Ярты гасыр көткән очрашу!
Әтиләре – бер, әниләре башка булып чыкты.
Әтиләре – бер, әниләре башка булып чыкты.
Якын туганнарыбызга туйга бардык. Туй бик күңелле мәшәкать бит инде ул. Матур итеп бизәлгән машиналар, аккошлардай чибәр кияү-кәләш, берсеннән-берсе уздырып киенгән-ясанган туган-тумачалар, кода-кодачалар!
Гөрләп барган туй кунакларын каршылау тантанасы алдыннан чит өлкә номерлы, яхшы машина килеп туктады. Аннан урта яшьләрдәге ир белән хатын һәм ике яшь егет төште. Җиңги аларны сөенеп, кочак җәеп каршы алды.
– Абыем, абыем килгән, – дип барыбызны да бу гаилә белән таныштырып чыкты.
Бик матур, күңелле узды туй! Туйлар узгач, җинги белән абый безгә килделәр. Чит өлкәдән кайткан гаилә турында менә шунда сөйләделәр. Туйда гына танышкан бу кунаклар җиңгинең бертуган абыйсының гаиләсе икән! Әтиләре – бер, әниләре башка булып чыкты.
Кода (Шәүкәт абый – жиңгинең әтисе) бик яратып күрше авыл кызы Зиларага өйләнә. Ул вакытка хас булганча, яшьләр ерак Себер ягына озын акча артыннан кузгала. Бару белән эш табыла. Шәүкәт бер оешмага шофер булып урнаша, Зилара кибеткә сатучы булып керә. Яшь гаиләне вакытлыча яшәп торырга вагонга урнаштыралар, фатирга чиратка куялар. Яшьләр җиң сызганып эшкә керешә. Эш хаклары да әйбәт, тормыш матур гына корылып килә. Әти-әниләренә тәмле чәйләр, куертылган сөт, ысланган колбаса, оекбаш, җиңел өс киемнәре ише вак-төяк, ул вакытта дефицит товарлар белән бәйрәмнәрдә посылка да салып торалар.
Нур өстенә нур өстәп, мәхәббәт җимешләре – уллары Рәфил туа. Гөрләшеп яшәргә дә яшәргә кебек. Тик Шәүкәтнең еш кына башы авырта башлый. Көннән -көн көчәя барган авыртынулар аны дәваханәгә барырга мәҗбүр итә. Врач анализларны карагач бер генә киңәш бирә:
- Климат килешми, энем, туган ягыңа кайт!
Шәүкәт бу хакта Зиларага әйткәч, хатын күтәрелеп бәрелә.
– Мондагы тормыш миңа ошый, авыл тормышына алыштырмыйм, әле менә яңа төзелеп килгән тугыз катлы йорттан фатир да бирәчәкләр.
Баласы, сөйгән яры хакына түзеп тагын бер ел Себердә хезмәт сала Шәүкәт. Яңа фатирга күчкәч, әти-әнисе янына бик күп бүләк, күчтәнәчләр алып кунакка кайталар. Авылда узган ай, Шәүкәт өчен төш кебек булып тоела. Бер тапкыр да баш авыртуы кабатланмый. Бу турыда ул тагын Зиларага сүз кузгатып карый. Хатын:
– Юк, –дип кистереп кенә әйтә.
Шәүкәт Себергә баргач башы авыртудан һушын югалтып егыла. Эшләр болайга киткәч, ул хатыны каршына тезләнеп:
– Зилара, җаным, әйдә бергәләп авылга кайтыйк, мин синнән һәм улымнан башка яши алмам бит, – дип елап ялвара. Әмма бу сүзләр дә мул акчалы, рәхәт шәһәр тормышына күнеккән яшь хатынның күңелен эретә алмый.
Елый-елый, “әттә”дип тәтелдәп торган яшь ярымлык улын сөеп, ярты йөрәген гаиләсе янында калдырып, Шәүкәт авылына юл ала.
Улының ялгыз гына кайтып төшүе әнисенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Балтасы суга төшкән кебек йөргән улына карап, ана йөрәге парә-парә киселә. Уңган ир-егет колхозда шофер булып эшли башлый. Эш белән әзгә булса да онытылып тора, кичтән утырып сөекле хатынына хатлар яза, ләкин алар җавапсыз кала.
Җәй көне Зилараның кунакка кайтуын ишетеп, очып кына күрше авылга барып җитә. Улы Рәфил, ятсынып торса да, тәм-томга, уенчыкларга алданып, әтисе янына машинага утырып та йөри, зар-интизар булып көтеп торган нәнәсе Фәгыйләдән дә сөйдертә.
Җәй азакларында Себергә кайтып китәргә җыенган Зилара Шәүкәткә :
- Өметләнмә дә, без барыбер бергә булмыйбыз, минем
янга Себергә килеп яшәсәң генә, бармасаң, үзеңә тиң колхозница эзлә, –дип мыскыллап әйтеп китә.
Шулай дисә дә, йөрәктәге сөюне юеш чүпрәк белән сөртеп ташлап булмый шул. Хатын - кызга ышанычы беткән Шәүкәт тагын тулысынча эшкә бирелә.
Шулай бер көнне район үзәгеннән кайтканда юлда бер кызны утырта. Бик тыйнак, күп сөйләшми торган кызның үз авылларына кайтуын белгәч аптырап кала, баксаң, икенче ел мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта икән кыз ! Торуы да күрше урам Сәбилә әбидә икән. Боларын инде егет соңрак белә. Гөлсинә Шәүкәтнең хатыны турында да белә, эченнән генә бу эшчән, чибәр егетне бераз жәлләп тә куя, чөнки ул үзе дә бәхетсез мәхәббәт кичергән кеше булып чыга. Кыз егете Сабирны армиядән көтеп алган, ә ул аны авылда “җилбәзәк” дип даны чыккан Резедага алыштырган. Соңрак терсәген тешләрдәй булып Гөлсинәгә кабат килсә дә, горур кыз аны гафу итми. Бу авылга эшкә килгәч тә кармак салган егетләргә сер бирми, үзенә насыйп булган олы мәхәббәтен сабыр гына көтүен белә. Машинасына утырып кайтканда Шәүкәтнең моңсу зәңгәр күзләренә, дулкын-дулкын кара чәчләренә, кояшта янган чибәр йөзенә, ныклы мускулларына, әдәплелеген сиздерми генә күз салгалап өлгерә туташ.
Янында утырып кайткан чибәр генә түгел, өстәвенә бик тыйнак та кызны Шәүкәт тә ошата. Алар әле шушы бер күз сирпеп карашудан торган очрашудан соң ярты еллап күрешмиләр, берсен-берсе уйлап, юксынып, хисләрен йөрәкләрендә саклап, бер ни сиздерми яшиләр. (Өйләнешеп, күп еллар яшәгәч, алар бу турыда көлеп искә алачаклар.)
Менә, ниһаять, җитте ул көн ! Җәйге ялын тәмамлап август башлангач Гөлсинә эшкә килде. Мәктәптә ремонт эшләрен уку елы тәмамлану белән төгәлләп куйганнар иде. Колхоз рәисе уңыш җыю чорында, көзен чөгендер кискән вакытларда мәктәптән һәрчак ярдәм сорый иде. Шуңа санаулы гына ир-егет укытучылар комбайнга утырса, хатын-кыз укытучылар ындыр табагында ашлык чистартуда ярдәм итә. Кырдан ашлык төяп кайткан Шәүкәт Гөлсинәне күргәч, үз күзләренә ышанмый торды. Ындыр табагында ике атна эш мәхәббәт канатларында очкан яшь йөрәкләр өчен күз ачып йомганчы үтте дә китте...
Яңа елда Фәгыйлә апа килен төшерде. Ике яралы йөрәк кушылып, бер-берсенә терәк булып матур гына яшәп киттеләр! “Беренче хатын Аллаһыдан, икенчесе шайтаннардан”, дию һич дөреслеккә туры килми. Чибәрлеге өстәвенә бик уңган, акыллы, кешелекле була Гөлсинә. Шәүкәт тә хәләлен яратып, кадерләп кенә тора, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Зилара, Шәүкәтнең өйләнүе турында ишеткәч, бала белән аралаштырмый башлый, кияүгә дә чыкмый. Аннары инде Рәфилне әтисе белән очраштырмас өчен яшәү урынын да алыштыра, алиментын вакытында түләп барса да, күчтәнәч -бүләкләр тутырылган посылкаларны Гөлсинә белән бергәләп җибәреп торсалар да, үскән чакта улын Шәүкәт абыйга башкача күрү насыйп булмый.
Шәүкәт белән Гөлсинәнең тату гаиләсендә уллары Рәзил, Рәзиф, кызлары Рәзилә, Рәзифә туа. Тырыш гаилә олы йорт салып керә, түрдәге бүлмәне Фәгыйлә әбигә ошарлык итеп эшлиләр. Бу өйдә Фәгыйлә әби балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә 22 ел яши. Балалар да барысы да эшчән булып үсеп, югары белем алып, матур итеп гаилә коралар. Оясында ни күрсә, очканында шул, дип әйтергә була алар турында. Шәүкәт тә читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы инженер булып эшли.
Еллар үтә, картлык инде Шәүкәт абый белән Гөлсинә апалар ишеген дә шакый. Алар кече улы Рәзиф һәм киленнәре Әдилә тәрбиясендә яшиләр. Интернет аралашулар көчәеп киткән заманалар. Рәзилнең улы Шәриповлар гаиләсе дигән группага юлыга. Үзләренең дә фамилиясе Шәрипов булгач, группага керә, кызыксына һәм группаны оештыручының әтисенә бик ошаганлыгына игътибар итә. Авылга кайткач бер сөйләшеп утырганда ул картәтисенең беренче хатыны булганлыгын һәм анда Рәфил исемле улы барын ишеткән була. Шулай итеп, Ходай кушкач, интернет челтәрләрендә югалган туганнар табыша. Чит өлкәдә яшәп ятучы Рәфил, хатыны, ике улы белән Шәүкәт абыйларга кайтып төшәләр. Барысы җыелыша, кочаклашып күрешү, шатлыклы, сагышлы күз яшьләре... Кочаклашып, елый-елый озак басып торган Шәүкәт белән Рәфилне күзәткән өлкәннәр да, балалар да тыела алмый, кушылып елый. Рәфил күз яшьләре аша:
- Бер көндә күпме туганнарым, әтием табылды. Гөлсинә апа рөхсәт итсә, мин Сезгә “Әни”, дип дәшәр идем,– ди. Гөлсинә апа да аны елый-елый кочаклап ала.
– Әле дә кайттың, улым. Әтиең сине гомер буе көтте бит,– ди.
Зилара Рәфилне ерак Үзбәкстан ягына алып киткән була шул. Бер тапкыр авылга кайткач, Рәфил әнисеннән качып кына, әтисен күрергә килә. Койма ярыгыннан энекәшләре, сеңелкәшләрен бик озак күзәтеп тора. Әтисе бик озак көтеп тә күренмәгәч, елый-елый кайтып китә. Җитмәсә, кайткач әнисеннән нык кына өлеш эләгә. Улының әтисен күрергә барганлыгын белеп, Зилара, Шәүкәт ишеткәнче, улын алып, тиз генә авылдан чыгып китә ул вакытта.
Үзбәкстан ягында чуалышлар башлангач, күрше өлкәгә күчеп кайталар. Үткән ел Зилара вафат була. Вафаты алдыннан Рәфилне чакырып, гомер буе Шәүкәтне яратуын, бары башын иеп, үз янына килүен көтеп яшәвен әйтә.
Шәүкәт абый – 5 ел, Гөлсинә апа 6 ел Рәфил белән аралашып яшәп калдылар. Шушы 5 ел эчендә Рәфил балачагында төшләрендә күргән әти кочагының, әти кулларының җылысын тоеп яшәде. Әнисе аны шушы бәхеттән мәхрүм иткән булган бит. Аллаһы насыйп иткәч, олыгайгач та тойды ир-егет әти сөюен. Әнисе Зилараның, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, туган телен - татар телен оныттырмыйча саклавына бик рәхмәтле ул!
Рәфилнең тормыш иптәше Рима да татар кызы. Уллары Ришат, Ринат та татар телендә җиңел аралашалар. Шәүкәт абыйның балалары горурлык белән Шәрипов фамилиясен йөртә.
Шәүкәт абый, Гөлсинә апаны өч уллары һәм ике кызлары, бәхиллекләрен алып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.
Җинги белән абыйларда туйдан соң да бик күп тапкырлар очрашырга язды әле бу күркәм гаилә белән. Очрашкач бертуганнар – Рәфил, Рәзил, Рәзилә, Рәзифә, Рәзиф тормыш иптәшләре һәм балалары, оныклары белән, ярты гасырдан соң табылган абыйларын һәм аның гаиләсен уртага алып, фотога төшергә яраталар.
P.S. Тормыштан алынган бу гыйбрәтле хәл геройларының исемнәре үзгәртелде.
Рита Әхмәдуллина
Чакмагыш районы, Имәнлекул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев