы булырга хыяллануымны сөйләп биргән. Директор сөенеп эшкә алды үземне. Бер еллап бергә яшәгәч, Марсельдән: “Ник мине бер күрүдә үк ашыктырдың?” — дип сорадым. “Чибәрләрне тиз алып китәләр, сине яңадан күрә алмам дип уйладым”, — диде. Минем чибәрлегем дә чамалы гына, үзеңә ошаган кеше чибәр күренәдер инде ул.
Мин үзем укыткан сабыйларны сагынам, алар синең күзеңә генә карап торалар, сиңа бөтен серләрен сөйлиләр. Аларның йомшак тавышларын әле хәзер дә ишеткәндәй булам, 40 елга якын эшләп, туймадым мин алардан. Марсель белән ике кыз, бер малай үстердек. Кызлар бухгалтер булдылар, “укытучы булыгыз” дигән идем, кул гына селтәделәр. Ә малай “тугач та” рульгә утырды. Бу апа: “Кызлар, дөрес, изге юл сайлагансыз. Аллаһ ярдәм бирсен, бирешмәгез!”, — дип, бер авылда төшеп калды.
Әзһәр ЗӘЙНИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев